Илшат Яппаров: «Кияүгә чакырган идем – ризалашмый»

Илшат Яппаров: «Кияүгә чакырган идем – ризалашмый»

«Син минем бәхетем», «Кызыл роза», «Сөю уты сүнмәсен», «Оныт инде, оныт» җырлары белән башкортстанлылар күңелен генә түгел, татарстанлылар йөрәген дә яулады. Татарстан тамашачысының мәхәббәтен Илшат «Теләкләр» альбомы аша тагын да ныгытмакчы була.
– Илшат, күптән түгел генә дөнья күргән «Теләкләр» альбомын ни өчен Казанда чыгарырга булдың?
– Беренчедән, тыңлаучылар мәхәббәтен яулап ала алырмын микән, дигән уй белән килдем. Көчемне һәм мөмкинлекләремне Татарстанда да сынап карыйсым килә. Икенчедән, мондагы продюсерлык үзәкләре бик көчле. Иҗат өчен яңа мөмкинлекләр ачуына шикләнмим.
– Ә бу синең тәүге альбомыңмы? Һәм нигә исемен нәкъ менә «Теләкләр» дип атадың?
– Беренче альбомымны Башкортстанда чыгарган идем. Ә монысын менә Казанда. «Теләкләр» җырында тыңлаучыларыма булган иң изге теләкләрем яңгырый. Бу җырны композитор Нәзирә Яппарова бүтән башкаручы өчен иҗат иткән. Җыр озак башкарылмаган. Нигәдер беренче тапкыр тыңлап карауга, күңелемә якын тоелды һәм аны үз репертуарыма кертергә булдым. Ялгышмадым бугай.
Илшат сәхнәдә тамашачы күңелен күтәрүче, моң яудыручы булса, гаиләдә ул – яраткан ир, үрнәк әти. Илшатның хатыны Олеся безне дә Яппаровлар гаиләсе белән бик теләп таныштырды.
– Олеся, Илшат белән кайда һәм ничек таныштыгыз?
– Без Уфада бер бәйрәм чарасында очраклы гына, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә таныштык. Бер күрүдә гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, мин аның җырларына гашыйк идем. Ә мәхәббәт… мәхәббәт бераз вакыт үткәч килгәндер. Шулай да, беренче очрашуда ук йөрәк нидер сизенгән кебек иде.
– Олеся, Илшат кияүгә чыгарга тәкъдимне ничек ясады?
– Танышканчы ук (елмая). Уртак танышыбыз белән сөйләшеп торганда, яныбызга килде дә: «Менә бу кызны кияүгә чакырган идем – ризалашмый», – диде. Исемемне дә белмичә ясаган тәкъдимне чынга ашар дип уйламаган идек ул чакта. Бер елдан соң без өйләнештек. Өйләнешкән көн белән кызыбыз туган көн – безнең өчен иң-иң кадерле, бәхетле көннәр.
– Җырчыга кияүгә чыгарга курыкмадыгызмы?
– Җырчы хатыны булырмын дип уйламаган да идем. Ләкин бер дә җырчы хатыны булырга курыкмадым. Ә нәрсәдән куркырга? Үлеп гашыйк булгач, бары тик яраткан кешең белән бергә булу турында гына уйлыйсың.
– Илшатка: «Йә иҗат, йә мин. Сайла», – дия алыр идегезме?
– Юк. Мин аңа мондый сүзләрне беркайчан да әйтмәячәкмен. Беренчедән, аның өчен сәхнә ничек кадерле икәнен беләм. Икенчедән, мин һәрчак янымда горурланырлык, сокланырлык ир-ат булачак дип уйлый идем. Илшат белән мин чын-чынлап горурланам. Ул – бар булганы белән иҗат кешесе. Тыңлаучыларга ул зур ихтирам белән карый, һәр җырына бар күңелен сала. Шуңа күрә мин аңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам.
– Иҗат кешесе белән яшәүнең уңай ягы гына түгел, тискәре яклары да бик күп бит…
– Иҗат кешесе белән яшәү, һичшиксез, бик кызык. Һәрдаим аралашу, яңа танышлар, кызык вакыйгалар, бәйрәмнәр, иҗат эшендә баштанаяк йөзү – боларның барысы да безнең гаиләгә хас. Илшатның иҗатыннан мин бер дә читтә кала алмыйм. Концертлар, сәхнәгә киеп чыгасы кием, Илшатның иҗади образы турында без бергәләшеп уйлыйбыз, киңәшләшәбез. Берничә ел элек иҗат дөньясында кайнашуымны яратырмын дип күз алдына да китерми идем. Хәзер мин сәхнә тормышын гына түгел, сәхнә арты тормышын да бик яхшы беләм. Җырчыларның төгәл генә эш вакытлары билгеле түгел – бу тискәре ягыдыр. Без туган көннәрне, Яңа елны бар гаилә белән өйдә үткәрәбез. Ләкин кайчак Илшатның һөнәре бу күркәм гаилә йоласына да кагыла. Күп вакытны юлда уздырганга, аның янәшәсендә булмасам, йөрәгем өзгәләнә.
– Илшат Яппаровның холкы нинди?
– Илшат, беренче чиратта, гап-гади кеше. Бары тик бик талантлы гына (елмая). Илшат – тыйнак, сабыр, куйган максатына ирешүчән. Ялганны һәм икейөзлелекне яратмый.
– Тамашачы Илшатны, аның җырларын якын кабул итә. Алар арасында хатын-кызлар да шактый. Көнләшәсезме?
– Мин Илшатны, аның тормышта нинди булуын, гаиләне кадерләвен яхшы беләм. Шуңа күрә хатын-кыз тамашачыга көнләмим. Гомумән, көнләшү – гаилә өчен начар юлдаш. Бер-берсен хөрмәт иткән парлар көнләшү турында уйлап та карарга тиеш түгел.
– Яппаровлар гаиләсе өчен актив ял якынмы, әллә пассивмы?
– Кызганыч, соңгы вакытта ял турында хыялланабыз гына. Иҗат кешесе һаман юлда, кешеләр белән аралашып тора. Буш вакытны кызыбыз Алсу (2,5 яшь) белән үткәрәбез. Өйдә туганнар белән җыелышып, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, табын артында утырып сөйләшергә дә, табигать кочагына чыгарга да яратабыз.
– Олеся, сезнеңчә идеаль гаилә нинди булырга тиеш? Гаиләгездә нәрсәне үзгәртергә теләр идегез?
– Минем өчен идеаль гаиләнең нигезе булып мәхәббәт һәм бер-береңне аңлау тора. Гаиләдә бердәмлек, бер-береңә ышану булырга тиеш. Безнең гаилә ихлас хисләргә корылган. Әти-әниләребез дә бик әйбәт кешеләр, кызыбыз да карап туймаслык. Аллаһы Тәгәлә безне мәхәббәттән, бәхеттән, якыннарыбыздан аермасын. Барлык кешеләргә дә гаилә җылылыгы телим.
– Олеся, гаиләгездә сөю уты беркайчан да сүнмәсен-сүрелмәсен. Рәхмәт.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.Илшат Яппаров: «Кияүгә чакырган идем – ризалашмый» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии