Сәгать ярымлык Хәтер

Сәгать ярымлык Хәтер

яки «300 мең сум акчагыз булса, Хәтер көнен озайтабыз!»

Быел Хәтер көне 15нче октябрьдә Камал театры каршында үтте. Элекке елларда да катнашкан кешеләр өчен әйбәт хәбәр иде бу. Ник дигәндә, соңгы ике елда Хәтер көне аулактагы милли-мәдәни үзәк янында, Казансудан искән салкын җил һәм хокук сакчыларының каты басымы астында үтте. Ә быелгысы – милли театр каршында, үзәктә. Кеше дә шактый җыелган иде. Килгәч: «Хакимият быел аяк чалмаска булган, ахры», – дип уйлап куйдым хәтта. Тик аяк чалулар пәрдә артында калган булып чыкты.

Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, быелгы Хәтер көне дә тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган мәйданчыкта узды. Елдагыча яңгыр явып алды. Елдагыча хакимият, мөфтият, татар конгрессы вәкилләре күренмәде. Елдагыча унбишләп язучы, дүрт-биш җырчы һәм шуның кадәр үк театр артисты гына күзгә чалынды.

Сумкамны тикшертеп, матәм чарасы узачак мәйданга керүгә, күзем белән Фәүзия апа Бәйрәмованы эзли башладым. Хәтерегездә булса, узган ел Фәүзия апа һәм Айдар Хәлим Хәтер көненә килә алмады. Аларның машинасын Чаллыны чыкканчы ук туктатып, «наркотикка тикшерергә» дип тоткарлаганнар иде. Шөкер, быел Фәүзия апа бар. Узган елгы кебек булмасын, дип, 14е көнне Сабага әнисе янына кайтып кунган, Казанга шуннан килгән икән. Айдар абый килә алмаган: авыр операция кичергән, диделәр. Фәүзия апа исә, халык алдына чыгып: «Без 90нчы елларда халыкны бик бөек идея белән күтәрдек. Дәүләтчелек идеясе белән. Киләчәк буынга шул идеяне булса да биреп калдыру өчен үз сүзебезне әйтәбез, шушылай халык алдына чыгабыз без. Бу идеядән беркайчан да баш тартмагыз», – дип сөйләде.

Ул мөрәҗәгать иткән киләчәк буын вәкилләре, ягъни яшьләр генә бик аз иде мәйданда. Хәер, мондый милли чараларга олылар гына йөрүенә ияләштек бугай инде. Керергә дип чиратта торганда минем янга да ике кеше килеп: «Сеңлем, әллә сез дә Хәтер көненә килдегезме?» – дип сорады әнә. Әйе, дигәч, күзләренә гаҗәпләнү чаткылары чыкты. Яшь кешенең милли чарага килүен гайре табигый хәл итеп кабул иттеләр, күрәсең. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләл дә бу уңайдан үз фикерен белдерде: «Театрда репетиция булды, анда яшь артистлар да бар. Шушында чыктың да бастың бит инде, ә берсе дә юк. Монда бит эш кушмыйлар! Үзен татар дип исәпләгән, эчендә җаны булган кеше Хәтер көненә чыгарга тиеш. Олылар йөри бит әнә, туңып, зәңгәрләнеп бетсәк тә йөрибез».

БТИҮ әгъзасы Галишан Нуриәхмәт халык алдында чыгыш ясаганда: «Бу чараны үткәртмәс өчен нинди тоткарлыклар ясаганнарын әйтеп тормыйм инде», – дип белдергән иде. Соңыннан безгә ачылып китеп сөйләде: «Моңарчы без Хәтер көнен уздыру өчен башта Ирек мәйданын сорый идек. Анысына рөхсәт бирмәгәч – үзәктәге Вахитов һәйкәле янындагы мәйданны. Анысына да рөхсәт булмагач – башканы. Ә быел берьюлы дүрт урынны сорап яздык: Ирек мәйданын, Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле, Вахитов һәйкәле һәм Камал театры каршындагы мәйданны. Соңгысына рөхсәт бирелде. Тик халык белән җыелып, Сөембикә манарасына таба барырга рөхсәт бирмәделәр. Йөрешне Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында уздырыгыз, диделәр. Сөембикә манарасы ул паркта түгел, бабаларыбызның каны анда коелмаган, шулай булгач ник ул паркта уздырыйк инде?!»

Хәтер көнендә сүз алырга теләүчеләр күп иде. Тик барысына да чыгыш ясау насыйп кына булмады. Чараны алып барган Казан шәһәре Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов: «Вакыт чыкты, җәмәгать, таралышабыз!» – дип, чараны йомгакларга ашыкты. Башкортстан, Мари Иле, Чуашстаннан килгән вәкилләр чыгыш ясарга теләп, микрофон янына килде. Әле үзебезнең Казан кешеләренең дә әйтәсе сүзе калган иде. «Безгә сәгать ярым гына вакыт бирелде, җәмәгать. Сезнең штраф түләргә 300 мең сумыгыз бармы? Минем юк. Булса – рәхим итегез, сөйләгез!» – дип, сүзне кыска тотты Рәүф әфәнде. 300 мең сумга чыгыш ясарга теләүче табылмады – шулай итеп таралыштык. Аерым кешеләр Сөембикә манарасына таба атлады. «Әле узган ел гына да чара ике сәгать булган иде бит, быел сәгать ярымга гына калган», – дип тел шартлатты бер абзый. Шәһәр хакимияте бер кулы белән бирсә, икенчесе белән алырга да онытмаган иде.

БГ сораштыруы

«Иң истә калган Хәтер көне…»

Матәм чарасында катнашкан кешеләргә мөрәҗәгать итеп: «Сезнең өчен иң истә калган Хәтер көне кайсы? Һәм ул нәрсәсе белән истә калды?» – дигән сорауны бирдек.

Дамир ИСХАКОВ, галим, тарих фәннәре докторы:

– Совет чорында Хәтер көнен үткәрергә ярамый иде. Беренчесе 1989нчы елда үтте. Ул заманда татар иҗтимагый үзәгендә җитәкчеләр гел алмашып торды. Беренче Хәтер көнен уздыру ТИҮдә мин рәислек иткән вакытка туры килде. Чараны үткәрергә әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә Бауман райкомына чакыртып алдылар. Мин ул вакытта коммунистлар партиясе әгъзасы. Чакырдылар да әйттеләр: Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт юк. Кайткач, иҗтимагый үзәк вәкилләре белән җыелышып, киңәшләшә башладык. Ничек итеп Хәтер көнен үткәрергә, шул ук вакытта ТИҮгә дә зыян китермәскә. Шуннан карар кабул иттек: ТИҮ рәсми рәвештә Хәтер көнен үткәрми, әмма теләгән кеше Хәтер көненә бара ала. Халык шактый җыелды, Бауман урамы буенча Кремльгә барганны, шунда намазлар укыганны хәзер дә хәтерлим. Халык үзе җыелган булгач, ТИҮгә бәйләнә алмадылар инде. Тик бу чара ТИҮ тырышлыгыннан башка оешмас иде.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, әдип, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

– Иң беренче Хәтер көнен хәтерлим. Ә иң тәэсир иткән Хәтер көне – 1991нче елда булганы. Бик күп халык килгән иде анда, 25 меңләп, диделәр. Сөембикә манарасы янында җыелыштык. Урамга сыймадык хәтта. Хәтер көнен казый Габделхак хәзрәт Саматов ачып җибәргән иде. Чыгышын минем шигырьне яттан сөйләүдән башлады ул – шунысы истә калды. Аннары Тәлгать Таҗетдин өч сәгать тирәсе чыгыш ясаган иде анда. Ул вакытта тансык бит, аны тын да алмый тыңладык.

Илүсә ханым, эшче:

– 1990дамы, 1991нче елдамы Хәтер көненә Әзәрбайҗан Президенты Әбүлфәз Илчебәй килгән иде – шуны бер дә онытмыйм. Ул вакытта халык бик күп, ун мең тирәсе, диделәр. Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына барып, намазлар укыдык. Ул 90нчы еллар башында Ирек мәйданыннан кайтып кермәдек, шунда яшәдек, дисәң дә була инде. Кызыма ике яшь иде, аны да үзем белән алып йөрдем. Халык азатлык даулап кычкырганда, кызым ашарга сорап кычкыра иде. 2009нчы елдан бирле Хәтер көненә чыкканым юк иде. Бүген төнге сменадан эштән кайттым да, бер чынаяк чәй генә эчеп, тизрәк Хәтер көненә чыгып киттем. Чараның шушылай тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган җирдә үтәчәген белгәч, бик гаҗәпләндем. Элек алай түгел иде бит. Кызым хәзер чит илдә яши. Интернеттан хәбәрләшкәч: «Әни, Хәтер көнендә минем өчен дә йөр, дога кыл», – дип әйтте.

Ринат ХАҖИЕВ, Башкортстанның Бәләбәй районы татар иҗтимагый үзәге активисты:

– 2012нче елда иҗтимагый үзәккә әгъза булып кердем, шул ук елда беренче тапкыр Казанга Хәтер көненә килдем. Ул елны милли-мәдәни үзәкнең җылы залында җыелышкан идек. Һәрберебезгә «делегат» дигән тамга бирелде. Теләге булган бөтен кеше трибунага чыгып чыгыш ясады, марилар, чуашлар да үз сүзен әйтте. Мәскәү, Чиләбе, Омскидан да килгәннәр иде. Ә икенче көнне Хәтер көне мәйданда үтте, соңыннан җыелышып Сөембикә манарасына бардык, дога кылдык. Хәзер менә шушы көнгә калдык. Казанда Хәтер көне уздырганда, полиция штраф салмасмы, дип куркып торасыз, ә Бәләбәйдә оештырырга уйласак, ниятебезне белеп алуга, хокук сакчылары безне алып китеп кенә ябачак.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Бәхәс мәйданы

Хәтер көне кайчан үткәрелергә тиеш?

Милли җәмәгатьчелектә менә инде күп еллардан бирле бәхәс тынмый: берәүләр, Хәтер көне 12нче октябрьгә туры килә, дисә, икенчеләр аны 15нче октябрьдә билгеләп үтүне хуплый. Тарихи документлардан билгеле булганча, Казан 1552нче елның 2нче октябрендә алынган. Программист Раил Имамов Хәтер көненең ни өчен 12сенә туры килүен болай аңлата: «ХХ гасыр башында миләди көннәр хисабы юлианнан (искедән) григорианга (яңага) алышынган. Шул гасырдагы көннәр (дата) исәбе яңа җәдвәлгә күчерелгәндә унөч көнгә алга күчкән. Ә унтугызынчы гасырда булганнары исә унике көнгә генә алга күчерелгән. 1917нче елның 25нче октябрендә булган инкыйлабны 7нче ноябрь көнне уздыралар. Ә менә Ленин бабай исә унтугызынчы гасырда 1870нче елның 10нчы апрелендә туган. Аның туган көнен инде 22нче апрельдә уздыралар. Ягъни бу очракта аерма унөч көн түгел, ә 12 көн була. Уналтынчы гасырдан исә даталар ун көн аерма белән күчә. 1552нче елның 2нче октябрендә булган вакыйга бүген кулланыла торган халыкара стандарттагы җәдвәл буенча 12нче октябрьгә туры килә». Шушы ук фикерне математик Марат Вәисов, астроном Наил Сәхибуллин, галимнәр Әбрар Кәримуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Флүн Мусин, Марсель Әхмәтҗанов, Равил Әмирханов, Миркасыйм Госманов та хуплый.

Ә бер төркем милли активист, шул исәптән Фәүзия Бәйрәмова да, Хәтер көнен 15нче октябрьдә үткәрү яклы. «15нче октябрьне Гаяз Исхакыйлар Кытай, Япония, Төркияләрдә уздырганнар. 1989нчы елдан башлап, без ел саен 15нче октябрьдә Ирек мәйданына җыелып, Хәтер көне уздырып һәм соңыннан халык белән бергә Сөембикә манарасы янына килеп, догалар кылып, намаз укый идек. Шуңа күрә милли хәрәкәт өчен 15 саны кадерле», – дип аңлата моны Фәүзия ханым.

Быел бәхәс булса да, шушы ике төркем эчендә генә булгандыр, мөгаен, чөнки матбугатка чыкмады. Бер төркем татар активисты 12нче октябрь көнне дә, Казан кирмәне янына барып, 1552нче елда шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылды.

Тарих

Казан ничек алынган?

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Казанга яу белән килүчеләрнең саны 150 мең булса, татар дәүләтен яклаучылар 33 мең кеше исәпләнгән. «Казанны урыс гаскәрләреннән саклау җиде атнага сузыла.

Әмма диварларны шартлату татарның язмышын хәл итә. Казан кирмәне диварлары Арча ягыннан (бүгенге Ленин бакчасы, КФУ биналары торган урын) шартлатыла. Урыс гаскәрләре бик тиз арада биек ике манара төзеп, шуннан казанлыларга һөҗүм итә. Урыслар һөҗүм иткәндә татарлар аларның артиллериясен тар-мар итә. Моңа җавап итеп урыс гаскәрләре кирмән диварлары астын казый һәм шартлата», – ди тарихчы Искәндәр Измайлов. Татарлар бер төн эчендә диварны яңадан яңартуга ирешә. Тик бу вакытта дошман гаскәре Казан кирмәненә башка яктан һөҗүм итеп, Ташаяк, Бауман, Профсоюз урамнары кисешкән урыннан кирмән диварларын шартлатуга ирешә. Каршы яктан саклану чараларын күргән татарлар икенче якка чыгып өлгерми.

1552нче елда Казан ханлыгы җимерелә. Әмма дәүләт өчен көрәш дәвам итә. 1571-1572, 1580, 1583нче елларда зур бәрелешләр була, халык яулап алучыларга каршы чыга. Моннан соң да татарлар 50 ел дәвамында сугыша әле.

Тарихчы Михаил Худяков язуынча, Казан алынганнан соң, татарларга кирмән эчендә яшәү һәм хәтта анда керү дә тыела. Аларга Болак елгасы артындагы Кораиш бистәсенә (хәзерге Иске татар бистәсе) күчәргә фәрман бирелә. 1557нче елдан соң Казанның 30-40 меңлек халкыннан бары тик 6 мең татар гына кала. Җирле халыкны мәҗбүри күчерүдән тыш, барлык мәчетләрне юкка чыгару әмере дә була.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии