- 17.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Архив
Бу көннәрдә җәмәгатьчелек Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, факультетның беренче деканы, бүгенге бик күп журналистларның остазы Флорид Әгъзәмовны искә ала. Аңа 11 февральдә 75 яшь тулган булыр иде. Шушы олуг шәхеснең юбилее уңаеннан “Осталар остазы” китабы әзерләнгән.
Флорид Әгъзәмов 1936 елда Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылында туа. Казан университетын тәмамлый. Питрәч районының “Алга” газетасында, аннан “Социалистик Татарстан”да баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1972 елдан университетта журналистика бүлегендә. 2005 елның декабрендә вафат була.
Флорид Әгъзамов турында беренче сүз итеп, аның галимлеге, публицист булуын әйтмиләр, чөнки бу шәхеснең чын йөзен әлеге сүзләр генә ачып бетерә алмый, шуңа да аны гаять күп мәгънәне сыйдырган төшенчә белән телгә алалар. Остазларның остазы диләр аның хакында. Флорид Имамәхмәт улы – татар журналистикасы тарихын барлауга, теориясен булдыруга зур өлеш керткән галим. Шул ук вакытта, беренче чиратта, ул үзен практик журналист дип санаган. Өч дистә елга якын вакыты журналистика бүлеген җитәкләү белән үтә аның, һәр дәвердә матбугатның күренекле публицисты булып та балкып тора. Аның шәкертләрен Татарстаннан гына түгел, бөтен Идел буе төбәкләреннән төртеп саныйлар. Бүген күпләргә таныш атаклы журналистларның күпчелеге кайчандыр нәкъ менә Әгъзамов мәктәбен үткән.
Аның шәкертләре белән генә түгел, аны белгән, аның белән таныш булган кешеләргә Флорид абый турында сөйлә әле, дип сүз катсаң, туктата алмыйсың. Казан университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин да үз остазы турында бик озак сөйләде безгә. Сагыну, олы хөрмәт белән сугарылган иде бу сөйләшү.
– Аның укытучы-остазлары да татарның атаклы галимнәре булган затлар иде: Якуб Агишев, Латыйф Җәләй, Хатыйп Госман, Ибраһим Нуруллин, Диләрә Тумашева, Мирфатыйх Зәкиев… – дип сөйләп китте бүгенге декан. – Флорид абыйның студент кордашлары да татарның бүгенге зыялылары арасында игелекле хезмәтләре белән абруй казанган шәхесләргә әверелде. Һәммәсенең тәрҗемәи хәле бертөслерәк башланып киткән. Университет дипломнары алган байтак егет-кызны – укуда аеруча өлгергәннәрне, каләм тибрәткәннәрне – газета-журналларга эшкә җибәрәләр. Флорид абый Питрәч районына эләгә. Аның сәләтен, тырышлыгын күреп, тиздән “Социалистик Татарстан”га чакыралар. Монда ул шактый еллар әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.
Флорид Әгъзамов өчен 1968 ел борылыш елы була. Ул Мәскәүдә журналистика буенча аспирантурага керә. Анда диссертация язу өстенә, башкаланың мәдәният хәзинәләре белән таныша. Диссертация яклап, Казанга кайткач, янә “Социалистик Татарстан” газетасы мөхәрриренең урынбасары була, янә әдәбият-сәнгать, мәдәният дөньясына чума…
– Флорид Әгъзамовның ирешелгән уңышларының берсе Казан дәүләт университетында татар журналистикасы кафедрасын ачу булды. Сез үзегез дә университет казанында кайнаган кеше буларак, бу вакыйгалар исегездә калдымы?
– Беренчедән, ул вакытта татар журналистлары әзерләүнең нигезе салынган иде. 1959 елда тарих-филология факультеты нигезендә татар бүлегендә татар журналистларын әзерләүче белгечлек ачалар. Бер төркем студентларны журналистика буенча махсуслаштыра башлыйлар. Әле журналистика бүлеге булмый, рус журналистлары да әзерләнми, әмма хәзерге татфакта татар журналистлары әзерләү буенча белгечлек ачылган була. 1962 елда гына журналистика кафедрасы оештырыла, студентлар шунда 3нче курска күчерелә. Тарихка карасак, бездә татар журналистларын әзерләү традицияләре, русларныкына караганда дәвамлырак та, югарырак та. Беренче белгечләрдән язучы-галим Гази Кашшаф була, аннан Розалина Нуруллина килә, соңрак Мөнҗия Мәрдиева кушыла. 1972 елда кафедра мөдире Флорид Әгъзамов була, ул килгәч, милли кадрлар әзерләүгә игътибар тагын да арта. Ләкин татар журналистикасы кафедрасы ачу ихтыяҗы нәрсә белән туды дигәндә, 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башында милли күтәрелеш башлануын билгеләп үтәргә кирәк. Ул вакытта безнең татар тарихы һәм филологиясе факультеты зур үсеш алды һәм безнең факультет та аерылып чыгу юлында йөри башлады. Факультет булсын өчен, аның бүлекчәләре булырга тиеш, татар журналистикасын ачу факультетны ныгытыр өчен дә кирәк иде. Югары уку йортларында махсус дәреслекләргә һәм татарча укытуга игътибар артты. Моны махсуслашкан кафедра гына эшли ала. Шушы ихтыяҗ аерым кафедра ачу кирәклеген тудырды.
Анда артык зур проблемалар булды дип әйтмәс идем мин. Университетның ул чактагы проректоры, академик Миркасыйм Госмановның да уңай роле мондый адым ясауда тәэсир итте.
Флорид Әгъзамов татар журналистикасы тарихын барлауга күп көч куйды, аерым алганда, Габдулла Тукай публицистикасын өйрәнде. 1986 елда аның “Тукай – журналист” дигән саллы монографиясе, дистәләгән мәкаләләре дөнья күрде. Журналистикада гуманизм мәcьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләре аша ул элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларындагы журналистлар әзерләү үзәкләрендә билгеле галимгә әверелде. Ул берсеннән-берсе җитди эчтәлекле 7 монография, 100дән артык фәнни мәкалә авторы.
Җәмәгать эшлеклесе буларак, озак еллар Татарстан Журналистлар берлегенең президиум әгъзасы иде. Тынгысыз 90нчы елларда үткен каләме белән танылган фельетончыга әйләнеп куйды ул. Тәрҗемә өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек булды.
Ә Флорид аганың соңгы утыз-кырык елда тәрбияләп чыгарган шәкерт-журналистларын саный башласаң… Кайларда гына эшләми алар?! Татарстанның һәр районында, республиканың барлык матбугат органнарында, башка республика һәм өлкәләрдә, Мәскәүнең үзендә… Илнең төп басмасы булган “Российская газета” мөхәррире Владислав Фронин исеме үзе генә дә ни тора. Татарстандагы баш мөхәррирләрнең күпчелеге шулай ук Әгъзамов мәктәбен узган.
Татарда очерк жанрының үсешенә багышланган гаять тә кызыклы китабына Флорид Әгъзамов “Үзәктә – кеше” дип исем куйган иде. Моның белән ул журналистикабызның үзәгендә кеше, шәхес торырга тиешлеген ассызыклады. Үзенең тормышы, яшәү рәвеше белән дә сөекле остазыбыз кешелеклелек дигән бөек принципка тугры булды.
– Журналистика белгечлеге үз эченә теория һәм практиканы ала. Флорид абый факультетта эшләгән вакытта ук: “Университетка барырга теләмәгән идем, мин гамәли журналистиканы үлеп яраттым”, – дип сөйләгән.
– Аның өчен ул авырткан мәсьәлә иде. Ул үзе озак еллар практик журналистикада эшләде, теория белән шөгыльләнергә мәҗбүр булды. Чөнки Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясендә укыды. Анда укыган кеше фәнни эш белән шөгыльләнергә, диссертация якларга тиеш. Ул академиядә журналистикада фәнни эш белән шөгыльләнер өчен укымагандыр, ә партия үзенә кадрларны шушы академия аша әзерли иде. Бәлки, ул практикада эшен дәвам итәрмен дип уйлагандыр, ләкин фәнгә кереп китәргә мәҗбүр булды. Университетта фән белән шөгыльләнмәсәң, студентларны өйрәтә дә, укыта да алмыйсың. Ләкин аның өчен теория белән практиканы бергә тигез бәйләп бару мөһим иде. Студентларга да ул шулай дип әйтте. Теорияне яхшы үзләштерүче студентлар бар, әмма иҗатлары начар. Менә дигән иҗат итүче студентлар бар, ләкин фәнгә игътибар бирми, дәрескә йөрмиләр. Шушы мәсьәләне чишәр өчен дә ул махсус иҗат көннәрен кертеп җибәрде. Аңа кадәр бу нәрсә юк иде, бүген дә күп җирләрдә, әйтик, Яр Чаллыда да, Мәскәүдә дә юк ул. Моны укыту планына кертү бик кыен булды. Ул Мәскәү, УМО (укыту методика берләшмәсе) аша шактый сукмаклар таптап кына моңа иреште. “Җәйге практикада студент авылына кайтып бер-ике язма яза яки яздыра да иҗатка кереп чума алмый. Булачак журналист иҗат эченә чумып яшәргә тиеш”, – дип әйтә иде Флорид абый. Көндәлек укуга йөргән кеше редакциягә әллә бара, әллә юк, аны мәҗбүр итеп булмый. Ә журналист редакция белән бәйләнештә даими булырга тиеш. Шуның бер формасы буларак ул махсус иҗат көннәрен кертеп җибәрде. Бу бик мөһим иде.
– Аның төп сыйфаты – кешелекле булуында дип искә алалар. Студент булсынмы ул, югары дәрәҗәдәге кешеме – барысына да бер төрле карашта иде, диләр.
– Әйе. Беренчедән, ул бик гади иде. Һәрбер студент белән килеп күрешергә, хәл-әхвәлләрне сорашырга мөмкин. Студентлар үзләре дә аннан киңәш сорап керәләр иде. Хәтта егет һәм кыз белән үзара мөнәсәбәт буенча да аның белән киңәшләштеләр. Шәхси мәсьәләне чишүдә дә ул катнаша иде. Гаиләләрне таркалудан саклап калган очраклары булды аның. Тулай торакка еш бара иде, хәтта соңгы елларда авырган чагында да студентлар янына йөрде. Җырлап-биеп, бәйгеләрдә катнашып, студентлар белән Сабантуй оештырганда да көрәшеп, йөгереп көч сынаша иде. Ул кешеләргә яхшылык эшләргә яратты.
Мин яшь вакытта, әле укыта башлагач та, докторлык диссертациясе яз инде, дип өнди иде. Үземнең укыта башлавымны, тыгыз эштә булуымны әйтүгә: “Киметәбез синең йөгеңне”, – дип, мине өлкән хезмәткәр вазифасына күчерде, ә эшләрне кафедрада хезмәткәрләренә бүлеп бирде. Беркем каршы килмәде, мине иркенлеккә җибәрделәр. 2 ел эчендә диссертацияне язарга мәҗбүр булдым. Мәҗбүр итеп, хәтта оялтып эшләтә торган гадәте бар иде аның.
Кайвакыт аның йомшаклыгы, тәнкыйтьләмәве зыянга да иде. Җитәкче кеше каты да булырга тиеш. Каты сүзле администратор түгел иде ул, тик эшен ул яхшы алып бара алды.
Әңгәмәдәш Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Комментарии