«Әнием, минем тәнем кара икән»

«Әнием, минем тәнем кара икән»

Бермeт исемле кызының Мәскәүдәге тормышы турында аның әнисе, «Азатлык»ның кыргыз бүлеге хәбәрчесе Аида Касымалиева сөйли.

2011 елның 24 июлендә Бишкәктән килүче биш яшьлек кызымны каршы алырга Домодедовога килдем.

Шөкер! Бәхетем минем янымда!

– Әнием, без урыслармы хәзер?

– Нигә алай дисең?

– Без Мәскәүдә бит.

– Юк.

– Нигә без монда торабыз соң? Кара, монда урыслар күп бит.

– Әйе, Бишкәккә караганда күбрәк монда урыслар.

– Алар безнең Света апа кебек, шулаймы?

– Мин монда эшлим, шуңа монда торабыз. Без – кыргызлар, –дидем мин кызыма.

– Аңладым, урыслар Бишкәккә бара, без – монда. Шундый уен бу, – дип төгәлләде фикерен кечкенә акыл иясе.

Уенның бер өлеше юлда барганда үзебезнең кыргызларны санау иде. Метроның җиде тукталышын үткәнче, 300ләп кешене санап өлгерде.

Мин яшәгән ​Балашихада бар йортлар бертөрле – әфлисүн төсендә. Кайвакыт ул йортлардан бертөрле аналар белән бертөрле балалар чыга дигән хис бар. Яшь гаиләләр күп монда.​​

Кайткач та без урамга, уйнарга киттек. Бишкәктә белмәгән кешеләргә дә елмаеп карарга өйрәнгән Бермет шунда ук әниләр һәм бәбиләр белән исәнләшә башлады. Аңа берсе дә җавап бирмәде. Берсе дә елмаймады.​​

Беренче көн шулай моңсу үтте. Бер атнадан кызым инде үзе генә уйнарга өйрәнде. Белмәгән кешеләр белән исәнләшмәде.

Беркөнне Бермет бер кыз белән танышырга дип китте. Без кызның үзеннән бер җавап та ишетмәдек. Бары тик аның әнисе генә, «Маша, кил монда», – дип кычкырды.

Кызым Бишкәктәге дусларын сагынды. Мең тапкыр бер үк сөйләшү кабатланды:

– Минем белән беркем дә уйнамый.

– Алар сине белми бит, Бермет.

– Алар усал.

– Бакчага йөри башлагач дусларың күп булыр.

– Нишләп уйнамый алар минем белән?

– …

Эш телдә түгел, Бермет русча миннән яхшырак сөйләшә!

Беркөнне ишек алдында уйныйбыз. Кавказ халкы аерым, урыслар аерым. Без Бермет белән читкә китеп утырдык.

Икенче көнне әбиләр утырган бер урынга барып утырдык. Аларның берсе «сасы» таҗиклар турында сөйли башлады. «Тәрбиясезләр» төннәрен «акыралар», иртән «сасы юрганнарын чыгарып эләләр» икән. Ул мине таҗик дип уйлаган, күрәсең.

Чынбарлыкта, бу йортларда үзбәкләр күп яши, эшкә килүчеләр. Аларның балалары русча белми, балалар мәйданчыкларына керми генә читтә уйнап йөри. Бер тапкыр бәдрәфне төзәтергә бер ир кешене чакырган идем, телефоннан ул миңа «анда «чуркалар күп» дип зарланды. Килеп җитеп ишекне мин ачкач, ул бер тамчы да уңайсызланмады.

Кара тәнле Эмма

Кызым бакчадан беренче көнне кайтты да: «Әнием, минем бөтен җирем кара: чәчем, күзем, тәнем», – диде. Бер мәлгә тыным кысылды, әмма аш бүлмәсеннән генә аңа: «Әйе, кызым, без синең белән кара тәнле чибәркәйләр бит», – дидем. Бу сүзләрне кайдан алып кайтканы билгеле иде. Бакчага ул ике айдан артык йөрде, анда бер иптәше дә булмады.

Ул бакча белән саубуллашканда, аның җитәкчесе белән бер сәгатьләп кычкырыштык. Соңыннан мәгариф министрлыгына шикаять язачагымны әйттем. Шуннан соң гына ул ишетелер-ишетелмәс итеп, «гаеп итмәгез инде, җитешмәгән яклар да булгандыр», – диде. Берметка «сау бул», дип тә әйтмәде. Кызымның Нью-Йоркта алган үзе кадәр зурлыктагы Эмма исемле кара тәнле курчагы бар. Ул көнне без шул курчакны алдык та «Могҗизалар кыры» буйлап йөреп кайттык. Бу безнең ксенофобиягә каршы йөреш булды.

​​Китик моннан…

4 ноябрь көнне «Рус маршы» турында хәбәрләр әзерләдем. Бермет яшендәге бер кыз баланы җилкәсенә утырткан ир кеше «Мәскәү – мәскәүлеләргә! Русия – урысларга!» дип кычкырып торды. Бу җыенда катнашучылар арасында балаларын арбада тибрәтеп торучылар шактый иде. Шунда мин моннан китәргә кирәклеген аңладым. Кызым нәрсәдәдер (уйлап табылган сәбәпләрдә!) гаепле булып үсмәсен. Минем алтыным бернәрсәдә дә гаепле түгел.

Шуны гына аңламыйм. Без Дубайда яшәдек. Анда бакчага йөрдек. Андагы балаларның тәннәре дә, күзләре дә төрле төстә иде. Әмма анда гарәпләр бар балаларны да ярата, башларыннан сыйпый. Анда иркен сулыш алып була иде. Бишкәктә дә алай аеручылар юк.

Миңа кайберәүләр артык хисле булуымны да, мондый хәлнең бары тик шул районда булуын да әйтеп карады. Әмма биш чакрым киткәч, хәлнең үзгәрүенә ышана алмыйм.

«Мин Мәскәүне яратмыйм, анда кешеләр усал», ди Бермет.

Алсу КОРМАШ.

Баткан «Кольская»да Башкортстан вәкилләре дә булган

«Кольская» су өстендә йөзүче нефть коесын тишү корылмасы бату урынында коткаручылар даими эшләсә дә, инде исәннәрне табуга өмет сүнеп бара.

Якшәмбе иртән Сахалиннан 200 чакрымда, көчле җил һәм дулкыннар нәтиҗәсендә килеп чыккан әлеге казадан соң, 14 кешене бик тиз коткарганнар иде. «Кольская» 20 минут эчендә су астына киткән һәм ул вакытта Охотское диңгезендә нуль градус булган.
Элегрәк үлгәннәр саны 16га җитте диелсә дә, федераль диңгез һәм елга агентлыгының бүгенге белдерүендә һәлак булганнарның саны 14 булуы әйтелә.

Диңгездә көймәдә 15 кеше табылган, дигән хәбәрне дә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кире какты.

1985 елны төзелгән нефть коесын тишүче «Кольская» Камчаткадан Сахалинга алып барганда баткан. Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, каза чыгуның төп сәбәпләре буларак иминлек кагыйдәләрен бозу һәм һава торышын истә тотмау карала. «Ник дигәндә, анда көчле давыл булган», ди ул. Көчле җил һәм 5 метрлы дулкыннар сәбәпле, төнлә коткару эшләрен алып бару да авырлашты.

Батучылар арасында, нигездә, диңгезчеләр түгел, ә бораулаучылар булган. Экипаж арасында Мурманск, Башкортстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Сахалин, Магадан, Хабаровск, Красноярск һәм Белгород вәкилләре булуы әйтелә. Исемлектә коткарылучылар арасында 1960 елгы Заһидуллин Валерий Халитович, ә үлгән яки югалганнар арасында 1989 елгы Насыйбуллин Рөстәм Ринатович дигән татар-башкорт булырга мөмкин исемнәр бар.

Сахалиндагы «Туган тел» татар оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова әлегә бернинди тулы мәгълүмат булмавын әйтә.
«Хәтта туганнарына да берни әйтмиләр. Алар бергә эшләгәч бер-берсен белә бит инде», ди ул.

Моннан ярты ел элек кенә Татарстанда Идел елгасында «Булгария» корабы батып 122 кеше үлгән иде. 2000 елда исә «Курск» корабы казасында 100дән артык кеше һәлак булды.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Хакимият үзен саклаучыларга хезмәт хакын арттыра

Русия җитәкчелеге полициянең махсус көчләренә хезмәт хакларын ике тапкыр арттыра. Укытучылар һәм пенсионерларның тормыш хәле ничек фәкыйрь булган, шул килеш кала.

Думага сайлау алды кампаниясе барган вакытта, Русия җитәкчеләренең хезмәт хаклары артачак һәм тормыш рәтләнәчәк, дип вәгъдә итүенә илдәге халыкның күбесе ышанмый. Казандагы полиция хезмәткәре Илдар Галиев – югары белемле лейтенант. Үзе әйтмешли, оперативкада, ягъни кылынган җинаятьләргә иң беренче булып бара, аларны тикшерү бүлегендә эшли. Үзе шикеллеләрнең бүгенге көндә 12-13 мең сумлап акча алуларын, әмма аның тормыш алып бару өчен бик аз булуын әйтә. Киләчәктә хезмәт хаклары артачагына ышанып бетми ул. «Кулга кермичә, күпмегә артачагын әйтеп булмый», ди Галиев.

Шулай да ул Казанда полициянең махсус көчләре (элекке ОМОН) хезмәткәрләренең инде бүген үк хезмәт хаклары 7 мең сумга артканлыгын әйтә. РБК daily сәхифәсе исә, 1 гыйнвардан кайбер тәртип саклаучыларның хезмәт хаклары 100 процентка кадәр артуын хәбәр итә. Иң беренче чиратта, бу акчаларны махсус көчләр хезмәткәрләре һәм илнең эчке эшләр министрлыгының баш идарәсендә утыручылар алачак. Шулай итеп, Русия җитәкчелеге полициядә турыдан-туры халык иминлеген саклаучыларның түгел, ә хөкүмәткә ризасызлык белдергәннәрне, оппозицияне бастыручыларның күңелен күрә, булып чыга. Аларны хакимияттәге «Бердәм Русия» фиркасенә тугры итәргә тырыша.

4 декабрь сайлауларыннан соң полициянең махсус көчләре Русия шәһәрләрендә үткән «Гадел сайлаулар өчен» дип аталган, хакимиятләр белән килешенмәгән протест чаралары вакытында үзенең куәтен күрсәтергә өлгерде инде. 5 декабрь көнне Мәскәүдә йөзләрчә кеше тоткарланды. Күрүчеләр әйтүенчә, ул көнне каршылык чарасына килгәннәрне йөзләре белән асфальтка егып салганнар, башларын полиция автобусларына бәргәннәр.

10 декабрь көнне сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдереп, Казанның Ирек мәйданына җыелганнар арасыннан да йөзләп кеше тоткарланган иде. Катнашучыларны тоткарлаган вакытта яшьләрнең кычкыруы, полициянең үзен бик дорфа тотуына дәлил булып тора.

Элекке тикшерүче, юридик фәннәр докторы Андрей Скоробогатов фикеренчә, Русия җитәкчеләре полициянең махсус көчләре хезмәткәрләренең акчасын арттырмыйча булдыра алмый, алар соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, хакимияттәгеләр өчен төп терәк буларак кирәк.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче пенсионерлар да Русия җитәкчелегенең полициягә шулкадәр зур акчалар бирүенә бик аптырый. Үзара сөйләшкән вакытта да алар, милицияне полиция итеп үзгәртер өчен генә дә дөнья акчалар тотылды, әмма гади халыкның хокукларын саклау әз генә дә яхшы якка үзгәрмәде, дип әйтә.

​​Думага сайлау вакытында өлкән яшьтәгеләрнең күбесе «Бердәм Русия»не түгел, ә башка бер фиркане сайлаган. Тавышлары дөрес саналганга да шик белдерә алар. Яшел Үзәндә яшәүче Миңзифа Хафизова фикеренчә, пенсионерларның акчаларын тагын арттырабыз дип сөйләү – күзгә төтен җибәрү генә. «Илдәге инфляция, пенсияне күтәрүгә караганда, күпкә тизрәк арта», ди ул. Халыкның хәзерге җитәкчелектән канәгать булмавын да әйтә. «Февраль аенда пенсияләр җиде процентка арта, дип әйтәләр. 10 мең сум алган кешегә ул 700 тәңкә булып чыга. Гыйнвар аенда исә фатир түләүләре, иң кимендә, 20%ка артырга тиеш. Аларның үзләренең биргәннәре менә шул фатир түләүләренә китеп бара да инде. Мин 10 мең алдым да, өч меңен фатир өчен илтеп бирдем. Калган акчаны хастаханәсенә дә, даруына да җиткерәсе. Без күп вакытта шул ботка белән торабыз. Пенсиягә чыкканнан бирле, өстемә бернәрсә дә алганым юк. Шул искеләрне киеп бетереп, шуның белән үләргә генә кала инде», ди Миңзифа апа Хафизова.

Русиядәге укытучылар да, җитәкчелекнең телевизордан хезмәт хакларыгыз артачак, дип сөйләнүләре ачуны гына китерә, дип белдерә. Казандагы 165нче мәктәптә эшләүче, исемен белдерергә теләмәгән бер укытучы сүзләренчә, хакимият укытучыларны соңгы вакытта төрле иҗтимагый чараларга ешрак куллана башлаган, әмма ничек тормыш итүләре турында уйлап та карамый. «Мәктәп мөдире, 2012 елның октябрендә хезмәт хакыбыз 6%ка арта, дип әйткән иде, укытучыларның ризасызлыгыннан киңәшмәсен дә үткәрә алмады. Акчаларыбыз артты дип әйтерлек юк, бала-чага үстергән, үзе генә яшәгән, йә булмаса тормышы мәктәп белән генә бәйле кешеләргә бик тә авыр», – ди әлеге укытучы. 165нче мәктәптә быелның сентябрь аеннан гына да дүрт тарих укытучысы киткән. «Эшкә урнашалар да, хезмәт хаклары әз булганга китәләр», – ди ул.

Белгечләр, Русиянең хәзерге җитәкчелеге дәүләт думасы һәм президент сайлавын уздыргач, ил ярык тагарак янында калачак, дип кисәткән иде. 2012-14 елларга федераль бюджетта да социаль тармакларга чыгымнарны нык киметү, ә кораллану һәм иминлек саклау хезмәтендәгеләргә арттыру каралган. Аларның да барысына да түгел, хакимияткә турыдан-туры кирәк булганнарына – халыкның каршылык чараларын бастыручы махсус көчләр хезмәтендәгеләргә генә хезмәт хаклары мулдан булачак.

Наил АЛАН.

Миңнеханов Тәһранда миллиардлы килешү төзеде, Әхмәдинеҗат белән очрашты

Иран тирәсендә киеренкелек арта барган вакытта, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 17-18 декабрь көннәрендә Ислам республикасына барып, бер миллиард долларлык килешү төзеп кайтты.

Илнең үзендә һәм дөньядагы соңгы вакыйгалар сәбәпле, Тәһран белән Көнбатыш арасындагы киеренкелек бу көннәрдә иң югары дәрәҗәгә җитте. Русия матбугаты, Израил һәм Кушма Штатларның якын арада Иранга һөҗүм башлау ихтималы турында кисәтә. «Независимая газета» язуына караганда, Русия хәрбиләре мондый тәрәккыяткә инде әзерләнә дә башлаган, бу мәсьәлә шушы атнада Русия президентының Брюссельгә сәфәре вакытында да күтәрелгән. Татарстан президенты Иранга сәфәрен менә шундый вакыйгалар сурәтендә башкарды. Сәфәр алдыннан Твиттерда бер кулланучы: «Рөстәм әфәнде, анда хәзер куркыныч, бомба астына эләгүдән курыкмыйсызмы?» дип сораган. Миңнеханов кыска гына итеп: «Барысы да яхшы булыр», дип җавап биргән.

Татарлар Тәһранда

​​Миңнеханов белән Иранга Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстанның инвестиция үсеше идарәсе җитәкчесе Линар Якупов, Татнефтехиминвест-холдинг җитәкчесе Рафинат Яруллин, Татнефть җитәкчесе урынбасары Наил Маганов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров барган. Татарстан вәкилләре Тәһранда Иран президенты идарәсе каршындагы Инновация һәм технологик хезмәттәшлек үзәге белән танышкан. Татарстанның да яңа технологияләрне үстерү белән шөгыльләнүен әйтеп, Миңнеханов ике тарафның инновация үзәкләре арасында туры элемтәләр булдырырга чакырган. Татарстан президенты Иран белән конкрет проектлар башкарып, ике арадагы тарихи бәйләнешләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга, бер үк вакытта мәдәният, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында онытмаска чакырган.

Бер миллиардлык килешү

​​Рөстәм Миңнеханов һәм Иранның нефть министры Рөстәм Касими катнашында Иранның көньягындагы Заге нефть ятмаларын бергәләп эшкәртү турында бер миллиард доллар күләмендә килешү имзаланган. Килешүне Татнефтехиминвест-холдинг җитәкчесе Рафинат Яруллин һәм Иран дәүләт нефть компаниясе башлыгы Али Галибани имзалаган. Иранның бу ятмаларында өч миллиард мичкә авыр нефте бар, дип исәпләнә. Иран дәүләт телевидениесе нефть министрының, бу ятмалардан биш ел дәвамында көненә 55 мең мичкә нефть чыгарылачак, дигән сүзләрен китерә. Өч ай эчендә тәгаен килешү имзаланырга тиеш. Ул килешү нигезендә Татнефть Ирандагы нефть чыгару корылмаларын төзиячәк, әмма аларга хуҗа булмаячак. Татнефтькә ул корылмаларның бәясе һәм алдан килешенгән керем түләнәчәк.

​​BBC мәгълүматына күрә, Татарстан вәкилләре шулай ук Иранның көньягындагы Бүшәр вилаятендә булып, Асалуя янындагы Көньяк Парс газ ятмасы, Борзуя һәм Арья Сасол нефть һәм газ сәнәгате корылмалары белән дә танышкан.

Әхмәдинеҗат белән очрашу

​​​Сәфәрнең ахырында Миңнехановны Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат кабул итте. Әхмәдинеҗат Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне «туганлык бәйләнешләре» дип атады һәм ике арадагы хезмәттәшлекне арттырырга чакырды. Бу бәйләнешләренең ныгуы ике якка да файдалы булыр, аларны үстерүгә берни дә комачауламый, диде ул. Рөстәм Миңнеханов үз нәүбәтендә Татарстанның Иран белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә теләген белдерде. Иран әзер булса, Татарстан аның белән нефть һәм газ тармагында гына түгел, фән, мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлекне арттырырга ниятли, диде Татарстан президенты.

ali gilmi.

Прохоров Путинның көндәшеме, ярдәмчесеме?

Кайбер күзәтүчеләр, Прохоровның президент көрәшенә чыгуын, оппозиция тавышларын бүлгәләү өчен Кремль оештырган, дип фаразлый.

Күренекле миллиардер Михаил Прохоров, Русиядә язын үтәчәк президент сайлавында кандидат буларак катнашырга җыенуын игълан итте. Әмма кайбер күзәтүчеләр, Кремль белән күптәннән бәйләнештә торган Прохоров Путинга көндәш түгел, ә аңа каршы көчләрне болгатучы буларак кулланылырга мөмкин, дигән шик белдерә. Прохоровның бу белдерүе хәбәрләргә чыгуга бер сәгать тә үтеп өлгермәде, интернеттагы блогларда аны Путин көндәшләренең тавышларын бүлгәләү өчен чыгарылган Кремль курчагы дип гаепли башладылар.

Бу гаепләүләр ныклы дәлилләр белән расланмаса да, Прохоровка халыкны үз ягына тарту җиңел булмаячагын күрсәтте.

12 декабрьдә Прохоров сәяси хокукларның артуын таләп итүче урта сыйныфны үзенә җәлеп итәргә теләвен белдергән иде. «Мин карар кылдым. Бу минем гомеремдәге иң мөһим карардыр, мөгаен. Хәтерләвегезчә, Кремль мине һәм беректәшләремне «Правое дело» алып ташлады. Без теләгәнебезгә ирешә алмадык. Мин ярты юлда тукталып кала торган кеше түгел», – диде Прохоров.

Прохоров күптәннән хакимият белән якын бәйләнештә торучы эшмәкәр буларак мәгълүм. Узган җәйдә аның кыска вакытка «Правое дело» фиркасе җитәкчелегенә килеп китүе артында да Кремль тора, дигән фаразлар киң таралган иде. Сентябрь аенда фирканең сайлау алды корылтаенда эчке каршылыклар булып, аны җитәкчелектән төшерделәр һәм ул фиркадән чыкты. Прохоров моның өчен президент идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурковны гаепләде.

Прохоров парламент сайлавыннан төшеп калырга мәҗбүр булды. Бу юлы сайлаучыларны үзенең Кремль курчагы түгеллегенә ышандыру аңа күпкә кыенрак булачак. Прохоровның сайлау көрәшенә чыгуы, Путин ярдәмчеләренең соңгы көннәрдәге күп кенә белдерүләре белән яраклашып килүе бу шикләрне тагын да арттыра.

Узган атнада Сурковның, Русиягә «ачулы шәһәр җәмәгатьчелегенең» мәнфәгатьләрен чагылдыручы яңа либерал фирка кирәк, дигән белдерүеннән соң, бу дүшәмбедә элекке финанс министры Алексей Кудрин андый яңа либераль фирка төзүдә катнашырга әзерлеген әйткән иде. Прохоровның белдерүе дә нәкъ Кудринның әлеге белдерүе көненә туры килде.

​Сәяси аналитик Марина Литвинович, Прохоровның үз блогындагы соңгы язмалары, аның Кремль белән «Правое дело» фиркасенә бәйле каршылыклары инде үткән эш булуын күрсәтә һәм хәзер Прохоров Путинның яңадан сайлануына ярдәм итү өчен Кремль тарафыннан махсус рәвештә чыгарыла, ди. Литвинович үз блогында болай дип яза: «Прохоров игътибарны, тавышларны һәм Сазлык мәйданындагы өметләрне үз ягына тарту өчен, үзен тулысынча оппозиция кандидаты итеп танытырга мөмкин. Лимонов, Немцов, Навальный, Акунин, Чирикова кебек оппозиция җитәкчеләре игътибар үзәгеннән югалып, бер оппозиция кандидаты генә калсын өчен».

Литвинович кебекләр шулай ук сәясәткә катнашып, төрмәгә ябылган миллиардер Михаил Ходорковский мисалын да китерә. Алар, Прохоровның 18 миллиард долларлык милкен куркыныч астына кую артык зур нәрсә, ә бу сайлауда ул Путин белән алышудан әллә ни өмет итә алмый, шуңа күрә аның бу адымы Путинга өченче мөддәткә сайланырга ярдәм итү генә булырга охшый, ди.

«Панорама» үзәге мөдире Владимир Прибыловский исә, Прохоровның президентлык көрәше ничек баруы, аның, чыннан да, «Кремль проекты» булу-булмавын күрсәтәчәк, ди.

«Хәзер төгәл генә әйтеп булмый. Бу аның теркәлә алу-алмавыннан соң күренәчәк. Әгәр аны теркәсәләр, димәк, бу чыннан да Сурков кушуы белән эшләнә. Ә Сурков Путин теләгәнне эшли. Ягъни Сурков киңәш итә, ә Путин хуплый яки хупламый. Хәзергә мәгълүмат җитешми. Әгәр аны теркәсәләр, димәк, бу Сурков белән килешеп эшләнә. Теркәмәсәләр – бу аның үз инициативасы дигән сүз», – ди Прибыловский.

Сәяси һәм икътисади бәйләнешләр үзәге мөдире Дмитрий Орлов исә бу фикер белән килешми. Аның фикеренчә, Сурков белән Прохоровның үзара мөнәсәбәтләре бик начар булу сәбәпле, бу эш артында Сурков тора алмый. Орлов, Прохоровның, чыннан да, сәяси амбицияләре бар, ди һәм Прохоровның президент сайлау алды көрәше яхшы барса, аңа сайлаучыларның ун процент тавышын юрый.

Наиф АКМАЛ

«Әнием, минем тәнем кара икән» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии