САЙЛАУЛАРДАН СОҢ ЯРЫЙ

САЙЛАУЛАРДАН СОҢ ЯРЫЙ

Русиянең финанс министрлыгы салымнарны кичекмәстән арттырырга чакыра. Өстәмә бәядән алынучы салымны (НДС) киләсе елдан ук хәзерге 18 процент урынына 20гә кадәр күтәрергә телиләр. Әлеге сумма ахыр чиктә гади сатып алучы җилкәсенә төшәчәк һәм ил бюджетына елына 200 миллиард сум китерәчәк. Шулай ук хезмәт хакыннан Пенсия фондына түләнгән кертемнәрне дә зурайтырга тәкъдим ителә.

«Ведомости»

БАЛАГА КАРАТА ЭВТАНАЗИЯ КУЛЛАНГАННАР

Бельгиядә ил тарихында беренче тапкыр балигъ булмаган авыруга карата эвтаназия кулланылган. 18 яше дә тулмаган пациентларга аларның үтенече белән агу кадау мөмкинлеге биредә 2014нче елдан гамәлдә. Җирле фармацевтлар эвтаназия өчен махсус тупланмалар да чыгара башлаган. Әлеге процедура үлемгә китерүче диагноз куелган һәм түзеп булмаслык авыртудан интегүчеләр өчен генә каралган. Русиядә дә шундый мөмкинлек бирү кирәклеген кеше хокукларын яклау буенча яңа вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белдерде.

ТАСС

Изображение удалено.КЫСКАЛЫКТА ОСТАЛЫК

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратын 761 кешегә, шулай ук министрның бер урынбасарын кыскарту турында указны имзалаган. Шулай итеп, штатта, саклау һәм биналарда хезмәт күрсәтү персоналыннан тыш, 6714 кеше калдырыла.

«Лента.Ру»

ЧУБАЙС БУЛДЫРА

«Роснано» җитәкчесе Анатолий Чубайс узган ел 1 миллиард сумнан күбрәк керем алган. Аннан элгәре биш елда исә, тулаем алганда, 200 миллионга якын гына булган. Әлеге саннар «приватизация атасы» тапшырган декларациядә китерелә.

«Форбс»

Изображение удалено.АЕРУЧА НЫК КЫЙММӘТЛӘНГӘН ТОВАР АЧЫКЛАНДЫ

Соңгы 5 елда иң зур бәя үсеше күзәтелгән товар – төймәле валидол. Бу чор эчендә аның хакы 7 тапкырга кыйммәтләнеп, 30 сумга кадәр күтәрелгән. Белгечләр моның ике сәбәбен атый: икътисади авырлыклар аркасында Русия халкының «нервысы» какшый бара, өстәвенә, күптән түгел әлеге дару тормыш өчен иң әһәмиятле препаратлар исемлегеннән алынды.

«Слон»

Комментарии