ИЗГЕЛӘР АШЫНДАГЫ ТАНЫШУ

Хәзергедәй хәтеремдә: онытылмаслык балачакның матур бер көне иде. Әнием алып кайткан «безкозырка»ны тиз генә башыма элдем дә, аргы якка – туганнан туган абыемнарга чыгып йөгердем. Әти-әниләр сүз куешканча, без күршедәге Иске Арыш авылына, Изгеләр ашына – абыем Рәдиф белән киттек. Ул замананың абруйлы техникасы – яңа велосипед иде бездә. Кулыма күчтәнәч тавыкны тотып, сәпиднең артына менеп утырдым. Күрше авыл диеп аталса да, барасы юл ерак – 15 чакрым тирәсе. Нинди аш икән ул – Изгеләр ашы? Коръән ашын беләм-белүен: анысында әбиләр җыелып догалар укыйлар, безгә тәмле җимешләр өләшәләр… Шулай уйланып бара торгач, күкне утлы сөңге белән ярып яшен яшьнәде, җирнең сусавын басып, коеп яңгыр ява башлады. Юеш басу юлыннан барган велосипед юл читенә ауды. Тавык кулдан ычкынып, иреккә чыкканына сөенеп чабып китте. Яңгыр коеп ява, тавык качты, абый орыша, ә мин, юл читендәге тимер кисәгенә утырып, рәхәтләнеп елыйм…

Кодагый әбинең самавырында җырлап утырган чәен тәм-томнар белән эчкәч, эчебезгә җылы йөгерде. Хәл-әхвәлләр сөйләшеп утырган арада, йортка ыспай итеп киенгән бер абый кайтып керде. «Салют энекәшләргә!» – диеп сәлам биреп аркабыздан сөйде. Балачагымда мин шулай итеп абый белән тәүге мәртәбә очраштым. Озак та үтмәде, без дәррәү Изгеләр чишмәсе янына киттек. Халык бик күп җыелган – Сабантуй инде! Риваятьләргә караганда, Явыз Иван башкисәрләре татар халкын көчләп чукындырып йөргән вакытта, бу урында, Алланың рәхмәте белән, тау кебек гаскәр хасил булган. Әлеге Изгеләр сафлары аша дошман явы үтә алмыйча, кире борылырга мәҗбүр булган икән. Шул Изгеләр рухына монда аш-су пешерәләр, Коръән укыйлар, дога кылалар. Боларның барысы турында миңа Роберт абый бәйнә-бәйнә сөйләде.

Инде балачак хатирәләре еракта калып, дәү егетләр булып үсеп җиттек. 1996 елның гыйнвар азагы иде. Тышта салкын, без Казан урамнарыннан йөрибез, Роберт абый миңа хисләнеп шигырьләр сөйли, үзенең иҗат дөньясы белән таныштыра. Шәһәр урамнарында йөреп кайткач, шагыйрьнең иҗат өстәле артына килеп утырдык. Андагы гәҗит саннары, төрле шигырь китаплары, әдәби шәхесләрнең сурәт-фотолары бүлмәдә аңлатып бетергесез сихри иҗат һавасы тудыра, тәннең һәрбер күзәнәге шул әдәби халәт белән яши башлый. «Тормышлар үзгәрде, энекәш, бар нәрсә дә шул акчага барып тоташа, финанс мәсьәләсендә хәлләрең мөшкел булса, язган шигырьләрне бастыру, укучыга җиткерү авыр. Юк кына такмак шигырьләрне байлар зур тираж белән бастыралар. Әшнәлек-дуслык китте, җыр сүзләрен, көйләрне «крутой» композиторларга сатып, аларны үз исемнәреннән дөньяга чыгаручылар бар, кая бара бу дөнья, белмим?! Бу китапны бастырыр өчен бик күп йөгерергә туры килде», – диеп, миңа «табадан» гына төшкән «Тургай тәрәзәсе» исемле яңа китабын бирде. Рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып, кайтыр юлга чыктым. Җәмәгать транспортына кереп утыру белән, китапны ачтым. Анда: «Робертка, адашка, иҗатка мәхәббәтле шигърият дустыма», – диеп язылган иде.

Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ.

Комментарии