«Метшин урыныннан китсен»

«Метшин урыныннан китсен»

21 декабрьдә Казанның Бауман урамында киләсе елда ачылачак өч метро тукталышына татар исемнәрен бирүне таләп итеп пикет үтте. Чарада катнашучылар моны эшләргә теләмәгән түрәләрнең вазифаларыннан китүен таләп итте.
Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта «Метро тукталышларына – татар исемнәре!», «Юность түгел – Сөембикә!», «Ун метро исеменең берсе генә татар!», «Казан – татарсыз?!» дигән шигарләр күтәрелде.
Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев, Казан метросының 2013 елның маенда ачылачак өч яңа тукталышының исемнәре татарча булырга тиеш, дип белдерде.
Татар активистлары яңа тукталышларга Сөембикә, Бәхтияр Канкаев һәм Олуг Мөхәммәт исемнәре бирүне таләп итә.
Фәрит Зәкиев «Азатлык» радиосына биргән әңгәмәсендә: «Казан башлыгы Илсур Метшин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин һәм шәһәрнең топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева отставкага китәргә тиеш, чөнки алар татар җәмәгатьчелегенең фикеренә битараф һәм безнең фикеребезгә төкереп карый», – дип белдерде.
Пикетта, шулай ук, җомга көнне Думада кабул ителгән мәгариф турындагы федераль канунга ризасызлык белдерелде.
25 градуслы салкында оештырылган пикет ярты сәгать барды. Тәртип бозулар күзәтелмәде.
Райнур ШАКИР.

Латин әлифбасы кабул ителде

24 декабрьдә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары «Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында» канун өлгесен кабул итте.
Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.
Канунның бишенче маддәсенә Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлекләре турында язылган. Башта эш кәгазьләрендә, рәсми язышуда татар теленең кирил графикасында язылуы турында әйтелә. Алга таба Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә оешмаларына кешеләрдән, оешмалардан латин йә гарәп әлифбасында мөрәҗәгатьләр килгән вакытта, җавапның кирилда язылуы һәм аңа латин йә гарәп имласында татарча язылган җавап беркетелү мөмкинлеге булу турында да әйтелә.
Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларында латин йә гарәп имласындагы татарча документлар белән эшләгәндә татарча сүзләрне, исем һәм атамаларны бертөрле язу өчен кирил хәрефләренең латинда һәм гарәптә ничек язылышы әлеге канунга кушымта буларак тәкъдим ителә.
Әлеге канунны кабул итү белән беррәттән депутатлар татар әлифбасын латин имласы нигезендә торгызу турындагы канунның үз көчен югалтуын да кабул итте. Әмма Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин латинга кайту мәсьәләсенең киләчәктә күтәрелү ихтималын да әйтте.
– Минемчә, бу сорау әле кайчан да булса күтәреләчәк, глобализация көчәя, латин графикасы нигезендәге халыкара аралашу теле булган инглиз теле безнең тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә, – диде ул.
Канун Татарстан Президенты имзалап, матбугатта басылып ун көн үткәннән соң гамәлгә керә.
Наил АЛАН.

Милләтне кимсетүче мәгариф кануны

21 декабрь көнне Русия Думасы «Русиядә мәгариф турында» канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Анда рус теленең дәүләт теле булуы һәм мәгарифтә аның «гарантияләнүе», ә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү һәм аларда белем бирү дә «кертелергә мөмкин» дип кенә әйтелә. Яңа канун киләсе елның 1 сентябреннән гамәлгә керә.
Республикалардагы дәүләт телләрендә белем бирү яңа мәгариф кануныннан төшеп калмасын өчен Татарстан барысыннан да бигрәк тырышты. Татарстан үз тәкъдимнәрен башка төбәкләрдәге парламентларга җибәреп, егермедән артык җирдән хуплау да алды. Русия думасы сәхифәсендә әлеге канунның ничек әзерләнүен тасвирлаган биттә Татарстан тәкъдимнәре дә бирелә. Татарстан үз тәкъдимнәренең иң әһәмиятлеләренең берсе итеп, «Русия ватандашларының ана телендә мәктәпкәчә, башлангыч, урта белем алырга һәм шул телдә Бердәм дәүләт имтиханын да бирергә хокукы барлыгын» канунга кертүне сорады.
Русия Думасында икенче укылышта кабул ителгән канун өлгесенең 14нче «Белем бирү теле» дип аталган маддәсендә, дәүләт теле буларак бары тик рус телендә генә белем алуның гарантияләнүе әйтелә. Ә милли телләргә килгәндә, «Русиядәге республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү һәм бу телләрдә укыту кертелергә мөмкин», диелә. Бу эшне республикалар үз кануннары белән җайларга тиеш булачак. Милли телләрдә укыту була калган очракта да Мәскәү республикаларга тагын ике чикләү сала. Беренчесе – республикалар федераль белем бирү стандартларыннан читкә чыкмаска, икенчесе – милли телләрдә белем бирү рус телен өйрәнүгә һәм бу телдә укытуга зыян салмаска тиеш.
Шулай да бу канун өлгесендә тагын ниндидер телләрнең гарантияләнүе турында әйтелә, ә ачык итеп күрсәтелми. 14нче маддәнең беренче бүлегендә, дәүләт теле (рус теле) белән янәшә «мәгариф системасы тәкъдим иткән мөмкинлекләр кысасында тәрбия һәм белем бирү телен сайлау гарантияләнә» диелә. Бу юллар инглиз-рус телле һәм башка шундый элитар мәктәпләргә тел-теш тидерелмәсен өчен кертелгән мөгаен.
Әлеге маддәнең дүртенче бүлегендә «бу мәгариф кануны билгеләгән мөмкинлекләр кысасында» гына Русиядәге халыкларның туган телләрендә белем алу хокукы булуы турында әйтелә.
Әлеге канун өлгесе әзерләнгәндә, бу документка киләчәктә ата-аналарның телне һәм нинди телдә укытуны үзләренең сайлап алачагы турында юллар кертеләчәк, дигән сүзләр милли җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырган иде. Канунда болай язылса, мәгариф белгечләре, Казан шәһәрендә генә 700ләп укытучының эшсез калачагын әйтте.
Ата-аналар теләген дә исәпкә алу яңа канун өлгесенең 44нче маддәсендә беркетелгән. «Ата-аналар гомум урта белем алу төгәлләнгәнгә кадәр, баласы фикерен дә истә тотып, телне, укыту телен, факультатив фәннәрне сайлау хокукына ия» диелгән.
Татарстан канунга Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү мөмкинлеген күз алдында тоткан юллар тәкъдим иткән иде. Әмма ул кермәгән. БДИга кагылган өлештә, туган телләрен һәм милли әдәбиятларны өйрәнгәннәргә бу фәннәрдән дә бердәм дәүләт имтиханы кертелергә мөмкинлеге генә әйтелә.
Наил АЛАН.

Тагын бер «Татарстан әмире»

Үзен «Татарстан әмире Абдулла» дип атаучы, йөзен кара битлек белән каплаган кешенең Интернетта видеомөрәҗәгате пәйда булды.
Бер бүлмәдә, гарәпчә язулы кара әләм янында видеога төшерелгән ул кеше татар акценты белән урыс телендә сөйли һәм Идел буендагы ислам сугышчыларының ике-дүрт кешелек төркемнәргә бүленеп Русиянең төрле корылмаларына, Русия иминлек хезмәтләренә һөҗүмнәре турында белдерә.
Үз чыгышында ул күптән түгел Мәскәүдә ике федераль иминлек хезмәткәренең пычак белән суеп үтерелгәнлеген, Мәскәү янында газүткәргеч шартлатылганлыгын һәм Краснодар краенда поезд казасы оештырылганлыгын әйтә, мөселманнарга һөҗүм итүләре өчен, тәртип саклау органнарын, мәхкәмә хезмәткәрләрен дә шундый ук җәза көтә дип яный.
Үзен Татарстан әмире дип атаучы бу кеше алга таба тимер юлларга, газүткәргечләргә, югары көчәнешле электр үткәргечләргә, нефть һәм химия сәнәгате корылмаларына нинди һөҗүмнәр булачагы турында әйтә һәм Русия Президенты Владимир Путинны да Либия Президенты Мөәммәр Каддафи үлеме кебек үлем көтә дип кисәтә.
Быел моңарчы инде ике кешенең үзләрен Татарстан әмирләре дип атау очрагы булды һәм интернетта монысына охшаш видеомөрәҗәгатьләр чыккан иде, соңрак ул кешеләрнең сәер үлемнәре турында хәбәр ителде.
Наиф АКМАЛ.

Уфада Конституция көнендә каршылык чарасы

24 декабрь – Башкортстан Конституциясе көнне башкорт яшьләренең «Күк бүре» оешмасы зур булмаган каршылык чарасы уздырды. Анда «Ак тамыр», «Туган тел» оешмалары әгъзалары да катнашты.
Нәкъ 19 ел элек, 1993 елның 24 декабрендә Югары Шура тарафыннан республиканың төп кануны кабул ителгән иде. Анда Башкортстанның мөстәкыйль дәүләт икәнлеге, дәүләт атрибутлары булдырылуы, президентлык кертелүе, аны республика халкы сайлап куюы, республиканың үз табигать байлыкларына хуҗа булуы әйтелгән иде. Хакимият вертикале торгызылу белән республика Конституциясе «сузылып ятты», андагы дәүләтчелеккә кагылышлы маддәләр тулысынча «сөннәтләнде». Иң зур үзгәрешләр 2006 елда кертелде.
Элек бу көн тантаналы җыелышлар белән зурдан кубып билгеләнсә, быел ул тыныч узды. Бары тик башкорт яшьләре менә шундый зур булмаган каршылык чарасы уздырды.
Пикет Уфаның Александр Матросов бакчасында узды. Анда нибары ике дистәгә якын кеше катнашты. Чара бер сәгать узарга тиеш булса да, көн суык булу сәбәпле, ничек тиз җыелсалар, шулай ук тиз таралып та беттеләр. Пикетчылар «Күк бүре азатлык өчен!», «1993 елгы Конституцияне кайтарыгыз!», «Президентны сайлау – халык хокукы!», «Конституция эшләргә тиеш!», «Хөрмәтле президент! Сез Башкортстан Конституциясенә ант иттегез. Аны бозмагыз!» кебек шигарләр белән коралланган иделәр. Зур булмаган чыгышларда 1993 елгы төп канунны кайтару кирәклеге таләп ителде. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның республиканың сәяси һәм икътисади үзаллылыгын җитәрлек якламавы әйтелде. Бу таләпләр резолюциягә дә кертелде.
Без чара ахырында төп чыгышны ясаучы «Ак тамыр» оешмасы рәисе Ирек Агишевның фикерләрен белештек.
– Бар позицияләребезне югалтып барабыз. Мөстәкыйльлек бетте. Дәүләтчелекнең исе дә юк. Инде президентлык та бетәр кебек, чөнки Рөстәм Хәмитов үзе бу мәсьәләдә Мәскәү авызына карап тора. Милли мәгариф бетә. Башкортстан Президенты Конституциягә кулын куеп ант иткән иде. Ул республиканың сәяси мөстәкыйльлеге өчен берни дә эшләми. Бу көнне болай уздыру бик кызганыч, әлбәттә, – диде Ирек Агишев.
Чарада татар җәмәгатьчелегеннән дә бердәнбер вәкил катнашты. Ул – Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Вил Латыйпов.
– 1993 елгы Башкортстан Конституциясендә мөстәкыйльлек турында аерым язылган иде. Анда безнең дәүләт икәнлегебез, федераль үзәк белән килешү мөнәсәбәтендә булуыбыз әйтелгән. Халык хокуклары да тулы чагылыш таба иде. Мин шул Конституцияне кайтаруны таләп итеп килдем.
Бүген Русия белән федератив килешү юк, шулай булгач, ул федератив дәүләт тә була алмый. Унитар дәүләттә илнең үсеше мөмкин түгел. Республикаларның Конституцияләре булып, ике яклы килешүләр төзелсә генә бу илнең киләчәге бар, – диде Вил Латыйпов.
Мөнир ВАФИН.

Комментарии