Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, Татарстан мөфтие:

– Хаҗ кылган вакытта Мәдинә шәһәрендә без Казанлы фамилияле татарларны очраттык. Ул җирлеккә алар моннан йөз елдан артык элек, Нурлат районының Кизләү авылыннан күченеп киткән. Дөрес, туган телләрен онытып бетергәннәр инде. Бездә халык урыслашса, алар «гарәпләшкән».

«БИЗНЕС Online»

Изображение удалено.Геннадий ЗЮГАНОВ, КПРФ башлыгы:

– Ил халкының өчтән ике өлеше сайлауларга барудан баш тартты. Бу бик куркыныч сигнал.

«БиБиСи»

Изображение удалено.Михаил МЕНЬ, Русия төзелеш һәм ТКХ министры:

– Гаиләдә өченче бала туган очракта ипотека бурычын киметергә кирәк. Кайбер төбәкләрдә мондый тәҗрибә бар инде.

«Российская газета»

Комментарии