Картлык башына күсәк

Картлык башына күсәк

Хезмәт һәм соцаль яклау министрлыгы фондын хәерчелектән коткаруның яңа ысулын тәкъдим итмәкче. 2020нче елга Русия гражданины хезмәт хакының 40%ы күләмендә алырга тиеш булачак. Ләкин аның хезмәт стажы да, әгәр ул вакытында пенсиягә чыгарга теләсә, 30 елдан ким булырга тиеш түгел һәм фондындагы җитмәүчелек тә, ягъни дефицит 3 тапкырга якын кимергә тиеш.

Шул ук вакытта пенсиягә чыгу яше арттырылмый дип тынычландырыла. Ләкин бу реформаның асылы гади халыкка җиңеллек китермәячәк. Әгәр хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының планнары барып чыкса, минималь хезмәт стажы кинәт бик нык үсәргә мөмкин. Хәзерге вакытта пенсиягә чыгу өчен 5 ел да җитсә, ә реформадан соң ирләргә 45, ә хатын-кызларга 40 ел өзлексез стаж кирәк. Бу инде үзеннән үзе пенсиягә чыгу яшен арттыру дигән сүз була. Әйтик, мин 18 яшьтән җир җимертеп эшләсәм дә тулы пенсиямне алу өчен 63кә җитәргә тиеш булам. Ә институтта укысам, стажымда өзеклекләр булса, лаеклы ял дигәннәре тагын да соңара… Русиядә ирләрнең уртача гомер озынлыгы 64,4 ел икәнен исәпкә алганда, ул пенсияне күрергә өлгерермен микән, дип тә уйлыйм. Юкса, ул гомуми рәсми статистика күрсәткечләренә бик ышанмыйм. Таныш булмаган каберлекләрдә дә, мәрхүмнәрнең яшьләрен санап йөрим мин. Зиратларны тутырып яшьләр ята… Шулай булгач, бәлкем хакимияткә пенсия реформасын алыштырасы дип баш та ватасы юктыр. Халык болай да кырыла, пенсиягә дә җитәргә өлгерми. Моның өчен ил хакимияте бар тырышлыгын куя. Авылда больницалар юк. Инде больницаларга барып җитә алсаң да, рәтле башлы ярдәмгә өмет аз. Хәер, шәһәр җирләрендә дә чиратлар, игътибарсызлык… Акчага корылган дөньяда кеше кадере, аның сәламәтлеге мөһим түгел бит. дип больницаларны ябып, югары квалификацияле белгечләрне куып бетердек тә, авыруларны дәвалар өчен чит илгә чыгарга халыктан акча җыябыз. Инде менә пенсия реформасы да өркетә. Аны да оптимизацияләү русиялеләрнең башына күсәк белән китереп сугар ахыры.

Пенсияне реформалау буенча яңа тәкъдим, пенсиягә иртәрәк чыгасы категория гражданнарны да зур борчуга сала. Мондый хокук ияләре бик нык кыскартылачак.

Кыскасы, түзәргә, Аллаһыдан сабырлык кына сорарга кала инде.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Картлык башына күсәк , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии