«Рамилнең бар бәласе – ул начар хәрби бүлеккә эләккән»

«Рамилнең бар бәласе – ул начар хәрби бүлеккә эләккән»

Сигез хәрби хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев 16нчы декабрьдә Чита шәһәрендәге тикшерү изоляторында Рамил белән очрашты. «Азатлык» адвокаттан әлеге очрашу турында сорашты.

– Рамилнең хәле ничек, нинди шартларда тотыла?

– Ул хәзер үзен яхшырак хис итә. Тикшерү изоляторы камерасында дүрт кеше утыралар. Аны беркем дә рәнҗетми. Бернинди зарлану булмады. Рамил бу хәлнең шулкадәр зур шау-шу кубаруын теләмәгән. Нинди фаҗига булуын аңлый башлагач, башта ул моны әтисе белер дип тә курыккан булган. Әтисенә бит беренче булып хәрбиләр дә, тикшерүчеләр дә түгел, ә журналистлар хәбәр иткән. Рамил теләктәшлек күрсәтүчеләрнең барысына да, беренче чиратта әтисенә рәхмәт белдерде. Чөнки әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов аның алдында бик зур абруйга ия. Шуңа күрә аңа әтисе алдында бик авыр булган. Әтисе әлегә улы белән бер тапкыр гына күреште. Рамил шулай ук әтисенә ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәтле. Бу фаҗига килеп чыгуына Рамил хәзер бик нык үкенә. Анда бит аның белән бергә гаскәргә чакырылганнар да һәлак булган. Ә тикшерүгә килгән икенче офицерны ул хәтта белмәгән дә. Ул офицер очраклы рәвештә кирәксез вакытта кирәксез урынга эләккән дияргә мөмкин. Икенче офицер, капитан Данил Пьянковка карата Рамилнең нәфрәте көчле булган, шуңа да карамастан, ул хәзер бу хәл өчен бик нык үкенә.

– Кайбер матбугат чаралары, Рамил үлемгә әзерләнгән булган, дип язып чыкты. Бу чыннан да шулай булганмы?

– Юк, бу дөрес түгел. Ул тоткарлау вакытында үзен үтерүләре мөмкинлеге турында уйлаган, әмма үлемгә әзерләнмәгән. Нинди коточкыч хәл булганлыгын ул атыштан соң ук аңлый башлаган. Хәзер ул акрынлап тынычлана һәм нинди фаҗига булганлыгын ныграк аңлый. Әмма әле ниндидер киеренкелек һаман дәвам итә. Аның ниләр кичергәнен күз алдына китерегез. Ул хәлләр аны кеше үтерүгә этәргән, Рамил тыелып кала алмаган. Андый хәлләрдән соң тынычлану өчен шактый вакыт кирәк.

– Рамил үзенә карата ниләр кылганнарын сөйләдеме?

– Башта көчләү турында сүзләр таралган иде, көчләү булмаган. Анда устав кагыйдәләренә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булган, әмма мин хәзер бу турыда тәфсилләбрәк сөйли алмыйм. Рамил хезмәт иткән бүлектә ниләр булганын ишеткәннән соң, мин аларны бер сүз белән генә атый алам – бардак. Нормаль хәрби эшчәнлек барган, солдатлар белән эшләгән урында андый нәрсәләр бөтенләй булмаска тиеш. Заманында мин дә Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлеккә охшаш бүлектә хезмәт иттем. Нормаль бүлекләрдә кораллар солдатларның кулына бернинди контрольсез эләгергә тиеш түгел. Анда бернинди контроль булмаган. Эш тиешенчә оештырылган булса, бернинди фаҗига булмас иде. Рамил – нормаль егет. Әгәр ул яхшы бүлеккә эләккән булса, аннан яхшы солдат чыгар иде. Аның бар бәласе – начар бүлеккә эләгү. Ул миңа автоматның һәм сугыш-кирәк яракларының үз кулына ничек эләгүе турында сөйләде. Бу турыда офицерлар да белгән, әмма беркем дә игътибар итмәгән. Өстәвенә, устав тәртибенә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булган. Бу, әлбәттә, җитәкчелекнең гаебе.

– Күптән түгел ул хезмәт иткән бүлекнең таратылачагы турында хәбәр булды.

– Таратырлар, аның урынына яңа хәрби бүлек оештырырлар, әмма тәртип булачагына нинди гарантия бар соң? Ул сөйләгәннәрне мин 32 ел элек хәрби хезмәттә үз күзләрем белән күрдем, миңа кадәр хезмәт иткән өлкәнрәкләрдән дә ишеткәнем булды. Әмма хәрби хезмәт бер елга калдырылгач, вазгыять үзгәргәндер дип уйлаган идем, берни үзгәрмәгән икән.

– Рамилне психологик-психиатрик тикшерүгә кайчан җибәрәчәкләр?

– Аны теләсә кайсы көнне, иртәгә дә яки берсе көнгә дә җибәрергә мөмкиннәр. Безнең төп максат – кемнедер аклау яки кемнедер каралау түгел, ә дөреслекне ачыклау, мондый фаҗигаләр бүтән булмасын өчен, мөмкин булганның барын да эшләү. Бу фаҗигагә китергән сәбәпләр гаскәрдә бүтән булмаска тиеш. Мин һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын да уртаклашам, бу алар өчен дә бик зур фаҗига.

– Рамилгә хәзер нинди җәза янавы турында әйтәләр?

– Экспертиза нәтиҗәләре билгеле булмый торып, берни әйтеп булмый. Психологик-психиатрик экспертизадан кала тагын берничә төрле экспертиза булачак. Аннан соң ниндидер беренчел фаразлар була ала. Әгәр ул моны аффект хәлендә кылган дип танысалар, аңа җинаять кодексының 107нче маддәсенең икенче бүлеге (аффект хәлендә ике яки аннан күбрәк кешене үтерү – ред.) нигезендә гаепләү белдереләчәк. Ул очракта иректән мәхрүм итү җәзасы биш елдан артмаска тиеш. 105нче маддәнең икенче бүлеге (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) нигезендә гаепләүне калдырсалар, гомерлек төрмә җәзасына да хөкем итәргә мөмкиннәр. Әмма без аны гомерлек төрмә җәзасыннан коткару өчен көрәшәчәкбез.

– Хәзер Рамилне яклауда ничә адвокат катнаша?

– Әлегә аның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов белән рәсми рәвештә ике генә адвокат килешү төзеде – мин һәм Руслан Нәгыев. Әмма безнең белән бергә эшләүче башка адвокатлар да бар, кирәк булган очракта алар безнең урынга эшли ала.

Рамил Шәмсетдиновның икенче адвокаты – Руслан Нәгыев үзенең «Фейсбук» сәхифәсендә: «Рамил хезмәт иткән бүлектә устав кагыйдәләренә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булуы хакында безнең версия хәзерге вакытта Русия Җинаять кодексының 335нче маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылуы белән дә раслана. Бу эш кысаларында Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче дип танылган», – дип язды. Адвокатның бу мәгълүматы әлегә рәсми оешмалар тарафыннан расланмаган.

Рөстәм Миңнеханов җанисәптә «татар-башкорт» дип язылуга каршы чыкты

Татарстанның Русиядә вәкаләтле вәкиллегендә узган медиаклуб очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020нче елгы җанисәп вакытында «татар-башкорт» дигән милләт уйлап табуны тәнкыйтьләде.

Кеше үзен билгеле бер милләт кешесе итеп тоярга тиеш, дигән Миңнеханов. Аның сүзләрен «Коммерсант» китерә.

«Ярымукраин-ярымурыс була алмый. Кеше үзен кем итеп булса да тоярга тиеш – украин, урыс, башкорт, татар. Мин шулай дип саныйм һәм горурлык белән үземне татар дип язачакмын», – дигән Татарстан Президенты.

Элегрәк Русиянең баш этнологы, Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков татар һәм башкорт этник төркемнәреннән кала, «татар-башкорт» төркеме дә булдырырга тәкъдим иткән иде. Бу төркемгә ике милләткә дә кагылышы булган кешеләр керә ала, диелде.

Тишков тәкъдиме белән, керәшеннәр, мишәрләр, Әстерхан, Касыйм, Себер татарлары «Халыклар һәм телләр исемлеге»нә аерым төркемчәләр итеп кертелгән иде инде.

«Хакимиятне хөрмәт итмәү» буенча 2019нчы елда 63 эш ачылган

2019нчы елда Русиядә хакимияткә ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәткән өчен штраф һәм 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы кертелде. Бу маддә нигезендә быел 33 штраф салынган, шуларның 27се президентны мыскыллаган өчен булган.

Яңа маддәне Русия мәхкәмәсен, полиция хезмәткәрләрен хөрмәт итмәгән өчен, губернаторларны тәнкыйтьләгән өчен җәза бирүдә куллану очраклары да булган. Ике очракта һәйкәл янында биегән өчен штраф салынган. Әлеге очракларны «МБХ-медиа» барлаган.

«Дәүләт әләмен, гербын мыскылларга беркемнең дә батырчылыгы җитмәсен. Ә андый очраклар бар», – дип сөйләгән иде президент Владимир Путин Русия Административ кодексына «хакимиятне хөрмәт итмәү» турында төзәтмә кертүнең әһәмияте хакында. Ләкин бу маддә нигезендә штраф салуга китергән 33 эшнең 27се – шәхсән президентка ихтирамсызлык күрсәтү очрагы, дип яза «МБХ-медиа».

«Агора» халыкара хокук яклау төркеме саннарына караганда, 2019нчы елның 1нче декабренә «хакимияткә хөрмәт күрсәтмәү» буенча илнең 35 төбәгендә 63 административ эш ачылган, шуларның 23е туктатылган. 33 эш нигезендә барлыгы 1 миллион 155 мең сум күләмендә штраф сугылган.

29нчы мартта «фейк» яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итә торган язмалар өчен җәза бирү турында кануннар гамәлгә керде. Хакимиятне мыскыл итә торган постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнә. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.

Әгерҗедә ата-аналар, балалар бакчасына түләүне арттырган өчен, хакимияткә дәгъва белдергән

Татарстанның Әгерҗе район үзәгендә бер төркем ата-ана балалар бакчасына түләү артуына канәгатьсезлек белдереп, хакимият башлыгына килгән. Бер бала өчен түләү 1нче гыйнвардан 3376 сумга кадәр арта.

Түләү якынча 18 процентка артачак. 1-3 яшьлек балалар өчен –3376 сум, 3-7 яшьлекләр өчен 3375 сум тәшкил итәчәк.

«Минем хезмәт хакым 8 мең сум. Ике балабыз бакчага йөри. Без бу акчаны каян алып түләп бетерик?» – дип сөйләгән әниләрнең берсе «Вечерняя Казань» газетасына. Социаль челтәрдә язучы әти-әниләр бәя күтәрелүгә карамастан, балалар бакчалары төзекләндерелмәвен, уенчыклар аз булуын әйтә. Алар шулай ук күрше Удмуртия Республикасында бакча бәясе күпкә азрак булуын искәртә.

ЛДПР фиркасенең Әгерҗе бүлеге вәкиле Рөстәм Рәшитов сөйләгәнчә, бер дистәгә якын ана район башлыгы янына килгән. Алдан язылып килмәгәнгә, башта аларны кабул итәргә теләмәгәннәр, ләкин аналар таләп иткәнгә күрә, аларны керткәннәр.

Аналар зарлануына район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе районының дотациядәге район булуын, җирле бюджетта ата-аналарның бакчага түләгән акчаларының бер өлешен кайтарырга акча юклыгын әйткән.

Соңрак район Башкарма комитеты рәисе Андрей Авдеев район газетасы аша ачыклык керткән. Анда ул 3375 сумны киләсе елдан балалар бакчаларына яңа кабул ителүчеләр генә түләячәк, моңа кадәр йөрүчеләр өчен 3003 сум калачак, дигән. Яңа килгән балаларның ни өчен кыйбатрак түләячәкләре аңлатылмый.

Русиядә пенсиянең туплам өлеше тагын бер елга туңдырыла

Путин русиялеләрнең тупланып бара торган пенсиясен тагын бер ел дәвамында үзгәрешсез калдыру турында федераль канунга кул куйды.

Пенсияләрнең туплам өлеше 2022нче елга кадәр туңдырылачак. Бу хакта президент Владимир Путин имзалаган канун хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Русиялеләр пенсиясенең туплам өлеше 2014нче елдан бирле туңдырылган килеш, ягъни ул артмый. Эш бирүче үзенең хезмәткәре өчен Пенсия фондына кертеп барган акчалар пенсиянең иминият өлешенә китә. Хакимият бу вакытлы чара дип әйтте, ләкин әлеге мораторий берничә мәртәбә озайтылды.

Элегрәк Русия Финанс министрлыгы пенсияләрне туңдыруны тагын бер елга озайтуны формаль әйбер дигән иде. Шулай ук Русия Финанс министрлыгы русиялеләргә пенсиядә яшәргә акчаны үзләренә җыярга киңәш бирде, ә дәүләт аларга гарантия һәм салым ташламалары бирер, диде.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии