«Секонд-хенд» товарны алыштырып буламы?

– Беркөнне шәһәр базарыннан кулланылышта булган тун сатып алдым. «Бер ай гына киелгән, сезгә бик килешә», – дип сатып җибәрсәләр дә, өйгә кайтып киеп карагач, тун бераз кысыбрак торган кебек тоелды. Икенче көнне тунны алыштырырга баргач, кулланылышта булган товарларны кире кабул итмибез, дип борып кайтардылар. Бу очракта мин акчамны кире кайтара аламмы?

Асия,

Минзәлә районы

Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

Кулланылышта булган, ягъни икенчел тапкыр кулланылышка чыгарылган товарларны (аларны чит ил сүзе белән «секонд-хенд» дип тә атап йөртәләр) сату һәм сатып алу «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Закон тарафыннан контрольдә тотыла. Законның 26нчы «Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре» турындагы пункты буенча, кулланылышта булган товар формасы, күләме, үлчәме, төсе, фасоны буенча туры килмәгән очракта, сатып алучы аны 14 көн эчендә шундый ук әйбергә алыштырырга хокуклы.

Сатып алынган товарны алыштырганда, товарның кулланылмаган булуы шарт. Әлбәттә, «секонд-хенд» булгач, аның инде өр-яңа булмавы, кулланылышта булганлыгы аңлашыла. Ләкин товар сезнең тарафтан кулланылмаган булырга һәм аның товар кыяфәте сакланган булырга тиеш. Товарны сатып алу турында дәлилли торган документ (чек, квитанция һ.б.) булырга тиешлеген дә онытмаска кирәк. Әгәр мондый документ булмаса, шаһит күрсәтмәсенә таянып та эш итәргә мөмкин.

Ләкин бөтен төр товарны да кире алыштырып булмый. РФ Хөкүмәте карары белән, алыштырып булмый торган (азык-төлек булмаган) товарлар исемлеге төзелгән:

  1. Авыруларны йорт шартларында дәвалау чаралары (металл, резина яки башка материаллардан эшләнелгән гигиена һәм санитария әйберләре, медицина җайланмалары, линзалар, дарулар һ.б.);
  2. Шәхси гигиена әйберләре (теш чистарткычлар, тарак, парик, чәч бөдрәләтү җайланмалары, һ.б.);
  3. Парфюмерия-косметика товарлары;
  4. Текстиль товарлары (мамык, җитен, ефәк, йон, челтәр, тасма һәм синтетик тукымалар), чыбыклы әйберләр (үткәргеч, шнур, чыбык), төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, элпә һ.б.) һәм метрлап үлчәп сатыла торган башка товарлар;
  5. Тегү әйберләре һәм бәйләнгән кием-салым (тегү һәм бәйләү җайланмалары, оек, оекбаш);
  6. Тулысынча яисә өлешчә полимер материаллардан ясалган һәм азык-төлек белән бәйләнештә булган әйберләр (ашханә кирәк-яраклар, савыт-саба, азык-төлек саклау өчен кирәкле савытлар);
  7. Көнкүреш химия товарлары, агрохимикатлар;
  8. Йорт җиһазлары;
  9. Кыйммәтле металл һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ювелир эшләнмәләр;
  10. Автомобиль һәм мотовелотоварлар, прицеп арбалар һәм номер агрегатлары; авыл хуҗалыгы эшләрен механикалаштыруның мобиль чаралары; җәяү йөрү суднолары һәм көнкүрештә кирәкле шуның ише әйберләр;
  11. Гарантия срогы куелган техник яктан катлаулы товарлар (металл кискеч һәм агач эшкәртү станоклары һ. б.);
  12. Утлы корал, ядрәләр;
  13. Хайваннар һәм үсемлекләр;
  14. Периодик булмаган басмалар (китаплар, брошюралар, альбомнар, картографик һәм ноталы басмалар, календарьлар, буклетлар, басмалар, техник мәгълүмат чыганакларында күрсәтелә торган басмалар).

Газета укучы тун сатып алуы хакында әйтә. Әлеге исемлек нигезендә шунысы аңлашыла: «секонд-хенд» кибеттән яки базардан алынган тунны кире алыштырып булмый.

Комментарии