- 22.07.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №29 (22 июль)
- Рубрика: Архив
Казандагы хокук яклау белән шөгыльләнүче ике үзәктә тентүләр үткәрелде һәм документлар, компьютерлар алынды. “Эхо Москвы” хәбәренә караганда, дүшәмбе көндез башланган тентү кара төнгә кадәр дәвам иткән. Хокук яклаучылар әлеге тентүләрне үзләре законсыз дип бәяли. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов та, “Агора” хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков та кичә, күрсәтмәләр бирү өчен, Эчке эшләр министрлыгының салым өлкәсендәге җинаятьләр буенча идарәсенә чакырылган.
Хокук яклаучылар үз эшчәнлекләре параличланды, тентү үткәрүчеләр күптөрле закон бозуларга юл куйды, дип белдерә. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов: «Алар безнең хөкүмәттән тыш оешмалардан алган, хөкүмәт бирмәгән акчаны ничек тотуыбызны белергә тели. Мин бу тикшерүне Татарстан Республикасында милициянең хокук бозуларына каршы көрәш алып баруыбызга җавап дип исәплим”, – диде.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында әлеге ике оешмадагы тикшерүләрнең хокук яклау эшчәнлеге белән бәйлелеге юк, бары тик салым түләүләре генә кызыксындыра, дип ышандыралар. “Эхо Москвы” радиосы хәбәренә караганда, Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Нижельская бу эшне планлы дип атаган һәм Хокук яклау үзәге белән “Агора” хезмәткәрләрен борчылмаска чакырган.
Кичә Игорь Шолохов повестка буенча сорау алуда катнашты. Хокук яклаучы сүзләренә караганда, тикшерүчеләрне салым буенча сораулар түгел, ә бәлки, күбрәк, хокук яклаучыларның нинди эшләр белән шөгыльләнүе кызыксындырган.
Казан хокук яклау үзәге юристлары бу тентүләрнең законлылыгын суд аша ачыкламакчы була.
Шунысы гаҗәп: моннан берничә көн элек Русия Президенты Медведев Германиядәге сәфәре вакытында ил тормышында хокук яклаучыларның ролен югары бәяләгән иде. “Теләсә нинди нормаль ил өчен хокук яклаучыларның профессиональ эшчәнлеге кирәк. Хокук яклаучыларның бәһасе шунда: алар дөресен сөйли, хәтта илдә барган кайбер процессларны бик кырыс бәяли. Кайчак хокук яклаучылар власть өчен уңайсыз һәм читен булса да”, – диде ул Кавказда үтерелгән хокук яклаучы Наталья Эстимерова уңаеннан күтәрелгән сораудан соң.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Рәсемдә: хокук яклау үзәге тентү вакытында
Фатирың шул ук, ә салымы икенче
Гадәт буенча бу көннәрдә халык салым инспекцияләреннән милек һәм җир салымын түләүне искәртә торган хатлар ала. Ләкин быел салым инспекцияләре узган ел түләнгән салымнарга да төзәтмә җибәрә. Һәм бу узган елгы акчага өстәмә түләү.
Русия Федерациясе Финанс министрлыгы федераль салым хезмәтенә законны дөрес аңламауны искәрткән һәм түләүләрнең яңа механизмын булдырган. Дөрес, бу яңалык барлык гражданнарга да кагылмый, ә бары тик милеккә өлешләп хуҗа булганнарга гына. Ягъни 2008 елның 1 гыйнварыннан соң фатирга я йортка берничә кеше хуҗа булганда түләнәсе акча арта.
Закон буенча гражданнар карамагындагы торак йорт, фатир, дача, гараж һәм башка корылмаларга салым билгеләнә. Элек бу милеккә берничә кеше хуҗа булганда һәркем үз өлешенә куелган салым өчен генә түли иде. Финанс министрлыгы моның белән килешми. Чөнки милекнең тулаем бәясе өлешләргә бүлгәч кими. Һәм, билгеле, коэффициент та азрак алына, чөнки ул сумманың күләменә карап билгеләнә. Ә хәзер исә милек хакы түгел, ә бәлки салым бүленә: ягъни милекнең тулаем бәясе алына һәм аңа исәпләнгән салым күләме шушы өлешкә кергән хуҗалар арасында бүленә. Билгеле, салым күләме бу очракта арта. Әйтик, безнең республикада 300 мең сумга кадәр булган милеккә 0,1% күләмендә салым түләнергә тиеш. Милек хакы 300 меңнән 500 меңгә кадәр булганда, коэффициент 0,2%тан башлап куела. Инде бәя 500 меңнән артып киткәндә, 0,3%тан билгеләнә. Ә милек бәясе җирле үзидарә органнарында ачыклана. Элек нәкъ менә шул коэффициентлар аркасында түләнгән салым күләме азрак чыга иде. Быел исә Финанс министрлыгы шул түләнми калган акчаны җыеп алмакчы.
Бер караганда, аерма юк кебек. Ләкин салым арта. Әйтик, 3 кешедән торган гаилә 600 мең сумлык фатирда яши. Өчесенең дә өлеше бертигез. Ләкин бу гражданнарның һәркайсы 200 мең сумлык милеккә ия дип саналып, салымны 0,1% күләмендә – 200 сум түли иде. Ә хәзер узган елдан башлап милекнең бәясе 600 мең сум дип алына һәм аңа 0,3% билгеләнә. Билгеле инде, салым күләме дә арта, 1800 сум була. Нәкъ менә шушы 1800 сум өч хуҗага бүленә дә инде. Ягъни һәркем 600әр сум салым түләргә тиеш.
Дөрес, кайбер җирле үзидарәләрдә узган елгы салымнарга үзгәреш кертмәскә булдылар. Ә менә Казан, Әлмәт, Алабуга, Буа шәһәрләрендә һәм башка кайбер районнарда яшәүчеләр узган елгы өчен дә яңа кагыйдәне үтәргә тиеш булачак. Республиканың 16 шәһәре һәм районында, аерым алганда, Бөгелмә, Зәй, Азнакай шәһәрләрендә, үз гражданнарын кайгыртып, 2009 елга да салым күләмен киметергә ниятләделәр.
Уф, эссе…
Синоптиклар Русиягә моңарчы күрелмәгән эссе һава килде, дип искәртә. Күп өлкәләрдә тропик эсселек урнашты. Температура 30 градустан югары булды. Һаваның температурасы 40 градуска күтәрелеп, туфракта 70 градуска җиткән урыннар бар. Корылык көньяк регионнарны уңышсыз калдырырга мөмкин. Татарстанда һам Самара өлкәсендә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Ә менә Рязань, Хабаровск, Приморьеда башка күренеш. Биредә күп явым-төшемнәрдән су басу куркынычы бар.
Дөрес, алдагы көннәрдә Татарстанда артык югары температура вәгъдә ителмәсә дә, киләсе атнада эссе көннәр тагын әйләнеп кайтырга мөмкин. Ә бу атна, фаразлар чынга ашса, яңгырлы, болытлы булачак.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәренә караганда, корылык аркасында 2 миллион тонна уңыш югалырга мөмкин. 29 майдан 15 июльгә кадәр бик эссе һава урнашты. Бер тамчы яңгыр төшмәгән урыннар бик күп. Аеруча Кама аръягы зонасына зур зыян килде. Корылыкны Татарстанның 30 районы тойды. Эсседә куырылган иген басуларын эшкәртеп, терлек азыгы өчен яңадан чәчәргә киңәш итәләр.
Су – куркыныч урын
Узган ял көннәрендә Татарстанда ун кеше суга батып үлде. Арада бер үсмер дә бар.
1996 елда туган яшүсмер Казансу елгасында абыйсы белән махсус коену урыны булдырылмаган урында су кергән. Ата-аналары балаларының кайда икәнлекләрен белмәгән. Абыйлы-энеле суда куышлы уйнаганнар. Шунда берсе чумган һәм бик озак су өстендә күренмәгән… Мәрхүмнең гәүдәсен коткаручы водолазлар гына табып алды.
Коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньнән башлана. Инде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика сулыкларында 64 кеше һәлак булган. Шуларның 8е балалар.
Белгечләр фикеренчә, сулыклардагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе – тыелган, су коенырга җайлашмаган урыннар, йөзә белмәү, шулай ук салмыш килеш суга керү. Балалар белән булган очракта – ата-аналар игътибарсызлыгы да бар. Эссе һавада талчыкканнан соң, я булмаса физик авыр эш башкарганнан соң да кинәт кенә суга керергә киңәш ителми.
Җәйге каникул кыскарырга мөмкин
Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча эшче төркеме җитәкчесе Олег Кожемяк сүзләренчә, хәзерге вакытта укучылар өчен каникул дөрес бүленмәгән. Балаларга 7 ай эчендә еллык программаны үзләштерергә туры килә. Мәсәлән, май тулысы белән диярлек бәйрәмнәрдән тора. Сентябрь-октябрь узган елгы материалларны кабатлау белән үтә. Шунлыктан җәйге каникулны 1,5-2 айга калдырып, кышкы, көзге каникулны озайтырга тәкъдим ителә.
Олег Кожемяк яшь буынга бик сак карарга кирәклеген искәртә. Экспертлар хисабынча, тагын 10 елдан яшьләр саны 11 миллион кешегә кыскарырга мөмкин. Тагын бер куркыныч факт: балалар мәктәпкә сәламәт булып керә, ә инде аны тәмамлаганда 2-3 хроник авыруга ия була.
Правалар алышына
Русиядә машина йөртү таныклыгының яңа төре булдырылачак. Халыкара таләпләргә туры килә торган яңа пластик карточкаларны 2011 елның мартыннан тапшыра башлаячаклар, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы. Аңа төшерелгән штрих-код аның кайчан һәм ни рәвешле, кемгә бирелүе турындагы мәгълүматны саклаячак. Анда һәр категория гражданнар өчен чикләүләр графасы да бар.
Шунысы игътибарга лаек: яңа праваларда сурәткә баш киеменнән дә төшәргә мөмкин. Дини караштагы кешеләр өчен бу бик уңайлы булачак. Яңа акча Русиядә ялган 1 мең сумлык акча күбәйгән. Акчаны саклау үзлеге арттырылса да, саклык чаралары киләсе елга гына кулланылышта сизеләчәк, дип кисәтә Үзәк банкның беренче урынбасары Георгий Лунтовский.
Ә менә 2009нчы елның 1 октябреннән әйләнешкә тәңкә ун сумлыклар чыгачак. Ә кәгазь унлыкларны басу туктала, ул акрынлап әйләнештән төшеп калачак.
Дуңгыз гриппы бездә дә бар
РИА “Новости” хәбәренә караганда, Русиядә дуңгыз гриппы белән 9 кеше авырган. Узган җомгада 16 яшьлек үсмердә дә һәм 22 яшьлек кызда да шундый чир табылган, дип белдерде баш санитар табиб Геннадий Онищенко.
Үсмер Испаниядән кайткан, 14ендә авырый башлаган. 15ендә больницага салынган. Шулай ук Испаниядән кайткан 22 яшьлек кыз да шушы авыру белән больницада. Дуңгыз гриппын Русиядәге авыручыларның икесе АКШтан, өчесе Испаниядән, икесе Кипрдан һәм берәр кеше Тайланд белән Доминиканнан алып кайтты.
Бабайлыкка командирлар гаепле
Инде газетабызда язылганча, Татарстан курсанты Дмитрий Козак 2008 елның көзендә өлкән солдатлар тарафыннан каты кыйнала. Быел февраль аенда Себер хәрби округының Борзинск гарнизоны буенча прокуратура хәрби тикшеренү бүлеге Денис Салдаев белән Николай Томиловичка карата җинаять эше кузгатты. Алар Дмитрий Козакны күп тапкыр кыйнауда һәм аннан акча таләп итүдә гаепләнә. Армиядә баш мие шеше авыруы алган Дмитрий Козак мәнфәгатен Казандагы һәм Байкал арты краендагы хокук яклау үзәкләре яклый.
Инде менә хәзер 06705нче хәрби часть командирлары да җәзадан читтә калмаган. “Бабайлык”ка чик куелмаган, тиешле тәртип урнаштырылмаган өчен офицерларга каты шелтә белдерелде. Командирлар солдатлар арасында хәрби уставны һәм шәхескә хөрмәт белән карау кануннарын үтәүне таләп итми, отрядта тиешле контроль урнаштырылмаган, диелә часть командиры генерал-майор В.Устинов приказында.
“Командирлар гаепләнүчеләр белән суд эскәмиясенә бергә утыртылмыйча һәм бу даими практикага кертелмичә мондый аерым приказлар гына яшьләрне җәбер-золымнан саклап калмаячак”, – дип белдерде Казан хокук яклау үзәгенең иҗтимагый тикшерүләр бүлеге начальнигы Андрей Сучков.
Белешмә өчен түләү бәхәсле
Казанда хокук яклау үзәгеннән алынган хәбәргә караганда, ЮХИДИ бүлекчәләрендә автомобильчеләрдән акча алу фактын прокуратура законсыз дип тапкан һәм Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә кимчелекләрне бетерергә кушкан.
Инде хәбәр иткәнебезчә, хокук яклаучылар ЮХИДИ идарәләрендә ОСАГО һәм КАСКО очраклары буенча документларны түләүле бирүче фирма булдырылганын искәрткән иде. Автомобильчеләр җаваплылыгы чикләнгән “ЦАПО+” ширкәте аша бер комплект документ өчен 100 сум түләргә мәҗбүр. ЮХИДИда бу гамәлне ирекле, диләр. Ягъни автомобильче белешмәне акча түләп бүген үк, я булмаса өч көннән соң бушлай алырга мөмкин.
Июнь аенда Казан хокук яклау үзәге, бу эшкә юридик бәя бирүне сорап, Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте. Инде менә республика прокуратурасыннан җавап хаты алынган. Һәм анда монда законга каршы килә торган гамәлләр бар диелгән.
– Шулай итеп, ЮХИДИ җитәкчелеге ышандырганча, әлеге эштәге иреклелек дөреслеккә туры килми. Без Татарстан Эчке эшләр министрлыгында прокуратура карары үтәлешен күзәтеп торачакбыз, – дип аңлатма бирә Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.
Татарстан алдынгы
Татарстан – милиция хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тарту буенча лидер. Русия Эчке эшләр министрлыгының Эчке иминлек департаменты мәгълүматларына караганда, 2009 елның беренче кварталында республикада 13 милиционер җинаять җаваплылыгына тартылган. Мондый җинаятьләр күләме буенча Мәскәү – беренче, ә Татарстан узган елгы күрсәткечне арттыру буенча алдынгы: былтыргы статистика белән чагыштырганда, Курск өлкәсеннән генә калыша.
Казан хокук яклау үзәгенең иҗтимагый тикшеренүләр бүлеге начальнигы Андрей Сучков фикеренчә, монда милициядәге башбаштаклыкка каршы прокуратураның һәм Татарстан буенча тикшерү комитетының активлашуын билгеләргә кирәк. Ләкин, нигездә, хөкемгә гади милиционер гына тартыла. Һәм шунысы бар: күпчелек очрак вак ришвәт белән бәйле. Аннан соң милиционерны узган дата белән эшеннән азат итү фактларын да онытырга ярамый. Монысы исә күңелсез статистиканы киметер өчен эшләнә. Без инде милиция лейтенантын шулай үткән көн белән эшеннән азат итү очрагын исбатлап тәкъдим иттек. Тагын бер мисал, 2008 елның октябрендә Казан эшмәкәрен урлау һәм үтерү буенча шикләнелүчеләр арасында экс-федераль судья һәм ике участковый да бар иде. Ул чагында Эчке эшләр министрлыгында шикләнелүчеләрнең берсе җинаятькә кадәр берничә көн алдан эшеннән азат ителгән, дип белдерделәр. Безгә җинаять кылырга берничә көн кала милиционерларны эшеннән азат итү практикасын бетерергә кирәк, диде Андрей Сучков.
2009 елның биш аенда Эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек идарәсенә милиция хезмәткәрләреннән зарланып 328 гариза-шикаять кабул ителгән. Идарә җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, һәр өченче гаризадагы һәм һәр бишенче шикаятьтәге фактлар раслана. Нәтиҗәдә, милициянең 20 хезмәткәре эшеннән азат ителгән.
Үз-үзен атканмы?
12 июньдә Яшел Үзән шәһәреннән Русия Эчке эшләр министрлыгы белән контракт төзеп, өч ел хезмәткә ялланган 23 яшьлек Александр Бербин Казан дары заводында сакта торганда, автоматтан атылып үлә. Апрельдән контракт төзегән егет инде армиядә хезмәт иткән. Оренбург өлкәсендә, Башкортстанда, Таҗикстанда булырга өлгергән.
Казан гарнизоны буенча хәрби тикшерү бүлеге бер ай дәвамында 3730нчы хәрби часть солдаты үлемен тикшерде. Мәрхүмнең туганнары һәм хокук яклаучылар әлеге тикшерү белән танышты. Хәрби тикшерүчеләр ачыклаганча, Александр дежурга басар алдыннан, табиб-белгеч тарафыннан тикшерелгән. 10 сәгать 33 минутта ул үзе саклый торган постта тыныч дип хәбәр биргән. Шул ук вакытта солдатның хезмәттәшләре дә, рота командиры да, хәрби часть командиры да егетне суицидка этәргән сәбәпләр тапмаган. Алар әйтүенчә, Александр коллективта дәрәҗәле, тырыш, дисциплиналы булган, хәрби хезмәткә җаваплы караган. Мәрхүмнең әнисе дә улының авырлыкларга зарланмавын, аңа хезмәт итүнең ошавын әйткән. Егетнең йөргән кызы исә аның бик тыныч, теләсә нинди ызгышны мәзәккә әйләндерергә сәләтле икәнлеген сөйли. Туганнары сүзләренчә, егет беркайчан да психиатрда да, наркологта да хисапта тормаган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган, аның бурычлары да булмаган… Шулай да үз постында тыныч дип хәбәр биргәннән соң, 20 минуттан соң башы яраланып, үле килеш табыла. Тикшерүчеләр фикеренчә, Александр Калашников автоматын авызына тыгып аткан. Һәм менә шушы тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, өлкән тикшерүче Д.Кацуба җинаять эше кузгату нигезсез дип тапкан. Ләкин егетнең хезмәттәшләре дә, туганнары да моның белән килешми. Аның суицидка бару ихтималына ышанмый. Хәзерге вакытта Казан хокук яклау үзәге юристлары әлеге эшне җентекләп тикшерә һәм киләчәктә, нигез булган очракта, мәрхүмнең туганнары мәнфәгатен якларга әзер булуларын белдерәләр.
Үләргә «булышкан»
Башкалада Киров районы милициясенә төн уртасында кыңгыр хәбәр килеп ирешә. Революция урамында урнашкан «Ассорти» кибете түбәсеннән бер хатын-кыз егылып төшкән. Һәм аңа кемдер «булышкан» дигән шик тә була. Җинаять урынына килеп җиткән ведомстводан тыш сак бүлегенең 325нче экипажы шуны ачыклый: 35 яшьлек Татьяна А.ны бергә яшәүче «гражданский» ире – Олег М. исерек килеш этеп төшергән. Милиция хезмәткәрләре чакырткан “Ашыгыч ярдәм” берни белән дә булыша алмый. Икенче көнне көндез ханым вафат була.
***
Арчада вокзал яныннан узып барган сак бүлеге экипажына «Арзан» кибете сатучысы мөрәҗәгать итә. Бер-ике минут элек кенә сәүдә ноктасына кергән берәү, пыяла шешә ватыгы белән сатучы хатын-кызны куркытып, кассадан акча таләп итә. Кайнар эздән киткән экипаж Күпер урамындагы транспорт тукталышында бу ир-атны күреп ала. Элек тә хөкем ителгән 30 яшьлек Биектау районы кешесе – Илья Ф. булып чыга ул. Сатучы ханым аны танып ала.
ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат төркеме.
Комментарии