Йортларны Идел йота

Йортларны Идел йота

Идел һәм Чулман елгалары ярында үз йортлары белән гомер итүчеләр су басудан гына түгел, ә җир убылудан да куркып яши. Татарстанның аеруча елга ярында урнашкан Тәтеш, Чистай һәм Кама Тамагы районнарында әлеге проблема кискен тора.

Җир шуышу зонасында республикада 1200 йорт исәпләнә. Җир убылып җимерелү куркынычы булган торакта яшәүчеләрне башка урыннарга күчерүче программа бу көндә республикада да, федераль үзәктә дә юк. Район бюджетлары үзләре генә бу йөкне тарта алмый.

Кама Тамагы бистәсендә генә бүгенге көндә актив убылу зонасында – 66 йорт. Район буенча аларның саны 150дән артык. Бу – Затон һәм Красновидово авылына кергән йортларны санап. Табигый каза бер-бер артлы шәхси йортларны йота, юлларны җимерә. Кама Тамагы бистәсендә тулысынча юкка чыга баручы урамнарга кадәр бар. Кооператив урамында, мәсәлән, 1-8 йортларны Идел инде йоткан. Упкын Мөслимә апа Борханетдинова яши торган 11нче йортка якынлаша. Бакча Идел ягына шуыша, йорт үзе ярылып бара. Мөслимә апа кая да булса күченеп китү турында уйларга да курка. Өлкән яшьтәгеләргә яшәү урынын алыштыру инде соң? «Монда туылган, үскән. Монда картайдык, без үлгәнче ишелмәс әле», ди әби.

Кама Тамагы бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев аңлатканча, шуышу һәм убылу күренешләрен туктату өчен Идел ярын ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Заманында районда бу эшләр башкарылган. Федераль үзәк биргән акчага. Ныгыту эшләре уздырылган участокта шуышу процесслары күзгә күренеп туктала. Моннан өч ел элек финанслау беткән. Эшләр туктап калган. Ә бит Кама Тамагы тулысынча 72 чакрымга сузылган яр буе зонасында урнашкан. Бүген җирле хакимият үзе генә яр ныгыту эшләрен алып бара алмый. Алар шактый чыгымлы. Республикадан да ярдәм юк.

«Җир шуышу күренешләре Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычын төзегәч активлашты. Идел суы 5-6 метрга күтәрелде, җир сулары да өскә чыкты. Менә шуннан соң процесслар тагы да җанланды. Гадәттән тыш хәлләр һәм төзелеш министрлыкларыннан районга белгечләр килде. Ләкин әлегә бу өлкәдә алга китеш юк. Мәсьәлә ачык кала», – ди Кама Тамагы бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев.

Туфракның өске катламы Тәтештә дә шуыша. Шәһәр шулай ук Иделгә терәлеп тора. Җимерелү куркынычы булган зонада 70тән артык йорт. Идел буе урамындагы 4нче йортта Александр Абрамов яши. Аның торагына упкын килеп терәлгән диярлек. Йорт янәшәсендә үсеп утырган каен агачы күптән түгел аска очкан.

«Бүгенге көндә шуышу зонасында яшәүчеләрне күчерергә федераль үзәктән ярдәм көтелми. Моны төбәкләрне үстерү министрлыгыннан әйттеләр. Андый программа юк диделәр. Димәк, финанслар да каралмаган», ди Тәтеш муниципаль районы башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Наил Урманов.

Идел елгасы ел саен яр буендагы 5-6 метрҗирне йота. Шуышу, җимерелү процессларын агачлар да туктата алмый. Актив зонада яшәүчеләрне тынычрак урыннарга күчерү турында сүз юк. Хакимият нинди дә булса каза килеп чыкканын көтә кебек. Мондый вазгыятьтә халыкка нәрсәгә өметләнергә – билгесез.

Марсель ӘСКӘРОВ.

Чаллы депутаты Путиннан күбрәк акча эшләгән

Әлфия Когогина – Русия Думасында ярты миллионлы Чаллы шәһәре вәкиле. Кабул ителгән кануннар буенча, хәзер депутатлар үзләренең, гаилә әгъзаларының керемнәрен күрсәтергә мәҗбүр. Русия Думасына Чаллыдан узган депутат Когогинаның 2012 елдагы кереме 7 миллион 152 мең 631 сум тәшкил иткән. Депутат ханым аңа караган милекне дә күрсәткән. Мәсәлән, аның хосусый милке исәбендә 57 кв.метрлы фатирның дүрттән бер өлеше,14 кв. м. җирдә машина кую урыны, Мерседес-Бенц автомобиле булуы әйтелә. Әлфия ханымның ире – КАМАЗ ширкәте генераль директоры Сергей Когогинның керемнәре хатыныкыннан күпкә артык. Когогин әфәнде 2012 елда 50 миллион 805 мең сумга якын акча эшләгән. Аның гомуми мәйданнары 1097 кв.м. га җиткән өч фатиры, шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлеге, өч машина кую урыны, БМВ машинасы, «Ямаха» суйөзгече бар икән. Аларның баласы да гаилә казнасына 790 мең сумга якын табыш китергән.

Русия Президенты Владимир Путин депутат түгел. Шуңадырмы, аның кереме Чаллыдан депутат итеп чыгарылган Әлфия Когогинаныкыннан шактый калыша. Рәсми хәбәрләр буенча, президентның кереме 5 миллион 790 мең сум тирәсе. Булган милке дә шактый ярлы күренә. Депутат Когогинада «Мерседес» булса, президентта бары борынгы ике «ГАЗ» һәм «Нива» машиналары гына күрсәтелә. Президент карамагындагы җир кишәрлеге1500 кв. м. Фатиры да икәү генә – 77 һәм 153 кв. метрлы. Машина саклау урыны шулай ук ике.

Инде Чаллыдан Татарстан дәүләт шурасы депутаты булганнарга да тукталыйк. Светлана Захарова, мәсәлән, узган ел 3 миллион сум керем алган. Депутат хезмәтендә куллану өчен аңа үз милкендә булган ике фатирга өстәп, 109 кв. метрлы фатир бирелгән.

Аида Шәрипова (Паткина) бу шурада хезмәт хакы алып даими эшли. Аның кереме 2 миллион 300 мең сумга якын. Паткиннарның дүрт җир кишәрлеге, аерым йортлары һәм өч фатирлары, «Лексус» машинасы булуы әйтелә. Депутат карамагында 95 кв. метрлы фатир да бар.

Гафиулла ГАЗИЗ.

«Мин татарча сөйләшәм» яңа рухта

Татар теленә, татар милләтенә битараф булмаучылар 26 апрельдә 14 сәгатьтә Бауман урамындагы сәгать янына «Мин татарча сөйләшәм» бәйрәменә җыелачак. Монда җырчылар чыгышы булыр, төрле викториналар оештырылачак. Татарча яхшы сөйләшкән ширкәтләргә, оешмаларга рәхмәтләр, ә дәүләт телен санламаганнарга кара кәгазьләр тапшырылачак.+

Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге координаторы Гөлсәрия Нәбиуллина сүзләренчә, әле яңа гына Тукай истәлегенә оештырылган «Печән базары» чарасы яшьләр арасында шулкадәр җанлану тудырган ки, 80ләп егет һәм кыз «Мин татарча сөйләшәм»не волонтер булып үткәрешергә теләк белдергән.

– Быел күп нәрсә яңача булачак, – ди Нәбиуллина. Яшьләр әлеге чараның билгесен, ягъни логотибын да үзгәрткәннәр. Шаян һәм креатив «Ә» хәрефе «Мин татарча сөйләшәм шул», дигән сыман телен күрсәтеп тора. Бу яңа билге элекке елларда әлеге чараны оештырып, башлап йөргәннәргә башта бик үк ошап та бетмәгән. Яшьләр чара да, билге дә яңача булырга тиеш дигән карашта. Тукай туган көндәге яшьләр бәйрәме – «Мин татарча сөйләшәм» элекке елларда Островский урамы чатында үткәрелә иде. Бу урамнан машиналар йөри башлаганга Бауман сәгате янына күчәргә ниятләгәннәр. Бирегә зур сәхнә куелачак һәм анда «Иттифакъ», «Әйдә!», Исмаил, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Батталова һәм яшьләр үз иткән башка җырчылар һәм төркемнәр чыгыш ясаячак.

Бәйрәм вакытында татар тарихына, телгә, мәдәнияткә багышланган бәйге-ярышлар үткәреләчәк. Шулай ук татар телен кулланган ширкәт, оешмаларга рәхмәт хатлары, ә үз итмәүчеләргә анти-приз тапшырылачак. Узган ел анти-призга (ул «Тяжело с татарским» дип атала) Универсиаданы оештыру комитеты лаек булды.

Быел яшьләр Татарстан мәгариф министрлыгы белән бергәлектә «Мин татарча сөйләшәм»не алдан республикадагы татар мәктәпләрендә дә үткәрде. Татарча яхшы сөйләшкән һәм «Мин татарча сөйләшәм» чарасын әйбәт итеп үткәргән җиңүче биш мәктәп сайлап алыначак. Җиңүчеләргә Казанга килеп әлеге чарада катнашу хокукы бирелә. Аларга бүләкләр дә тапшырылачак.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, быел «Мин татарча сөйләшәм»дә үтә торган «Интернет татарча сөйләшә» чарасы май аена күчерелгән.

– «Интернет татарча сөйләшә» безнең өчен бик мөһим акция. Моңа аерым һәм җитди игътибар бирәсебез килә. Шуңа күрә аерым үткәрергә булдык һәм ул ике өлештән торачак. Башта социаль челтәрләрдәге иң зур татар төркемнәре арасында бәйге үткәреләчәк. Аннары ябык төркемнәрдә җәмәгатьчелекне туплап сайтларында татарча интерфейслары булмаганнарга хатлар яудырачаклар. Дәүләт оешмаларына, музейларга, китапханәләргә караган һәм сәхифәләрен татарча да алып бармаганнарның махсус исемлекләрен төзибез. Әлеге кара исемлек хөкүмәт җитәкчелегенә тапшырылачак, – диде Яруллин.

Яшьләрнең тагын көзгә таба «Мин татарча сөйләшәм» чараларын дәвам итеп Казанда ярминкә үткәрергә теләкләре бар. Бу ярминкәдә «Мин татарча сөйләшәм» логотиплары төшерелгән алкалар, футболкалар, кул эшләре әйберләре һәм башка кызыклы һәдияләр дә сатарга ниятлиләр.

21 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм»нең чаралары башланды инде. Казанда «Татар-дозор–2013» үтте.

Наил АЛАН.

Метшинга – Түбән Камага билет

24 апрель көнне Соцпрофсоюз Казан мэры Илсур Метшин эшенә канәгатьсезлек белдереп Камал театры янында митинг үткәрә.

Сәгать унбердә башланачак әлеге протест чарасы вакытында Метшинга Түбән Камага автобус билеты бүләк итәргә җыеналар. Метшин Казан җитәкчесе булганчы Түбән Кама мэры булып эшләгән иде. Соцпроф әлеге протест чарасын мэрның туган көненә туры китереп үткәрә. 24 апрельдә Метшинга 44 яшь тула.

– Башта Казан җитәкчесенең җитешсезлекләренә, яшь әле ул өйрәнер, төзәлер, диделәр. Ул мэр булганнан бирле халык файдасына берни дә эшләнмәде. Канәгатьсезлегебез соңгы чиккә җитте, шуңа урамга чыгарга булдык, – дип белдерде «Азатлык» радиосына Соцпрофның Татарстан бүлеге җитәкчесе Сергей Ромадановский.

Әлеге митингтан соң Татарстан һәм Русия президентларына мөрәҗәгатьләр җибәреләчәк. Анда Метшинны эшеннән алу төп таләп булып тора. Ромадановский сүзләренчә, бу мөрәҗәгатьтә төп ун канәгатьсезлек күрсәтеләчәк.x

«Без мэрның үз вазифаларын үти алмавына протест белдерәбез. Аның Казандагы бөтен эшчәнлеге коррупция системасы булдырып, аннан акча юып ятуга гына корылган. Шуның аркасында казанлылар эшләгәннең рәхәтен күреп тыныч кына яши алмый. Мэрның халык белән очрашып булган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәне дә юк.

Түрәләр бәлки гражданлык җәмгыяте юк дип уйлый торгандыр. Без бар. Без эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең хокукларын яклыйбыз. Теләгебез – шәһәр чиста һәм төзек булсын, кешеләр рәхәтләнеп эшли алсын, ә мэрия үз кесәсенә генә түгел, ә гади халык өчен эшләсен, – ди Ромадановский.

Аның сүзләренчә, Метшин җитәкчелегендә Казанда коррупция схемасы булдырылганнан соң кече һәм урта бизнеска да бик нык аяк чалынган.

– Алар ваклап сату сәүдәсен, халыкка якын булган базарларны юкка чыгарды. Бик югары бәяләргә имин булмаган, өстәмә җиһазлар табып булмаган кытай автобуслары сатып алынды. Хәзер Казанда эшли торган күп кенә төзелеш ширкәтләре Кипрдагы офф-шорда теркәлгән. Алар монда эшләгән бөтен акчаны Кипрга озатып торалар булып чыга.

Казан белән Мәскәүдәге торак коммуналь хуҗалык эшләре өчен бәяләрне чагыштырсаң, Татарстан башкаласында югарырак килеп чыга.

Шәһәрдә ничек юллар төзелгәнен, кышын урамнарның чистартылмавын әйтеп тә торасы юк. Без спорт корылмаларын халык өчен дә төзибез, дип белдерәләр, әмма аларга гади кеше йөри алмый, чөнки зур акчалар түләргә туры килә.

Инвалидларга «Уңайлы мохит» программасы нигезендә уңайлыклар эшлибез дип әйтәләр, әмма алар үтеп булмаслык, кулланучылар егыла. Без мэр эшчәнлеген уңай бәяләрлек бернәрсә дә күрмибез. Ул китәргә тиеш, – ди Ромадановский.

+Наил АЛАН.

Комментарии