Сөембикәгә яңа хыянәт

Сөембикәгә яңа хыянәт

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Любовь Андреевадан әле генә миңа хат килде – Бауман урамы исемен Сөембикәгә алыштырмаячаклар. Моннан бер ай элек мин, Милли Мәҗлес оешмасы рәисе буларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан үзәгендәге Бауман урамын Сөембикә ханбикә исеменә үзгәртүләрен сорап хат язган идем.

Президентка татарча язган хатка ул урысча җавап җибәрде. Менә бу үзе үк Татарстан белән кемнәр идарә иткәнне күрсәтә дә инде. Татар теленә мыскыллы мөнәсәбәт, җаныбызны телгәләгән мәсьәләләргә төкереп карау ярылып ята! Имеш, Бауман урамын Сөембикәгә үзгәртүгә анда яшәүчеләр каршы булырга мөмкин икән. Ә сез алардан сорадыгызмы соң, Люба Андреева? Бауман урамында хәзер рәсми учреждениеләр генә калып бара, аннан кешеләрне күптән шәһәр читенә куып бетерделәр бит инде.

Эсперанто урамын Назарбаевка әйләндергәндә, анда яшәүчеләр фикеренә карап тордыгызмы соң? Алар каршы булса да, каршылыгын күрсәтеп урамнарга чыкса да, үзгәртеп куйдыгыз бит, димәк, үзегезгә кирәккәндә, алай да эшли аласыз? Имеш, алга таба Казан шәһәренең берәр яңа урамына яки скверына Сөембикә исеме бирелергә мөмкин икән. Яңа урам булгач, бу шәһәр читендәге берәр тыкрык була инде, сквер дигәннәре дә этләр йөртә торган ташландык бакча кисәге булырга мөмкин.

Хат ахырында Андреева, инде үз исеменнән, «Бауман урамын Сөембикә ханбикәгә алыштыруны кирәксез дип саныйм», дигән нәтиҗә дә чыгара. «В связи с вышеизложенным, переименование улицы Баумана в улицу царицы Сююмбике считаю нецелесообразным», дип яза. Карагыз әле, Казан урамына татар патшабикәсенең исемен бирүне урыс хатыны хәл итә һәм моны кирәксез нәрсә дип таба!

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны шушы урыс түрәсе алыштырамыни инде хәзер?! Без, татарлар, үз теләгебез белән урам исемен дә алыштыра алмыйбызмыни?! Нинди хурлык. Президент исемен күтәреп йөргән татар ирләренә хурлык! Үз ханбикәсенең исемен Казанның бер урамына да куйдыра алмаган милләткә хурлык…

Минемчә, бу Сөембикә ханбикәбезне икенче тапкыр урыс кулына тапшыру, аны тагын сату булып тора. Казанның Бауман урамына Сөембикә исеме бирелмәячәк. Бу уңайдан тарихны искә төшерү урынлы булыр дип саныйм – XVI гасырда Сөембикә ханбикәне урысларга әсир итеп биреп җибәргәч, озак та үтми Казан ханлыгы җимерелгән иде, бу юлы инде Сөембикә рухына карата яңа хыянәт Татарстан үзе юкка чыгу белән тәмамланырга мөмкин…

Фәүзия Бәйрәмова,
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

azatliq.org

Казан Сабантуе милли бәйрәмме, түрә-кунак өчен әзерләнгән ялган тамашамы?

Татарстан хакимияте Сабан туен ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертергә тырыша. Мөхтәрәм кунакларга аны быел да күрсәттеләр. Гадәттәгечә, бөтен игътибар түрәләргә булды, эсседә кунакларны көтеп әлсерәгән балаларның һуштан егылуы пәрдә артында калды.

Быел да Казан Сабан туе бер генә мәйданда – Тынычлык бистәсе каенлыгында узды. Казанның һәрбер районы үз Сабан туен уздырган чаклар инде онытылды, хәзер бөтен шәһәр бер мәйданга җыела.

«Азатлык» хәбәрчеләре җәмәгать транспортының ничек йөрүен тикшерде. Казан мэриясе порталында махсус автобуслар саны 65кә җитә диелгән. Алар бер-бер артлы килә торды, һәрберсе тулы, тоткарлану юк, әмма юлда җиңел машиналар артык күп булуы хәлне авырайтты.

Казан Сабан туенда исерткеч эчемлекләр сатмау кагыйдәсе инде берничә ел элек кертелгән иде. Шуңа да, автобусларда «хәстәрен» алдан күргән кешеләр дә күренде.

Кунаклар да, рәсми вәкилләр дә мәйданга иртәнге 10да килеп җитте. Путиннан аермалы буларак, Татарстан Президенты төгәллекне ярата.

Милли бәйрәмнәрдә төрледән-төрле түбәтәйләре белән балкырга яраткан Миңнеханов бу юлы яланбаш иде. Аның белән килгән төркемдә республика Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин гына түбәтәйдән. Казан башлыгы Илсур Метшинның да аерылып торасы килмәгән, күрәсең. Татарның төп милли бәйрәмендә бу юлы ул да европача гына йөрергә карар иткән.

Казан кунаклар ярата. Алар бу юлы да шактый иде. Чөнки быелгы милли бәйрәмне зур спорт чарасына кушып уздырдылар. Җомга көнне бөтендөнья спорт министрлары конференциясе вәкилләре, ЮНЕСКО белгечләре форумда катнашкан булса, шимбә көнне Сабан туе мәйданында кунак булды.

Татарстан районнары корган авыл ихаталары йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде. Берничә көн алдан корылмалар төзеп, Казанда кунып яткан авыл эшчәннәре президент, бәлки, безнең ихатага керер дип тырышып эшләгән. Кунакларның көен көйләп, гади халыкның борын төбендә ишекләрне ябу очраклары да күзәтелде.

Зур түрәләр килмичә бәйрәм бәйрәм булмады, бер кешене дә ихаталарга кертмәделәр. Оештыручылар халыкка бусы ярамый, анысы рөхсәт ителми дип кырт кисте. Ә Сабан туе бит, барыннан да бигрәк, гади халык бәйрәме. Дөньядагы башка халыкларның ничек яшәвен күргән ЮНЕСКО вәкилләренә дә ул халыкчан, ихлас булганда гына кызык.

Хәер, халык бик күндәм бездә. Бу ишегалдына керми торыгыз, хәзер кунаклар килә диюгә кире борыла, үпкәләми. Бездә оештыручыларның халыкның түгел, җитәкчеләрнең күңелен күрүе инде гадәткә кергән, күпләр шулай тиеш дип уйлый.

Ә ишегалларында президентка күрсәтеләсе уеннар әлегә «ярты аяк»ка гына уйнала. Әйтик, Буа районы ишегалдында ике үсмер татарча көрәшә. Сөлге белән билләрен алышканнар да, келәмдә салмак кына әйләнәләр. Чит ил кунаклары күрсә, моны татарның милли биюе дип уйлар иде. Озак кына «көрәшеп» арулары, эсселектән тилмерүләре йөзләренә чыккан. Ниһаять, мөхтәрәм кунаклар керә һәм «биючеләрнең» берсе икенчесен җәһәт кенә чөеп ыргыта. Җиңгәне дә, җиңелгәне дә шатлана. Котылдылар.

Икътисади кризис булса да, татар сынатмый. Районнар быел ихаталарны оештырганда финанс ягының авыррак булуын таный, әмма саннарны әйтми. Яшел Үзән районы мәдәният бүлеге җитәкчесе бюджет турында сорауны хәтта «провокация» дип атады, алай да яхшы бәйрәмнең арзан була алмавын әйтте. Арчалылар быел акчаны бераз кыскан. «Ихата былтыргы», − диде алар.

Ихаталар гына түгел, тамашаның башка декорацияләре дә элекке. Май аенда гына Парижда узган Сабан туенда «балкыган» кызыл пластик чиләкләрне дә, чын Сабан туенда беркайчан да булмаган, соңгы елларда Русиядә кеше җыелган урыннарда куела башлаган тимер рәшәткәләргә ишарәләүче агач киртәләрне дә күрсәттеләр ЮНЕСКО вәкилләренә. Мондый чиләкне мәдәни мирас итеп терки алган берәр халык бармы икән?

Һәрбер ихата тирәсендә яшеллек. Йорт тирәли агачларга кадәр утыртып чыкканнар. Норлатның чүлмәккә утыртылган чыршы-нарат ботаклары эсселектән сыгылып төшүен беренче булып авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов күреп алды. Су сибәргә кирәклеген әйткәннән соң, басу-кырлардагы хәлләрне сөйләде ул.

«Күтәренке кәеф белән килдем, чөнки быел җир, ниһаять, дымга туенды. Соңгы елларда корылыктан интектек бит. Чәчүлекләрнең торышы канәгатьләнерлек. Матур уңышка өметләнәбез. Терлек азыгы әзерләргә дә нинди матур көннәр булды», − диде министр.

Рөстәм Миңнеханов һәр ихатада диярлек булды. Кукмара ихатасында чәкчәктән авыз итсә, Яшел Үзәннекендә тимер акча сукты, Балык Бистәсе ихатасында кармакка ясалма балык эләктерде.

Яшел Үзән ихатасы ЮНЕСКО баш мөдире урынбасары Нада әл-Нашифка иң ошаганы булгандыр, мөгаен. Аңа Зөя утрау шәһәрчеге сурәтен бүләк иттеләр. Дөрес, Буа, Биектау, Теләче, Лаеш, Норлат, Кайбыч районнары ихаталарында да кунакларның күңелен күрергә тырыштылар. Монда чит ил кунаклары төрле ярышларда катнашты, ишекләргә сакчылар басканчы үтеп керергә өлгергән «аборигеннар» белән фотога төште.

Ихаталарда быел татарча җырлар, милли уеннар күбрәк булды, әмма язулар күбесенчә русча гына иде. Кукмара районында ике телне дә тигез күрәләр, Норлат, Лаеш атамалары урысча гына язылган. Биектау татарча язган. Яшел Үзән дә татарлашырга тырыша, ләкин татар хәрефләрен таба алмаганнар. «Яшел Узән» килеп чыккан.

Оештыручылар төп тамашаны рәсми вәкилләр трибунага килеп утыргач кына башлады. Мәйдан Миңнехановның Сабан туен ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен көрәшәбез дигән сүзен дәррәү күтәреп алды. Президент: «Сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышлар бетте», − дип шаяртып та алды. Ул татарча да, русча да сөйләде. Ә менә милли бәйрәмне ЮНЕСКОга тәкъдим иткән Казан мэры Илсур Метшин татарчаны әле һаман да кирәксенми.

Бәйрәмдә җетелек күп булды. Бигрәк тә ачылыш тантанасында. Анда балалар бию ансамбльләрен шактый күп җыйганнар иде. «Азатлык» хәбәрчесенә бәйрәм барышын күзәтүне ташлап торырга һәм эссе суккан балаларның берсенә ярдәм күрсәтергә туры килде. Хәер, пролог өлеше беткәнче тагын берничә бала чыгыш вакытында «ауды». Ләкин оештыручылар затлы кунакларга мондый күренешләрне күрсәтмәде, әлбәттә.

Халыкка белгечләр күзлеге кирәкми, аның үз карашы. Казахстанның Актүбә каласыннан бәйрәмгә кайткан Салиха Садыйкова, мәсәлән, бу Сабан туен бик купшы, бәйрәмнән бигрәк, концертка әйләнгән чара дип бәяләде.

Сабан туе тәмамлануга халык кире кайту юлын кайгырта башлады. Кайтканда автобусларга халыкны килгәндәге кебек шәһәрнең бөтен районнарына да таратырга кушылмавы ачыкланды. Бары тик берничә тукталыш кына билгеләнгән иде. Шактый арыган өлкән яшьтәгеләр Сабан туена ник килдем дип уфтанды, юлда узган елларда Казанның һәр районында оештырылган бәйрәмнәрне сагынып искә алды.

Гадилә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА

Алсу ӘХМӘТ

Рафис Кашапов – 8 елга күзәтү астына алынган беренче сәяси тоткын

Коми республикасында 11нче июльдә узган мәхкәмә карары нигезендә, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов иреккә чыкканнан соң да 8 ел буе тәртип саклау оешмалары күзәтүе астында булачак. Аның адвокаты әйтүенчә, Русиядә моңарчы сәяси тоткыннарга мондый кырыс хөкем карары чыгарылганы булмаган.

Рафис Кашаповның күзәтү астында булу вакыты төрмәдә утыру вакытыннан өч тапкырга диярлек күбрәк. Әлеге карарны чыгарган мәхкәмә утырышында Кашапов ягыннан адвокат булмаган. Кашаповның адвокатларына бу хакта белгертүне дә кирәк санамаганнар. Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе мәхкәмә барышында бу хакта болай дип белдерә: «Адвокатларсыз мәхкәмә оештыруыгыз минем хокукларны боза. Мин моңа каршы». Шуңа да карамастан, әле киләсе айга гына билгеләнгән мәхкәмә утырышы ашык-пошык булса да оештырыла һәм менә шундый кырыс карар чыгарыла.

«Азатлык» Кашаповның адвокаты Руслан Гарифуллин белән сөйләште.

– Руслан әфәнде, Рафис Кашаповка карата булган мәхкәмә утырышында ни сәбәпле катнаша алмадыгыз?

– Мин аның янында моннан бер ай чамасы элек булдым. Күзәтү астына алу мәхкәмәсе турында сүзләр булса да, болай тиз булыр, дип көтелмәгән иде. 11нче июльдә булган мәхкәмә карары миндә юк әле. Шуңа аның эчтәлеге белән таныш түгелмен. Бары Рафис Кашаповның төрмәдән чыккач та сигез ел буе органнар күзәтүе астында булачагы гына мәгълүм. Мәхкәмәнең шушы карарын якын арада шикаять итү эшенә керешәм.

– Русия кануннары нигезендә, мондый гаепләүләр белән утырган кешегә күзәтү дигән нәрсә өч елга кадәр генә булырга мөмкин икән. Ә монда сигез ел турында сүз бара.

– Әйе, өч елга кадәр иде. Кашапов очрагын уникаль очрак дияргә була.

– 60 яшькә җитеп килүче, кыйналулардан һәм төрмәләрдән иза чигеп, йодрык кадәр генә калган Кашапов белән хакимият нигә шулай кылана, аннан куркалармы әллә?

– Рафис Кашаповны сәяси эшчәнлегеннән читләштерергә телиләр. Комидагы шушы мәхкәмә карарыннан соң, аңа массакүләм иҗтимагый чараларда катнашу тыелачак. Сабан туемы ул, сәяси чарамы – анысы мөһим түгел. Аңа кичен һәм төнлә өеннән кая да булса чыгарга да ярамаячак.

– Мәскәү хокук яклаучылары Рафис Кашаповка шушындый карар чыгарылганын беләме, нинди дә булса хәрәкәт башламадылармы?

– Минемчә, алар барысы да бу хакта белә. Ләкин берсенең дә кулларында мәхкәмә карары юк. Шуңа, барысын да тәфсилләп өйрәнү өчен, Комига барачакмын, Кашапов белән күрешәчәкмен.

* * *

Рафис Кашапов 2014нче елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә, Украина көнчыгышында сугыш башлавына, Русия Президенты Владимир Путин сәясәтенә каршы интернетка чыгарган биш язмасы өчен экстремизмда гаепләнеп, шул ук елның декабрь ахырында кулга алынды һәм өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер ул Коми республикасының Ухта шәһәре янындагы Ик-19 колониясендә утыра. «Азатлык» хәбәрчесе 2016нчы елда әлеге колониядә булып кайтты, әмма Кашапов белән очрашу мөмкинлеге бирелмәде.

Гафиулла ГАЗИЗ

Навальный фильмы аркасында Медведев төбәкләргә барудан баш тарта

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев, Навальныйның «Он вам не Димон» фильмы нәтиҗәсендә рейтингы төшкәннән соң, төбәкләргә йөрүдән баш тарта. Сентябрьдә губернаторлар сайлавы булачак төбәкләргә президент Владимир Путин үзе бара.

Быел апрельдән бирле Владимир Путин сайлаулар булачак 16 төбәкнең дүртесендә булды, дип яза «Ведомости». Якын көннәрдә башкаларына да барырга планлаштыра. Медведев исә парламент сайлавы булачак Төньяк Осетиядән тыш, бер генә төбәккә дә бармады. «Бердәм Русия» лидеры хәтта Ярославльдә узган партия җыенында да булмады.

Президент идарәсенә якын торучы чыганаклар басмага сөйләвенчә, Коррупциягә каршы көрәш фондының «Он вам не Димон» фильмы чыкканнан һәм моңа мөнәсәбәтле рәвештә илнең төрле төбәкләрендә каршылык чаралары узганнан соң, Медведевның рейтингы губернатор вазифаларын башкаручыларныкына караганда да түбәнрәк төшкән. Шуңа күрә аның төбәкләргә баруы зыянлы да булырга мөмкин, диелә.

Апрель ахырында Bloomberg агентлыгы премьерга якын ике чыганакка таянып, Дмитрий Медведевның фильмнан соң рейтингы төшүе өчен борчылуы турында хәбәр иткән иде. «Левада» үзәге сораштыруларына караганда, премьер-министрның вазифасыннан китүен русиялеләрнең 46 проценты хуплый.

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын киң җәмәгатьчелеккә чыгарды. Хисапта күренгәнчә, Медведев коммерцияле булмаган фондлар аша Русия һәм чит илләрдә милек, яхта, авыл хуҗалыгы комплекслары үзләштергән. Русия премьеры үзе әлеге тикшерүләрне «сафсата һәм буш кәгазь» дип атады.

Комментарии