Казанда Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу бара

Казанда Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу бара

Илһам Шакировның соңгы милке – Казан үзәгендәге фатиры өчен тарткалашу бара. Татарның даһи җырчысын соңгы көннәргә кадәр караган Илһам Хаҗиев, мәрхүм белән аралашмаган да туганнары фатирга дәгъва итә, ди.

Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу кызганнан-кыза. 21нче мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе икенче утырышка җыелды. Җырчының бертуган апасы 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан фатирына дәгъва итә. Үзе мәхкәмә утырышына килмәсә дә, аның ике адвокаты катнашты. Әлеге вакыйганы яктыртырга җирле матбугат чаралары һәм федераль каналлар да килде. Ләкин мәхкәмәне фото-видеога төшерергә рөхсәт итмәделәр. Утырышны кыска тоттылар.

АДВОКАТ: «ХАҖИЕВ ИНДЕ ИКЕ ФАТИРЛЫ БУЛДЫ»

Эш шунда, 2018нче елның 11нче маенда Илһам Шакировның фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевка күчерелгән. «Әлеге килешү канунсыз», – ди Зәйнәп Гәрәева вәкилләре. Баштарак әлеге документ Илһам Шакировның Альцгеймер чире белән авырганда, ягъни үз акылында булмаган вакытта төзелгән дип әйтеп килделәр. Бу юлы мәхкәмәдә башка аргументлар да китерелде.

«Безгә шунысы билгеле булды – Илһам Шакиров исеменнән аның караучысы (опекун) саналган Алсу Батталова Илһам Хаҗиев белән килешү төзегән. Җәмәгатьчелек әлеге фатир җырчыны караган кешегә күчерелә дип уйлый. Ә Хаҗиевның караучы булмавы ачыкланды. Зәйнәп апага бөтенләй билгеле булмаган Алсу Батталова 2017нче елның июль аеннан Илһам Шакировны тәрбияләп торган. Илһам Хаҗиев үзен караучы, гаилә әгъзасы кебек күрсәтә. Ләкин бездә сорау туа. Алайса ни өчен Батталова караучы буларак бара? Ул Хаҗиев белән рента килешүе төзи. Без бит Илһам абый белән Хаҗиев үзе килешү төзегән дип уйладык. Шуңа да Хаҗиев болай гына бу фатирны берничек тә ала алмас иде», – ди Зәйнәп Гәрәеваның адвокаты Гүзәл Вәлиева.

Хаҗиев ягы исә: «Гомерлек рента килешүе Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә опека органнары ризалыгы белән төзелгән», – ди. Килешүдә Хаҗиев рента түләүче буларак бара. Ягъни Илһам Шакировны карап һәм тәрбияләп торыр өчен чыгымнарны каплаган. «Алсу Батталова яхшы караучы иде. Үз эшен ахырга кадәр яхшылап башкарды», – ди Илһам Хаҗиев.

Ләкин Гәрәевләр ягы башка фикердә. Алар Илһам Шакировның рентага мохтаҗ кеше булмавын әйтә, шуңа да әлеге килешү ясалма төсмер ала дип саный.

«Илһам Шакиров, вафат булганчыга кадәр, Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе иде. Туганнары әйтүенчә, ай саен 32 мең сум алган. Пенсиясе 27 мең сум булган. Илһам Шакиров мохтаҗ кеше түгел иде. Рента килешүе буенча Хаҗиев аңа ай саен 22 мең түләп торырга тиеш булган. Ай саен 32 мең һәм 27 меңлек кереме булган кешегә тагын 22 мең сум нигә кирәк?» – ди Гүзәл Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, халыкка бу проблеманы дөрес аңлатмыйлар. Илһам Һаҗиев инде ике фатирлы булды, ди ул. Илһам Шакировның беренче фатиры да аңа күчкән.

«Хаҗиевта ике фатир булып чыга. Габдулла Тукай скверы каршында Николаев урамындагы йортта һәм Каюм Насыйри урамында. Икесе дә 80 кв метрга якын торак», – дип өсти Вәлиева.

Соңгы фатирны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка 2012нче елда тапшырган.

«ИЛҺАМ ШАКИРОВ ФАТИРЫ ӨЧЕН ИКЕНЧЕ ТАПКЫР КӨРӘШҮ»

Илһам Шакировны соңгы чирек гасыр караган Илһам Хаҗиев фатир өчен 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева түгел, ә аның улы Вакыйф Гәрәев көрәшә дип саный. Сүз уңаеннан, Вакыйф мәхкәмәгә килгән иде. Ләкин журналистлар белән элемтәгә кермәде. Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр Илһам Шакиров янына барып йөрмәгәннәр.

«Гомумән, алар килмәделәр. 20 ел дәверендә бу Вакыйф Гәрәев белән сөйләшкәнем булмады. Инде мин яхшылык эшләп, ел ярым элек бөтен гаиләләрен кунакка чакырдым. Алар анда да әдәпсезлек күрсәтеп киттеләр», – ди Хаҗиев.

Илһам Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр фатир өчен беренче тапкыр гына көрәшми. Моннан 20 ел элек Илһам Шакировның бердәнбер торагын тартып алырга тырышканнар.

«90нчы еллар азагында Вакыйф Гәрәев абзыйның (Илһам Шакировның) элеккеге фатирын канунсыз рәвештә хосусыйлаштырып, Казаннан качты. Илһам Шакиров 63 яшендә берүзе калган иде. Бернинди ярдәмсез һәм фатирсыз дип әйтеп була. Менә аннан соң Илһам абый аны эзли башлады. Фатирда теркәлүдән (пропискадан) төш, тынычлык белән бетерик бу мөнәсәбәтләрне дип үгетләп карады. Әлбәттә, ул риза булмады. Илһам абый мәхкәмәгә бирергә мәҗбүр булды. Беренчесендә җиңелгәч, Югары мәхкәмә Илһам абыйга фатирына булган хокукларын кире кайтарды. Абзыйны пычратмас өчен беркемгә дә әйтмәдем. Туганнары да белмәде. Гаять авыр процесс иде. Бу мәхкәмәне без көттек. Илһам абый да көткән иде. Бу мәсьәләдә аның үз фикерләре бар иде. Язмалары саклана. Сез белгән Гәрәй Рәхимгә үз сүзләрен әйткәне булды», – дип сөйләде Илһам Хаҗиев Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, Илһам Шакировның энесе Кыяметдин, аның уллары Хаҗиев яклы диләр.

«КАБЕРЕНДӘ ЧӘЧӘК ШИҢЕП ТӘ БЕТМӘДЕ – МӘХКӘМӘ БАШЛАНДЫ»

Илһам Шакировның милке тирәсендә бәхәс җырчының абруена тап төшерә.

«Мин монда мәхкәмәнең вакыты белән генә ялгыштым. Итагатьлек саклап, бер 50-60 көннән мәхкәмәгә бирерләр дип уйладым. 5-6 көннән булып чыкты. Илһам абыйның каберендә чәчәкләр дә шиңеп бетмәгән иде. Мәрҗани мәчетендә кырыгы вакытында бу мәхкәмә эше турында барысы да белделәр. Бу безнең өчен бик авыр булды», – ди Илһам Хаҗиев.

Мәхкәмә утырышы озак бармады. Аны 18нче апрельгә күчерделәр. Әлеге вакыйганы күзәтеп барачакбыз.

Марат ГАРИПОВ

Миңнеханов Уфада: «Татар телен белергә кирәк, без – Русиядә икенче милләт»

23нче март көнне Уфада Башкортстан республикасына нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Миңнехановның котлау сүзе Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан соң ук иде.

Татарстан Президенты тулысынча татар телендә сөйләде. «Хәерле көн, исәнмесез, кадерле дуслар! Сезгә Татарстаннан кайнар сәлам! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән, юбилеегыз белән котлыйбыз! Башкортстан киләчәктә дә гөрләп торыр, безнең халыкларыбыз дус булыр, бергә-бергә эшләргә, яшәргә насыйп булсын! Монда килгәндә, ниндидер бүләк кирәк, истә кала торган, мин әйтәм берәр бүләк табыгыз әле, менә Акмулла – Акмулланың рәсемен таптылар, без аны сезгә бүләк итәбез! Бәйрәм белән!» – диде ул.

Хәбиров исә, Башкортстан халкын бәйрәм белән котлаганда, башкортча бер сүз дә әйтмәде. Аның каравы, хәтта Валентина Матвиенко да «Бәйрәм мелән», ә Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров «Кадерле дустар», дип башкортча котлады.

Миңнехановтан соң республиканы бәйрәм белән котларга Удмуртия башлыгы Игорь Бречалов чыкты. «Без берни дә аңламадык, ләкин тулысынча хуплыйбыз», – диде ул русча. Моңа җавап итеп Миңнеханов, микрофонга кире килеп, русча: «Татар телен бераз белергә кирәк, без – Русиянең икенче милләте», – дип искәртте, моңа залдагылар гөрләтеп кул чапты. «Өйрәнәм, өйрәнәм, Рөстәм Нургалиевичтан», – дип залга җавап бирде Бречалов һәм котлау сүзен дәвам итте.

Азаров та, Миңнехановка карап, татарча «Кадерле дуслар!» диде.

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанда бер миллионга якын татар яши.

Түбән Камада Илназ Пиркин эшен карау мәхкәмәсенә журналистларны кертмәделәр

Түбән Кама егете Пиркин былтыр 19нчы октябрьдә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Илназ Пиркинны Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлагандыр дип шикләнгән.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Пиркинны Удиряков полициядән гаризасын алгач тоткарлыйлар.

Татарстан прокуратурасы Түбән Кама полиция бүлегендә эшләүче биш хезмәткәрнең эшен мәхкәмәгә февраль урталарында тапшырган иде. Ринат Әхмәтшин, Гадел Рәхимов, Игорь Филинов, Наил Миндубаев һәм Михаил Логачев көч кулланып вазифаларын арттыруда һәм кешене үз-үзен үтерүгә җиткерүдә гаепләнә. Алар 22 яшьлек Илназ Пиркинны үз-үзен үтерүгә җиткергән диелә.

Түбән Камада әлеге уңайдан башланган мәхкәмә утырышларына журналистларны кертмәгәннәр.

Бу гаепләнүчеләр соравы белән шулай эшләнгән дип хәбәр итә «Медиазона». Мәхкәмәдә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең дәүләт серенә тиң мәгълүматлары яңгырарга мөмкин дип аңлатыла.

«Зона права» хокук яклау оешмасы адвокаты Дмитрий Хомич Пиркинның әнисе үтенече белән мәхкәмәне ачык итүне сораган иде, әмма ул кире кагылды.

Эшнең тагын бер фигуранты Илнар Гарипов качкан һәм эзләүгә игълан ителгән. Аның эше аерым карала.

«Мемориал» Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды

«Мемориал» хокук яклау үзәге Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, «Бердәм Русия» офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алынган Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Хокук яклаучылар аны кичекмәстән азат итүне һәм Мифтаховка карата җинаять эшен фабрикацияләүгә һәм аспирантны газаплауларга катнашы булган полиция хезмәткәрләрен җаваплылыкка тартуны сорый.

«Мемориал»да Мифтаховны – анархистик карашлар тарафдарын эзәрлекләү «хакимиятләргә уңайсыз иҗтимагый эшчәнлекне бастыру өчен псевдоюридик гамәлләр куллануның ачык мисалы булып тора» дип саныйлар.

Хокук яклаучылар, анархистларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләү күренеп тора, дип белдерә.

2018нче елның 31нче гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан «Бердәм Русия» офисының тәрәзәсен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан газаплауларга дучар булулары турында сөйли.

Мифтаховны 1нче февральдә тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2нче февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018нче елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.

Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.

Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7нче апрельгә кадәр сак астында тоту карары чыгарды.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар газаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

Комментарии