Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

(Ф. Яруллин)

«Чир җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул», ди халык мәкале. Кеше нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, тормышында нинди генә зур үрләр яуласа да, нинди генә матур илләрдә йөрсә дә, аны туган туфрак, туган нигез һәрвакыт үзенә тартып тора. Бала чакта бергә уйнап үскән яшьтәшләр, күрше-күлән, туган-тумача белән күбебез туган авылга кайткач кына, үз нигезебезгә аяк баскач кына күрешә алабыз шул. Ә менә районы халкы Казанда да бергә очрашып, күрешергә мөмкинлек таба. Бу эштә арчалыларның Якташлар җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Тәлгать Шиһабиевның да өлеше чиксез зур, билгеле.

Тәлгать абый үзе – Арча районының Иске Йорт авылы егете. Казан дәүләт химия-технология университетын тәмамлаган, фән өлкәсендә зур уңышларга ирешкән кеше ул. «Восток стройтрансгаз» ширкәте генераль директоры булып эшли һәм Казан Ветеренария академиясенең «Метрология һәм сыйфатны тикшерү» («Метрология и управление качеством») кафедрасын җитәкли.

– Тәлгать абый, әйтегез әле, Арча якташлык җәмгыяте кайчан һәм нинди максат белән төзелде?

– Арча якташлык җәмгыятен без 2001нче елны төзедек. 25 кешедән торган президиум сайлап куелды һәм мине җитәкче итеп билгеләделәр. Максатыбыз – Казанда яшәгән якташларыбызны бергә туплап, җыеп, бер-беребезгә ярдәм итеп, аралашып яшәү. Без бик күп төрле юнәлешләрдә эшлибез: мәгариф, мәдәният, эшмәкәрлек һәм башкалар.

– Ә төгәлрәк әйтсәк, нинди эшләр башкарасыз?

– Студентлар белән эшлибез. Аларга укуларында кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Районыбыздан чыккан язучылар белән һәрдаим очрашулар оештырып торабыз. Мәдәният хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре белән дә элемтәбез нык. Кулдан килгәнчә, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Менә тиздән 13нче тапкыр якташлар белән бергәләп, еллык җыен оештырырга исәп.

– Җыенда ниләр эшләячәксез?

– Һәр ел саен, еллык җыенда без узган елда эшләгән эшләребезгә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар төзибез. Ел дәвамында, туган көннәре булган шәхесләребезне котлыйбыз. Шулай ук, фәнни дәрәҗәләргә ирешкән, мактаулы исемнәр алган якташларыбыз да билгеләнеп үтелә. Аларга премияләр тапшырыла, бүләкләр бирелә. Арча районында туып-үскән җырчыларыбыз безгә үз җырларын башкара. Бер-берсен мактап, юк-бар гына сөйләшеп утыра болар, дип уйламасыннар. Гадәттә, безнең очрашулар бик күңелле һәм җылы атмосферада уза. Быелгы җыен 27 март көнне, кичке сәгать 5 тә, Казан милли мәдәният үзәгендә узачак. Барлык якташларыбызны да шул җыенга чакырып калам.

– Якташларыгызга тагын нинди теләкләрегез бар?

– Иң беренче, «Арча якташлар җәмгыяте»н төзүдә һәм бүген дә җыеннар оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Нур Хәмзин улы Шакиров, Лотфулла Нурислам улы Шәрифуллин, Кәримов, Мәдияров һәм, әлбәттә, Арча районы хакимияте җитәкчесе Алмаз Әмин улы Нәзировка аеруча да олы рәхмәтемне белдерәм. Алар якташлар җәмгыятен оештыручылар да, яшәтүчеләр дә.

Безнең районнан бик күп язучылар, танылган шәхесләр чыккан. Алар белән горурланырга, аларның калдырган рухи мирасын сакларга һәм яшь буынга җиткерергә кирәк. Якташларым үзләренең геройларын, мәгърифәтчеләрен, танылган шәхесләрен онытмасын иде. Ә иң зур теләгем – активрак булсыннар! Безнең җәмгыятькә килсеннәр, очрашуларга йөрсеннәр. Бер күрешү – үзе бер гомер бит ул. Бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын иде!

Комментарии