ЕРТЫК ЧАЛБАР

1963 елдан алып 1990 елга кадәр Сабан туенда комиссия әгъзасы булып йөрергә туры килде. Минем өчен иң истәлекле Сабан туе 1963 елда булгандыр. Шул вакытларда тар балаклы чалбар кию модада иде. Ул заманда кием-салым бик яхшыдан түгел иде әле, 30-45 сумга костюм, 10-15 сумга менә дигән чалбарлар ала идек. Ул вакытта шәрә тән калып көрәшкән кешеләрне белмим. Менә минем өстә дә шул чалбар белән күлмәк иде. Балаларны көрәштереп бетердем дә, олылар, яшьләр көрәшен башлап җибәрдем. Көрәшне үземнән башларга булдым. Үзем көрәшче булмасам да, кеше алҗытырга сәләт бар. Армиядән кайткан гына чак, тәмәке тартмыйм, аракысы да әллә нигә бер, ул вакытта акчасы да юклы-барлы гына иде бит. Шулай да, бер өч-дүрт егетне ектым мин. Тастымалны тотып мәйдан уртасында торам, минем белән көч сынашырга керүче юк, ә мәйданга җыелган бөтен кеше көлә. Мин һаман аны-моны күрмим, халыкның көлгәненә аптырап, үземә көрәшергә кеше эзләп йөрим. Мин шулай йөренеп торган саен, халык тагын да ныграк көлә. Чиләбедән кунакка кайткан бер туган апам, мине чакырып алды да: «Үскәнем, Фәнис, үзең сизмисеңме әллә, чалбарыңның арты ярылган бит», – ди. Чыннан да, чалбар тегелгән җиреннән 30-40 смбуйга сүтелгән. Менә шуннан соң ни өчен миннән көлгәннәрен аңладым. Шушы вакыттан соң тар чалбарга игътибар итми башладым. Соңга таба бу төр балаклы чалбарлар да модадан төшеп калдылар.

Хәзер кызык итеп сөйләргә генә калды.

Ф. МӘҮЛИЕВ.

Мөслим районы, Иске карамалы авылы.

Комментарии