Алман шпионы Путин гаиләсендә

Алман шпионы Путин гаиләсендә

Германиянең шпионнар белгече Эрих Шмидт-Ээнбоом, 1980нче елларда Дрезденда эшләгән хатын-кыз шпион ул чакта КГБ агенты, хәзерге премьер Владимир гаиләсенә үтеп кергән булган, дип белдерә.

Путинның 28 ел бергә гомер иткән хатыны Людмила белән мөнәсәбәтләре матбугатта төрлечә яктыртыла. Аны коточкыч гаилә тормышы дип сурәтләүчеләр дә, соклангыч мәхәббәт үрнәге итеп күрсәтүчеләр дә бар. Дөреслек билгесез булып кала. Шулай да яңа мәгълүматлар, Путинның Көнчыгыш Германиядә КГБ хезмәтендәге чорда яхшы гаилә башлыгы булмаганлыгын күрсәтә.

Журналист һәм Германиянең шпионнар белгече Эрих Шмидт-Ээнбоом, Көнбатыш Германия шпионы булган хатын-кызның ул чакта биш ел Дрезденда эшләгән Путин гаиләсенә үтеп кергәнлегенә ышанычлы дәлилләр бар, дип тәкрарлый. Һәм ул шпион Путинның хатын-кызлар белән чуалуын, ә өйдә үз хатынын кыйнавын ачыклаган, ди.

Шмидт-Ээнбоом Көнбатыш Германиянең БНД тышкы күзләү агентлыгы турында күпсанлы китаплар һәм мәкаләләр авторы. Аның әйтүенчә, Леньхен яки Леночка кушаматы белән эшләгән ул яшь хатынга, КГБның Көнчыгыш Германиядәге хәрби һәм икътисади эшчәнлеге турында мәгълүматлар туплау бурычы куелган булган. «Әмма ул тиз арада Людмила Путина белән дуслашып китә һәм аның ышанычлы сердәшенә әверелә. Людмила аңа Путинның үзен еш кыйнавы һәм башка хатын-кызлар белән хыянәт итүе, башка хатыннар белән йөрүе турында сөйли», – ди Шмидт-Ээнбоом. Бу мәгълүматларны беренче тапкыр Германиянең «Berliner Zeitung» газетында бастырып чыгарган Шмидт-Ээнбоом, үзенә Путинны каралау өчен бирелгән фаразларны кире кага.

Шмидт-Ээнбоом әйтүенчә, Леньхен турында ул беренче мәртәбә быел БНДның бер элекке югары җитәкчесе белән сөйләшкәндә ишеткән. Леночканы, зур күкрәкле булганы өчен, кайвакыт Балкон кушаматы белән дә атаган булганнар.

«Әлбәттә, журналист буларак миңа икенче чыганак табу кирәк иде. Берничә атна элек мин Германиянең Конституцияне яклау идарәсе вәкиле белән очраштым. Анда да шундый ук мәгълүмат булуы ачыкланды», – ди Шмидт-Ээнбоом. Аның әйтүенчә, Балтыйк буе алманнарыннан булган Леньхен русча да, алманча да бертигез дәрәҗәдә яхшы сөйләшкән. Бу аңа КГБның Дрездендагы кечкенә бүлегенә эшкә урнашырга ярдәм итә. Леньхен рәсми рәвештә Советлар Берлегенең Көнчыгыш Германиядәге Көнбатыш көчләренең тәрҗемәчесе булып эшли. КГБ полковнигыннан балага узган һәм Путин гаиләсен күзләгән өчен психологик киеренкелек кичерүче Леньхен соңрак бу эштән китәргә теләк белдерә. Шуннан соң аны Көнбатыш Германиягә чакыртып алалар, башка таныклыклар биреп эштән азат итәләр. «Аңа яхшы гына компенсация түләгәннәр», – ди Шмидт-Ээнбоом. Аның әйтүенчә, Леньхен хәзер Көньяк Германиядә тыныч тормыш кичерә.

Гаилә тормышы кешенең шәхси эше булган Русиядә, бу яңа мәгълүматлар Путинның абруена әллә ни зыян китермәс кебек. Путинның инде болай да соңгы елларда хатыны Людмила белән бергә күренгәне юк, диярлек. Хатыны белән аерылышуы турында имеш-мимешләрне ул кире кагып килә. Аның мәшһүр спортчы һәм Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаева белән бәйләнешләре турында да күпләр ишетте.

Берара Кремль Путиннарның өйләнешүен матур итеп сурәтләргә тырышып карады. Хәтта, аларның мәхәббәтен сурәтләү өчен, «Поцелуй не для прессы» исемле кино да төшерелде. Әмма, Людмиланың Путинны хиссез кеше булганы өчен рәнҗеш сүзләре белән атаганы да, Путинның «Людмилага өч атна чыдаган кеше һәйкәлгә лаек» дип әйткәне дә мәгълүм.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков, Шмидт-Ээнбоомның бу белдерүе турында нәрсә дә булса әйтүдән баш тарта. БНД сүзчесе дә «Без үз ысулларыбыз һәм тикшеренүләребез турында сөйләшмибез», – дию белән генә чикләнде.

Наиф АКМАЛ.

Изге ана иконасының татарга каршы миссиясе дәвам итә

Тарихчыларның кайберләре, Русия бу иконаны басып алган җирләрдә хакимиятен ныгытуда, милли үзенчәлекләрне бетерүдә куллануын дәвам итә, ди. Иконаның бернинди зыяны юк, ул Казанны танытачак һәм туристлар килүне арттырачак, дип белдерүчеләр дә бар.

2012 елда Казанны зур юбилей көтә. Тик андый түгәрәк даталарны яратучы хакимият бу хакта әлегә дәшми: эш шунда ки, Казанны басып алуга 460 ел тула. Киләсе елга Хәтер көненең ничек буласы турында әлегә сүзләр әйтелми. Моңа кадәр үткән Хәтер көннәренә чыгучылар да соңгы вакытта уртак тел таба алмый. Быел да ул ике көн рәттән булды. Бер-ике депутаттан кала, республика җитәкчелеге дә бу көнне белмәмешкә салыша. Шәһәр хакимияте исә үзен әлеге вакыйга дөньяда бөтенләй булмаган кебек тота. Аның каравы, башка юбилейга әзерләнү турында инде карар чыкты: Хәтер көненең 460 еллыгында, шәһәр хакимияте тәкъдиме белән, Казан Изге ана иконасына табына башлауга 400 ел тулу бәйрәм ителәчәк. Казан мэры Илсур Метшин бүгеннән үк әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләрен башларга дип күрсәтмәсен бирде инде. Бу тантана башкалага туристлар килүне арттырачак, дип тә әйтелде. Истәлекле вакыйгаларга күз салсаң, Татарстанда татарның бер генә тарихи көне дә, шулай ук Русиякүләм бәйрәмнәр дә күркәм булып үзләре генә үтми. Әле яңа гына булганы – Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда моңа кадәр күрелмәгән халык катнашында тәре йөреше узды. Бу чараны чиркәү, Казан Изге ана иконасын халыкка күрсәтү, дип атады. 1612 елның 4 ноябрендә Мәскәүне поляклардан азат итүне искә алуда Казан әнә шулай итеп үз өлешен кертте.

Христианнар Изге ана иконасын елга ике тапкыр: 21 июльдә һәм 4 ноябрьдә искә ала. 21 июль – иконаның табылган көне, 4 ноябрь – Русияне поляклардан азат иткән көн: правослау руханилары полякларны җиңәргә нәкъ менә шушы икона ярдәм итте, ди.

Икона тышкы сәясәт коралына да әйләнә

Әлеге икона татар мәркәзе Казанның 1000 еллыгын тантана иткәндә Ватиканнан кайтарылган иде. Танылган археолог, Казанның меңьеллыгын исбат итүче галимнәрнең берсе – Фаяз Хуҗин, 2005 ел алдыннан иконаны кайтару теләге правослау чиркәвеннән түгел, ә шәһәр хакимиятеннән чыкты, ди. «Казан кирмәнен ЮНЕСКОның архитектура истәлекләре исемлегенә кертеп куйдылар. Меңьеллыкка бәйле Казанны халыкара туристлар үзәгенә әйләндерү мәсьәләсе дә туды. Моны Казан Изге ана иконасы белән дә бәйләсәк, яхшы булыр, Казан туристлар өчен кызыклы урынга әйләнер иде, дигән фикердән чыгып эшләнде ул», ди Хуҗин.

​​Иконаны Казанга кайтару зур стратегик проект буларак планлаштырылды. Ул шартлы рәвештә «Возвращение Казанской» дип аталды. Хәзерге кебек үк, ул вакытларда да Мәскәү патриархаты белән Ватикан арасында мөнәсәбәтләр салкын иде. 2004 елда ук «Независимая газета» әлеге иконаны «тышкы сәясәт коралы» дип атады. «XX гасыр башында юк ителгән, соңрак Папа аппартаментларында серле рәвештә пәйда булган икона чит ил һәм шул ук вакытта Русия сәясәтчеләре арасында алыш-биреш картасына әйләнә», дип язды газета. Башта Ватикан иконаны бирү бәрабәренә Иоанн Павел II-нең Русиягә сәфәрен оештырырга теләде. Ватиканның бу теләге барып чыкмады. Шуннан соң, «НГ» язуынча, Татарстанның ул вакыттагы президенты Минтимер Шәймиев шәһәр башлыгы Исхаковның иконаны кайтару теләген хуплаган һәм башка-баш дигәндәй, Казанда католик чиркәве төзергә вәгъдә иткән. Икона кайтарылды, Островский урамында, Казанның тарихи өлешендә, «Меңьеллык бакчасы»ннан ерак булмаган җирдә чиркәү дә салынды.

Тарихчыларның кайберләре иконаны кайтару идеясе Казанга өстән – Мәскәүдән төшкән дигән фикердә. Меңьеллыкны әнә шул икона бәрабәренә генә зурлап үткәрергә рөхсәт иткәннәр, дип әйтүчеләр дә бар. «Меңьеллык белән бергә кушмыйча, иконаны кайтаруны үзен генә зурлап үткәрсәләр, татарларның күңеленә тагын бер яра салыныр иде», ди алар.

Иконаның табылу тарихына да фикерләр каршылыклы

Галим Фаяз Хуҗин да икона артында Русиянең бөек мәмләкәтчел сәясәте ятканын кире какмый. «Бу сәясәтчеләр эше. Алыш-биреш шулай булырга тиеш тә. Без сезгә меңьеллык үткәрергә мөмкинлек бирәбез, ә сез безгә менә шундый мөмкинлек бирегез, рәвешендәрәк нәрсәгә ошый бу», ди Хуҗин. 1579 елда, Казанда яшәүче кечкенә генә Матрона исемле кызның төшенә христианнарда Изге ана саналган Мәрьям керә. Нәкъ шул елны Казанның бер өлеше янган була. Мәрьям ана Матронага күмер һәм көл астыннан аның иконасын казып алырга боера. Казан басып алынуга 27 ел тулганда әлеге икона табыла. Менә шуннан соң иконаның серле куәте башланып китә.

​​Галимнәрнең кайберләре иконаның шушы татлы тарихына шикләнеп карый. Аны рус чиркәве вәкилләре алдан махсус куеп киткән, ә аннары килеп «тапкан» дип әйтүчеләр дә бар. Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты галиме, Казан рухи семинариясе укытучысы Евгений Липаков, марксист-ленинчылар да әлеге иконаның абруен юкка чыгарырга тырышкан иде инде, әмма ул булган хәл, ди. «Аның табылуы бернинди дә уйдырма түгел. Документлаштырылган, анда шаһитларның да күрсәтмәләре бар. Аны тапкан Гермогенның үз кулы белән язып калдырган документ та бар», ди ул.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев фикеренчә, могҗизалы икона берничә зур миссия үтәү өчен махсус «табыла». «Урыслар татар җиренә, ислам җиренә килгәннән соң кызык хәлләр булып ала, ислам белән кызыксыну арта, кайберләре мөселман диненә күчә башлый. Православ динендә шактый гына каршылыклар туган. Дини тәрбияне көчәйтеп җибәрү өчен менә шушы икона уйлап чыгарыла да инде. Гермоген бу вакыйгадан соң әкренләп күтәрелгән, иконаның да даны арткан. Соңыннан Гермоген Русия патриархы итеп билгеләнә», ди Ислаев. Аның фикеренчә, иконаның иң зур максаты – яуланган җирләрдә рус дәүләте хакимиятен дин белән ныграк кертү. Татарлар өчен изге булган урыннарда, изге чишмәләр янында ул елларда чиркәүләр, гыйбадәтханәләр дә күпләп төзелә башлый.

​​«Ул елларда дин белән дәүләтне аерып булмаган. Шуңа күрә, яулап алынган җирләрдә православ чиркәве генә яшәргә тиеш булган. Хакимияткә көч-куәт бирер өчен икона уйлап чыгарылган да инде», ди Ислаев. Галимнәр, татар җәмәгать эшлеклеләре фикеренчә, бу сәясәт әле дә дәвам итә. Оптимизация дип милли мәктәпләрне бетерү, Русиянең төрле төбәкләрендә ана телен икенче сыйныфтан гына укыта башлау, урыс телен генә алга сөрү, дини китапларны экстремизмда гаепләп тыю, милли чараларга чиркәү үзенең тәре йөрешләре белән каршы төшү – болар барысы да бергә бәйләнгән, ди алар. «Миемчә, бу мәсьәлә буенча аерым институтлар, фикер үзәкләре эшли. Алар тәкъдим иткән нәрсәне дин әһелләре тормышка ашырып кына бара. Татарларның, кызганыч, андый фәнни-тикшеренү үзәкләре юк. Ә башкалар бу мәсьәләдә максатчан эшли», ди Ислаев.

Наил АЛАН.

Милиция көнендә Путинга каршы

Сембер активистлары Милиция көнендә оештырылган пикетка Путин сәясәтенә кискен тәнкыйть белдергән шигарьләр күтәреп чыкты.

Чараның төп оештыручысы, «Яблоко» фиркасенең җирле лидеры Игорь Топорков бу пикетның мәгънәсен һәм максатын менә ничек аңлатты:

​​– Сәер нәрсә килеп чыкты: бу көн – Милиция көне иде, хәзер ул эчке органнар хезмәткәрләре көне дип атала. Нинди «органнар» икәне аңлашылып та бетми. Бу – органнарның исемен үзгәртү генә түгел, аның мәгънәсе – Путинның полиция режимын ныгыту булып чыга. Моңа кадәр без «полицейский режим» дип әйтә генә идек, хәзер исеме җисеменә туры килә. Башка берни дә үзгәрмәде. Милиция нинди иде – шулай кала бирә.

Айрат ИБРАҺИМ.

Алман шпионы Путин гаиләсендә , 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии