«Бабушка, это утро или вечер?»

Бу хәл мин кечкенә улым белән хастаханәдә ятканда була. Хастаханәгә кергәнче, иремә: «Вакытында баланы бакчага илтергә һәм алырга оныта күрмә», – дидем. Хатыны хастаханәдә вакытта салгалаган, ахры, мәрхүмкәем. Эштән кайтышлый, кичке 4-5ләр тирәсендә балалар бакчасыннан 3 яшьлек улыбызны алган да, өйгә кайтып киткән. Ул вакытта кешедә фатирда тора идек. Шактый гына салып алган ирем, өйгә кайткач та, тәгәрәп йоклап киткән. Бала ул вакытта нишләгәндер инде? Будильник шалтыраганга ирем сискәнеп уянып китсә, сәгать 6.30 булган. Эшкә соңга калмагаем, баланы вакытында балалар бакчасына илтәсе бар дип, киенәләр дә чыгып йөгерәләр. Барганда ирем күрә: иртәнге 7 булуга карамастан, урамда балалар хоккей уйный, бөтен кибетләр ачылган, кешеләр, автобуслар бик күп. Ирем бу хәлләргә аптырый-аптырый бара. Шулай да, хоккей уйнаучы балаларга карап, иртәгә ярышларыдыр, шуңа күрә иртән чыгып шөгыльләнәләрдер дигән уйга килә.
Балалар бакчасына килеп җитеп, ачылганын көтә башлый, ләкин бакча ачылмый. Эшкә соңга калам бугай дип, ары чаба, бире чаба ирем. Үзенең чатнап башы авырта, йокысы килә. Бакча кырыеннан бер әби узып бара икән. «Бабушка, это утро или вечер?»– дип сорый, аптырап. Әби, куркып калып: «Вечер, сынок, вечер»,– дигәч, рәхәтләнеп сулап куя. Баланы җитәкләп, шатланып, өйгә кайтып китә. Күршебез: «Кичке якта кая чыгып йөгердең?»– дип сорагач, «Мин хатын янына хастаханәгә бармакчы идем, автобуслар булмады», – дип җавап бирә.
Менә шундый хәлләр дә була дөньяда. Дуслар җыелган саен, үзе исән вакытта, күңелле итеп сөйләп искә ала иде ул вакыйганы ирем. Бу хәл минем күңелемдә дә бик кадерле, күңелле истәлек булып саклана. Рухы шат, авыр туфрагы җиңел булсын бәгырькәемнең.
Гөлзада МОСТАФИНА.
Казан шәһәре.

Комментарии