- 25.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Тарих институтында кыскартуларның 30%тан артмаячагын һәм киләчәктә татар фәнен үстерүгә аеруча игътибар биреләчәген белдерә.
+Галим Дамир Исхаков, Тарих институтында кыскартулар 65% булачак икән, дип Татарстан Президентына ачык хат та язган иде. Мазһаров бу санның каян килеп чыгуы, кыскартулар артында нәрсә ятуы турында «Азатлык»ка әңгәмә бирде.
– Татарстан фәннәр академиясендә нинди үзгәрешләр көтелә?
– Беренчедән, узган ел Русия күләмендә 83нче санлы канун гамәлгә керде. Аның нигезендә фәннәр академиясенең институтлары мөстәкыйль түгел, ә бүлекләр булып кала. Төзелеш Казан федераль университеты кебек була, анда да физика институты, биология һәм башка институтлар бар. Безнең институтлар ничек бар шул килеш кала, аларның фәнни мөстәкыйльлегендә үзгәрешләр булмаячак, әмма финанс мөстәкыйльлеге үзгәрәчәк. Бюджеттан акча турыдан-туры институтка бирелмәячәк, академиягә киләчәк һәм аннан институтка китәчәк.
Икенчедән, Татарстанда Чехиядән оптимальләштерү белгече Томаш Навратил җитәкчелегендәге белгечләр эшләде. Бу тикшерүләр бездә дә булды. Аларның тикшерүе фәнни тикшеренү түгел иде, ә кемнең эштә ничә сәгать булуы, эш өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителү яклары каралды. Бу гамәл президент теләге белән эшләнде, президент «тикшерү нәтиҗәләрен карап, киңәшеп сезгә күпме кыскартырга һәм күпме калдырырга икәнлеген әйтербез» дигән иде.
Ул Навратил язган процентларга килгәндә, президенттан, премьер-министрдан кәгазь булмас борын шаулап йөрү – акылсызылык. Безнең гуманитар фәннәр докторлары иртәгә нәрсә буласын саный белми, шаулап, менә Тарих институтын 65%ка кыскарталар икән, дигән сүз чыгара. Беркем дә Тарих институтын 65%ка кыскартырга җыенмый да, уйламый да, андый документ та юк. Бары тик Навратилның тәкъдимнәре генә бар. Маркс әйтмешли, коммунистлар фиркасе манифесты – канун түгел, ә эшчәнлеккә юнәлеш бирү генә. Монда да шулай. Тарих институтын 65%ка кыскартырга ярамый.
Тарих институты – безнең иң көчле институтыбыз. Анда кыскартулар күп дигәндә 20-25% булырга тиеш. Безнең ике институтта гына 20-25%ка кыскартырга тәкъдим иттеләр. Алар экология институты һәм ИЯЛИ. Объектив караганда Тарих институты аннан да ким булырга тиеш – 20% кына.
Гомумән алганда, Советлар берлеге академиясендә математик, академик Колмогоров бар иде. Аның язып калдырган сүзләре бар. «Советлар берлегендә 30% академикларны сайламый мөмкин түгел, алар академик булырга тиеш. 40%ын сайламасаң да ярар иде, ә калган 30%ы сайларга ярамый торган кешеләр», диде. Бу 30% – ул бик кызык сан. Русиядә һәрбер институтның һәм шулай ук һәрбер оешманың 30%ын кыскартсак, берни дә булмаячак, файдага гына булачак.
Бездә киләчәктә бөтен институтларга, академиягә баш бухгалтер бер генә булачак. Хәзер 10 институт һәм академиянең һәрберсендә баш бухгалтерлар бар. Хуҗалыкны караучы хезмәткәрләрне бәлки берләштерербез. Галимнәр ничек булды, шул ук фәнни дәрәҗәдә калачак.
1 июльдән без хезмәт хакларын 50%ка күтәрәбез. Инде президентның фәрманы чыкты, акчасы да килде. Аннары бу кыскартуларның акчасы да иң кимендә өч елга академиядә калып барачак. Бу хакта президент әйтте. Бу акча да халыкка хезмәт хакларын күтәрүгә китәчәк. Алла боерса, ел ахырына кадәр тагын 30%ка күтәрербез. Киләсе елга хезмәт хакларын ике мәртәбә күтәрү безнең максат булып тора. Бәяләр үсә, ә безнең хезмәткәрләр 7-8 мең сум алып эшли иде. Яртысын президент бирде, яртысын табу хәзер үзебезнең кулда.
Без башлап үзебезнең фәннәр академиясе аппаратын кыскарта башладык. Институтлар газеталарга язып шаулап йөргәндә мин монда 11 кешене кыскарттым. Алла боерсә, бер айдан бу санны 30%ка җиткерәбез. Без беренче үзебездән башлыйбыз. Президент та шулай итте, үз аппаратыннан башлады. Бер дә үпкәләп йөрисе юк, президент дөрес итте.
Тарих институтына килгәндә аны сакларга тырышачакбыз.
– Шул сез әйткәнчә, анда кыскартулар 20% кына булачакмы?
– Аларның эшләгән нәтиҗәләре, фәнни бөеклеге буенча аларны 20%ка, ә иң күп булса 30%ка кыскартырга була. Минем уйлавымча, аларда 20% резерв бар. Безнең барыбызда да ул резерв бар. Русия бар җирдә дә запаслы.
– Соңгы вакытта татар филологиясе читкә тибәрелде, Казан федераль университетындагы татар бүлеген күздә тотып әйтәм. «Азатлык»ка әңгәмә биргәндә сез дә бу үзгәрешләргә ризасызлык белдергән идегез. Татар белеме бөтенләй юк ителде, дип әйтүчеләр дә бар. Татарстанда бүген татар фәненә, татар филологиясенә, тарихына, әдәбиятына мөнәсәбәт «күз карасы» кебек булырга тиешме?
– Мин үзем дә, безнең академиядәге галимнәр дә шулай дип саный. Бу хакта хәзер яңа фикерләр, яңа уйлар да бар. Университет белән бергә академиядә татар теленнән магистратура оештырырга телибез. Исәбебез беткән татар факультетын монда әзрәк җанландырып җибәрү.
Татар бүлегендәге соңгы үзгәрешләр дөрес эш булып чыкмады. Без хәзер университет ректоры Илшат Гафуров белән бик тыгыз элемтәдә. Татар теле белгечләрен, татар телен яхшы белә торган яшьләрен җыеп бергә магистратура оештырырга уйлыйбыз.
Марк Твенның шундый сүзләре бар. Ул вакытта да газеталарда күпертелгән мәгълүматлар булгалаган. Журналистлар ул вакытта Марк Твен үлгән дип язып чыккан. Шуннан соң ул: «Минем үлемем турында хәбәр нык арттырылган», дип белдергән. Килеп туган вәзгыятьтән мин дә: «Татар фәненең үлү хәбәре нык арттырылган», дип әйтер идем. Татар фәнен юкка чыгаруга юл куймаячакбыз. Алла боерса, без әле үзебезне күрсәтербез.
Татарстанда 2010 елгы корылык кабатлана
Гидрометеорология хезмәте Татарстанның 12 районында рәсми рәвештә корылыкны раслады. Балык Бистәсе, Әлки, Кама Тамагы, Апас, Буа, Тәтеш, Кукмара һәм Балтачта туфрактагы дымның күләме критик ноктага җиткән.
Яңгырлар бу якларда апрель аеннан бирле юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбә хөкүмәт утырышында белдергәнчә, корылык расланган районнарда бүген инде гадәттән тыш хәл игълан итү турында сүз бара.
12 район – бу әле чик түгел, ди министр. Алдагы көннәрдә вәзгыять үзгәрешсез калса, корылыктан зыян күрүчеләр исемлегенә тагын 10 район өстәләчәк. Бу Арча һәм Лаеш зонасы.
Корылыктан килгән югалтуларны кем каплар? 2010 елда республикага федераль бюджеттан саллы ярдәм бирелсә, быел ул юк. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов корылыктан килгән зыян быел дәүләт тарафыннан компенсацияләнмәячәк ди. Моңа өстәп аграрийларның күпчелеге чәчүлекләрне дә иминиятләштермәгән. Димәк иминият акчасына да өметләнәсе юк.
Хөкүмәт утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәл игълан итү ихтималын кабатлады. «Могҗизага өметләнеп утырасы юк, бүгенге авыр хәлне ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Төшенкелеккә бирелмәгез. Кирәк икән гадәттән тыш хәл игълан итү мөмкинлеген дә карарга кирәк», – диде ул.
Теләче районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов «Азатлык»ка әйтүенчә, җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәгән.
– 25 апрельдән бирле районда32 ммяңгыр яуды. Башка елларда бу вакытка80 ммбула иде. Әле ул32 ммда урыны белән генә. Кайдадыр анысы да юк. Туфрактагы ярыклар соңгы ун көндә кояш кыздыра башлагач тагын да тирәнәйде. Аста дым юк. Көзге арыш бүген серкә очыра. Тагын 40 көннән соң урак башланачак. Ә яңгыр игеннәргә иң кирәк вакытта юк, – диде ул.
Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, Апас районында хәлләр тагын да яманрак.
– Теләчедә32 ммяңгыр төшсә, Апаста шуның яртысы гына. Районда аеруча язгы культураларга зур зыян килде. Алдагы берничә көндә яңгыр яуса 10- 15 центнер уңышка өметләнәбез. Ә яумаса 5-6 центнер гына, – диде ул.
Буа районын корылык икегә бүлгән. Сембер ягындагы хуҗалыкларга яңгыр аз-маз эләккән, Чуашстанга таба явым-төшемнәр апрель аеннан бирле юк.
Метеорологлар якын арада гына яңгырлар вәгъдә итми. Татарстан, циклоннарны үткәрмәүче, югары атмосфера басымы зонасында кала бирә.
Авылга туризм килә: авыллар әзерме?
18нче июньдә Татарстанның фермерлар берлеге, туристлык үзәкләре вәкилләре Биектау районы Ямаширмә авылы фермеры утарында агротуристлыкны үстерүгә багышланган киңәшмәгә җыелды. Туристлык ширкәтләре авылларга йөз белән борылмакчы, әмма инфраструктура, туристлар өчен шартлар булмау – аларга киртә булып тора. Ул арада 27нче июньдә Самара өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак.-+
Авыл туризмына багышланган күчмә киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре юк иде. «Казан» телеканалыннан һәм «Азатлык» радиосы журналистыннан тыш башка массакүләм мәгълүмат чаралары да килмәгән.
Татарстанның фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров барысына да чакыру җибәрүләрен, спорт һәм туризм министрлыгына да киңәшмә буласын җиткерүләрен әйтте. «Алар димәк башка мөһим эш белән мәшгуль инде» диде аптырап Байтимеров. Бу очракта ул Универсиаданы истә тотты кебек.
Чакырылган түрәләрнең килмәвенә игътибар итмичә, Ямаширмә фермеры утарына җыелган туристлык үзәге, туристлык ширкәте вәкилләре, берничә фермер, музей-тыюлык мөдирләре татар авылларына туристларны җәлеп итү юлларын эзләде. Иң актив чыгыш ясаучы һәм тәкъдимнәр җиткерүче Казанда яңа ачылган «Бибарс Сарай» туристлык үзәге авторы һәм генераль директоры Фәридә Бибарсова иде. Ул дәүләткә генә ышанып ятмыйча, монда җыелган кешеләр белән булса да эшне башларга кирәклеген әйтте.
«АВЫЛГА ШӘҺӘР ШАРТЛАРЫ КИРӘК»
Туристлык ширкәтләре вәкилләре дә бу фикерләргә теләктәшлек белдерде, алар өчен дә әлеге юнәлештә төгәл эш-гамәл кирәк. Казан эшкуарлары башкаладан ерак булмаган татар авылларына бик рәхәтләнеп туристларны алып килергә әзер, тик инфраструктура юк: көн үткәрү, яхшы шартларда ашау-эчү, cивил бәдрәфләр, уңайлы төн үткәрү урыннары кирәк. Бу шартлар үтәлмәгән очракта читтән килгән кешеләр ял итәргә авылга бармаячак, бүген туристлар уңайлыкларны энәсеннән-җебенә кадәр карый, ди туристлык ширкәте вәкиле. Алар татар авылларына туристлар тарафыннан кызыксыну барлыгын да әйтте, аеруча чын милли яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр, җыр-бию, уеннар, әкият-риваятьләр күрәселәре килә. Кайбер кешеләр теге яки бу урынга мавыктыргыч риваять, ниндидер кызыклы, чынбарлыкка якын әкият ишетергә килә икән.
«ТАТАРСТАНДА АНДЫЙ УНЛАП КЫНА УТАР БАР»
Республиканың фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, бу киңәшмәләр реаль эшкә таба бер адым, алар фермерларга һәм туристлык үзәкләренә теләктәшлек күрсәтергә әзер. Байтимеров инфрастуктура ягын яхшыртырга дәүләт, хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дигән фикердә. Ул әлеге киңәшмәдә яңгыраган тәкъдимнәрне депутатларга, югары җитәкчеләргә җиткерәчәкмен, дип ышандырды. Аның сүзләренчә, бүген агротуризмга көннән-көн игътибар арта, тик Татарстанда бу юнәлеш белән шөгыльләнүче фермер-эшкуарлар гына аз. Бөтен республикага унлап фермер үз акчасына туристлар кабул итәрлек утарлар төзеп маташа. Ә бу эш алар өчен берничә елга сузылырга мөмкин.
Ямаширмә авылында тәвә кошлары асраучы, киңәшмә урыны хуҗасы Габделәхмәт Котдусов та бу фикерне хуплап берничә елда эшләнгән һәм башкарасы ниятләрен сөйләде. Бүген ул республикада агротурзимны әйдәп баручы фермерларның берсе.
Комментарии