«Рубин» тагын беренче

Балтыйк һәм БДБ илләренең Дуслык чемпионнар Кубогында «Рубин»ның яшьләр командасы чемпион калды. Финалда ул Казахстанның «Актүбә» командасын 5:2 исәбе белән тар-мар итте.

Моңарчы бу Кубокны русиялеләрдән Мәскәүнең «Спартак» һәм «Локомотив» командалары откан иде. Хәзер бу исәпкә «Рубин» да өстәлде. Ә «Актүбә» икенче ел рәттән финалда чыгыш ясады, ләкин икесендә дә оттырды.

«Рубин»ның «Актүбә» кебек кардәш команда белән очрашуы беренче тапкыр гына түгел. Узган елда да казанлылар шушы турнирда көч сынашкан иде. Ул вакытта «Рубин»ның яшь футболчылары 0:2 исәбе белән оттырды. Инде казанлыларның бер елдан соң 5:2 исәбе белән җиңеп реванш алуы яшьләрнең үсүе хакында сөйли.

Соңыннан «Рубин»ның яшьләр командасы тренеры Юрий Өткөлбаев футболчыларның җиңәргә максат куеп, шуны тормышка ашырулары хакында сөйләде. Аннан бераз ачылып: «Дөресен әйткәндә, тәнәфес вакытында Корбан Бәрдыевка шалтыраттым. Ул бу уенны телевизордан карый иде. Корбан берничә тактик киңәшен бирде. Уеннан соң үзе шалтыратып, барыбызны да җиңү белән котлады», — диде баш тренер.

БӘРДЫЕВ ТӨРЕККӘ КЫЗЫГА

«Рубин» үзендә төрек һөҗүмчесен күрергә тели. Бу хакта команданың баш тренеры Корбан Бәрдыев хәбәр итте. «Зенит» өчен чыгыш ясаучы 32 яшьлек төрек һөҗүмчесе Фатих Текке «Рубин»га күчәчәк кандидатларның берсе санала.

« командасына һөҗүмче табып булмау сәбәпле, төрек уенчысына тукталдык. Без инде «Зенит» белән элемтәгә чыктык. Ләкин әлегә төгәл берни әйтеп булмый. Шулай ук тагын бер кандидат бар. «Зенит» белән килешә алсак, икесе дә Казанда чыгыш ясар дип уйлыйм», — ди Бәрдыев.

Әйтергә кирәк, «Рубин» һөҗүмчеләргә ярлы иде. Бу бигрәк тә Домингесның башка командага күчүеннән соң катлауланды. Нәкъ менә ул һөҗүмче Бухаров белән бергә атлый иде. Ә хәзергә «Рубин»ның баш тренеры үзендә бер генә түгел, берничә һөҗүмче күрергә тели. Киләчәктә казанлылар һөҗүмне ныгытырга тели, чөнки киләчәк шуны таләп итә. Инде күп көтәргә калмады, беренче уен 18 февральдә Казанның Үзәк стадионында узачак. Европа Лигасында беренче көндәшебез – Израильнең Хапоэль (Тель-Авив) командасы.

ДИНАРА САФИНА ҖӘРӘХӘТ АЛДЫ

Дөньяның икенче ракеткасы, сылуы Динара Сафина Австралия-2010 ачык чемпионатыннан баш тартты. Бу нәкъ уен барышында булды. Динара 4:5 исәбе белән русияле Мария Кириленко белән көч сынаша иде. Алар кортта нәкъ бер сәгать уен алып барды. Ләкин Динараның уен барышында кинәттән аркасы авырта башлый. «Селкенә дә алмадым. Һәр адымым борчыды. Хәзер дә авырта әле. Бу җәрәхәт минем өчен көтелмәгән булды. Аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын яңа медик тикшеренүләр узгач әйтеп булачак», — диде ул.

Шул рәвешле, Кириленко ярым финалга үтте, ул кытайлы Чжэн Цзе белән очрашачак.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии