Дәвамлы хөкем

Җәмәгать эшлеклесе, рәисе милләтара низаг чыгарырга тырышуда гаепләнә. Моны тикшергән суд утырышы озын тәнәфестән соң Яр Чаллыда 25 гыйнварда дәвам итте. Судка күрсәтмәләр бирергә чакырылган 14 шаһитнең бишесе бары тик дөресен генә сөйләргә ант иткәннән соң, бер-бер артлы мөнбәр артына басып, Ф.Бәйрәмованы яклаучылар, хөкемдар һәм гаепләүче сорауларына җавап бирде.

2006 елга кадәр берничә ел дәвамында үзе дә Милли Мәҗлесне җитәкләгән Илдус Әмирханов шаһитлек күрсәтмәсе биреп: “Милли Мәҗлестә кабул ителгән резолюция һәм мөрәҗәгатьләрне халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән дип уйламыйм”, – дип белдерде. Аныңча, башка ил парламентларына һәм халыкара оешмаларга Татарстанның дәүләт суверенитетын тануны сорап мөрәҗәгать итү – җәмәгать оешмасы эше түгел, ә дәүләт органнарыныкы.

Айдар Хәлимнең: “Сез мәгълүмат чараларында чыгышлар ясап, чынлыкта Фәүзия Бәйрәмовага карата эш башларга җирлек бирдем дип уйламыйсызмы?” – дигән соравына Казаннан килгән шаһит И.Әмирханов: “Юк, санамыйм”, – дип җавап бирде.

Язучы-сатирик Фәнзаман Баттал инде күп еллар Милли Мәҗлес депутаты икән. Ул чак кына юмор белән сугарылган чыгышында гади һәм аңлаешлы итеп: “РФ Президенты интернеттан файдаланырга үзе фатиха бирә һәм нишләп әле шундый мөмкинлектән файдаланмаска һәм татар халкы мәнфәгатьләрен, аның телен, мәдәниятен, хокукларын яклап, интернет аша төрле халыкара оешмаларга чыкмаска”, – дип белдерде. Аның фикеренчә, бу– сәяси суд…

Татарстан мәркәзеннән килгән өченче шаһит – БТИҮ рәисе Гаришан Нуриәхмәтов да Фәнзаман әфәнде кебек үк Ф.Бәйрәмовага карата кузгатылган җинаять эшен урынсыз дип саный. Аныңча, 2008 елның 20 декабрендә Милли Мәҗлеснең киңәйтелгән сессиясе мөрәҗәгать һәм резолюцияләрне Ф.Бәйрәмова күрсәтмәсе нигезендә түгел, ә коллектив карарга килү нәтиҗәсендә кабул иткән.

Тагын бер шаһиттән соң күрсәтмәләр биргән Түбән Камадагы милли хәрәкәт лидеры, кала шурасы депутаты Хәлил Әюповның чыгышы үзенең югары кимәлдә фикерләве, мантыйкый эзлеклелеге белән аерылып торды.

Шаһитләргә иң күп сорау бирүче җәмәгать яклаучысы Т.Әхмәдишин булды. Сорауларны Ф.Бәйрәмова үзе дә аз бирмәде. Фәүзия ханымның дин тотучыларга 10 минут намаз уку вакыты кирәк диюенә судья Дан Шәкүров 15 минут тәнәфес игълан итте.

Шаһитләрне тыңлау алдагы 3 көндә дә дәвам итәчәк. Һәрхәлдә, суд залына җыелган халыкка судья шулай дип белдерде.

Фирдәвес ХУҖИН

Комментарии