Бәхетле кеше

Бәхетле кеше

Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә – түгелдер дә дип, уйлыйм мин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. «Нәрсә соң ул бәхет?» – дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул». Менә шул рәхәтлек китерә торган күңел халәтләрең күбрәк булган саен кеше үзен бәхетлерәк итеп сизәдер.

Якташым Нурислам ага Галиевка карата да бик туры килә торган сүзләр бу. Инде зур гомер юлы үткәнгә карамастан, ул бүген дә сафта, яшәүдән ямь табып, тирә-яктагыларга көченнән килгән кадәр файда китерергә тырышып, зарланмыйча, киресенчә, күтәренке күңел белән яшәүче кеше ул.

Нурислам Нургали улы Галиев 1938нче елның 17нче июлендә Казан шәһәрендә дөньяга килгән. Әтисе Нургали, әнисе Минҗиһан җитен комбинатында эшләгәндә танышып, гаилә коралар. Сугыш алдыннан Зур Кукмарага күчеп кайталар. Әтисе, бәхет эзләп, Шведцбергенга эшкә, шуннан сугышка китә, күп тә үтми, әтисенең үлгән хәбәре килә.

Кукмараның 1нче татар мәктәбен тәмамлагач, әнисе авыру сәбәпле, Нурислам эшкә керә, киез итек фабрикасында рәссам-бизәүче булып эшли башлый; беррәттән кичке эшче яшьләр мәктәбенең унынчы классын тәмамлап, Коммунистлар партиясенә кабул ителә. Читтән торып Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-промышленность университетының худграф факультетын тәмамлый.

1967нче елда Шәмәрдән кызы Рашидә белән гаилә коралар. Ике ул, ике кыз үстереп, һәркайсына югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Аларның бергә тормыш итә башлауларына да 50 ел.

Нурислам ага – күпкырлы иҗади, эзләнүчән шәхес. «Салават күпере» иҗат берләшмәсен аннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әле – шигырьләрен, әле матбугатка бирәсе язмаларын алып килә, укый, фикерләргә бик теләп колак сала. Аның шигырьләренә язылган җырлар да һәрдаим яңгырап тора. Иҗатына туган якны ярату хисе хас. Шуңадыр, табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын ярата, күңелендәгесен шигъри юлларга сала.

Гаилә, шәҗәрәләр, авыл тарихы белән кызыксына. Авылының данын, үткәнен тарихта калдыру теләге белән янучы Нурислам абый авыл тарихын язарга өндәүче, аның өчен бик күп материаллар табучы, бу изге эшкә актив кешеләрне туплаучы буларак та билгеле. Бүгенге көндә ул Зур Кукмара авылы тарихы турында китап чыгару буенча янып-көеп йөри.

Бер булганнан бар да була дигәндәй, ул инде озак еллар районның «Хезмәт даны» газетасының актив хәбәрчесе; язмалары республикабызның «Ватаным Татарстан», «Безнең гәҗит» кебек басмаларда да даими басылып тора. Ул көндәлек тормышыбыздагы җитешсезлекләргә битараф кала алмый; үзенең, якташларының уңышлары белән да чын күңелдән уртаклаша.

Нурислам Галиевның хезмәт юлы рәссам буларак билгеле. 90нчы елларда ул рәссам-бизәүчеләр кооперативы ачкан һәм лаеклы ялга киткәнче шул юнәлештә эшләгән кеше дә. Алар кулы белән күпме ясле, мәктәп, клублар бизәлгән, күпме истәлекле урыннар калган. Хәзерге вакытта үз куллары белән ясалган рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырылып тора. «Салават күпере» иҗат берләшмәсенең 50 еллык бәйрәме көнендә район мәдәният йортында аның зур рәсем күргәзмәсе дә оештырылачак.

Ә ике улы дизайнер буларак аның юлын дәвам итәләр. Ике кызы укытучы һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә ул бай бабай – унбер оныгы бар. Алар арасында да спорт буенча дөнья чемпионы бар инде. Димәк, Аллаһы Тәгалә тарафыннан Нурислам абыйга бирелгән сәләт оныкларында төрле яклап ачыла. Моннан да зуррак шатлык булырга мөмкинме!

Хөкүмәтебез тарафыннан аның хезмәтен бәяләп бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да бихисап.

Тормышында да һәрвакыт тәртип Нурислам абыйның. Көндәлекләр язам, үземә һәр көнне максат куям, шуңа күрә дә барысына да өлгерәм, ди ул.

Умартачы булу өстенә ул әле яшелчәләр дә үстерә. Көзге байлыгы белән «Сөмбелә бәйрәм»нәрендә катнаша. Хәзер аны кем дә үстерә, диярсез. Юк шул, Нурислам абый бакчасындагы тәртип тә күпләргә үрнәк булырлык. Булган кешедән бар да була!

«Үземне бәхетле саныйм, – ди ул. – Гаиләң белән сөенешеп, кешеләргә кирәкле булып, халкым гаме белән яшәүгә ни җитә!»

З.Н. ҖИҺАНШИНА

Комментарии