Китап берләштерә

“Оренбург татарлары” дигән яңа китап чыкты бит әле. Авторы – гомер буе мәктәптә теле укытучысы булып эшләгән Рәшит Искәндәров. Китапны тәкъдим итү кичәсен “” милли мәдәният үзәгендә зурлап үткәрделәр. Хәтта Оренбургтан 45 кешелек делегация дә килгән иде. Әлеге хезмәттә Оренбургтагы авыллары, иҗтимагый-мәдәни тормышы, өлкәдә туып үскән күренекле шәхесләр турында мәгълүмат табарга була.

Кичәдә катнашкан мәдәният министры Зилә Вәлиева да автор хезмәтен югары бәяләде.

– Милләтпәрвәр дигәч, төпле, тыйнак, белемле, гел хәрәкәттә булган шәхесләрне күз алдына китерәм. Шундыйлар рәтенә Рәшит Искәндәровны кертергә була. Әлеге китапта күп мәгълүмат һәм тирән фикер йөртү бар. Мөгаллимнәр елы уңаеннан, гомере буе балалар укыткан Рәшит абыйга указы нигезендә “Казанның 1000 еллыгы” медален тапшырабыз, – диде министр. – Шулай ук ул мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен диплом белән бүләкләнә. Сезнең белән горурланабыз, Рәшит абый! Шундый кешеләр булганда, безнең халык югалмаячак.

Бу – авторның дүртенче китабы. Алдагы өчесе дә Оренбургтагы татар авыллары хакында. Ләкин китап рус телендә. Ни өченме?

– Яшьләр татар телендә чыккан басмаларны укымый диярлек. Монысы беренче сәбәп булса, икенчедән, башка вәкилләренең дә аның белән танышу мөмкинлеге булсын өчен, рус телендә яздым. Максатым милләттәшләрнең үзаңын үстерү, уяту иде. Ләкин мин һәвәскәр эзләнүче, фәнни дәрәҗәгә дәгъва итмим, – диде Рәшит Искәндәров.

Рәшит абыйның автордашы да бар. Идеяләрен хуплап, тормышка ашырырга ярдәм итүчесе – улы Әнвәр.

– Кайткан саен әтине эш өстәле артында күрә идем. Шундый күп мәгълүмат әрәм булуын теләмәдем. Шулай җылы каршы алганга казанлыларга рәхмәт, – диде Әнвәр Рәшит улы.

Әлеге чараны китап тәкъдим итү кичәсе генә дип атау дөрес тә булмас. Анда катнашкан язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен исәпкә алсак, Оренбург һәм Казан зыялыларының очрашуы, дуслашуы, фикер алышуына кайтып калды ул. Аның әһәмияте турында Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та, тарихчы Дамир Исхаков та, язучылар: Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рафаэль Мостафин, Марсель Әхмәтҗанов та чыгышларында әйтте. Шулай итеп, татар дөньясын берләштерүгә тагын бер адым ясалды. Ә сәбәпчесе – китап, Рәшит абыйның энциклопедик хезмәте.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Хисап бирер чак

2010 елның 1 гыйнварыннан яңадан декларация кампаниясе башланды: салым түләүче физик затлар 2009 елда алган табышлары өчен исәп-хисап тота.

Федераль салым хезмәтенең Республикасы буенча идарәсе мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле салым түләүчеләр категориясен искә төшерә:

шәхси эшмәкәрләр (гадиләштерелгән салым салу системасына күчкән һәм йөкләнгән табышка бердәм салым түләүчеләрдән кала);

– шәхси нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка гражданнар (детективлар, юристлар, репетиторлар);

– гражданлык – хокуклы характердагы шартнамә нигезендә башка физик затлардан табыш алган гражданнар (мәсәлән, фатирны арендага биреп торган өчен, йорт эшләре башкарган өчен һ.б.);

– төрле милек (фатир, йорт, транспорт, күчемле һәм күчемсез милек) сатып табыш алган физик затлар;

– чит илдә табыш алган Русия гражданнары;

– башка төрле табыш алганда салым агентлары тарафыннан салым тотылмаган очракта (мәсәлән, акчасыз түләнгән очракта);

– отыш алган физик затлар.

Декларация (3 – НДФЛ формасындагы) тапшыру срогы 2010 елның 30 апреле.

Тутыру өчен декларация бланкларын салым органнарында түләүсез алырга мөмкин.

Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе сайтында (http://www.r16.nalog.ru) «Декларация – 2009» исемле махсус компьютер программасы урнаштырылган, ул автомат рәвештә декларацияне тутырырга һәм дөреслеген тикшерергә мөмкинлек бирә.

Салым инспекциясендә табышларны декларацияләү буенча белешмә бирү хезмәте телефоны эшли. (

Моннан тыш, декларация бланкларын һәм аларны тутыру буенча аңлатмаларны Татарстандагы барлык салым инспекцияләрендә ачылган консультация пунктларында алырга була. Пунктларның адресларын һәм телефоннарын шулай ук Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең сайтында белергә мөмкин (http://www.r16.nalog.ru).

Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясе.

Белешмәләр телефоннар: 513–04–12; 513–04–19

Комментарии