Таҗикларга Татарстанда урын бармы?

Таҗикларга Татарстанда урын бармы?

Әле бер генә авылда да йөзләгән кеше җыелып каршы алганнары юк иде. Шуңа да узган атна ахырында районы Кизләү авылында шундый хәлгә тап булгач, бер шатландым – бер көендем. Шатландым, чөнки авыл халкы бердәм. Проблеманы бергә хәл итәргә алынганнар – алар дөрес юлда! Көендем, чөнки иң сабыр халык – татарлар бердәм рәвештә урамга җыелып чыгарлык булгач, әле алай гына да түгел, бер сәгать җилдә, суыкта безне көтеп торгач, биредә бомбаның иң зурысы шартлаган – халыкның сабырлыгы беткән, түземе төкәнгән дигән сүз бу. Димәк, проблема чыннан да барысының үзәгенә үткән.

Шул арада дәррәү кубып клубка юл тоттык. Санкцияләнмәгән митинг уздырасыз дип, Казан үзәгеннән күпме кешене күзалдымда төяп киткәннәре бар, хәзер дә шул хәл була калса барысы өчен ничек җавап тотып бетерерсең?!

Авыл җирлеге башлыгын шәхсән үзем шалтыратып чакырсам да, ул килеп җиткәнче инде бөтен проблемадан хәбәрдар идем.

МАСКАЛАРДАН ЙӨРИЛӘР?

Авыл кешеләре әйтүенчә, бу мәсьәлә моннан 10 ел элек чамасы ук башланган. Иң беренче кешесе нәкъ менә шул чакта ук Кизләүгә килеп урнашкан. Аннары, гадәттәгечә, үз артыннан туган-тумачасын да тартып китергән һәм алар хәзер көнләп түгел сәгатьләп арта. Урнашкан вакытта авыл халкы аларга булдыра алганча ярдәм иткән, табак-савытын да биргән, ашарга да керткән, җиһазлар белән дә булышкан… Алар да ул чакта апа-абый дип кенә торганнар. Пылаулар пешереп, авыл халкын сыйлап, Нәүрүзләргә кадәр оештырганнар әле. Аннары 5 яшьлек малайларын сөннәткә утырту хөрмәтенә дә зур бәйрәм узган…

Ә соңгы елларда таҗиклар татарларны үзләренә үк каршы куеп, авылга хуҗа булып алган.

Күчеп килгән халык (аларны биредә шулай дип атыйлар) белән күрше генә яшәүче Асия апа Сәлахова моннан берничә ел элек үк булган вакыйганы искә алып, инде мәрхүм булган улының шулар белән бәйләнешеп, зур үкенечкә калуын тасвирлады.

– Ул халык безнең балалар өчен, киләчәк өчен куркыныч. 2010 елның июлендә малайларым кое чистартты. Эштән соң Илнурым, су коенырга киткәнче, бакчадагы зур мичкәгә шлангны тоташтырып, шунда су тутырырга калдырды һәм таҗик малайларына әлеге шлангка тимәскә кушты. Улым күздән югалу белән тегеләр шлангны аерып, су сибеп уйный башлады. Улым кайтып бу галәмәтне күргәч ачуланды инде. Шул арада таҗик хатыны Гөлназ йөгереп чыкты да, улымның хатынына: «Ш…, прос….!» дип кычкыра башлады. Намазлы хатын сүзләре бу! Миңа да «баба-яга» дип акырды. Шуннан улым чыдый алмады, сукты моңа. Алар бөтен эшне милиция аша хәл итә бит, болар шунда ук больницага барып, белешмә алып, органнарга гариза язган. Эш шуның белән бетсә икән… Шул ук көнне төнге 11ләрдә капка алдына әллә нинди машина килеп туктап, ишек тибеп, каты шакып, балаларны куркытып, кече малайны разборкага чакырып чыгардылар. Ирем дә зур күсәк тотып чыкты. Таҗик ирләре кап-кара маскалардан, капюшоннар кигәннәр. Шуннан болар икенче кичкә, сәгать 8гә «перестрелкага» киләбез дип китеп бардылар. Участковыйга хәбәр иттек. Әлбәттә, ул сәгатьтә бездән беркем дә перестрелкага чыкмады инде. «Стрелять» итәргә бездә корал юк бит.

Хәзер дә аларга чыдап булмый. Әле күптән түгел генә балалары тавык кетәклеге тәрәзәсен ватты. Шайба белән уйнап өй тәрәзәсенә бәрәләр. Ярый әле анысы пластик, шулай да пластик та мәңгелек түгел. Кисәтү ясасам көләләр генә. Бервакыт өй артына чыксам, 3 шакшы памперс ята. Кызлары Сабринага әйткән идем, көлеп кереп китте. Шуннан боларны алдым да алар ягына ыргыттым. Балалары тәртипсез, аналары кайчан карама сүгенеп акыра. Аларга кемнәр генә килми. Төнлә тормыш башлана гына әле анда. 10-15 машина килеп туктап, ул йортта нишләп яталардыр. Алар кеше үтереп, суеп китәргә дә булдыра, шуңа да безнең халык аларга каршы чыга, – дип сөйли Асия апа. – Мин бит берүзем яшим. Кояш баеса урамга да чыгарга куркам, төнлә дә атып үтереп китмәсләрме дип, дер калтырап ятам.

– Алар ул йортта төнлә нишли? Бәлки, алар наркотик сату буенча эш алып барадыр? Ул наркотиклар безнең балаларга килеп җитмәс дип кем гарантия бирә ала? – дип эләктереп ала бер хатын.

Сыер савучы булып эшләүче Гөлсинә апа – 4 бала анасы. Ул да таҗиклардан канәгать түгел.

– 6нчы сыйныфта укучы кече кызым Язилә мәктәпкә барудан баш тарта, аны һәркөн шул таҗик малайлары елатып кайтара, яныйлар, куркыталар. Ул таҗик малайларының әти-әниләре янына да барып карадым, бер файдасы булмады. Балалар хәтта комлыкта да уйный алмый җәйләрен, шуларныкылар куып кайтара, – ди ул.

Укытучылар да тын гына утырмый.

– Сыйныфымда – 8 бала, шуның 3се таҗик. Кыз баласы – Сабрина минем сыйныфта укый. Февраль аенда ахры, сыйныфымдагы малайлар килеп, шул кызның бик каты сүгенүе турында әйтте. Яулык яба, намаз укый торган кыз ничек сүгенсен инде, ышанмадым. Шул көнне үк малайлар әйтә: «Менә Таңсылу апа, Сабринаның сүгенгәнен телефондагы видеога яздырдык, ул сезгә күрсәтүдән куркып кайтып китте», диләр. Мин шул арада кызның әтисе Әхмәткә шалтыраттым, кызыгыз белән килегез, бу мәсьәләне хәл итик, дидем. Ул 3 көн күренмәде. Дүшәмбе иртән линейка вакытында тавыш купты. Баксаң, Әхмәт килгән икән. Мин 20 елдан артык мәктәптә эшлим, ата-аналар белән конфликт булганы юк. Ә монда бөтен 65 бала, укытучылар каршында акырыш. «Мин сезне бик күп тыңладым, хәзер сез мине тыңлагыз!» – ди. Укытучылар бүлмәсенә кердек инде, шунда бу тетмәбезне тетте, без бер сүз әйтә алмыйча, шок хәленә калдык, – дип сөйли 6нчы сыйныф җитәкчесе Таңсылу ханым Рәхимова.

Ата-аналар бу сүзне күтәреп алып, алга ук чыгып басып, тагын берничә вакыйганы сөйлиләр.

– Шул атна ахырында ук тагын бер хәл булды. Физкультура укытучыбыз Әсләм Закирҗанович кышын шугалакта балаларга хоккей уйната. Шунда күзалдымда таҗик малае бер яшьтәшенә сугып җибәрде, – ди Хәлил исемле ата кеше. – Тегесе җавап итеп таҗикка сукты, тавыш китте. Шуннан физкультура укытучысы теге таҗикны якасыннан тотты да: «Сугышып йөрерлек булсаң, өеңә кайтып сугыш» дип, шугалакның читенә чыгарып куйды. Инде кайтырга җыенып йөрибез, теге таҗик малае анасын ияртеп менеп җиткән. «Ник сез минем малайны кыйнадыгыз?» – ди бу. Шуннан полициягә гариза да яздылар. Мин анда шаһит булып та бардым әле.

Икенче бер ана үз сүзен әйтеп калырга ашыга:

– Узган җәйдә кыз балалар су коенырга төшәргә куркып ятты. Бер тапкыр төшкәч: «Ыштаныгызны төшереп күрсәтмәсәгез, эттән талатам», дип безнең кызларны чыр акыртып кайтарган иде инде аларның бер малайлары, – ди ярсыган ана.

Тагын бер ата ике кызы өчен бик борчылуын әйтә:

– 5нче класста укучы Мухтар менә инде хәзердән үк, кызларга: «син матур, сине тегеләй итәргә кирәк, болай итәргә кирәк», дип кызыма бәйләнә икән. Әле 5нче сыйныфта гына ул!!! Тагын бер-ике елдан нәрсә булыр! Көчләп китсәләр, кайсына төртеп күрсәтәсең дә, кем көчләгәнен кайдан беләсең?

– Аларның малайлары иртә өлгерә. Әнә, минем кызга да: «Син кем баласы, мин сине соратырга киләм», – дип әйтә икән. 6-7нче сыйныфта бу! – ди Фәрит исемле ата.

Мәктәптә тәрбия эшләре буенча урынбасар Зөлфия апа Колмөхәммәтова да балалар белән эш тәҗрибәсеннән чыгып, үз фикерен белдерә:

– Таҗик балалары кайда, нинди тавыш чыгарыйм икән дип, үзләре үк конфликт эзләп йөри. Болар ни татарны, ни урысны, ни таҗикны хөрмәт итми торган әллә нинди буын шунда. Без авылда ничә таҗик кешесе яшәвен, аларның кемдә пропискада булуларын да белмибез. Әллә нинди таныш булмаган таҗикларга кадәр күренгәли, шуларның икесен минем күзалдында авыл участковые тикшерде, икесендә дә Кизләү пропискасы. Каян килгән ул аларга?

Кыскасы, Кизләү балаларын таҗик милләте вәкилләре былтырдан бирле рәнҗетә икән. Әгәр аларга кем дә булса кисәтү ясаса яки ачуланса, таҗиклар барысы да җыелып, шул кисәтү ясаган кешенең йортына «разборкага» бара. Халык куркуда. Балалар кайтып әти-әнисенә зарланырга да курка башлаган хәзер, чөнки гаиләара низаг булачак. Әле узган ел ук: «Вот мы подрастем и всех перережем», дигән сүзләр дә сөйләп йөргән таҗик малайлары. «Скоро здесь будет маленький Таджикистан, скоро здесь будет таджикская школа», диләр икән.

Үзен Зифа апа дип таныштырган ханым алга ук чыгып үз тарихын сөйли башлый.

– Мин үзем Таҗикстаннан монда күчеп кайттым. Анда заводта 42 ел эшләдем. Безне аннан «24 сәгать эчендә җыенып чыгып китәргә» дигән команда биреп, куып чыгардылар. Соңгы елларда, гомумән, яшәү рәте калмаган иде инде. Ташлар атып куа иделәр. Вагоннарга тыгызлап тутырып озаталар иде кешеләрне. Урысларга капка читенә чыккач пычак кына кадап китәләр иде. Ә болар монда гражданлыксыз, пропискасыз рәхәтләнеп яшәп яталар. Кусыннар аларны да! – ди ул.

ПРОБЛЕМА БАШЫ ЯРДӘМДӘ…

Почмакта гына торган вәкиле Габделәхәт Ибраһимовка мөрәҗәгать итәм:

– Соң берни дә эшләп булмыймыни бу таҗиклар белән? Халыкның күпме дәгъвасы җыелган, нишләп бу районда каралмый? Нишләп алар 90нчы еллардагы оешкан җинаятьчел төркемнәр кебек төркем белән авыл халкыннан үч ала?

– Хәзер безнең җитәкчелек килеп җитәчәк, алар белән сөйләшерсез. Ә баланы шугалакта кыйнау буенча язылган гариза кире кагылды, чөнки кыйнау факты дәлилләнмәде, – ди Габделәхәт абый. – Таҗикларга гыйнвар аенда гына ике административ протокол төзелде, регистрациясез яшәүләре өчен. Ә хәзер, миндәге мәгълүматлар буенча, бу авылда 5 йортта 23 таҗик яши. Башка ниндидер дәгъвалар белән миңа килгәннәре юк, – диде ул.

Прописка мәсьәләсенә кереп киткәч, иң беренче килеп төпләнгән кешенең – Әхмәтнең кемгә керүе ачыклана. Авылдагы ике мәчетнең берсенең имамы Илшат Динмөхәммәтов сүз алып, халык алдында чыгыш ясый.

– Әхмәт абый ярдәм сорап килгәч, мөселманнар бер-бересенә ярдәм итә дип, аны үзебезгә пропискага керттем. Вакытлыча дип сорады, ризалаштым. 2013нче елда аларның яшәү вакыты чыга. Мин аларга булыштым, аның өчен акча алмадым, калганын белмим.

– Имам кеше бар мәхәлләсе өчен җавап тота, авылдашларыгыз дәррәү сезнең бу эшегезгә каршы чыккан, алар фикерен дә исәпкә алсагыз иде. Хәзер сездә ничә кеше пропискада?

– Иртәгә барып карыйм әле, чөнки санын үзем дә белмим.

Авыл халкы таҗикларның азан әйтүенә дә канәгатьсезлек белдерә. Башта атасы, аның артыннан малае манарага ук менә башлаганнарына ачулары килә икән.

Мәчеткә йөрүче бабайлар аларның азан әйтүенә риза, алар белән сөйләштек, – ди Илшат хәзрәт һәм мәчеттә укучы балаларның аны көтеп утыруын әйтеп, гафу үтенеп, китәргә ашыга.

Шул арада килеп җиткән авыл җирлеге башлыгына да сорау арты сорау ява. Ни кызганыч, ул үз җирлегендә ничә таҗик яшәвен һәм ничәсе пропискада булуын да белми икән.

– Вакытлыча прописка минем аша узмый. Кем дә булса үзенә вакытлыча гына кемнедер кертергә тели икән, ул үзе районга барып гариза яза. Ә бу кешеләрнең Кизләүгә килеп төпләнүенә, аларның монда йорт сатып алуына минем бер катнашым юк. Аларга бит ул йортны мин сатмыйм. Авыл җирлегендә документлар бар, анда күпме кешенең даими пропискада булуы әйтелгән, җыелыштан соң шунда барырбыз, – ди ул һәм халык үз авылында күпме таҗик яшәвен газета аша гына беләчәген аңлап көләргә тотына.

Кыскасы, җәмәгать, Нурлат районы хезмәте газетаны басмага тапшыру алдыннан гына биргән мәгълүматларга караганда, сезнең авылда 11 олы яшьтәге таҗик кешесе һәм аларның 12 баласы вакытлыча пропискада санала. Шуларның 3есе – Җәмилев, Худоев, Мамарасүлов – үз йортларында исәптә торса, калганнары ике авылдашыгызда – Илшат Динмөхәммәтовта һәм Вазыйх Мостафинда пропискада санала. Җәмилев дигәне буенча шәхсән үземнең берничә соравым бар, тик ул хакта соңрак.

(Дәвамы киләсе санда.)

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Нурлат-Кизләү-Казан.

P.S. Киләсе санда, Нурлат районы полиция хезмәткәрләренең бу җыелышка буханкага төялеп килеп төшүен, формалы сары чәчле хатын-кызның мине ник «ошатмавын» һәм «матур сөйләмен», федераль миграция хезмәтенең прописка эше белән бәйле шухыр-мухырларын, авыл җирлеге башлыгының күчеп килгән халыкны ни өчен яклавын, таҗикларның прописка вакыты күптән чыгып та гөрләтеп яшәп ятуларын һәм авыл халкы хакында ни уйлавын, без килеп киткәннән соң кайбер таҗикларның бер төн эчендә җыелып авылдан чыгып китүләрен һәм башкаларны язармын.

Комментарии