Министр белән омбудсмен яшь буынны православиегә юнәлтмәсме?

Министр белән омбудсмен яшь буынны православиегә юнәлтмәсме?

Русиянең яңа мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева урыс чиркәве белгече буларак танылу алган. Үзенең фәнни хезмәтләрен дәүләт һәм чиркәү бәйләнешләренә багышлаган, Сталин чорын аклаган һәм ватанпәрвәрлек идеясе ул «урыс җирләре өчен!» дип белдергән әлеге ханымның министр булып билгеләнүе Русиядәге татар-башкортларны сагайткан иде.

Озак та көтәргә туры килмәде, илнең балалар хокуклары вәкиле итеп чиркәүгә якын тагын бер кеше – Анна Кузнецова билгеләнде. 34 яшьлек Кузнецованың ире Пензада чиркәү рухание, алты балалары бар. Ул үзе Пензада «Покров» фондын җитәкли.

Димәк, Русиядә киләчәк буын мәсьәләләрен хәл итүче төп ике вазифада да хәзер Урыс православ чиркәвенә якын булган кешеләр утыра.

Әлеге билгеләнүләргә карата мөнәсәбәтен «Азатлык» белән әңгәмәдә галим Марат Лотфуллиннан белдерде.

«1860нчы елларда Русия Империясенең мәгариф министры Дмитрий Толстой тәкъдим иткән урыслаштыру программасы нигезендә башта татар-мөселманнарга урыс теле укыту кирәк, дип билгеләнә. Аны татарлар укытырга тиешлеге әйтелә. Заманында Каюм Насыйри шуның белән шөгыльләнгән.

Аннары төрле дәресләрне дә урыс теленә күчерү карала. Урыс телендә укырга күнеккәч кенә православие кертергә, диелә. Мин бу билгеләнүләр шуның соңгы этабы – татарларны православ диненә күчерүнең башлангычы, дип исәплим.

Татарстанда әле моңа каршы торырлар, дип уйлыйм, ә менә төбәкләрдә хәл авыр. Республикабызда бит ике миллион гына татар яши, калган татарлар Русия җирләрендә гомер кичерә.

«Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре» өйрәнү курсы дүртенче, ягъни башлангыч сыйныфта укытыла. Ә башлангычта бер генә укытучы укыта, шуңа күрә төрле курсны сайлау формаль генә, дип саныйм. Мисал өчен, Ульяновскида ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен мөселман кешесен эзләп йөрмәячәкләр.

Бу министр килгәч, мәктәпләрдә православ дине нигезләрен укыту ныгыр, дип уйлыйм. Чиркәү аны әле 4нче сыйныфта гына түгел, югарырак классларга кертүгә дә ирешер. Ул бит бу вазифага юкка куелмаган», – дип саный Марат Лотфуллин.

Күптән түгел Мәскәү патриархаты дьяконы Герман Демидов та мәктәпләрдә дини мәдәниятләрне төрле елларда укытуга күчүнең балаларга дин өлкәсендәге наданлыкларын бетерергә ярдәм итәчәген белдерде. Ул «Православ мәдәният нигезләрен» укучылар санының елдан-ел арта баруын һәм ата-аналарның өчтән бер өлеше бу модульне сайлавын сөйләде.

Быелның гыйнвар аенда Русия мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк 2015нче елда православ мәдәнияте нигезләрен ил мәктәпләрендә ярты миллионга якын укучы сайлаганын әйтте.

2012нче елдан башлап Русиянең барлык төбәкләрендә дә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә «Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре» фәне кертелде. Билгеле булганча, шушы фән кысаларында тәкъдим ителгән алты юнәлештән – «Православ мәдәнияте нигезләре», «Ислам мәдәнияте нигезләре», «Буддизм мәдәнияте нигезләре», «Иудаизм мәдәнияте нигезләре», «Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре», «Дөньяви әхлак нигезләре» модульләреннән Татарстанда дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде, дип аңлатылган иде. Ләкин Урыс православ чиркәвенә бу ошамый. Татарстан митрополиты Феофан моңа берничә тапкыр ишарәләде инде.

Русия төбәкләрендә әлеге фән мәсьәләсендә вазгыять төрлечә. Берничә ел элек Сарытаудан «Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар» исемле халыкара конференциягә килгән укытучы Ольга Романцова үз төбәгендә православ мәдәнияте нигезләре укытылу хакында әйтте. Арада булган мөселманнар да моңа уңай карый, дип белдерде ул. Әмма чиркәүләргә барганда, ул балалар шәмнәр куймый, үзләренең башка дин вәкилләре булуын аңлый, дип сөйләде укытучы.

Ландыш ХАРРАСОВА

«Яблоко» Татарстандагы сайлау нәтиҗәләрен танымый

Татарстандагы сайлау көнендә һәм үгетләү вакытында күп санлы хәрәмләшүләр, җитешсезлекләр булу сәбәпле, «Яблоко» фиркасенең республикадагы бүлеге исеменнән Русия Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять тапшырылачак. Бу хакта 19нчы сентябрь көнне узган матбугат очрашуында Татарстандагы «Яблоко» башлыгы Руслан Зиннәтуллин белдерде. Аның әйтүенә караганда, әлеге шикаятьтә республикадагы сайлау нәтиҗәләрен танымау таләбе куелачак.

«Яблоко» фиркасе күзәтүчеләре һәм сайлау комиссияләренә кергән әгъзалар белдергән канун бозулар арасында бюллетеньнәрне ташлау («вброс») омтылышлары, сайлау комиссияләрендәге оппозиция вәкилләрен кертмәү, тавышларны санаганда якын җибәрмәү, видеокамераларның дөрес куелмавы яки бөтенләй эшләмәве кебек мисаллары китерелә.

Гомумән алганда, «Яблоко» Русия үзәк сайлау комиссиясеннән тавыш бирү барышын төшергән видео язмаларын таләп итеп, чынлыкта булган һәм рәсми хисапларда күрсәтелгән саннар белән чагыштырырга җыена. Шулай үк сайлау көнендә теркәлгән канун бозулар турында язылган дистәләрчә шикаятьләрнең каралуына бөтен көчен куймакчылар.

Русиядә Дәүләт иминлеге министрлыгы оештырмакчылар

Русиядә хокук саклау органнары реформасы әзерләнә. 2018нче елгы президент сайлауларына кадәр Дәүләт иминлеге министрлыгы оештырылырга мөмкин, дип яза «Коммерсантъ». Фаразлар буенча, яңа структура Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) нигезендә булдырылып, Тышкы күзләү хезмәтен (СВР) һәм Федераль сак хезмәтен (ФСО) үз эченә алыр.

Сүз ФСБга СССР вакытындагы Дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) вазифаларын кайтару турында бара, дип уйларга кирәк. Министрлык хезмәткәрләре Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы ачкан эшләр нигезендә тикшерү һәм процессуаль күзәтү дә алып барырга мөмкиннәр, диләр «Коммерсантъ» чыганаклары.

Әлеге реформадан соң Русиянең Тикшерү комитеты прокуратураның бер бүлеге генә булып калырга мөмкин. Саклау министрлыгы, киресенчә, ныгытыла. Ул үз эченә коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башка хезмәтләрен алачак, дип яза басма. Реформага әзерлек Федераль миграция хезмәтенең һәм Наркотиклар әйләнешен күзәтчелек итү федераль хезмәте вазифалары Эчке эшләр министрлыгына күчкәннән соң башланган.

Соңгы атналарда матбугат чараларында Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин һәм Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковның эшләреннән китү мөмкинлеге турында язылган иде.

Көч һәм хокук саклау структураларында бу реформа турында әлегә рәсми белдерүләр юк.

ТНВ каналын үзгәртүне таләп итәләр

Change.org петицияләр сайтында мәскәүле Рушан Тимербаев Татарстан Президентына «ТНВ каналы эшен яңача оештыру» («Реорганизовать телеканал ТНВ») дигән мөрәҗәгать урнаштырган.

«Тарихи ватаныннан еракта яшәүче татарлар, иярчен антенналары урнаштырып, ТНВ каналын карыйлар. Кызганыч, телеканал тапшырулары әрнү, гарьләнү, оялу тойгылары гына уята. Студияләрнең ярлы дизайны, бер тапшырудан икенчесенә күчүче декорацияләр, зәвыксыз киенгән алып баручыларның үз-үзләрен тотышы, динамик проектларның булмавы, мәгънәсез концертлар күңелне кайтара», – диелә петициядә.

Татарстан кебек алга киткән республиканың телеканалы түбән сыйфатлы булырга тиеш түгел, дип тә өсти Тимербаев. Ул ТНВның мондый хәлгә төшүендә «Татарстан – Яңа гасыр» ширкәтенең җитәкчеләрен гаепли һәм Рөстәм Миңнехановтан аларны алыштырып, профессиональ хезмәткәрләр куюны сорый.

«Милли телевидение – ул республиканың йөзе, телеканалга карап, Татарстанның мәдәни һәм техник дәрәҗәсен бәялиләр», – дип тәмамлый мөрәҗәгатен аның авторы.

Петиция 17нче сентябрьдә эленгән. Бүгенгә аңа 30дан күбрәк кеше кул куйган.

2016нче ел башында «Татарстан – Яңа гасыр» ширкәтендә кайбер хезмәткәрләр алмашынды. Күп еллар җитәкче урынбасары булып эшләгән Миләүшә Айтуганова китте, яңа урынбасар булып KZN каналы җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова килде.

Валерий Тишков күпмилләтлелекне оныту яклы

Күренекле этнолог һәм тарихчы Валерий Тишков, Татарстан Президенты чакыруы белән Казанга килеп, Русиядәге гуманитар белемнең бүгенге хәле турында зур аудиториядә чыгыш ясады. Лекциядән соң ул «Азатлык»ның берничә соравына җавап бирде.

– Бүгенге көндә илдәге милләтара мөнәсәбәтләрне ничек бәялисез?

– Соңгы өч елда бу өлкәдә позитив динамика күзәтелә. Кискен радикализм, ксенофобия күренешләре кими бара. Беренчедән, бу дәүләттә булган зур вакыйгалар белән бәйле: Сочида узган Олимпиада, Кырымның Русиягә кушылуы, Донбасста үткән вакыйгалар, санкцияләр – боларның барысы да патриотизм хисен уятты. Икътисади динамика бүгенге көндә бик әйбәт булмаса да, милләтара мөнәсәбәтләрне имин дияргә була. Шулай да, проблемалар юк һәм булмас, дип төгәл әйтеп булмый. Мигрантларга карата кискен сүзләр ишетәбез – бу бөтендөнья проблемасы.

– Соңгы елларда сәясәтчеләр тарафыннан «күп милләтле дәүләт» дигән түгел, ә «бердәм Русия халкы» дигән сүзләр ишетелә. Бу хәл унификациягә китермәсме, дәүләт үзенчәлеген югалтмасмы?

– Һәрхәлдә, «Безгә русияле милләте турында сөйләшергә кирәк» дип әйтүчеләр һәм «Русияле милләте дип әйтү – башка милләтләрне юк итү дигән сүз», дип әйтүчеләр бар. Бу мәсьәләдә аңлатма бирү кирәк, фәнни берләшмә тарафыннан да, хәтта галимнәр арасында да бәхәсләр бара, мәгълүмат чаралары да бу мәсьәләдә тәрбияләү вазифасын башкарырга тиеш. Әлбәттә, күп еллар дәвамында бездә «күп милләтле республикалар», дип сөйләп йөргәч, хәзер «без бер милләт» дияргә бик авыр, бигрәк тә һәр милләтнең үзенчәлекләрен искә алганда. Ә шулай да, кирәк иде. Әмма бу унификациягә китерер, дип уйламыйм, чөнки берара бернинди концепцияләр, милләт министрлыгы булмады, ә милләтләр булды һәм булачак та.

– Бүгенге көндә милли телләрне өйрәнү җитәрлек дәрәҗәдәме?

– Мәсәлән, 1991нче елның совет мәктәпләре белән чагыштырсак, бүгенге көндә милли телне өйрәнүдә без кайбер позицияләрне югалтканбыздыр, дип уйлыйм. Шулай да, башка милләтләрнең телләрен өйрәнүгә карата кызыксыну арткан, дип әйтергә кирәк. Милли телдә белем алу мөмкинлеге барлыкка килде, бигрәк тә ул күп санлы һәм үз дәүләтләре булган милләтләрдә күренә. Татарстан, Чечнядән башлап, тагын кайбер дәүләтләр белән тәмамлап, бу милләтләрнең милли теле әйбәт дәрәҗәдә өйрәнелә. Телнең юкка чыгу куркынычы юк, тик элеккедән килгән тенденция белән урыс теле ягына ассимиляция бара. Урыс теле, күпчелекнең һәм дәүләт теле булуы аркасында, башка телләрдән өстен. Мәсәлән, ата-аналар урыс теле балаларына күп мөмкинлек бирүен, югары уку йортында белем алу мөмкинлеген аңлыйлар һәм шуңа күрә балаларына урыс телен югары дәрәҗәдә өйрәтәләр. Бу очракта калган телләр кыен хәлдә кала. Минемчә, милли тел дә, дәүләт теле дә уртак өйрәтелергә тиеш. Татарстанда бу норма булырга тиеш. Әмма мәсьәлә урыс милләте кешеләренә барып төртелә. Алар татар телен өйрәнер өчен нишләргә? Бу проблема бар. Милли республикаларда урыслар татар яки башкорт, чуаш телләренә караганда инглиз телен өйрәнүне өстенлек итеп куя. Татарстан тәҗрибәсендә икетеллелекне хуплау булганда, бу проблема хәл ителер иде. Мәсәлән, Канаданың Квебек төбәгендә инглизләр соңгы 30 ел эчендә француз телен өйрәнделәр, иркен сөйләшәләр. Әмма Канада моның өчен берничә миллиард доллар акча тотты.

Алсу ӘХМӘТ

Левада: Русияләрнең 85 проценты сәяси протестларда катнашырга әзер түгел

Русияләрнең 85 проценты сәяси протестларда катнашырга әзер түгел, ә 82 проценты яшәеш дәрәҗәсе төшсә дә урамга чыкмаячак. Бу хакта «Левада» үзәге сораштыруларына нигезләнеп, «Ведомости» хәбәр итә.

Сораштыруда катнашкан халыкның бары тик 18 проценты гына яшәү дәрәҗәсенең түбәнгә тәгәрәвенә каршы оештырылган акцияләрдә катнашырга мөмкинлеген белдерә. Ә сәяси протестларга 15 проценты гына чыгарга әзер.

Халык кризисның озакка сузыласын аңлый, ләкин протест белән генә проблеманы чишеп булмый, дип уйлый, чөнки урам чаралары җитди үзгәрешләргә китерми, ди «Левада» үзәгенең җитәкче урынбасары Алексей Гражданкин. Аның сүзләренчә, 2011-2012нче елгы протестлар илдә берни үзгәртмәде, Украинадагы вакыйгалардан соң курку калды, протестлар тыныч акция буларак кабул ителми.

«Моннан тыш, хакимият өчен протест – ул җәмгыять белән аралашу чарасы түгеллеген дә аңлый халык. Сазлык мәйданындагы тоткарлаулар да күпләрнең исендә», – ди Гражданкин.

Мәскәүнең урыс телен саклау юллары татарларга үрнәкме?

Русиядә урыс телен нормага салып, аның кулланылышын сөйләмдә, элмә такталарда контрольдә тотачак оешма булдырыла. Татарстан бу тәҗрибәне үзендә куллана аламы? «Азатлык» Мәскәү һәм Казан белгечләре фикерләрен тәкъдим итә.

Русиянең Урыс теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе башкарма комитеты рәисе Роман Дощинский сүзләренчә, элмә такталардагы латин хәрефләре белән язылган чит ил брендлары янына урыс хәрефләре белән исемен язу таләбе куелырга мөмкин. Урыс телен бозучыларны, дөрес кулланмаучыларны, контроль иткән комитет таләпләрен үтәмәүчеләрне җәзага тарту юллары да барланачак.

Әлеге мәсьәлә Русия Җәмәгать пулатында күтәрелде. Утырыштан соң кайбер мәгълүмат чаралары урыс телен контрольгә алачак «лингвистик комиссия» Эчке эшләр министрлыгы каршында оешачак, дип язып чыкты. Дощинский әлеге бүлекне полиция каршында оештыруны хупламый. «Азатлык»ка ул урыс телен куллануны контрольгә алу юлларын барлап күрсәтте.

Русиядә урыс телен саклау өчен яңа зур эш башларга җыеналар. Татарстан да үз ягыннан татар телен, дәүләт теле буларак, бер нормаларга китереп, киңрәк кулланышка кертүне эшли аламы? «Азатлык» Дощинский санап киткән юлларга карата галим Дамир Исхаков фикерен дә белеште.

  1. Урыс телен куллануны багучы оешма булдыру

Дощинский: Бу комитет йә булмаса комиссия булырга мөмкин. Үзен хөрмәт иткән һәр илдә дә дәүләт теленең кулланышын тәэмин итеп тора торган оешма бар. Ул Франциядә һәм Европадагы күп илләрдә эшләп килә. Урыс телен багучы бу бүлекне кайдадыр читтә түгел, ә эш күрсәткән оешмада булдыру кирәк. Русия фәннәр академиясе каршында Виктор Виноградов исемендәге урыс теле институты бар. Канунга менә бу институт урыс теле нормалары белән шөгыльләнә, дип язылырга тиеш.

Исхаков: Әгәр Мәскәүдә урыс теле институты каршында урыс телен куллануны күзәтүче оешма була икән, ул вакытта Татарстан фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) каршында шундый оешма төзү кирәк булачак. Татарстан фәннәр академиясе татар теле турында шундый ук оешма булдырып, татар телен кайгыртырга тиеш була.

  1. Урыс теле нормаларын әзерләү

Дощинский: Бүген яшәешебез бик күп сүзлекләр һәм белешмәләр белән тулган, бу иң зур проблема булып тора. Теләсә нинди оешма телне нормага салу белән шөгыльләнә ала. Әнә шуңа күрә укытучылар һәр ел саен орфоэпия сүзлекләре сатып алырга мәҗбүр була. Безнең нормага салынган бер генә аңлатмалы сүзлек тә юк. Әйтергә дә куркыныч, безнең бер генә дә орфография һәм пунктуациядән нормага салынган белешмәлек юк.

Русия фәннәр академиясе каршында Виктор Виноградов исемендәге урыс теле институтыннан кала, башка институтлар да урыс телендә тикшеренүләр белән шөгыльләнсен, әмма алар сүзлекләрен норматив түгел, ә кулланылыштагы бөтен тел рәвешләрен дә туплаган китап буларак төзи ала. Берничек тә телнең берничә төрле нормасы була алмый.

Исхаков: Тел нормалары бер стандарт белән эшләнгән булырга тиеш. Әйләнештәге лөгатьләр һәм кемдер тарафыннан бик үк уйлап җиткермичә чыгарган китаплар тел мәсьәләсенә чуарлык кертә. Минемчә, тел нормаларын эшләүче оешма шулай ук Татарстан фәннәр академиясе каршында булырга тиеш. ИЯЛИ бу эш белән күпмедер дәрәҗәдә шөгыльләнә. Бездә академик басмаларны бу оешма гына әзерли. Бәлки, Мәскәүгә караганда, без бу эшкә күбрәк әзербездер.

  1. Бердәм тел нормаларын популярлаштыру

Дощинский: Телнең дөрес кулланылышын радио һәм телевидение, барлык мәгълүмат чаралары аша пропагандалау. Әгәр норма теге йә бу документлар, ягъни сүзлекләр һәм белешмәлекләр белән ныгытылса, халыкка билгеле бер нормалар барлыгын «менә болай әйтсәк дөрес, ә болай дөрес түгел», дип төшендерү.

Исхаков: Бердәм тел нормаларын пропаганда яки боерык юлы белән генә кертеп булмый. Көндәлек тормыш нәтиҗәсендә, яшәештә куллану булганда, алар керә ала. Күпме генә тырышма, яшьләр үз араларында үзләренчә сөйләшә икән, җитешсезлекләрне пропаганда белән җиңел генә бетерә алмыйсың. Интернет теле бар. Әмма дәүләт оешмалары, шушы комиссияме, йә булмаса комитет галимнәре киңкүләм мәгълүмат чараларында кулланыла торган телне контрольдә тотса һәм аның дөреслеген тикшерсәләр, тел нормаларын популярлаштыруга йогынты ясарга мөмкин.

  1. Чит сүзләрне ике телдә язу

Дощинский: Шәһәр урамнарыннан барганда кафе, ресторан һәм башка оешмаларда латин хәрефләре белән булган язуларның кирәгеннән артык күплегенә игътибар итәсең. Тел ул – бер халыкның икенчесеннән аерылып торуының күрсәткече. Әгәр без күп төрлелек булсын, дибез икән, ул вакытта башка телләр дә шәһәр урамнарында урын алырга тиеш. Ни өчен күпчелек инглизчә генә соң? Алайса, французча һәм башка телләрдә дә булсын. Инде латинча язуларга килсәк, мисал өчен, «Adidas»ны алыйк. Ни өчен «Adidas» кына булырга тиеш? Әйдәгез, янына кирилл әлифбасы нигезендә дә язып куйыйк. Әгәр «Adidas» урысчага тәрҗемә ителә икән, ник аның тәрҗемәсен язып куймаска?

Инде «McDonalds»ны алыйк. Ул шул кадәр американлашкан компания, әмма алар беренчеләрдән булып Русиядә кириллицаны куллана башлады. Дөрес, күп брендлар белән кыенлыклар да туарга мөмкин. Алар атамабыз бозыла диячәк, әмма сатып алучыны югалтмас өчен бөтен нәрсәгә барырга мөмкиннәр.

Исхаков: Чит сүзләрне ике телдә язу тәкъдиме – артык. Минемчә, тел үзенә күрә бер тере организм. Телгә төрле сүзләр кереп китә, йөри. Узган гасырның 20нче елларында татар телен чистартулар булган, тарихта андый нәрсәләр бар. Реаль тормышта кеше «Adidas» дигән сүзне кириллицада укып тормас, дип уйлыйм, ничек әйтелә – шулай кулланышта да булыр.

  1. Алынма сүзләргә каршы көрәш

Дощинский: Әгәр, киләсе буынга урыс телен без теләгәнчә тапшырырга уйласак, кулланыштагы чит тел сүзләренең урысчага тәрҗемәләрен популярлаштыру кирәк. «Селфи» түгел, ә «себяшка», «респект» түгел, ә «уважуха» һәм башкалар. Дөрес, без «спам», «онлайн», «принтер» һәм башка киң кулланыштагы сүзләрдән баш тарта алмабыз да. Ә французлар «компьютер» дигән сүзне кабул итмәде.

Исхаков: Урыс телен бик чиста итеп сакларга тырышучылар, минемчә, бу мәсьәләдә уңышка ирешә алмаячак. Халыкка таралган терминнарны ничек кенә кыссаң да, син аны бетерә алмыйсың. Реаль тормышта бик күп башка терминнар керә һәм алар әйләнештә йөриләр.

  1. Таләпләрне үтәмәүчеләргә җәзалар

Дощинский: Әгәр без латин хәрефләре белән инглиз сүзләрен куллануга каршы икән, үтәмәүчеләргә штраф җәзасы куллану мөмкин. Әмма җәза кулланганчы, иң башта үзебезнең нормаларны популярлаштыру кирәк. Эшләп килгән канун нигезендә хәзер сүгенгән өчен 50 мең сум штраф түләү каралган. Әмма күпме кеше йә булмаса оешма җәзага тартылды икән? Бу ягы – караңгы. Мин тел нормаларын санга сукмаучыларны, гомум таләпләрне үтәмәүчеләрне штрафка тарту ягында.

Исхаков: Минемчә, җәза бирү артык, аның өчен мәхкәмәләр оештыру кирәк булачак. Тере тел, сөйләм теле телевидение һәм радиода да кулланыла. Телевидениедә сөйләгән кешене «дөрес сөйләмәдең» дип штрафка тарту мөмкин булмаячак. Җәзалар билгеләнгән очракта да, алар үтәлмәячәк. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән оешма телевидение һәм радиода алып баручыларга билгеле бер нормалар гына куя ала. Мәгълүмат чаралары өчен билгеле бер стандартлар булырга тиеш. Дөрес куллануны контрольдә тота торган оешма барыбер дәүләт каршында төзелергә тиеш. Контроль вәкаләтләре булганнар гына моны эшли ала. Бәлки, Татарстан Парламенты каршында ниндидер комиссия төзү кирәктер.

  1. Ике дәүләт телле республикаларда икетеллелек шарт

Дощинский: Русиядә ике канун бар. Берсе – «Дәүләт теле турында», икенчесе – «Русия халыклары телләре турында». Милли телләргә кагылган программалар булдыру һәм финанслауга килсәк, гадәттә, аларга акчалар федераль бюджеттан түгел, ә төбәк бюджетыннан бүленә. Урыс теленә караган федераль максатчан программа булган кебек, Русия халыклары телләренә булышу федераль программасын төзү дә мөмкин булыр иде, әмма ул телләр бик күп. Шулай да, милли республикалар белән бәйләнештәге һәм эре телләргә ярдәм булдыру турында иде сүзем.

Исхаков: Милли республикаларның телләренә һәм эре телләргә федераль ярдәм булдыру кирәк. Беренче чиратта, татар кебек таралган халыкка чит төбәкләрдә үз телен әйләнештә булдыру өчен комачауламас иде. Мәктәпләр бетеп бара, аларны караучы юк. Ярдәм булса, телне саклауны уңышлырак оештыра алыр идек.

Дощинский: Татарстанда ике дәүләт теленең дә элмә такталарда тигез кулланылышта булмавына килсәк, ике телдә дә күрсәтү бер дә авыр түгел, күп акча да сорамый. Мин үзем кулланышта күбрәк телләр булу ягында. Күбрәк кулланылган саен, без баерак күренәчәкбез.

Исхаков: Бу фикерне хуплыйм. Татарстандагы тикшеренүләр элмә такталарда татар теленең 5 процент кына булуын күрсәтә. Урыс теле бөтенләй каплап киткән. Бу хәлгә республикада да, Мәскәү тарафыннан да игътибар юк. Телләрне тигез куллану кирәклеген күрсәтә.

Дощинский: Теләсә нинди дәүләт теле ул документларда, рәсми очрашулар, җыелышлар һәм киңәшмәләр вакытында да кулланылырга тиеш. Әгәр җыелыш татарча гына бара икән, аңламаучыларга урысчага тәрҗемәсе дә тәкъдим ителсен.

Ике дәүләт телле республикаларда, Башкортстан һәм Татарстанда, дәүләт оешмасында эшләүче теләсә кем ике дәүләт телен дә, татарча да һәм башкортча да яхшы белергә тиеш. Бу республикаларның һәр гражданының бурычы.

Исхаков: Бу дөрес фикер. Безнең Татарстан Конституциясенә дә, телләр турындагы кануннарга да туры килә. Монда җирле халыкның телләрне белү мәсьәләсе түгел, ә урысларга җирле телне куллануны кертү эшләнми. Җирле халыклар күпчелек ике телне дә белә. Ә урысларның күпчелеге җирле телне белми. Ике телне дә белү – кирәкле әйбер. Телләрне саклау ягыннан да әһәмиятле ул. Бу әйбер әле башлангыч чорда гына. Татарстан парламентын алсак, андагы депутатларның 95 проценты урысча сөйли. Татарча сөйләү бик начар хәлдә. Бу эшне республикаларда беренче чиратта дәүләт оешмаларыннан һәм парламенттан башлау кирәк. Моны эшләү мөмкин, чөнки узган гасырның 20нче елларында республикаларда андый тәҗрибә булган.

Наил АЛАН

Комментарии