Керәшеннәрдә яңа «җондыз»лар атылды

татарлары беренче тапкыр яшь җырчыларның “Туым җондызы” фестивален үткәрде. Анда ел дәвамында башкарган эшләргә йомгак ясалды, проблемалар да барланды.

Быелгы чара башка еллардагы кебек Нардуган бәйрәменә туры китереп уздырылса да, анда Христиан дине йолаларына шактый урын бирелгән иде. Бәйрәмгә тәүге тапкыр Керәшен җыены чиркәве побы Павал атакай Павлов та килде.

“Туым җондызы” бәйгесенең төп максаты – яшь керәшен җырчыларын барлау. Фестивальнең башлангыч өлеше уку йортларында оештырылган инде. Яңа фестивальдә педагогика институтының музыка бүлеге, мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да бар иде. Фестивальнең жюри рәисе – Камал театры артисты, мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Наил Дунаев: “Туым җондызы”н алга таба традициягә әйләндерергә телибез”, – диде.

Сәхнәдә башланганчы, районы Субаш авылының “Нардуган” фольклор ансамбле килгән кунаклар өчен фойеда түгәрәк уеннары оештырды. Субаш авылында ике “Нардуган” фольклор ансамбле бар икән. Балаларның “Нардуган” төркеме 2008 елда елы уңаеннан оешкан.

“Керәшен биюләрен башкарырга укытучыларым өйрәтте. Без киләчәктә дә “Нардуган”га бик теләп йөриячәкбез. Шулай итеп, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз”, – ди ансамбльнең яшь биючесе һәм җырчысы Мария.

Ансамбль өчен киемнәрне мәктәп тектергән. Ә күкрәккә тага торган тамаксалар әбиләрдән калган мирас булып чыкты.

Узган ел гына оештырылган Керәшен дәүләт “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле “Туым җондызы” фестивалендә беренче мәртәбә халыкка күренде. Алар Нардуган бәйрәменең җырлы-биюле күренешләрен тәкъдим итте. Мәдәният һәм сәнгать университетында Лидия Әхмәтова җитәкләгән “Сәлам” ансамбле дә чыгыш ясады.

“ТУЫМ ҖОНДЫЗЫ” – “ТУУ ЙОЛДЫЗЫ”

Узган елларда исә чиркәү Нардуган бәйрәменә фатиха да бирмәде, каршы да килмәде. Быелгы бәйрәмгә Павал атакай үзе дә килде. Чөнки чараның исеме үк христиан диненә якын. “Туым җондызы” исеменең төп мәгънәсе “туу” сүзенә, ягъни Христосның тууына кайтып кала. Ә элекке заманнарда керәшеннәр йолдыз сүзен “җондыз” дип сөйләшкән”, – ди Наил Дунай.

Керәшен татарларының дингә йөз белән борыла башлауларын Павал атакай да искәртеп узды.

“Бүген инде без борынгы гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне барлыйбыз. Чиркәү бәйрәмнәре бәйрәме буларак үсә башлады”, – диде Павел атакай. Шул ук вакытта ул элекке елларда керәшеннәрнең куркып кына очрашуларын, кача-поса гына бәйрәм итүләрен дә искә алды.

ЯПОННАР КЕРӘШЕННӘР БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНА

Бәйрәмгә керәшеннәр белән кызыксынучы галимнәр дә чакырулы иде. Керәшеннәр турында фәнни хезмәт язарга Япониядән килгән Акира Сакурама үз чыгышын телендә башлады. “Исәнмесез! Бу бәйрәмгә чакыруыгызга мин бик шатмын”, – диде япон галиме.

“Керәшеннәрнең Нардуган бәйрәмендә христиан дине чалымнары белән бергә мәҗүсилек гадәтләре дә бар. Әлеге кушылу керәшен гореф-гадәтләренең уникальлеген күрсәтә”, – ди Акира Сакурама.

КЕРӘШЕННӘРГӘ 49 ЕЛГА БИНА БИРЕЛГӘН

“Туым җондызы” фестиваленең төп оештыручылары – Иван Егоров җитәкләгән республика керәшен оешмасы һәм керәшеннәрнең “Туганайлар” газетасы редакциясе. Бу чарага килгәннәр арасыннан 300ләп кеше “Туганай”ларга язылып та өлгергән. Газетаның баш мөхәррире Людмила Белоусова керәшен оешмалары “Туганайлар” белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш дип әйтеп узды. Узган ел газета Түбән Кама районында яшәүче сигез балалы Чичәкәевлар турында язган. Әмма язма басылып чыгарга да өлгерми, гаилә башлыгы кисәк кенә гүр иясе була. Ишле гаиләгә ярдәм итү максатыннан, “Туганайлар” газетасының ике еллык җыелмалары 2 том итеп сатылды һәм Чичәкәевларга ярдәм итәргә кирәклеге әйтелде.

Республика керәшен оешмасы рәисе Иван Егоров “Туым җондызы” бәйрәме уңаеннан: “Туым җондызы җир йөзендә яңа дәвер тууын билгели. “Туым җондызы” үткәнен дә, хәзергесен, киләчәген дә үзенә сыйдыра. Керәшен җыенында да яңару дәвам итә”, – диде.

Узган ел керәшен татарларына, рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, Худяков урамында 49 елга ике катлы бина бирелгән. “Киләчәктә аны керәшеннәр горурлыгы булырлык үзәк итү бурычы тора”, – ди Иван Егоров.

“Арабызда катлаулы булса да, мактаулы әлеге эшкә кушылучылар табылыр дип уйлыйм. Чөнки бу эш зур матди чыгымнар сорый”, – диде республиканың керәшен оешмасы җитәкчесе.

ЯҢА ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫНДЫ

“Туым җондызы” фестиваленең беренче тапкыр гына уздырылуын исәпкә алып, жюри барлык катнашучыларны да җиңүче итеп билгеләргә карар кылган. Шулай итеп, Диана Микшина, Анна Васильева, Алинә Булатова, Лиана Миронова, Снежанна Абрамовага һәм “Татар җыры-2008” лауреаты Оксана nДмитриевага “Туым җондызы” бәйгесе дипломнары тапшырылды.

Саша ДОЛГАНОВ

“Искә алып килгәнегез өчен рәхмәт”

Теләче районындагы Югары Мирәтәк авылында керәшен карендәшләребез гомер кичерә. Бу авылда элек-электән керәшен халкы яшәде. Район үзәгеннән еракта калган авыл халкы белән күрешәсе килеп шунда бардык. Җәйге чорда булган бар иде Мирәтәктә. Ул чакта авыл урамын шәһәрдән кунакка кайткан бала-чага бизи. Ә без барган көндә авыл тынып калган иде инде.

Йортлары дистәдән артып китсә дә, көзен-кышын авылның тугыз гына йортында ут яна. Димәк, тугыз йортлы авыл бу Мирәтәк. Биредә 32 кеше яши. Аларның 6сы – мәктәп укучысы, 2се бакча баласы. Пенсия яшендәгеләр – 13, эш яшендәге 4 кеше үзләренең фермерлык хуҗалыкларында хезмәт куя, калганнары “Казыли” ширкәтендә эшли. Җәй көне авылга “дачниклар” кайтып тула. Гадәттә, балалар булса, димәк, бу авылның киләчәге бар икән әле дип сөенәбез. Имеш, алар безнең киләчәк. Авылны саклап калу өмете аларда. Тик бу авыл мисалында әлеге өметләр акланмас, мөгаен. Ике гаиләдә үсүче 8 бала авылны саклап калыр микән, ай-һай. Авылда бит инде бүген үк кибет тә, медпункт та юк. Мәктәп, балалар бакчасы турында сөйләп тә торасы түгел. Хәтта авылны бүлеп торучы елга аша салынган такта күпер дә җимерек хәлгә килгән. Бу күпергә әллә ни зур суммалар да чыгарырга кирәкмидер. Авыл җирлегенең игътибары, әлеге авыл халкына ихтирамы һәм аз гына тырышлыгы да җитәдер кебек. Мирәтәклеләр үзләре дә:

– Башлап йөрүче кирәк, башлап җибәрүче булса, авыл кешесе үзе дә чыга инде ул, – ди.

Шул җимерек хәлдәге күпер аша үтеп, авылның икенче ягына чыктык. Иң беренче кеше Вера Емельянова каршылады. Аннан хәл-әхвәл сорашкач, алга таба киттек. Без кергәндә, Софья түти төшке аш хәзерләп йөри иде.

– Мин шушы “Большевик” колхозында тудым, гомер буе шунда эшләдем, шунда яшәдем. Ул чактагы хуҗалык рәисе Кыям Җәләлевичтан качып, бер бутый белән бер жакет алыр өчен торфка киттем дә, аларны алгач, кире әйләнеп кайттым, – ди.

Софья түти белән гәп куертып утырганда, урамда сарыкларын көтеп калган Марья түти дә килеп керде. Керә-керешкә:

– Өемә газ кермәгән, монда җылынырга керәм мин, – ди. – Рәхмәт, искә алып килүегезгә. Безнең бер кеше күргән юк. Авыл бик зу-ур иде бит. Баш булып яшәде бит әле ул. Шулай да менә мин алтмышынчы еллар башында булып килдем, шул чакта ук кешегә эш юк иде, күрше авылга йөреп эшләдек.

Түтиләр берсен-берсе бүлдереп, “Большевик” чорын хуплады, дөнья хәлләрен сөйләшеп, балалары һәм оныклары тормышындагы куанычлар белән уртаклашып калырга тырышты.

– Хәлне белүче, кирәк-яракларны алып кайтып торучы Верабыз бар әле ярый, рәхмәт яусын, – диләр. Вера ханым авыл җирлегендә эшләп лаеклы ялга чыккач та, авыл халкына үзе булдыра алганча ярдәм күрсәтә икән.

– Кичләрен телевизор карап үткәрәбез, – ди Марья түти. Элек йон эрләп, балаларга оекбаш бәйли торган идек. Яшь чакта барысына да өлгергәнбез, күңелле дә, рәхәт тә булган. Хәзер бөтенләй рәхәт, бер эш тә юк, тик күңелле түгел, – ди әбекәйләр. Шунысын да әйтергә кирәк: алар икесе дә бишәр кыз тәрбияләп үстергән. Күңелле түгел дисәләр дә, күңеллелек эзләп, авылны ташлап китәргә җыенмыйлар.

Авылның ул ягындагы 5 йортта җанлылык сизелә. Шуларның икесендә, кара-каршы йортта бер династия кешеләре – Алюковлар һәм Бәдретдиновлар яши. Алюковлар берничә ел элек, пай җирләрен рәсмиләштереп, үзләренең ярдәмче хуҗалыкларын булдырган. Җир эшкәртү өчен үзләренең техникасы да бар. Үлән үстереп, азмы-күпме гаилә бюджетына керем дә эшләп алганнар. “Быел да үлән бик уңды уңуын. Яңгырларга калып череп кенә харап булды”, – диләр. Ун гектар чамасы җирдә бәрәңге дә игеп караганнар. Уңышы белән әллә ни куандырмаган, киләсе елларга үлән чәчәргә генә уйлыйлар. Сарайларында өч баш сыер малы, ат, чучка һәм тагын берничә баш сугымга дигән терлек бар. Әлеге династия кешеләрен яшәтүчеләр әнә шулар.

Авыл халкын борчыган проблемалар бар, әлбәттә. Су башнясының насосы янып чыкканга хәйран вакыт үтсә дә, һаман да шул килеш икән. Һәр йортта кое булгач, бу әллә ни борчымаса да, янгын ише хәвеф чыга калса, эшләр харап. Монысы бер. Керәшен карендәшләрне борчыган икенче мәсьәлә – әлеге дә баягы авыл уртасындагы күпер. “Яңа гасыр” телевидениесеннән дә килеп төшергәннәр иде. Барыбер селкенүче булмады. Белмим, булыр микән”, – дип шикләрен белдереп калды мирәтәклеләр.

Авылның соңгы яңалыкларын тау башы ягындагы бердәнбер урамында тыңладык. Ул арада урман ягыннан Митери дәдәй кайтып төште. Авылның аксакалы булса кирәк. Ул күренгәч, урамнар ямьләнеп китте. Без алдарак күреп сөйләшкән Софья түтинең ире икән үзе.

Күренеп тора, авыл халкы аралашырга, сөйләшергә, моң-зарларын белдерергә сусаган. Софья түти дә: “Безнең авылны хурлап язмагыз, авылыбыз бик матур”, – дия-дия озата килде. Шулай шул, кичке караңгылыкта тугыз йортына гына ут эленсә дә, капканы ачып чыгуга бушлык – ялан кырлар җәелеп ятса да, кадерле ул туган авыл. И авыл!

Инде язма соңында бер гозер: авылны дөньялык белән тоташтырып торучы бердәнбер юл – такта күпердән дә мәхрүм итмәскә иде бит. Ул күпер аша балалар мәктәпкә йөри. Ике яктагы карт-карчык бер-берсенең хәлен белешергә чыга. Кечкенә генә әлеге гамәлгә күп тә кирәкми югыйсә!

Биш тәрәзәңнән кайчандыр

Биш балаң карагандыр.

Шул тәрәздән карый-карый

Баласын көткән ананың

Чәчләре агаргандыр.

Йөргәндер тавык-чебешләр

Капка-койма артында.

Кемнәр ташлап китте сине

Язмышлар кочагына.

Кайда микән синдә үскән,

Синдә тәпи басканнар?!

Тәрәзәңдә гөлләр түгел,

“Чүпләр” чәчәк атканнар.

Замирә СӘМИГУЛЛИНА

Комментарии