- 24.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Архив
Азнакайга җыенуыбыз, шул районның мәдәният йортында укучыларыбыз белән очрашырга теләвебез хакында узган санда язган идек инде. Бу очрашу газетабызга 10 яшь тулу уңаеннан планлаштырылды. Ни өчен нәкъ менә шунда дисәгез, газетабыз нәшер ителә башлаганнан бирле, укучыларыбыз саны ягыннан бу районның беренчелекне биргәне юк. Бүген дә иң күп укучыларыбыз – анда.
Азнакайда булган очрашудан бүген иртән генә кайтып җиттем дә, менә хәзер язмамны нәрсәдән башларга белмичә, үзалдыма елмаеп утырам. Шулкадәр күп позитив энергия җыеп кайтканмын ки, бу күңел күтәренкелеге әле бик күпкә җитәр сыман. Өстәвенә, шуннан алып кайткан сувенир курчак та, елмай әле дигәндәй, өстәлемдә басып тора. Чәчәк вазасы да буш түгел. Эх, рәхәт тә соң син, тормыш!
Ә бит Азнакайга чыгып киткәнче, 350 чакрымлык бу юлны чираттагы бер командировка гына итеп кабул иттем, арып-талып төнгә кайтып егылырмын дип фаразладым. Нәтиҗәдә, командировкабыз кунакка барып, ял итеп кайтуга тиң булды.
КӨТКӘННӘР…
Бу чарага редакция әгъзалары гына түгел, җырчылар да барасы булганга, берничә машинага бүлендек. Төш вакытында барыбыз бергә юлга кузгалырга тиеш идек тә, ләкин Искәндәр Сираҗи белән без иртүк китәргә һәм юл өстендәге бер районга кереп, пай җирләре мәсьәләсенә бәйле проблема белән танышып чыгарга булдык. Бу проблема шулай озакка сузылыр дип кем уйлаган? Азнакай районы мәдәният йортына килеп җиткәндә, очрашу башланырга бер сәгать чамасы калып бара иде инде. Артистларыбыз киенеп-ясанып куйган, Илфат Фәйзрахманов та кәчтүм-галстуктан… Керер юлда безне әби-бабайлар сырып та алды.
– 3 сәгать алдан килгән идем, сезне көтә-көтә арып беттем, – дип зарланып алды берсе. Соңрак күрешергә вәгъдәләр биреп, бер генә чынаяк чәй эчеп булмасмы дип, якын тирәдәге кафега чыгып чаптык. Арттан бер бабай таягын баш өстендә болгап калды: «Һәй, мин дә бит сезне көттем!»
15-20 минут та үтмәгәндер, без инде киенү-ясану өчен сәхнә артына таба элдерә идек. Юл өстендә генә бер бабай килеп үземне кочаклап алды. «Эльвира Фатыйхованы күрсәм, бер кочаклап үбәм дип үземә сүз биргән идем, кил әле монда!» – диде ул, кочагын җәеп. Өлгер бабайга сүз әйтергә дә җитешмәдем, ул үз хыялын тормышка ашырган иде инде. Әле артында торган әбигә карап мактанып та алды: «Әйттем ич, кочаклап үбәм, дип!»
Киенү-ясану турында уйларга вакыт калмаган иде инде. Баш мөхәрриребез: «Башлыйбыз!» – дип игълан итте. Нәрсә башлыйбыз? Кем башлый? Нәрсә сөйләргә? Әллә сөйлисе дә буламы?
Баксаң, азнакайлылар инде чараның сценариен җитештергән, үз концерт номерларын да әзерләгәннәр… Алып баручы Алсу Мөхәммәтҗанова әзер сценарийны күрсәткәндә, яхшы сюрприздан да, бу яңалык китергән шатлыктан да тел шартлаттык! «Балачак» төркеме сәхнәгә чыгып «Суда-суда» бию композициясен башкарганда, рәхәтләнеп залда утыра идем. Әй, монда миңа эш юк, материал гына әзерлим дә кайтып китәм, дип уйлыйм иркенләп. Бию азагында сәхнәгә ике әби чыкты. Хөршидә белән Мөршидә «Безнең гәҗит»не дә, андагы журналистларны да «сүтеп җыйдылар». Безнең белән очрашуга ашыгулары, имеш.
ЗУРЛАДЫЛАР…
Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы Гыйләҗев, газетабызны юбилее белән тәбрикләгәндә, әле кайчан гына Азнакайны да «утка тотып», бер-бер артлы тәнкыйть мәкаләләре язуыбызны билгеләп үтте. «Хәтта сүгеп язылмаган очракта да, «Безнең гәҗит»нең Азнакай сүзе керми калган берәр саны булды микән? Безнең районнан даими язып торучы авторларыгыз да бар, бер дә булмаса телефоннан да шалтыратып торалар. Ул, чыннан да, «Безнең гәҗит», – дигәндә, ул бик-бик хаклы иде. Дамир әфәнде безне дә, азнакайлыларны да шундый дипломатик рәвештә тигезләп мактады ки, әллә соң бу кеше укытучы булып эшләдеме, дип, артымда торган кешеләрдән сорап куйдым. «Әйе, укытучы булып эшләгән кеше ул», – диде бер бабай.
Әкренләп безгә дә чират җитте. Сәхнәгә Илфат Фәйзрахманов чакырылды. Ул да залга җыелган укучыларның күплегенә гаҗәпләнгән иде. Хәер, бу хис һәркайсыбызда булды, чөнки шулкадәр кеше килер һәм бу дәрәҗәдә җылы итеп, яратып каршы алырлар дип уйламаган идек. Ә монда бар да югары дәрәҗәдә әзерлекле…
– 1995нче еллар иде булса кирәк, мин бу төбәк турында шактый гына тапшырулар әзерләдем. Тамашачылар яратып кабул иткән «Авылым офыклары» тапшыруын шушыннан башладым. Шуннан бирле биредә булганым юк иде, – дип башлады сүзен Илфат Фәйзрахманов. – Инде Азнакай үзгәргән. Чын кала булган. Күренеп тора: икмәкле, тырыш, булдыклы халык яши монда. Мине иң куандырганы: биредә татар мохите хакимлек итә. Урамда татарча аралашасың. Иң әдәби сөйләм, ягымлы кешеләр биредә. Үземне, ирексездән, туган ягымда кебек хис итәм. Сер түгел, Азнакай турында газетабыз еш яза иде. Берара редакциябездә: «Әллә ул районда корпункт ачыйкмы», дигән сүз кузгалды. Чөнки бер генә сан да Азнакай турындагы язмасыз чыкмый башлады һәм күбесе начар яктан иде. Менә ни гаҗәп, соңгы елларда тәнкыйть тукталды диярлек: районнан зарланулар юк дәрәҗәсендә. Бу хакимиятнең халык мәнфәгатен аңлап, проблемаларга якын килеп, кайгырып яшәве нәтиҗәсе дип уйлыйм мин. Әгәр халык туктаусыз зарланып торса, без бүген телгә алган иң күп санлы укучыларыбыз булса да, юбилей кичәләребезне бу районнан башламас идек. Шундый очрашу ниятебез барлыгын әйткәч, район хакимиятендә дә биш куллап күтәреп алдылар. Инде менә шундый матур кичә оештырып безне каршы алган Азнакай сәнгать осталарына, залны тутырып, безне күрергә килгән укучыларыбызга зур рәхмәт, – диде ул.
Әйе шул, газетабызның даими авторлары арасында азнакайлылар да бик күп. Шуларның берсе – шагыйрә Чәчкә Гәрәева. Аның идеясе белән һәм аның хатына нигезләнеп, газетада «Чак кына үлми калдым» конкурсы башланды һәм ул анда җиңүчеләрнең берсе дә иде. Бу чарада да аны редакциябез тагын бер кат бүләкләде.
Инде Илфат абый сәхнәдә килеш, редакциябездәге хезмәткәрләрне дә атый башлагач, әле аларга да сүз биреләчәк, дигәч, бу кичәдән язма әзерләү белән котылып калып булмаячагын аңлап алдым.
Сәхнәдә Казан артистлары: автор-башкаручылар Наил Табанаков һәм Нияз Сафиуллин, яшь җырчылар Ландыш Хөсәенова, Ранил Гарипов. Җылы кабул итте аларны азнакайлылар.
Менә сәхнәгә газетаның шеф-мөхәррире Искәндәр Сираҗины чакырдылар. Нинди эчтәлекле шигырь юллары белән бит әле.
Кемдә кайгы, кемдә хәсрәт,
Бу гәҗиткә таяна.
Җиңеләйтергә кайгыларын
Сираҗи җаен таба!
Әй яраталар икән монда, Сираҗиебызны! Алкышлар, алкышлар, алкышлар…
«Азнакайда газетаның тиражы зур булу нәрсә белән аңлатыла икән?» – дип фикер йөртте шеф-мөхәрриребез микрофон тотып. – Бәлки, бу районның «А» хәрефенә башланып, алфавит башында гына түгел, бөтен җирдә дә беренче булуына күрәдер?!»
Азнакайлылар әзерләгән концерт номерлары арасында «Лилия» төркеменең татар кызлары биюе аерым игътибарга лаек. Җитәкчеләре Лилия Закированың хезмәтен бәяләми калырга ярамый, ул – үз эшенең остасы, югары дәрәҗәле профессионал булуы кызларның чыгышыннан күренеп тора. Азнакай районының моңлы сандугачы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргаяз Шәрәфиевның озын ноталарны да шулай җиңел башкаруы, аһәңле тавышы да күңелдә кайтаваз булып озак яңгырады әле. «Миләш» триосының матур костюмнары әле дә күз алдында тора. «Шушы яктан, шушы туфрактан без», дип горурланып җырлады алар. Гомумән, бу яктагы патриотлык иң югары ноктада ахры. Җитәкчеләр генә түгел, халык та Азнакайның һәр уңышы, һәр байлыгы белән газиз баласыдай якын күреп мактана, туган районы хакында сөйләгәндә күзләре яна…
Миңа да сүз чираты тиде. Дөресен генә әйткәндә, нәрсә сөйләргә дә белми чыгып бастым, тезләр калтырый. Шулай инде, телевидениедә эшләгән кеше булмагач, тел түгел, каләм генә чарлана. Үземне, бәхетле кеше, дип атап, сүз башладым. Яраткан эшең булу, Илфат Фәйзрахманов, Искәндәр Сираҗи кебек журналистлар янәшәсендә эшләү, аларның даими ярдәмен тою, тәҗрибә уртаклашу бәхет түгелмени? Редакциягә ишелеп хатлар явуын, аларның кайсысы газетага керүен хәл итүемне, командировкаларга йөрүемне, төннәрен кайчакта 3-4 сәгать кенә йоклавымны, шуңа да карамастан үз һөнәремне үлеп яратуымны сөйләдем.
СЮРПРИИИИЗ!
Шушы очрашу-концертка да бик канәгать булып кына кайтып китәсе идек тә, Урсай урта мәктәбе директоры Алинә Ярмиева сәхнәгә чыгып безгә Рәхмәт хаты тапшырды. Кызганыч, газета басма матбугат чарасы булгач, монда тавыш интонациясендә булган ихласлык, эчкерсезлекне сыйдырып булмый. Кыскасы, рәхмәт хатын газетага ничек бар шулай урнаштырырга булдык.
Рәхмәт хаты
Чын күңелдән Сезне «Безнең гәҗит»нең юбилее белән Азнакай районы Урсай, Мөслим авылы халкы исеменнән тәбрик итәбез!
«Безнең гәҗит» авыл халкының яратып укыла торган басмасына әйләнде. Урсай авылы җирлегендә бу басмага язылып укучылар саны дүрт дистәгә якын, ә туганыннан, күршесеннән алып укучыларны да санасак, ике тапкырга артык. Укучыларыгыз арасында мәктәпнең олы сыйныф балалары, халык интеллигенциясе, олы яшьтәге авылдашлар бик актив. Безнең авыл тормышы турындагы хәбәрләрне, традицияләрне, кыю фикерләрегезне халыкка җиткергән өчен сезгә зур рәхмәт!
Авыл – ул шундый җир, анда хәбәр яшен тизлегендә тарала. Газетада чыккан мәкалә кызыклы булса һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртса, яңалыкны вакытында тотып алып безгә җиткерсә – ул номерлар бигрәк тә популяр була, газетаның дәрәҗәсен күтәрә. Шунысы куанычлы, сезнең газета битләрендә Урсай авылы җирлеге тормышы уңышлары әледән-әле укучыга җиткерелә. Газетаның исеме бик отышлы сайланган, нәкъ менә «безнең» дигәне барыбызны җәлеп итә, андагы сәхифәләр – газетаның төп байлыгы. Баш мөхәррир Илфат әфәндене телевизор экраннарыннан ук танып беләбез. Сез халыкчан тапшыруларыгыз белән күңелгә сеңеп калдыгыз.
Сезгә һәм иҗат коллективыгызга уңышлар, күбрәк укучылар теләп калабыз, алдыгызга куйган максатларыгыз тормышка ашсын.
Урсай, Мөслим халкы һәм оешмалары.
17.05.2013 ел.
Рәхмәт хатын тапшырганнан соң, Алинә ханым, газетабызны чыга башлаган көннән алып бүгенгә кадәр укучы, даими рәвештә хатлар язучы авторыбызны да атады. Рузилә апа Зарипова белән шәхсән без әнә шулай таныштык.
«Кунак ашы – кара каршы» дип, район хакимияте дә бүләксез калмады. Шәхсән үземә Дамир Рашат улы Гыйләҗевнең теләкләре бик ошады. Ул редакциягә Азнакайның гына түгел, Татарстанның иң югары ноктасы, иң гүзәл табигать почмагы төшерелгән рәсемле сәгать бүләк итеп, газетабызга озын гомер теләде.
– Безнең горурлыгыбыз – ул Чатыр тау. «Безнең гәҗит»нең Чатыр таудан да зуррак биеклеккә ирешүен, халкыбыз горурлыгы булуын телим, – диде ул. Амин, шулай булсын!
Редакциягә генә түгел, шәхсән үземә дә бүләкнең иң зурысы тиде. Азнакайлылар кая гына кунакка бармасын яки үзләренә нинди министр яки зуррак түрәләр кунакка килмәсен, аларга инде бу районның йөзек кашына әйләнгән курчакны бүләк итәләр. Кулдан эшләнгән, милли киемле, ташлар белән бизәлгән бу сувенирны инвалидлар эшли. Әлеге эшне башлап йөрүче исә – Галина Герг. Галина ханым быел узган «Ел хатын-кызы» конкурсында катнашып, районда җиңү яулап, республикада да катнашкан иде. Бер булганнан – бар да була! Хәзер аның заказлары аеруча да күп икән. Универсиадага да бик күп курчак җитештерәсе бар. Кыскасы, менә шул легендар курчакка ия булып кайттым.
Тәмле әйбер күп булмый дигәндә, 2 сәгатькә сузылган концерт-очрашу бер мизгел кебек үтте дә китте. Очрашу тәмам. Сәхнә ябылды. Ә бу вакытта сәхнә артында тормыш башлана гына иде әле. Фотога төшүләр дисеңме, безне бу чарага кадәр килеп көтеп утырган, үз зарларын сөйләргә теләүче әби-бабайлармы, танышырга теләүче укучылармы… Кемнәр белән генә аралашмадык?! Киләчәктә, үз яныма килгән кешеләр, аларның гозерләре хакында газетада да искә алырмын.
Хәзер редакциябездә Чатыр таулы сәгатькә караштыргалап, искиткеч гүзәл очрашу мизгелләрен сагынып, иҗат эшенә чумдык. Күз алдында укучыларыбыз, хәтеребездә аларның рәхмәт сүзләре, гозерләре һәм безнең очрашуыбызны ямьләгән Азнакай артистлары. Аеруча квартет башкаруындагы Азнакай җыры… Бер-бер-беребезне тоттык: инде очрашуга ничә көн – һәркайсыбыз шул җырның көен күңеленнән генә көйләп йөри икән.
«Безнең гәҗит» мондый очрашуларны әле оештырыр. Ниятебез башка районнарга да «десант төшерү». Исән имин генә булыйк.
Тик…
ӨЛГЕРМӘДЕМ…
Бу очрашуда мине кызыксындырган тагын бер мөһим сорау бар иде.
«Зинһар, мине Роберт Зарипов белән таныштырыгыз, ул да монда булмый калмагандыр, ул бит безгә гел язып тора», дидем мин, чын күңелдән аны күрергә теләп. Менә шунда аның күптән түгел генә вафат булуы хакында әйттеләр. «Әле газетагызда аның бер язмасы үзен җирләгәннән соң басылды», – диде Рузилә апа. Әллә ничек, авыр булып китте. Ничә еллар бергә эшләгән хезмәттәшемне, күптән белгән бер дустымны югалткан кебек авыр… Шушы өлкәдә эшләгән кеше генә аңлый аладыр: инде язуыннан ук, каләм карасыннан ук танырга өйрәнелгән даими авторлар була. Аларның хатлары хәтта ки иң беренче ачыла (чөнки бер ияләнгән язуны тануы да җиңел), аларны укыганда да автор белән килешеп яки бәхәсләшеп укыйсың, язмасы астында телефон номеры да күрсәтелгән булса, кайберәүләргә шалтыратып та аласың… Роберт абый да әнә шундый бик якын авторларның берсе иде. Аның бик күп язмалары әле дә үз чиратын көтеп ята. Алар басылыр, ләкин ул үзе аларны күрмәс инде. Шулай да туганнары, дуслары укып аны тагын бер кат искә алыр, хәтеребездә яхшы итеп яңартуыбыз да аның рухына дога булып ирешер, Алла теләсә.
Форсаттан файдаланып, Роберт абыйның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Газетабызның бу санында (10нчы биттә) аның тагын бер язмасын тәкъдим итәбез. Авыр туфрагың җиңел булсын, Роберт абый!
Төрле шагыйрьләрнең, язучыларның, җәмәгать эшлеклеләренең иҗат кичәләрендә булырга туры килгәне бар. Аларны сәхнә түренә менгереп утырталар да, бүләкләр бирәләр, зурлыйлар, мактыйлар. Нишләптер бу чара да әнә шул кичәләр төсмере алды кебек. Гәрчә, ул гап-гади очрашу булырга, аралашу рухында гына узарга тиеш булса да. Ничек кенә булмасын, Азнакайдагы очрашудан без канәгать. Бу чарада катнашкан һәр укучыбызга, оештыруда үз көчен куйган һәркемгә, безне яхшы каршы алып озатып калган җитәкчелеккә һәм шул кешеләрне үз янына туплап, бердәм, тату коллектив булдыра алган район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинга зур рәхмәт! Алга таба да район җитәкчелеге безне ишетеп, үзара аңлашып, проблемаларны вакытында хәл итеп, дошманлашмый гына яшәрбез дигән өметтә калабыз.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Азнакай-Казан.
Комментарии