Рәшит Шамкай, юморист:

Рәшит Шамкай, юморист:

– Иң беренче хезмәт хакымны төгәл хәтерләмим, әмма акча белән бәйле бер хатирә истә калган. Миңа 12-13 яшьләр булгандыр. Камышлыга, Сабан туена барганда, әти-әни бераз акча биргән иде. Перәннек, морс кебек тәм-том алырга инде бу. Акчаны кәнфитләргә тотарга бик жәлләдем дә, икешәр чәнечке белән кашык сатып алдым. Шуларны күтәреп кайткач, өйдәгеләр бик гаҗәпләнгән иде. Хәзер дә акча мәсьәләсендә бик сакчыл мин. Гастрольләргә чыгып киткәндә дә акчаны әрәм-шәрәм итеп, вак-төяккә сарыф иткәнем юк.

Комментарии