- 19.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Интернетта Азатлык радиосына һөҗүм 14нче ноябрьдә башланды һәм шуннан бирле тукталмый. DDoS һөҗүмгә Кытай һәм Русиядәге миллионлаган компьютер җәлеп ителгән.
Әлегә билгесез кешеләрнең комачауларга тырышуларына карамастан, радионың компьютер челтәре, кайбер кыенлыклар белән булса да, эшләп килә, җиһазларга зыян юк. Һөҗүм итүчеләр сәхифәнең эшләвен туктата алмады, әмма яңа язмаларның, фото, видео материалларның сәхифәгә чыгуын акрынайтты.
Азат Европа/Азатлык радиосы президенты Кевин Клоз: «Һөҗүм турында мәгълүмат туплау дәвам итә, әмма инде хәзер үк бу махсус оештырылган эш дип исәпләнелә», – диде. Клоз бу һөҗүмне: «Шушы чорда ирекле мәгълүмат тарату һәм алмашу эшенә комачаулыклар булуын күрсәтүче ачык дәлил», – дип атады.
DDoS һөҗүм хакерлар карамагына эләккән, яки вирус йоктырган меңнәрчә, ә кайчак хәтта миллионлаган компьютердан бер үк вакытта күпләгән ялган мөрәҗәгать җибәрү ысулы белән алып барыла.
«Азатлык» радиосының интернет челтәренә DDoS һөҗүм 14нче ноябрьдә башланды һәм гадәттәгедән күп тапкыр артыграк мөрәҗәгать килә. Һөҗүмнең иң көчәйгән вакытында һәр секунд саен йөзләрчә мең компьютердан мөрәҗәгатьләр килде.
Азат Европа/Азатлык радиосының технология бүлеге башлыгы Лук Спрингер әйтүенчә, радиога каршы һөҗүмдә төрле яшерен программалар ярдәмендә һөҗүмчеләр карамагына эләккән бер миллионнан артык компьютер катнаша дип исәпләргә була һәм ул компьютерларның күпчелегенең хуҗалары үз компьютерларының бу һөҗүмдә катнашуы турында белмидер дә.
Тикшерүчеләр «Азатлык»ка һөҗүмдә катнашучы компьютерларның 80%ы Кытайда, 20%ы Русиядә урнашкан булуын ачыклады. Әмма әлегә бу мәгълүмат һөҗүмнең кем тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел.
«Азатлык» әлегә даими техник үзгәрешләр кертеп проблеманы күпмедер дәрәҗәдә чишә килә, әмма һөҗүм итүчеләр дә аның саен яңа ысуллар кулланып яңа кыенлыклар чыгара тора. Нәтиҗәдә, вакыт-вакыт «Азатлык» сәхифәсенең ачылуы бик нык акрыная.
Башкорт җәмәгатьчелеге Хәмитовка каршы көрәшә
+Башкортстан республикасына президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнү белән бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре аңа оппозициягә берләшкән иде. Башта алар «республиканың мөстәкыйльлеген якламый», «федератив килешү мәсьәләсен күтәрми» дигәнрәк сүзләр белән генә чикләнеп килде.
Дөрес, Башкортстанның мөстәкыйльлеге экс-президент Мортаза Рәхимов вакытында ук югалган иде. Нәкъ ул җитәкчелек иткән чорда Башкортстан Конституциясе Русиянеке белән тәңгәлләштерелеп бетте. Нәкъ Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда Башкортстан федераль үзәк белән ике яклы килешүдән «колак какты».
Хәмитовка каршы төркем, аеруча соңгы чордагы мәгариф проблемалары уңаеннан, җиң сызганып алды. Башкортстан президентының башкорт телен ата-ана ризалыгы белән генә укыту кирәклеге уңаеннан фикерләре, мәктәпләр ябылу әлеге төркем өчен утка керосин сибү кебек булды. Гәрчә Башкортстанның мәгариф турындагы канунында башкорт теленең дәүләт теле буларак укытылуы шул килеш калдырылып, мәктәпләрдә башкорт теле мәҗбүри укытылырга тиеш булса да. Гәрчә оптимизация сәбәпле, санаулы (берничә) бала гына укыган башкорт мәктәпләре генә ябылса да. Ә бит шул ук вакытта 50дән артык башкорт гимназиясе һәм лицее һаман да булса белем бирүләрен дәвам итә. Татар гимназияләре икәү – Бәләбәй һәм Уфаның Черниковка бистәсендәге 65нче уку йортлары гына. Уфаның 84нче татар гимназиясе дигән уку йортында татар гимназия сыйныфлары белән беррәттән урыс сыйныфлары, ягъни гади класслар эшли. Шулай булгач, бу уку йорты һич кенә дә тулы канлы татар гимназиясе була алмый. Шул ук вакытта татар җәмәгатьчелеге башкорт җәмәгатьчелегенең оппозициягә басуына елмаеп карый. Имеш, алар беренче нәүбәттә Президентның милли чыгышына риза түгел.
16нчы октябрьдә Рөстәм Хәмитовны вакытыннан алда вазифасыннан алуны күтәреп бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге республиканың югары мәхкәмәсенә гариза биргән иде. Аны йөз кеше имзалады. Югары мәхкәмә Хәмитовны ул чактагы Русия башы Дмитрий Медведев тәкъдиме белән республика парламенты билгеләвен искә төшереп, халык тарафыннан сайланмавы сәбәпле, аны вазыйфасыннан бушату эшен караудан баш тарткан иде. Инде килеп әлеге төркем республиканың Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу хакта әлеге дәгъва текстлары авторы Азамат Галин белдерде: «Башкортстандагы мәхкәмә башкарма хакимият белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа без республиканың югары мәхкәмәсеннән башка төрле җавап көтмәдек тә. Русия Конституциясе мәхкәмәсе безнең гаризаны карап, эшне карау өчен республиканың Югары мәхкәмәсенә кайтарыр дип өметләнәбез».
Әлеге гаризада Башкортстан президентының ничек билгеләнүе искә төшерелмичә, вазифаларын вакытыннан алда бетерү кирәклеге, Башкортстан президентының Кроношпан төзелешен яклавының кануни булмавы һәм башка дәгъвалар аталган. Шуны да әйтергә кирәк, Кроношпан заводын төзүнең канунлы булмавы турында Кремльнең контроль идарәсе башы Константин Чуйченко да белдергән иде. Ул завод төзүгә рөхсәт булмавы, дәүләт экспертизасы эшләнмәве, халыкка төзелешнең хәвефсез булуы турында аңлату эшләре үткәрелмәве турында Владимир Путинга да җиткергән.
Башкортстан президенты хакимияте башлыгы урынбасары Әббәс Галләмов башкорт җәмәгатьчелегенең Русия Конституциясе мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүе буш гамәл, хәтта мәхкәмә аны караган очракта да, әлеге төркем Хәмитовны вазифасыннан бушату өчен кирәкле 25% тавышны җыя алмый дип исәпли. Ул шул ук вакытта Кроношпан заводы төзелешендә Мәскәү тапкан җитешсезлекләрне тануын һәм аларны төзәтү эшләре баруын белдерде. Бу хакта ул федераль мәгълүмат чараларына биргән аңлатмасында хәбәр итте.
Әфганстанда әфьюн арткан
БМОның наркотикларга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе наркотиклар турындагы еллык хисабында быел Әфганстанда 5500 тонна әфьюн җитештерелгәнлеген белдерде. Бу былтыргыга караганда 49%ка күбрәк һәм дөньяның барлык калган өлешендә җитештерелгәннән дә күбрәк дигән сүз.
БМОның Наркотикларга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Жан-Люк Лемае: «2013нче елда без Әфганстанда әфьюн уңышының моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелүенә шаһит булдык, ул 209 мең гектарда үстерелде», – диде.
Идарә хисабына караганда, быел әфьюн мәге былтыргыга караганда 36%ка зуррак мәйданда үстерелгән.
Мәктән алынган әфьюн – берничә төрле наркотикның, шул исәптән морфий һәм героинның төп ингредиенты.
Жан-Люк Лимае опиум җитештерү белән бәйле проблемаларны кеше тәнен үлеккә әйләндерүче вируска тиңли.
Хисапта әфьюн җитештерүнең артуы игенчеләрнең: «2014нче ел ахырына НАТО җитәкчелегендәге көчләр Әфганстаннан киткәннән соң ничек яшәрбез», – дигән борчылулары белән бәйле булырга мөмкин.
Лимае әйтүенчә, халыкара көчләр киткәннән соң әфьюн җитештерү тагын да артыр дип көтелә.
Әфганстан әфьюненең зур күпчелеге илнең көньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә җитештерелә. Бу төбәкләрдә Талибанның тәэсире шактый көчле һәм Талибан әфьюн саткан акчаны үз көрәшен финанслау өчен куллана, дигән хәбәрләр дә бар.
Көнчыгыштагы Нангарар виләятендә яшәүче бер фермер җитештерелгән әфьюннең 10%ын Талибан сугышчыларына биреп барырга мәҗбүр булуын белдергән иде.
Лимае әфьюн җитештерүнең артуы дөнья күләмендә дә сизеләчәк, ди.
– Әфганстанда җитештерелгән әфьюннән килүче 68 миллиард доллар керемнең 10 проценттан кимрәк өлеше генә Әфганстанда кала, калган өлеше читкә китә. Шуңа күрә бу – уртак җаваплылык, – ди Лимае.
Шул ук вакытта ул әфган полициясенең илдә җитештерелгән әфьюнне күбрәк кулга ала башлавын уңай тәрәккыять буларак бәяли.
– Моңарчы Әфганстанның наркотикларга каршы көрәш полициясе илдә җитештерелгән әфьюннең өч-дүрт процентын гына тоткан булса, хәзер алар 11-12 процент әфьюнне тота башлады, – ди Лимае.
Шул ук вакытта моңарчы әфьюн җитештерелмәгән ике виләяттә быел әфьюн җитештерелә башлаган һәм хәзер Әфганстандагы 34 виләятнең 17сендә әфьюн җитештерелә.
Роза Сабитова милли гаилә корырга чакыра
+Русия генә түгел, БДБ һәм Көнбатыш илләрдә дә күрсәтелүче Беренче канал аша танылган димче Роза Сабитова бу көннәрдә Казанда булып, җирле матбугат хәбәрчеләре белән әңгәмәләр корып китте.
Анда ул балаларына пар эзләгәндә милләттәшен табарга тырышачагын әйтә һәм бар яшьләргә дә милли гаилә корырга киңәш итә.
Роза Сабитова әңгәмәләрдә үзенең татарлыгын күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, ул татар булуы белән горурлануын белдергән, татарча оныта баруын сиздерсә дә, татар җырларын, татар теленең яңгырашын бик яратуын әйткән.
Танылган димче Роза Сабитова сөйләшүдә үзенең нәсел тамырлары Норлат янындагы Кичкәлнә авылына барып тоташуын да әйтеп китәргә онытмый. «Әбием үлгәннән соң андагы туганнар белән элемтәбез югалды шул», – ди ул.
Шулай ук танылган димче ханым Казанда төрле чараларга чакырылуы һәм Мәскәүдәге татар милли чараларда актив катнашуын сөйләгән. Әмма анда ул җан тарткан өчен генә түгел, яшьләрне димләү максатыннан да килүен яшермәгән.
Аның фикеренчә, татарларга үз милләт кешеләре белән генә гаилә корырга кирәк. Рус телле газет хәбәрчесе аннан: «Ни өчен бу шул хәтле мөһим соң?» – дип төпченә. Ул: «Тәрбия һәм милли традицияләргә парның карашлары охшаш булган саен, гаилә өчен әйбәтрәк», – дип аңлатырга тырышкан.
Хәбәрче: «Ә балаларыгыз башка милләт кешесе белән өйләнешергә уйласа, ни эшләрсез?» – дип сораштыра. (Димченең үзенең Денис һәм Ксения исемле ике зур баласы бар).
Сабитова: «Мин моны булдырмаска тырышырмын, әмма ачыктан-ачык каршы да чыкмаячакмын», – дип җавап кайтара. Аның сөйләвенә караганда, татар егетләрен-кызларын кавыштырыр өчен ике якның ата-аналары тырышырга тиеш. «Төрле хәйлә корып аларны очраштырырга, басым ясамыйча гына димләргә кирәк», – дип сөйләгән ул.
Шул ук вакытта танылган димче Роза Сабитова Казанда никахлар кору, пар эзләү өлкәсендә милли проблемаларга юлыгып, аларны җиңә алмавын да белдерә. Үзенең әйтүенә караганда, ул Казанда ачып җибәргән гаилә кору агентлыгын ябарга мәҗбүр булган, чөнки димче Татарстандагы бик күп милли үзенчәлекләр һәм каршылыкларны Мәскәүдән торып хәл итә алмаган.
Әмма Казанда кемгәдер кәләш, кемгәдер кияү табып бирү эшеннән ул бөтенләй өметен өзми. «Бер 10-15 елдан, пенсиягә чыккач, Казанда йорт сатып алырмын да, монда димче булып эшләрмен», – дип сөйләгән ул хәбәрчеләргә. Ә әлегә ул Мәскүдә актив эшләргә җыена.
Роза Сабитова миллионлы аудиториягә оста димче буларак танылса да, үзенә пар таба алмаган. Беренче ире вафатыннан соң ул озак кияүгә чыкмаган. Беренче каналда «Әйдә өйләнешик» («Давай поженимся») тамашасын алып бара башлагач, ул анда бер ир-ат белән танышып, аның белән гаилә корып җибәрә. Әмма күпмедер вакыттан соң бу гаилә таркала. Сабитова үзе милли гаилә корырга чакырса да, беренче һәм икенче тапкыр да кияүгә чыкканда башка милләт кешесен сайлаган.
Интернет хәбәрләренә караганда, Роза Сабитова күп өлкәләрдә уңышка ирешкән шәхес. Ире вафатыннан соң югалып калмаган, димче булып киткән. Үзенең гаилә кору агентлыгын уңышлы алып бара, ул ике дистәгә якын китап авторы, гаилә кору нечкәлекләренә кагылышлы семинарлар үткәрә, шул ук вакытта Беренче федераль каналда бик популяр тапшыруның алып баручысы булып эшли, кызыклы шәхес буларак башка каналларда ток-шоуларда катнаша, нәфис фильмнарда, рекламада төшә.
Комментарии