Таяк файда итте

Миңа үз эшләрем белән шәһәр үзәгенә барырга туры килә. Өйгә кире кайтканда, студентларның укудан кайту вакытына туры киләм. Алар безнең якка кайтучы бөтен автобусларны камап ала. Ә минем шикелле бабайларга басып кайтудан башка чара калмый. Алар безнең күзгә карамаска тырышалар. Үзара сөйләшкән булалар, тәрәзәгә карап кайталар.

Бер тукталышта таякка таянган бер инвалид керде, аңа урынны тиз бирделәр. Ә, мин әйтәм, бөтен хикмәт таякта икән. Мин дә 2нче төркем инвалид, һәрбер пассажирга исбатлап булмый. Шул вакытта әтидән калган таяк кылт итеп искә төште. Икенче көнне бу таякны үзем белән алдым. Безнең тукталыштан киткәндә автобуста урыннар була, ә шәһәр үзәгеннән кайтканда таяк кирәк. Менә көткән автобус килеп туктады, салон эче укудан кайтучы студентлар белән шыплап тулган. Керүем булды, бер егет таяк белән икәнне күрде дә сикереп торып урын бирде.

– Рәхмәт, улым! – дидем.

Шуннан соң гел таяк белән йөри башладым. Аллаһы Тәгалә таякка калдырмасын, ике кулыңны селкеп йөрүгә ни җитә, дип уйлап куйдым әле таякка таянып йөргән көннәрнең берсендә. Хәзер инде утырып кайтучы студентларга да үпкәләмим. Таякка калырга язмасын.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии