Явыз Иванга һәйкәлне барыбер ачтылар

Явыз Иванга һәйкәлне барыбер ачтылар

14нче октябрьдә, татар халкының Хәтер көне алдыннан, Орёл шәһәрендә зур тантана белән Явыз Иванга һәйкәл ачылды. Аны алдан планлаштырган җиргә түгел, ә Ока һәм Орлик елгалары кушылган яр буенда урнаштырганнар. Нәкъ менә шушы урында 1566нчы елда Явыз Иван фәрманы белән Орёл шәһәренә нигез салынган, дип санала. Тантанада Путин канаты астындагы «Төнге бүреләр» клубы җитәкчесе дә катнашты.

«Без моңа бик озак һәм бәхәсләр аша килдек. Мин тарихчы түгел, ләкин аны бөек урыс патшасы, урыс җирләрен җыючы, безгә проваслав динен саклаучы, дип саныйм. Безнең шундый матур Орёл шәһәрендә яшәвебез дә аңа бәйле», – дигән ачылыш тантанасында төбәк башлыгы Владимир Потомский.

Русия мәдәният министры Владимир Мединский Явыз Иванның каршылыклы хаким икәнен таный. Шулай да «аңа һәйкәл кую – патша һәм сугышчыга рәхмәт әйтү генә түгел, бу тарихыбызның һәр этабы буыннан буынга күчеп баруын да тану», – дип белдерә.

Тантанада катнашкан «Төнге бүреләр» байкер клубы җитәкчесе, «Антимайдан» хәрәкәтенә нигез салучы Александр Залдостанов («Хирург») губернаторга рәхмәт белдерде. «Бөтен гайбәтләргә һәм дошманнарның таракан кебек йөгерүләренә карамастан, һәйкәлне ахырына җиткерүегез өчен рәхмәт», – ди ул.

Һәйкәлнең урынын алыштыру турындагы карар шәһәр төзелеше советы утырышында кабул ителгән. Баштарак ул яшьләр театры янында урнаштырылырга тиеш булган. Ләкин туган якны өйрәнүче белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре каршы килгән.

Русиядә Явыз Иванга беренче һәйкәл Орёлда шәһәрнең 450 еллык юбилее узган көннәрдә, 3нче августта ук ачылырга тиеш иде. Тик җәмәгатьчелек һәйкәл куюга каршы урам җыенына чыкты, петиция төзеп, имзалар җыя башлады.

Орёлның Завод районы суды шәһәр башлыгының Явыз Иванга һәйкәл куярга тырышуына каршы булучыларның шикаятен тикшерә башлады. Мәхкәмә карары чыкканчы һәйкәлне кую тыелган иде.

Күптән түгел фән һәм мәдәният хезмәткәрләре Русия шәһәрләрендә Иосиф Сталин һәм Явыз Иванга һәйкәлләр куюны гаепләп чыкты.

Сугыш чоры балалары каршылыклар тудыра

Русия халкында дәүләткә ышанып яшәү гадәте кала бирә. Төрле катлауларның ташламаларга, субсиядәләргә өметләнүе дәвам итә. Бу хәл II Бөтендөнья сугышы чорына бигрәк тә кагыла. Башта сугыш ветераннары зур хөрмәттә иде. Аларга машинасы да, фатиры да, яхшы пенсиясе дә һәм башка ташламалары да мулдан булды. Аннан тыл ветераннарына төрле өстенлекләр бирелде. Тол калганнар, ә соңрак сугышта катнашканнарның җәмәгатьләре дә өлешсез калмады. Инде менә яңа төр катлау – сугыш чоры балалары да ташламаларга өметләнә. Әмма Мәскәү моны, мөгаен, икътисади кризис сәбәпле, шыпырт кына төбәкләрнең үз өстенә аударып калдырмакчы. Сугыш чоры балаларына ташламалар мәсьәләсе Мәскәү һәм Казан арасында каршылыклар да китереп чыгарды.

Әле яңа гына Русия Хөкүмәте Татарстан Дәүләт Советының сугыш чоры балалары турындагы канун тәкъдимен кире какты. Мәскәү әлеге төр гражданнарга федераль казнадан акча каралмаячак, төбәкләр үзләре акча табарга тиеш, ди.

Татарстан моның белән килешергә җыенмый, дип белдерде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Сугыш чоры балалары хакында канун мөрәҗәгатен Татарстан депутатлары Русия Дәүләт Думасына июнь аенда юллаган иде.

Русия финанс министры Антон Силуанов та сугыш чоры балаларына төбәкләрнең үзләре акча табарга тиешлеген Дума депутатлары алдында чыгыш ясаганда раслады.

Әмма Татарстанның моңа акчасы юк. Мөхәммәтшиннан соң Русия Хөкүмәтен коммунистлар да тәнкыйтьләп чыкты.

Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстанны Мәскәүгә үз таләпләрен катгый куярга чакыра.

«Төбәкләр бу акчаны каян алсын? Аларның бюджеты болай да дефицитлы, мәсәлән, республиканың чыгымнары керемнәрдән 7,5 млрд сумга күбрәк. Татарстан 75 процент салымын Мәскәүгә күчерә. Бу – 850 млрд сум акча. Русия дәүләте чыгымнарны үз өстенә алырга, яки салымнарны төбәкләрдә күбрәк калдырырга тиеш. Мин үзем Силуановны 6 мең 844 сумлык социаль пенсиядә яшәттереп карар идем. Торып карасын иде, бер ай булса да», – дип белдерде Миргалимов «Азатлык»ка.

Русиядә бүген 12 млн кеше сугыш чоры балалары булып исәпләнә. Дума канунны кабул иткән очракта, ел саен 86 млрд сум акча кирәк булачак. Татарстанда исә 375 мең шундый граждан бар.

Миргалимов сүзләренә караганда, 375 мең кешенең 89 меңе генә матди ярдәм ала.

«Татарстан тәкъдимен башка төбәкләр дә хуплар, дип уйлыйм. Ник дигәндә, тормыш авырлаша, пенсиянең үзкыйммәте 15-20 процентка төште, хезмәт хаклары түбән. Торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләсе дә кискен тора. Дарулар кыйммәт», – ди Миргалимов.

Дәүләт Думасына сугыш елы балалары турында үз канун проектын КПРФ та тәкъдим иткән. Документта язылганча, сугыш еллары балаларына 9нчы май бәйрәменә 5 мең сум акча бирү, инфляциягә карап аны ел саен индексацияләү, ай саен финанс ярдәм итү каралган. Коммунистлар шулай ук дарулар алганда, тернәкләнү узганда һәм әти-әнисе җирләнгән урынга бару өчен Русия эчендә транспорт чыгымнарын каплауны тәкъдим итәләр.

Мәскәү җаваплылыктан качмакчы, дип бәялиләр парламентта. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мәсьәләгә нокта әлегә куелмады. Ул Татарстан Дәүләт Советы исеменнән яңадан Думага канун мөрәҗәгатен юллаячагын әйтте.

Шәех МӘРДАН

Казанда язылган китап Уфада ризасызлык уятты

Башкорт җәмәгатьчелегенең бер өлеше Башкортстан татарлары тарихы турында Казанда әзерләп бастырылган яңа китапка кискен ризасызлык белдерә.

«История татар Западного Приуралья» исемле китапны тәкъдим итү чарасы Татарстан башкаласында ноябрь башында узачак. Әмма китап басылганчы ук Русия Президенты Владимир Путинга ризасызлык хаты юлланган. Башкортстан тарихына караган китапның Казанда язылуын Уфада кайберәүләр республиканың эчке эшләренә тыкшыну, дип бәяли.

Китапны әзерләгән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов исә «Азатлык»ка халык тарихын административ чикләр белән бүлгәләү дөрес түгел, дип исәпләвен белдерде. Аның әйтүенчә, төбәктәге татарлар тарихын язуны сорап Башкортстан татарлары мөрәҗәгать иткән һәм Русиядә татарлар саны ягыннан икенче төбәк булган Башкортстан игътибарга аеруча лаек.

Билгеле булганча, кайбер башкорт галимнәре хәзерге Башкортстанның көнбатышында гына түгел, хәтта Татарстанның Минзәлә һәм тагын берничә районында башкортлар яшәгән, алар татарлар тарафыннан ассимиляцияләнгән, дип тәкрарлый. Уфада моның белән килешмәгән татар активистлары бу мәсьәләләргә ачыклык кертүне сорап Казандагы тарихчыларга мөрәҗәгать итеп килә.

Элегрәк Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәге мөдире Илнур Миргалиев бу китапны әзерләү тәкъдиме белән Башкортстандагы татар эшмәкәрләре чыкканлыгын һәм галимнәрнең хезмәте алар тарафыннан финанслануын белдергән иде.

Рафаил Хәкимов «Азатлык»ка: «Хәзерге Башкортстан җирләренә татарлар XVII-XVIII гасырларда – Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан соң күченеп утыра башлаган, дип санала. Әмма бу дөрес түгел. Татарлар анда XIII гасырдан ук яшәгән. Көнбатыш Урал яны биләмәләренә без Башкортстанның көнбатыш районнарын да, Пермь төбәгенең көньягын да, Татарстанның көнчыгышын да кертәбез. 1470нче елларга караган урыс чыганакларына күрә, бу җирләр Алтын Урданың Болгар һәм Агыйдел олысларына кергән – башкортлар бераз читтәрәк яшәгән», дип белдерде.

Урал яны далаларындагы күчмә халыкларга һәм Урта гасыр татар дәүләтләренә багышланган беренче томны әзерләүдә Русиянең төрле төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә абруйлы тарихчылар җәлеп ителгән. Хәзергә ул 500 данәдә генә басылса да, Хәкимов иң мөһиме – теләгән кешенең аны Интернеттан йөкләп уку мөмкинлеге булуы, ди.

Алга таба тагын ике том чыгачак. Икенче том татарларның Русия империясендәге тормышы турында булса, өченчесе ХХ гасырга багышланачак.

Усад халкы: «Без капка төбендә зират үсүгә каршы»

Казан янәшәсендәге Лаеш районы Усад авылы халкы өй каршыларындагы зиратның киңәя баруына ризасызлык белдерә. «Безнең капка төбендә хосусый зират бар кебек, тик анда безнең бистә кешеләре юк, шәһәрдән алып кайтып күмәләр. Ел саен диярлек аның мәйданын киңәйтәләр, капка төбебезгә килеп терәлде инде», – ди алар аптырап.

Инде ун ел дәвамында Лениннар гаиләсе көн саен диярлек «күршеләрен» соңгы юлга озата. Моның өчен өйдән чыгасы да юк: тәрәзәдән карап була. Бирегә күченгәндә зират коймалары еракта булган, шуңа күрә андый «күршелек» аларны куркытмаган да, биздермәгән дә. Хәзер исә Кояшлы урамындагы йортлар белән зират арасында нибары 20 адымлап кына ара калган.

«Мин тәрәзәдән яңа казылган каберләр, җирләү йолаларын карап торырга мәҗбүр – коточкыч күренеш. Әле бит һәр йортта кечкенә балалар бар. «Нишли алар?» – дип сорый балалар, аларга аңлатырга кирәк бит», – дип сөйләде Усад бистәсендә яшәүче Оксана Ленина.

Җир сатып алганда, хакимияттән: «Зират мәйданы зураймасмы?» – дип сораган булганнар. «Юк, бу зират ябылачак», – дигәннәр. Димәк, биредә, зират тулгач, яңа каберләр казу, мәйданны киңәйтү тыелган. Сүздә бер, чынлыкта икенче төрле булып чыккан: зират тулу белән, коймаларны сүтеп, буш мәйданны ала башлыйлар.

«Бу зират инде 15 ел элек тулган иде. Монда шәһәр кешеләрен алып кайтып җирлиләр. Элек зират белән урам арасында рәхәтләнеп йөри идек, коймалар да юк иде. Ә хәзер… Казанның Ершов урамындагы зиратны япкан булсалар да, анда барыбер көн дә кемнедер җирлиләр бит, бездә дә шул ук хәл. Шәһәр халкына урын җитми», – дип сөйләде Александр әфәнде.

Диана ханым яңа каберләрнең зарары турында борчылып сөйләде, җирле хакимиятнең сүзендә тормавын әйтте.

«Балаларыбыз җәен бакча артында уйнарга ярата, бассейннар куябыз. Алар шунда көлә дә, җырлый да, ә койма артында шомлык. Бакчада үскән яшелчәләр өчен борчылам: яңа каберләрдән зыянлы матдәләр чыгарга мөмкин, куркыныч. Ике ел элек язма рәвештә тимер-бетон коймалар куюны сораган идек. Өметләндереп кенә калдылар», – диде ул.

Ике ел элек зиратны тагын киңәйтмәкче булганнар, әмма Усад активистлары экологик экспертиза ясатканнар. Аның нәтиҗәләре нигезендә, зиратны ябарга кирәк, дигән карар чыгарылган. Тик сентябрь ахырында эшчеләр килеп, зират тирәсендәге агачларны кискәннәр, коймаларны сүтеп алганнар. Халык тагын борчуга калган.

Усад авылы кергән Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Ольга Евдокимова башта «Азатлык»ка: «Авыл җирлеге рәисе урынында түгел. Зиратның мәйданы арттырыламы юкмы, халык нәрсәгә ризасызлык белдергәнен белмибез», – дип әйтсә, бераздан фикере үзгәрде.

«Без зиратны киңәйтергә җыенмыйбыз. Монда, гомумән, башка төрле эшләр алып барыла: кадастр планы нигезендә зиратның һәм янәшәдәге хосусый биләмәләрнең чикләрен билгелибез. Бары шул гына», – дип җавап бирде Ольга Евдокимова.

Санитар нормалар нигезендә, зират белән хосусый хуҗалык арасы 100 метрдан да ким булмаска тиеш. Ә консервацияләнгән зират белән хосусый биләмә арасы 25 метрга кадәр калырга мөмкин, анда да соңгы җирләү 25 ел элек булган очракта гына. Ә хәзер Кояшлы урамындагы хуҗалыклар белән зират арасы 20 адым чамасы – кагыйдә бозылган.

Канун бозып казылган каберләрне беркем дә җир белән тигезләмәс инде. Ташларына күз салсак, Җәләлетдинов кебек татар фамилияләре дә очрый, тәреләрнең күплеге монда күпчелек христианнарның күмелүен дәлилли. Усад авылы халкына әлегә тәрәзәдән шул каберләргә карап яшәргә, балалар үстерергә туры килә.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Сергей Иванов Дәүләт иминлеге министрлыгы булдыру хәбәрен кире какты

Русия Президенты хакимиятенең элекке башлыгы Сергей Иванов Дәүләт иминлеге министрлыгын булдыру турындагы хәбәрне кире какты.

«Бу 100 процент фейк!» – дип белдергән ул «Комсомольская правда» газетасына. Федераль сак хезмәте һәм Милли гвардия – икесе ике нәрсә, һәрберсенең үз мәсьәләләре, ди Иванов.

«Коммерсантъ» 2018нче елгы президент сайлауларына кадәр дәүләт иминлеге министрлыгы оештырылырга мөмкин, дип язган иде. Яңа структура Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) нигезендә булдырылып, үз эченә Тышкы күзләү хезмәтен һәм Федераль сак хезмәтен (ФСО) алыр, дип фаразланды.

Сүз ФСБга СССР вакытындагы дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) вазифаларын кайтару турында барды. Министрлык хезмәткәрләре Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы ачкан эшләр нигезендә тикшерү һәм процессуаль күзәтү дә алып барырга мөмкиннәр, дип белдергән иде «Коммерсантъ» чыганагы.

Сергей Иванов Президент хакимиятендә 2011-2016нчы елларда җитәкчелек итте. Хәзер ул Илбашының табигатьне саклау, экология, транспорт мәсьәләләре өчен җаваплы махсус вәкиле булып тора.

2001-2007нче елларда Иванов Русия саклану министры иде.

Комментарии