Барысын да дөрес әйтеп бирде – шаккаттым»

Барысын да дөрес әйтеп бирде – шаккаттым»

«Мин ел ярым бик каты депрессиядән интектем. Кая гына барып карамадым! Әлки районына кадәр барып чыктым. Тик булышучым янәшәдә генә булган икән. Гусейн Абушов ун минут эчендә бөтен авыруларымны һәм депрессиямнең сәбәбен әйтеп биргәч – шаккаттым», – дип сөйләп китте танылган дәвачыга керергә чират торган 63 яшьлек Галиәхмәт Шәрәфиев.

Болай яшәп булмасын аңлагач, иң беренче больницага барган ул. «1900 сум түләп невропатологка кердем. Тулы терапевтик диагностика узарга кирәк, диде. Мин бит инде аны бер уздым, дидем. Нәкъ менә шушы больницада узарга кирәк икән, башкаларныкы бармый, ди. Бәясе – 18500 сум. Уздым мин моны. Невропатолог карады да: «Монда минем өлкәгә кагылышлы чир юк, психотерапевтка бар», – дип чыгарып җибәрде. Анысына да бик күп акча түктем», – дип сөйли Галиәхмәт абый. Шулай бәргәләнеп йөргәндә күзенә Гусейн Абушов дигән дәвалаучы барлыгы турында белдерү чалынган аның. Барган. Дәвачы барысын да дөрес итеп әйтеп биргән. «Өченче сеанстан 18 яшьлек егетләрдәй балкып чыктым», – ди Галиәхмәт Шәрәфиев. Ә бит табиблар аңа 2010нчы елда ук аягын кисәргә дигән диагноз куйган булганнар!

Гусейн Абушов дәвалый ала торган чирләр исемлегендә алкоголизм, комарлы уеннар белән мавыгу, тәмәке тарту, симерү, курку, үз-үзеңә ышанмау, үз-үзеңә кул салырга теләү кебекләр бар.

Игътибар: дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшү зарур. ДәвалаучыКазан шәһәре, Солдат урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан бинада, 320нче бүлмәдә кабул итә (Энергоинститут тукталышы). Белешмәләр өчен телефоннар: 8 917-392-68-82, 8 917-927-03-44.

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында

Комментарии