Җәйнең бер көне…

Быелгы җәй дә тарих битләренә кереп калды. Башкаларына караганда күпкә истәлекле булды ул. Сәбәбе бик гади – .

Укучыларның «Җәйге ялым» темасына язылган иншалары да хатирәләргә бай булгандыр. Кемнәрнеңдер бу чараны барып карарга мөмкинлеге булмаса да, телевидение һәр нәрсәне яктыртып барырга тырышты.

Ә менә Курса Почмак мәктәбе укучылары Җәйге универсиада уеннарын барып карап кайту бәхетенә иреште. Көне буе самбо карап, Казанның матурлыгына сокланып, ял итеп кайтты алар. Авыл баласы өчен Татнефть аренаның үзендә булу да нинди вакыйга бит ул! Бу көнне безнең спортчыларның 3 алтын медаль алуы, балаларның күңелләрен тагын да шатландырды. Бәлки әз генә булса да аларның да ярдәме тигәндер. Укучыларның җан атып утырулары спортчыларга көч өстәгәндер. Шатланып, куанышып кайтты алар өйләренә.

Әйе, аларның әле мондый яллары, сәяхәтләре бик күп булыр. Әмма тагын Универсиада күрә алырлармы икән?! Монысы үзенчәлекле, монысы бүтән шул. Балачакның матур бер хатирәсе булып күңелләрендә мәңгегә калачак бу көн.

Ә мондый зур бүләкне «Ак Барс агро» ширкәте генераль директоры Шәйдулла Имам улы Сәләхов бирде. Шулай булмый ни, алар өчен җәл дә түгелдер. Укучылар да, укытучылар да һәрвакыт ярдәм итеп торалар бит. Шундый кызыксындыру чаралары булганда эшләве дә күңелле була.

Мөгаен, бу алар өчен иң истә калырлык җәй булгандыр.

Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА.

КФУ студенты.

 

Комментарии