Саташу

Сихри матурлыкка төренеп, иксез-чиксез мари урманнарына күмелеп, әби-бабаларыбызның тире тамган, әлегә кадәр йөрәкләребезгә көчен биреп торган безнең Нуҗа авылын тирә-юньдә яшәгән кешеләр бик яхшы белә. Авылымнан чыгып китү дигән уй, ялгыш кына булса да, минем башыма кереп карамады. Өч көнгә генә чыгып китсәм дә, сагынып, әсәрләнеп кайтам Нуҗама. Гомерем буе балалар укытып, яраткан ирем Габдулла белән өч бала үстереп, хәзер лаеклы ялда без. Ирем дә бик җайлы кеше булды, тормыш арбасын икәү җигелеп тарттык, Аллага шөкер.
Моннан ун ел элек булган хәлне сезгә дә язарга ниятләдек әле. Беркөнне Кәҗүнни бистәсендә торган дус кызым янына, бергә укыган уртак дустыбыз кайткач, Мәскәү тикле Мәскәүдән кайткан дип, кырык эшебезне кырык якка ташлап, кунакка киттек. Кунак булып, арып-талып кайттык та, иртәгә безнең көтү чираты, ә бүген көтү кайтканчы бераз черем итеп алыйк, дидек. Берзаман котым алынып уянып киттем. «Габдулла! Көтүне йоклап калганбыз, хур булдык», – дип, мин чиләкне эләктереп абзарга, Габдулла чыбыркысын алып, аскы урамга чыгып чапты. Күршебезнең: «Кая чабасың, Габдулла?» – дигәнен дә колак артыннан гына уздырды. Мин атылып абзарга керсәм, сыерлар юк, сыерларны күрше апа сауды микәнни, дип аптырап торганда, күзем зират өстендәге кояшка төште. Карале, кояш ничек моннан чыга икән дип, аз гына башымны эшләтсәм, эшнең нидә икәнен аңлап, тотындым көләргә, туктап кына булмый бит. Карыйм: тирләп-пешеп Габдулла кайтып килә. Мин көләм. «Әйдә, сөйләп җибәр», – дим. Ул аскы урамга йөгереп төшкән дә, иң актык йортта торган абыйга (көтүне шул урамнан җыеп менәләр): «Нәрсә карап торасың, чыгар тизрәк», – дип кычкырган. «Кемне, нәрсәне чыгарыйм соң, Габдулла?» – ди икән. «Сыерыңны чыгар, бөтен авылның сыерын җыярга кирәк, соңга калдым бит», – дип, тозлап-борычлап сүгенеп тә куйган. Тегесе, мыек астыннан гына көлеп: «Бик чыгарыр идем дә, сыер көтүдән кайтмаган бит әле», – дигән. «Өстемнән авыр йөк төштемени, ярый әле чыбыркыны шартлатмаганмын. Тәмәкене кабыздым да кайттым менә», – ди. Сезнең дә шулай саташканыгыз бармы? Язып җибәрегез әле.
Дустым Фәзиләнең апасы Вәсилә сөйләгәннәрдән язылды.
Роза ӘБЛИЕВА.
Казан шәһәре.

Комментарии