- 17.12.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №50 (13 декабрь)
- Рубрика: Архив
Радио-телевизорданмы, интернеттамы «Болан авазы» дигән җырны ишеткәнегез бардыр. Күпчелек җырчыларның «мин сине яратам», «авылымны сагындым», «әти-әнигә рәхмәт» дип җырлавы фонында бу җыр үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Кызык ясарга теләп аткан мылтык ядрәсенең, хайван каргышы булып, аучының үзенә әйләнеп кайтуы турында ул.
Без әлеге җырны башкаручы Ранил Гарипов белән очрашып сөйләштек. Ранил Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында администратор булып эшли, буш вакытында мәҗлесләр дә алып бара, авыллар буенча концертлар да биреп йөри. Сүзебезне, әлбәттә инде, «Болан авазы» җырыннан башладык.
– Ранил, ничек туды бу җыр?
– «Болан авазы» җырын махсус яздырдык. Җырда тасвирланганнар – булган хәл. Ерак китәсе юк: бер якын кешем Татарстанның бер районында ауга киткән җирдән һәлакәткә очрады, гомере өзелде. Менә шул хәлдән соң җыр яздырырга дигән уй килде. Сабада яшәүче Гүзәл Мөхлисова шушындый мәгънәле шигырь язып бирде, көен Нияз Сафиуллин иҗат итте.
Элек кеше ауга тамагын туйдыру өчен йөргән. Ә бүген, дөресен генә әйткәндә, рәхәткә чыдый алмаганнан йөри, кызык эзләп кулына мылтык ала. Ауга фәлән миллионлык снегоходлар, кыйммәтле мылтыклар белән чыгалар, шул рәвешле күңел ачалар. Ә безнең җырда шундый сүзләр бар: «Сиңа гына түгел, җиде буыныңа җитәр кебек рәнҗеш-каргышлары…» Хайван каргышы, чыннан да, төшә ул. Менә шуңа күрә шушы темага алынырга булдык.
Җырны яздырганда ук: «Моңа клип та булырга тиеш», – дип ниятләп куйган идем. Клипның бер өлешен җәй көне, икенче өлешен кыш көне Теләче ягына кайтып төшердек.
– Бүген мәгънәле җыр җырлап акча эшләп булмый диярлек. Эстрада теле белән әйтсәк, «Болан җыры» «кассовый» түгел. Ничек кабул ителде бу җыр?
– Мин аны күп җирдә җырлап карадым. Түрәләр, байлар яратмады. «Энем, бу җырыңны бүтән җырлама», – дип, килеп-килеп әйткән абзыйлар да булды.
«Кассовый» булмаса да, мондый җырлар да, мондый темалар да кирәк. Киләчәктә дә шундый мәгънәле темаларга кагылып үтәсе килә.
– «ВКонтакте»дагы сәхифәгездә «Ранил Гарипов – алып баручы, тамада» дип язылган…
– Мәктәпне тәмамлагач, мин Казан дәүләт мәдәният институтының (ул вакытта – мәдәният һәм сәнгать университеты) театр режиссеры бүлегенә, Наил Дунаев курсына укырга кердем. Укыган вакытта ук дусларның күбесе өйләнә башлады. Мине шаһит итеп чакыралар иде. 2000нче еллар башы бу. Ул вакытта әле тамада дигән сүз бөтенләй юк. Алып баручы чакырмыйлар, бөтен туйны, мәҗлесне шаһит белән шаһидә алып бара. Шул вакытта чарланып калган идем. Замана үзгәрде, тамада дигән сүзе дә, һөнәре дә килеп чыкты. Һөнәр өчен тиешле бәясе дә түләнә башлады. Ләкин тамадалык минем өчен, җыр кебек үк, яраткан шөгыль генә, төп эш түгел.
– Кайларга чакыралар?
– Уфага бик еш йөрибез. Мәскәү өлкәсенә баргалаган бар. Татарстан районнарын әйткән дә юк инде. Элегрәк бик күп чакыралар иде туйларга. Соңгы елларда кимеде, чөнки тамадалары артты. Хәзер бөтен кеше тамада бит.
– Һәр тамада берәр кызыклы хәлгә тарымый калмый…
– Шулай дигәч, кылт итеп бер вакыйга исемә төште әле. Юбилейга соңга калдым мин. Үзем Бөгелмәдә идем, иртәгесен Казанда юбилей алып барасы. Бөгелмә якын түгел, мин машинасыз, машинамны Казанда калдырган идем. Казанга килергә машина юк та юк. Көч-хәлгә машина табып, килергә чыктым. Кунаклар җыелган, мәҗлеснең башланганын көтәләр. Нияз Сафиуллин аппаратурасын көйләп куйган, өч секунд саен миңа шалтырата, кая җиттең, дип сорый. Юбилярлар борчыла башлаган. Казанга кайтып җиткәч, үз машинама күчеп утырдым да, тизрәк юбилей узасы кафега җилдердем. Үзем рульдә барам, үзем киенәм, галстук бәйлим. Килеп җитеп, йөгереп тә кердем, Нияз микрофонны ыргытты да башлап та җибәрдек. Бөтен кеше мине генә көтеп утырган.
– Үзен хөрмәт иткән җырчы туган ягы турында җырларга тиеш, диләр. Сезнең дә «Кырлай» дигән җырыгыз бар. Туган авылыгыз, гаиләгез белән дә таныштырыгыз әле.
– Мин Арча районы, Яңа Кырлай авылында туып-үстем. Әти-әни бүген лаеклы ялда, Аллаһка шөкер, исән-саулар, икесе дә диндә. Җай чыккан саен кайтырга тырышабыз. Ачык ишекләргә кайтып керү үзе рәхәт. Абыем Рамил дә минем кебек үк Казанда яши. Икебез дә бер тирәдә кайныйбыз (Рамил Гарипов – ТНВ телеканалында «Туган як» тапшыруын алып бара. – Авт.). Ул миннән 7 яшькә олырак. Кечкенә чакта беркайчан да үзеннән калдырмый иде. Хәзер дә гел бергә без. Рамил абый гармунда уйный, мин җырлыйм – менә шундый команда без. Әти-әни дә, зур сәхнәгә үк чыкмасалар да, җырлыйлар.
– Концертлар белән кайларга йөрисез? Халык киләме?
– Бүген артистлар күп. Чакырган җирләргә, ышанычлы җирләргә йөрергә тырышам. Күптән түгел генә Башкортстанның Яркәй авылында булып кайттык, тулы зал иде, бик җылы каршы алдылар. Читтә бик яраталар, Казаннан, дигәч, күтәреп алалар. Башкортстан, Оренбург яклары, сине белмәсә дә, Казаннан, дигәч, кемлегеңне карарга киләләр.
Татарстан авылларында 20, 30 кешегә дә концерт куеп кайтып киткән чаклар була. Кайвакыт: «Безгә кил әле», – дип чакыралар, тик шул чакырган кеше үзе дә концертка чыкмый. Узган ел Питрәчнең Шәле авылына бардык. Татарстандагы иң зур авылда концертка биш-алты кеше килгән иде. Куймыйча кайтып китәргә туры килде. Бүгенге заманда зур авылда кеше күп җыелыр дигән ышаныч юк. 50-60 хуҗалыклы гына, ләкин җыр-моң ярата торган авылга барсаң, рәхәтләнеп эшләп кайтып китәсең, бөтен авыллары белән концертка чыгарга мөмкиннәр алар.
– Кырлайга концерт белән кайтасызмы соң?
– Элегрәк ел саен кайтып куя идем. Соңгы ике елда куйган юк. Бу хатаны төзәтергә, авылга да концерт белән кайтырга кирәк әле.
– Бүген төп эш урыныгыз – театр. Иҗатка вакыт каламы?
– Вакыт юк дип әйтү бер сәбәп кенә инде ул. Иң мөһиме – теләк. Теләк булса, вакытын да, җаен да, акчасын да табасың. Ә минем иҗат итәргә теләгем бар, Аллаһка шөкер. Театрда да «анда барма, моны эшләмә» дигән чикләү куймыйлар.
– Әгәр берәр авылда яхшы гына хезмәт хаклы эш тәкъдим итсәләр, кайтыр идегезме?
– Юктыр. Беренчедән, мин гел хәрәкәттә булырга яратам. Администратор эше дә шундый: театр эше белән районнарга, шәһәрләргә йөреп торабыз бит. Көннәр буе өстәл артында утырып эшли алмыйм мин. Ә икенче сәбәп, Казаннан китәсе килми. Киләчәкне белмим, ләкин бүген Казанда кайныйсым килә әле.
Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии