Ләйлә Дәүләтова: «Илһам чүп утаганда килә»

Шагыйрә, “Адәм белән Һава” тапшыруының алып баручысы Ләйлә Дәүләтова быелгы концертын данлыклы җырчы Фидан Гафаров белән куя дигәч, тотынды чыш-пыш, имеш-мимеш…


Бергә яшиләрдер. Пугачева-Галкин кебегрәк дуэттыр.


Фидан Ләйлә янына күчеп килде микән?


Ләйлә теләсә нинди юл белән үз дигәненә ирешә…

Бар юк-барга нокта куяр өчен, Ләйлә Дәүләтованы “Шәрык” клубына кунакка чакырдык. Бик күңелле, җанлы очрашу булды ул. Кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар ишеттек. Шәрыкчылар гадәти тәнәфесләрен дә ясарга онытып, тын да алмый тыңлап утырды.

– Мәктәптән үк “Татарстан яшьләре”ндә эшләүче Гадел Низам дигән кешенең иҗатына гашыйк идем, – дип башлады сүзен Ләйлә Дәүләтова. – Шуның кебек журналист буласым, “Татарстан яшьләре”ндә эшлисем килде. Редакциягә килеп, Гадел Низамның , Флюра Низамова икәнен белгәч, шаккаттым, бу минем өчен шок булды. Шулай итеп, Флюра апа аркасында журналистикага килдем, дияргә мөмкин. Икенче курста телевидениедә “Җомга көн кич белән” дигән тапшыруда эшли башладым.

“Адәм белән Һава”да күрсәтелгән бөтен парлар чыннан да шулай дус-тату яшиме, әллә тапшыру өчен генә бер-берсен макташалармы?

– Күрсәткән 150 гаиләнең 15е әйбәт яши микән?! Берсендә әти-әнисе булмаган арада баланы сөйләштерәбез. Бала кычкырып елап җибәрмәсенме! “Әти белән әни башка сугышмасыннар иде, кичә дә фәлән-фәлән әйберне вата яздылар”, – ди. Бу өлешен тапшыруга кертмәдек, кистек, әлбәттә. Ике тиенлек булса да, танылган кешеләрне күрү тамашачыга кызыклырак. Күбесенең тапшыруны караганнан соң аралары җылына икән. Менә җырчы Габделфәт белән Рузиләне иптәш кызыма да мактап утырдым әле. “Габделфәт патша кебек яши, хатыны да аның өчен үлеп тора. Шундый бәхетле пар, бер-берсенә туры килеп торалар”, – мин әйтәм. Иптәш кызым: “Тукта, синең кайсысы урынында буласың килә соң?” – дип көлеп тә куйды.

Ә сәнгатькә ничек килдегез?

– Анысы Фирзәр Мортазиннан, аның җырларын яратып тыңлый идем. Кечкенә чакта Салаватның “Шәфкать туташына” дигән җырын тыңлагач, бигрәк юньсез дигән фикер туды. Шуннан соң шигырь язып, әнигә укыттым да: “Әни, минем шигырьне җырлаячак”, – дидем. Әни: “И, җүләркәй”, – дип елмайган иде. Чынга ашты бит.

Сез җырчы булырга да хыялландыгызмы? Беренче концертыгыз турында да сөйләгезче?

– Концерт кую – балачак хыялым түгел. Беренче иҗат кичәм 25 яшемдә үтте. Камал театрында бер буш көн калу сәбәпле, ятып калганчы, атып кал, дип үткәрелгән концерт иде ул. Чакырылган җырчыларның күбесе килмәде, үземә дә ошамады. Шуннан соң: “Яхшы концерт ясамыйча, туктамыйм”, – дидем. Хәзер инде танышларым үзләре: “Кайчан концертың була?” – дип сорый.

“Әйдә, Ләйлә, концертыңны үткәрәбез”, – дию белән ризалашкансыз. Әгәр бүген: “Әйдә, депутат бул”, – дисәләр…

– Ю-у-к, мин кызыклы тәкъдимнәрне генә кабул итәм бит (көлә). Менә шигырь яза белмәсәм, бәлки, эш эшли башлар идем…

Быелгы концертыгызны ни өчен нәкъ Фидан Гафаров белән үткәрергә булдыгыз?

– Фидан Гафаров – әти белән әнинең яраткан җырчысы. Узган концертымны әнинең туган көнендә үткәрдем. Нинди бүләк ясарга икән, дип уйлаганда башка шәп идея килде. Әһә, мин әйтәм, концертка кунак итеп яраткан җырчысын чакырырга кирәк!… Быел Фидан абый бергә концерт үткәрергә үзе тәкъдим итте.

Сезне Фидан абый белән бергә яшәп яталар икән, дип сөйлиләр бит.

– Әйе, андый сүзне мин дә ишеттем. Фидан абыйның үзенә дә бер директор нәкъ шушы сорауны кеше алдында биргән. Фидан абый миңа шалтыратып: “Яши башлаганга инде ел ярым”, – дип җавап бирдем. Аның шуны ишетәсе килгән иде, күңеле булсын. Гайбәттән курыкмыйм, дидең бит”, – диде. Мондый имеш-мимеш куркытса, сәнгатьтән күптән киткән булыр идем, исем дә китми. Нинди икәнемне үзем, якыннарым һәм Ходай Тәгалә белә – шул җиткән.

Әгәр Фидан абыйның хәзер 30 яшьлек чагы булса, аңа кияүгә чыгар идегезме?

– Берсүзсез. Минем белән йөрмәсә, барыбер үземә каратыр идем! Фидан абый бик яхшы, акыллы кеше, аның хатынын да хөрмәт итәм. Тагын бер генә әйберне әйтәм: булачак концертта Фидан абый үзенә яңа хатын сайлаячак.

Шулай иртә иҗат кичәләре оештыра башлагач, 50 яшьлек юбилеегызга кадәр шигырь язарга тема калмас дип курыктыгызмы?

– Иии, кем белгән 50 яшьтә нәрсә буласын! Бәлки, ул вакытта өйдә оныклар тәрбияләп кенә утырасым килер. Киләчәктә өч бала табарга телим. Шуңа күрә, иҗат кичәләрен хәзер үткәреп калырга кирәк. Аннары тынычлап бала тәрбияләү өчен.

Сез бәхетлеме?

– Йөз процент бәхетле дип беркем дә әйтә алмыйдыр. Шагыйрьгә артык бәхетле булырга ярамый да. Кыска, ләкин бәхетле гомер кичерәсем килә. Йөз яшькә җитү турында хыялланмыйм, ул чаклы озын гомер кирәктерме?

Шагыйрьгә илһам кайчан килә?

– Кирәкмәгән вакытта, ешрак төнлә килә. Йә бик рәхәт, йә үзәккә үтәрлек авыр, гадәттән тыш халәттә. Янда кеше булмасын, күңелдә булсын! Бакчада чүп утаганда илһамланам (көлә). Уңай энергияне мәхәббәттән алам. Гашыйк булмаган кеше шигырь яза алмый ул, җансыз була.

Заказга шигырь язу авыр түгелме?

– Язасы килгәндә язам да, алып куям. Берәрсе сорагач, аңа туры килгәнен сайлап, туры китереп бирәм. Әлбәттә, ошамаганнары да булгалый. Заказга хоккей турында да язган бар әле… Шигырьне сатуга килгәндә, кешесенә карап. Салават – конкуренциядән тыш. Кайбер түрәләр аңа шигырьләренә өстәп, акча да бирәләр әле. Алар язганны җырлый гына күрсен, дип. Башкаларның шундый шигырьләрен редакцияләгән дә бар.

Гел яшь, матур калуның сере нидә?

– Диетада утыру түгел, мондый формада булу өчен, киресенчә, ашыйм. Баллы, камыр ризыкларын яратмыйм. Борчылсам, тамактан бөтенләй ризык үтми. “Экономный” димәгез… Ит яратам, эсвежи сок кына эчәм. Чаңгы белән тимераякта шуам, су керәм… Яшь, матур дисәгез дә, үземне ямьсез, дип санап үстем…

Нигә?

– Чөнки мине беркайчан да бер генә авыл егете дә озатмады (Ләйлә Дәүләтова Актаныш районыннан – Л.З.). Бөтен кызларны озаталар иде, ә мине юк! Соңыннан абыйларымның: “Озатып кына карасыннар, кирәкләрен бирер идек”, – дигәннәрен ишеттем. Менә нидә икән аның хикмәте! Ә мин үземне бик ямьсезгә санап, егетләр миңа карамый, дип елап үстем.

Егетләр карамады, дигәнгә генә ышануы авыр…

– Университетның беренче курсында укып йөргәндә бер кызык хәл булды. Миңа бик чибәр, акыллы, бай егет гашыйк булды. Әсгать исемле, Тольятти егете. Хәтта төркемдәшләрем дә: “Ничек сиңа караган бу?” – дияләр иде. Ул дини булгач, аның өчен Коръәнне өйрәнеп чыктым. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әти-әнидән рөхсәт сорагач, “Укуыңны бел, өлгерерсең”, – диделәр. Ә теге егет һаман кыстый. “Махсус синең өчен фатир ясадым. Тольяттига барып, шуны күрсәң, шундук ризалашачаксың”, – ди. Мин, әти-әнидән качып, төркемдәшләргә дә әйтмичә, шуның белән Тольяттига киттем. Чыннан да, минем зәвыкка туры китереп, мин яраткан төсләр белән ремонт ясаган. Шул фатирны карап йөргәндә: “Казанга киләбез”, – дип абый шалтырата. Алардан курка идем, атылып Тольяттидан кайтып җиттем. “Кайда булдың?” – дигәч, “Сабантуйда”, – дип шыттырырга туры килде…

Шул кешегә кияүгә чыкмаганга хәзер үкенмисезме?

– Ул Тольяттида телевидениегә кадәр ачып бирәм, дип вәгъдә итте. Әгәр 18 яшьтә кияүгә чыгып, аның белән Тольяттига киткән булсам, бу тормышымдагы иң зур хата булыр иде. Чөнки иҗатка кереп китмәс идем. Гашыйк булмаганмын, күрәсең. Чын-чынлап яратсам, кеше сүзенә колак салмыйча, киткән дә булыр идем, бәлки. Кияүгә чыгу өчен утыз яшь үтергән! Унсигездә – бик иртә.

Кешедә нинди сыйфатларны хуплыйсыз?

– Турыга әйтүне. Артымнан сөйләгәнче, күземә карап әйтсеннәр. Бервакыт концертта очраклы гына Рөстәм Закиров белән очраштык. Аның: “Сине яратмыйлар, бөтенесе сүгә, шигырьләрең – “туфта”, диләр…”, – дип башлаган әңгәмәсе “Карале, миңа да бер җыр языйк әле”, – диюе белән тәмамланды. Аннары, ялганны, эрелекне яратмыйм. Соңгысы бигрәк тә “Барс-Медиа” компаниясе чыгарган яшь җырчыларга кагыла. Аларның мин-минлегенә исең-акылың китәрлек. Муенга менеп утыртмас өчен, үзеңне алардан да эрерәк итеп тотарга туры килә.

Концертыгызга нәрсә алып килүне телисез?

– Концерт өчен иң әйбәте – чәчәк. Берничә ел элек бер егет белән йөрибез, атлап йөрибез. Исемен әйтмим, Перчатка дип атыйк. Йөри торгач, “Чәчәк яратасыңмы?” – дип сорап куйды. “Яратмыйм”, – мин әйтәм. 8 март көнне ишекне ачсам, Перчатканың кулында ике урынд ык! Ул вакытта өйдә бер генә урындык иде, анысының да тәпиләре калтырый. Чәчәк яратмагач, өйгә кирәкле җиһаз алып килергә булган икән. Киселгән чәчәк яратмыйм, гөл бирсәләр, үзем үстерер идем…

Киселгән чәчәкне дә жәлләгәч, нинди йөрәк белән чүп утый идегез соң? Киресенчә, су сибәсе булган…

– Әле чебеннәрне дә жәллим. Әнинең бүлмәгә чебен агуы сибәргә җыенганын күрсәм, ул бөҗәкләрне кул белән бүлмәдән куа идем. Чыгыгыз, сезне үтерергә җыеналар, урамда яшәргә урын җитми мәллә, янәсе!

Иҗатыгызга гашыйк булып, бертуктаусыз шалтыратучы, СМСлар язучылар борчымыймы?

– Туйдырып бетерүчеләр дә бар. Мәсәлән, 90 яшьлек бабай артымнан йөри. Янына чыгып сөйләшкәнем дә булды, чөнки гашыйк булган кешедән көләргә ярамый. Концертта да чәчәк бирергә сәхнәгә менгән җирдән төшмичә, “Бер генә тапкыр үбим”, – дип йөдәтте. Колагына: “Алайса мине беркайчан да күрмәячәксез, хәзер үк төшегез”, – дигәч, китте үзе тагын, Аллага шөкер. Даими СМС язучылар, шалтыратучылар бар. Иң матур СМСларны телефонда саклыйм. Тыштан гына нечкә күңелле, нәзберек хатын-кыз булып күренәм. Дүрт абый арасында үскәнгәме, миндә ирләр холкы. Җебегәнлекне, мескенлекне җенем сөйми. Интуицияне тыңлый белеп, хис белән акылны кушып, эш итәм. Дөрес яшим кебек…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Яшәү белән үлем арасында

Яшәү белән үлем арасында

Торган чакта гомер бер мизгел,

Гөнаһ — савап, әрәм үткән вакыт,

Кеше күрми, Ходай бик сизгер.

Барган юллар бер өзелер диеп,

Кем генә соң уйлап карасын.

Уйлансын дип бирәдер ул Ходай

Яшәү белән үлем арасын.

Өр-яңадан яшәп китеп була,

Сүнгәндә дә яшәү чаткысы.

Алга дәшә бик ерактан гына

Балкып торган өмет яктысы.

Сез күмәргә ашыкмагыз мине,

Мин дөньяга тудым яңадан.

Кан-яшь түгел, җырлар чыга хәзер

Сагыш белән тулган ярадан.

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА

Бала әйткән авыр сүз

Чит-ят кешенең сүзләрен

Тыңласам да ишетмим.

Бик авыр сүз әйтсәләр дә,

Әллә ни исем китми.

Кушымта:

Үз баламның сүзләре бит,

Рәнҗемә, йөрәгем, түз.

Туры йөрәккә кадала

Бала әйткән авыр сүз.

Иркәлектә үскән бала

Сүз әйтә уйламыйча.

Ана кадерен белми шул,

Үзе әни булмыйча.

Кушымта.

Яңгырдан сүнгән учактай

Кабат кабына алмам.

Сүзләреңне җиде түгел,

Җитмеш кат үлчә, балам.

Кушымта.

Комментарии