Сак булыйк юлларда

Шәһәрнең бер башыннан икенче башына барасымы, яисә бер шәһәрдән икенчесенә барасымы, тиз генә телефон номеры җыеп, чакыртасың. Шул машинага утырып, тиз генә барып җитәсең. Шул «тиз генә»кайвакыт бик үкенечле дә тәмамланырга мөмкин. Чаллы-Алабуга-Казан юлында булган фаҗигаләре шуның бер мисалы. Берничә ай элек шул фаҗигасендә күршебездәге 25 яшьлек егет белән тагын өч кеше һәлак булган булса, әле яңарак шул ук юлда тагын биш кешенең гомере өзелә. Ни кызганыч, икесендә дә машина йөртүчеләр таксист булып эшләүчеләр, юлларда тиешле тизлек белән йөрмәүчеләр. кагыйдәсен төгәл үтәп, ашыкмыйча, сабыр гына йөрсәләр, күңелсез хәлләр булмас иде!
Җәйге айларда үзем дә шулай ук таксига утырып, Казанга барган идем. Ике сәгать эчендә алып килеп җиткерде, килеп җиткәч: «Бик куркыныч булмадымы?»– дип сорады. «Самолётта очкан кебек булдык, тик бу самолёт асфальт буйлап очты», – дидек. Мин үзем юл кагыйдәләрен үзләштергәнгә, машина йөртүченең юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәгәненә исем китте, хәтта куркынычсызлык каешын да эләктерми!
Зур юлларда гына түгел, шәһәр эчендә дә юл кагыйдәләрен үтәмәүче машина йөртүчеләр җитәрлек. Җәяүле юлы аша чыгарга да куркыныч бит хәзер. Алдан килүче машина туктап уздырса, арттан килүчесе, туктаган машинаны да узып, юл аша чыгучы җәяүлене дә күрмичә, күңелсез хәлгә таруы бар. Күптән түгел генә безнең мәхәлләдә булган фаҗига, шуның бер мисалы. Бәхеткә, җәяүле юлы аша чыгучы җәяүле кеше исән кала.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, машинагызга утырып юлларда йөргәндә берүк ашыкмагыз, сабыр була белегез. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз. Сезнең исән-сау әйләнеп кайтуыгызны өегездә гаиләгез зарыгып көтеп тора. Күңелсез хәлләргә очрап, күз яше түгелмәсен!
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА, Алабуга.

Комментарии