- 24.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Архив
Тормышта яшәү өчен, кешегә иң кирәкле сыйфатларны санап бетерерлек түгел, ләкин алар бар шәхестә дә җитәрлек була алмый. Тапкырлык, хәйләкәрлек, үҗәтлелек, үзсүзлелек, максатчанлык, җор булу… Кирәк чакта алдаша белү дә ярап тора.
Авыр хәлләр туганда, куркыныч янаганда, максатыңа ирешү өчен каршылык булганда, кеше белән сөйләшү һәм аралашу чорында – әмәлен таба белү иң кирәк гамәлнең берсе дисәк, бер дә ялгышмабыз. Билгеле, бу бар кешегә дә бирелмәгән, мондый очракларда кеше, нигездә, югалып кала, «җебеп» төшә.
Әмәлен табып, барысын да «ерып» чыкканнарны тәвәккәл кеше диләр. Мондый кешеләр икеләнеп тормыйча, ничек тә җаен таба, куйган максатына ирешә. Бу язмадагы хезмәттәшем, дустым югарыда әйтелгән сыйфатларга ия иде. Тормыш – ул көрәш, капма-каршылыкларга төрелгән, аны чишә белү иң зур осталыкларның берсе. Яшәгәндә югалып калмаска кирәк.
Рәшит абый Зиннуров хәзер безнең арада юк инде, ләкин аның «могҗизалары», сөйләгәннәре хәтердә нык уелып калган. Бик җор, тәвәккәл иде Зиннуров (үзеннән башка, сөйләшкәндә, шулай дип кенә атап йөрттеләр) бернәрсәдән куркып һәм шикләнеп тормады, үзенекен эшләде.
Без аның белән 1972 елда, Казанда, мәктәп директорларының 2 айлык курсында таныштык. Ул Азнакайдан, мин Мөслим районыннан – күршеләр, якташлар дип йөрештек.
Берничә көннән, аның кайда торуы турында сораштым. Ул:
– Казанда торам, Чистайда түгел инде, – ди елмаеп. – Бер танышлар үзләренә «сыендырдылар», ашаганым бал да май, кесәл ярлы елгасында сөт ага, шундый рәхәт.
Җорлыгы күренеп тора моның.
Курсларның бер ае үтеп китте. Зиннуров абый, беркөнне, бу якшәмбедә туган көнен үткәрәчәген әйтеп, мине мәҗлесенә чакырды, адресын бирде. Торган җирен эзлим, бара торгач эзләп таптым – «Ливадия» санаториясе. Уйлыйм: «Әллә, Рәшит абый алдап, төп башына утыртмакчы булды микән?».
Шул вакытта ишектән абзыем килеп чыкты, тәрәзәдән килүемне карап торган.
– Син бигрәк олы купкансың, туган көнеңне санаториядә үткәрмәкчеме әллә? – дим.
– Әйдә, әйдә, сөйләрмен, кунаклар көтә, – дип, бу мине санаториянең ресторанына алып кереп китте. Кунаклары әллә ни күп кеше түгел: ике өстәлне берләштереп бүлмәдәшләре һәм дуслары гына утыра. Мине ресторан директоры һәм официанткасы белән таныштыра:
– Менә, бик ерактан, Үзбәкстаннан кайткан бертуганым, – дип елмая. Утырдык, кунаклар Үзбәкстан якларын, Ташкентны сораштыралар. Югалып калмадым, узган җәйдә генә шул якларда апада кунакта булган идем. Күргәннәрдән чыгып сыптырам гына: «Ташкент город хлебный» – бар да бар», – дим. Өстәлдә спиртлы эчемлекләр күренми, компот, «Баржоми» (минераль су) шешәләре генә тора. Бер бүлмәдәше минерал суының шешәсен алып, стаканнарга сала.
– Әйдәгез, дуслар, Рәшитнең сәламәтлегенә, озак яшәвен теләп, аракы булмаса да, бу суны күтәреп куябыз.
Үзе бер бармагын авызы янына куеп «Тсс, тс», – ди. Эчәбез, чү, авызга алу белән аракы икәне сизелде. Соңыннан белдем: Рәшит абый «Баржоми» шешәләренә, алыштырып, аракы салып куйган булган. Кунаклар арасында җырчылар, биючеләр дә булды, Рәшит абзый аларны да хәстәрләп куйган. Шулай итеп, «Баржоми» эчеп, бик күңелле үтте мәҗлес.
Санаториягә эләгү тарихын соңыннан сөйләде. Курсларга китәр алдыннан, бер көн кала, мәгариф бүлегенең профкомына кереп (курсларга барасын әйтми) санаториягә юллама ала. Фронтовикка берсүзсез бирәләр.
– «Бер атуда ике куянга тигездем», – дип шырык-шырык көлә үзе. «Укып та йөрим, ял да итәм, тәки әмәлен таптым бит», – ди. Курслар бетәр алдыннан ике имтихан, өч зачет тапшырабыз: Рәшит абый боларның берсенә дә килмәде.
ТИИУ (укытучылар белемен күтәрү институты) ректоры барлык курсны тәмамлаучыларга диплом шикелле кәгазь тапшыра. Фәлән, фәлән кешеләр курсларны «с отличием» тәмамлаучыларның исем фамилиясен укый. Өч кеше: Рәшит абый, мин һәм Кукмарадан бер директор.
Курслар бетте. Рәшит абыйга имтихан, зачетлар бирмәгәнлеге турында әйтәм, с «отличием» бетердең, дим. Ул көлеп: «Җаен, әмәлен таба белергә кирәк», – дип елмайды.
Ничек итеп икәне турында төпченеп тормадым, шунда бу тәвәккәл абзыйның «суга кереп коры, утка кереп янмый» торган икәнен аңладым.
Яңадан, 5 елдан соң гына, Әлмәттә, семинарда очраштык. Сөйләшәбез, баштан үткәннәрне искә төшерәбез:
– Дускай, менә мәктәп янып китте, яңасын салдырып йөрим әле, – диде, Рәшит абый күңелсез генә. – Мәктәпкә «Зиннуров кына ут төрткән» дип гайбәт тараттылар, – ди бу.
– Ә ничек булды соң? – дип сорыйм.
– Мәктәп бик иске иде, элеккеге мәчетне яңартып салган булганнар. 8нче март көнне (бәйрәм көне) иртән мәктәпнең бер почмагыннан ялкын чыгып, яна башлый, сүндергәнче бер башының өч бүлмәсе янып бетте. Бик күптәннән яңа мәктәп кирәклеген аңлап, кайларда гына булмадым, кемнәр белән генә очрашмадым, хәтта Табеевның (обком секретаре) үзендә дә булдым. Бер-ике елдан булыр, ярдәм итәрбез, дип ышандыралар да җибәрәләр. Авыл халкы да, укытучылар да белә минем күп чапканны. Бу гайбәтне минем белән каршылыкка кергән бер укытучы хатын таратты. Дәрескә план төземи кергәндә тоттым аны: «Миңа план ник кирәк, утыз ел укытам бит!» – дип үз сүзен сөйли. Шуннан китте конфликт, мине күрә алмый башлады, бәдбәхет. Мәктәп янгач, авыл Советы исеменә, минем өстән, аноним хат язып, почта тартмасына салган. Соңыннан язуыннан таныдык. «Мәктәпкә Зиннуров кына төнлә ут төртте, кичтән шуннан чыгып килә иде, үзем күрдем», – дигән.
– Чыннан да бәйрәм алды кичендә төнлә ул-бу юкмы дип, мәктәпне йөреп чыккан идем. Чакырттым бу гайбәтче-укытучыны.»Син булмый, кем булсын, күптәннән мәктәпнең януын теләп йөри идең бит», яңасын да салдыра алмадың, – ди бу, – әйттерерләр кереш битлек кидереп әйттерерләр! (Берничә елдан соң бу укытучы акылдан язып үлде.) Соңрак, мәктәпнең янып китүе электр чыбыгының кыска ялганышыннан булуын ачыкладылар.
Үзе сөйли һәм көлеп тә куя.
– Ул чаклы зыян булмады, мәктәпнең януы да файдага гына булды, менә яңасын өлгертеп киләбез, киләсе уку елында яңа мәктәптә укытачакбыз, – дип шатлана.
Бу иске мәктәпне сүтеп, колхозның икенче бригадасына (Мөслим авылына) күчереп, тавык фермасы итеп салдылар, ике-өч айдан соң, төнлә, нигезенә кадәр янып бетте. Нәрсәдән икәнен белмәделәр, ут төрткәннәр иде бугай.
1979 елда гаиләм белән Урсай урта мәктәбенә килеп укыта башладык. Заманча итеп, бөтен уңайлыклары белән салынган мәктәп – Рәшит абыйның тырыш хезмәте икәне күренеп тора. Үҗәт кеше икәнен беләм, барысын да ерып чыккан, авылны мәктәпле иткән бит!
Рәшит абый пенсиягә чыгып Азнакайга күчкән иде. Анда берничә ел инвалидлар йорты директоры булып эшләде.
Мәктәп салдырганда бик күп каршылыклар, киртәләр була: төзү материаллары ташу, транспорт мәсьәләсе, түрәләрнең ваемсызлыгы, бюрократлык һ.б. даими булып торган. Боларның барысын да тәвәккәллеге белән әмәлен табып, ике елда, мәктәпне өлгерткән.
Мәктәпне салып бетерер алдыннан, Рәшит абыйга, Казаннан җиһазлар – парталар, өстәлләр, шкафлар, урындыклар һәм башка кирәк-яраклар алып кайтырга туры килә.
– Колхоздан ГАЗ-51 машинасы белән Казанга кырык мәртәбә бардым, – дип сөйләде ул. – Ничек барып, ничек алып кайту мәшәкатьләренең бик авыр булуын үзем генә беләм. Бигрәк тә «Саескан тавы» кичүе хәтердә калган: күпер юк, машиналарны паром чыгара. Ярның ике ягында да машиналар чираты, ярты көн көтәргә кирәк, арып бетәсең. Казаннан әйләнеп кайту өчен генә өч көн үтеп китә, бу миңа бер дә ошамый башлады. Ничек тә әмәлен табарга кирәк! – дим үземә үзем.
Иртәгә Казанга барасы көнне, колхоз мастерскоена барып, агач остасына табут (гроб) ясарга куштым. Ә ул аптырап:
– Зиннуров абый, берәр кешегез үлдеме, бердә ишетелмәде бит, – ди ул.
– Үземә, үземә. Алдан ук ясатып куям, көн саен диярлек Казан юлын таптыйм, белеп булмый. Барганда, йә кайтканда ни булмас – дип көлеп куям. Бер сәгать дигәндә нарат такталарны эшкәртеп табут ясап та бирде, ышансын өчен, аның эченә кереп ятып та күрсәттем, янәсе сыяммы. Аңа рәхмәт әйтеп, берәүгә дә сөйләмәскә куштым.
Иртән шофер белән табутны машинага салып, Казанга юл тоттык. Кама елгасының киң урыны – «Саескан тавы»нда паром берәү генә йөри. Әйләнеп чыгу өчен ике сәгать вакыт үтә.
Машиналар чиратының артына тукталмыйча, паром туктый торган җиргә барабыз. Арттан йодрык күрсәтеп кырыйда торган шоферлар: «Тукта хайван! Кая барасың, чиратыңны көт», – дип, акыралар-бакыралар. Хәтта, кайберләре машина кабыза торган ручка белән яный. Паром без килгән якта тора. Машина өстенә менеп, паромщикка табутны карарга кушам һәм ул безне чиратсыз кертә. Шоферым:
– Ну, Зиннуров абый, тәвәккәл хәйләкәр икәнсең, ничек бу гамәл башыңа килде? – дип көлә. Шулай, әмәлен табып, Казанны ун тапкыр урап кайттым, барган саен, мәет алып барам дип, табутны күрсәтәм. Казанга җиһазларга бару төгәлләнгәндә тәки эләктерделәр бит. Минем шикелле даими Казаннан йөк ташучы шофер чиратсыз керүемне күзәтеп барган, паромщикка җиткергән. Элек тә беренче сменада эшләүче паромщик кызыксынган иде: «Абзый, син гел үлек ташыйсың, әллә шулай күп үләләрме?» – дип сораган иде. Мин җавап бирергә аптырап тормыйча:
– Районда үлгән кешеләрне ярмыйлар, морг ремонтта, Казанга алып барырга туры килә, – дип котылган идем. Ну, бу юлы эләктем, ничек котылырга, дип баш ватам. Берничә шофер машина тартмасына менеп, табутны ачып карадылар да, берсе: «Үзен табутына салып, суга атарга кирәк», – дип акырмасынмы. Минем җавап әзер: «Алып барган мәет бик йогышлы авыру белән үлгән булган, крематорийда яндырырга алып калдылар», – дим. Табут капкачын кулында тоткан шофер аны атып бәргәнен сизми дә калды. Калганнары да куркып, машина тартмасыннан тиз генә сикереп төштеләр дә, бер сүз әйтмичә, машиналары янына киттеләр. Мин артларыннан, тагын да куркыту өчен: «Сибирская язва», «Сибирская язва», «Сыерлардан йоккан булган», дип кычкырып калдым. Менә шулай, кайчакта алдаша да белергә кирәк, суга тотып атсалар, нишләр идең? – дип, көлә-көлә сөйләгәне хәзер дә хәтердә.
Шундый тапкыр, тәвәккәл, һәрвакыт югалып калмыйча – әмәлен таба иде хезмәттәшем!
Авыр туфрагы җиңел булсын!
P.S. Рәшит абыйның хатыны Мөхтәрәмә апа әле исән, ул да укытучы булып эшләде. Бу язманы ул һәм балалары укыса, ирен, әтиләрен исләренә төшереп, елап та, көлеп тә алырлар бәлки.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Комментарии