Байлар кия кызыл ыштан яки кайда минем дивидендлар?

Татар кешесенә бабачының кем икәнен аңлатып торасы юк. Чөнки аның тәмле теленә, ул вәгъдә иткән «кызыл ыштанга» малай чакта барыбыз да алданган, минемчә.

Алдану дигәннән, бу сыйфат, кем әйтмешли, бер мөселман баласына гына түгел, гомумән, бөтен Русия халкына да хас нәрсә бугай. Һич аңлый алмыйм, әллә инде без үзебез чамасыз беркатлы, әллә «бабачылар» өстә, соңгы елларда шундый шәп утырталар «бабага». Сизми дә калабыз, мин сиңа әйтим. Әлбәттә, моның иң югары, классик үрнәге – илне ваучерлаштыру булды. Хәтта чит илләрнең иң күренекле икътисадчылары да безнең «бабачылар»ның мондый осталыгын танырга мәҗбүр. Ә танымый кая барасың?! Миллионнарча халыкны берьюлы кәкре каенга терәтү – бу бит сиңа уен эш түгел!

Ә нинди матур башланган иде. Имеш, илдәге бар байлыкны тигез итеп бүләбез, берәү дә нәүмиз калмый. Имеш, һәркем «кызыл ыштанлы» гына түгел, ә чып-чын капиталист була. Ваучерларны сатабыз да дивидендлар хисабына типтереп яшибез, янәсе! Хәзер менә яшәтәләр, ди, тот капчыгыңны. Бернәрсәне һич истән чыгарырга ярамый, әгәр дә халыкка кем дә булса бер ваучерга ике «Волга» машинасы яки бүтән шуның ише «кызыл ыштан» вәгъдә итә икән, димәк, көт тә тор, «утыртырга» җыеналар.

Әлбәттә, Русиядә хәзер базар. Ә базарның язылмаган үз законнары бар, беләсегез килсә. Тукайчарак итеп әйтсәк, анда һәрчак кемдер алдарга, ә кемдер алданырга тиеш. Бигрәк тә алдарга дәүләт үзе рөхсәт бирә.

Узган гасыр азагында илдә үткәрелгән бөек афераның схемасы бик гади: иң башта илнең бөтен байлыгын ваучерларга, ягъни аның кәгазь эквивалентына күчерелә. Аннан соң җан башыннан тигез итеп халыкка өләшәләр. Беренче карашка, монда барысы да дөрес, барысы да гадел сыман. Үпкәләргә һич бернинди сәбәп юк, ләкин хөкүмәт шул ук вакытта икенче кулы белән ул ваучерларны халыктан кире җыеп алу механизмын да кабызып җибәрде. Ягъни илдә, күз ачып йомганчы, йөзләгән төрле финанс пирамидалары, инвестиция компанияләре, фондлар һәм акционерлык җәмгыятьләре пәйда булды. Ләкин, кем әйтмешли, кесәдәге бер-ике чек белән генә завод сатып алып булмый бит. Шуңа күрә, халык төрле инвестиция компанияләре вәгъдә иткән алтын тауларына алданып, үзенең ваучерларын шул пирамидаларга ташый башлады. Аларга бик ышанып бетмәгәннәре исә чекларны бер ярты аракыга яки ике тартма кер порошогына сатып җибәрде. Ни әйтсәң дә, күктәге торнага караганда, кулдагы чыпчык яхшырак дигән гыйбарә белән яшәргә күнеккән шул безнең халык.

Дивидендлар хисабына рәхәт тормыш корырга теләүчеләр Татарстанда да аз түгел иде, билгеле. Җитмәсә, әле безгә үзебезнең җирле хосусыйлаштыру чеклары да өстәлде. Янәсе, икеләтә байыйбыз! Моның өчен әллә ни баш ватасы юк, чекларыңны тотасың да нинди дә булса инвестиция фондына, әйтик, «Мәгариф» («Образование»), яки «Милли» («Национальный»), яисә шуның ише яңгыравык исемле башка берәр фондка илтеп тапшырасың. Һәм шуның белән «эшем бетте, кодагый», тик ятасың аннары акча көтеп, түшәмгә төкереп. Күпләр нәкъ менә шулай эшләде дә. Мәсәлән, укытучыларның бөтенесе дә диярлек аны «Мәгариф» фондына илтеп бирде. Икенчеләре исә «Милли» фондны кулай күрде. Аларын аңларга була, ни дисәң дә, милли бит, үзебезнеке, димәк, ышанычлы. Хәер, 90нчы еллар башында яңгырдан соң чыккан гөмбәләр төсле, бөтен Русияне басып алган чек инвестиция фондлары арасында ул чакта берсен дә ышанычсыз дип әйтү мөмкин түгел иде. Чөнки телеэкраннардан аларга реклама ташкын булып акты. Халыкның башын аңгырайту өчен, ул рекламаларның ниндиләре генә юк иде. Татарстанга килгәндә, бездә барлыгы 17 шундый ЧИФ (хосусый инвестицияләр фонды) оешты. Аларның барысы да 1993 елда Русия хөкүмәте тарафыннан игълан ителгән хосусыйлаштыру вакытында акционерлык предприятиеләре белән ваучер хуҗалары арасында төп арадашчы ролен үтәргә керештеләр. Ә халык исә, уртак бәлештән үзенә тигән өлешен, ягъни ваучерларын дәррәү аларга тапшыра башлады. Һәм дә шуның белән шул, Аллаһы әкбәр, кем әйтмешли. Алтын таулары вәгъдә иткән пирамидалар акрынлап бер-бер артлы ишелде. Алар турында матур рекламалар да күрсәтелми башлады. Ә нигә күрсәтергә? «Бабачылар» үз максатларына иреште ич инде, кыска гына вакыт эчендә халыктан ваучерларын кырып-себереп җыеп алдылар. Ниһаять, үзен төп башына утыртканнарын аңлаган халык исә, әле һаман да хаклыкны каян эзләргә, дип баш вата. Эх, аны шулай җиңел генә табып булса икән лә кана! Чөнки күп санлы әлеге пирамидалар, ягъни мәгълүм инвестиция фондлары, акционерлык җәмгыятьләре, банклар, чынлыкта, нәкъ менә болганчык судан балык каптыру өчен төзелгәннәр иде дә бит инде. Һәм, әйтергә кирәк, балыкның иң эресе дә, беренче чиратта, нәкъ менә әлеге суны болгатуларның үз кармагына эләкте.

Минем дә кулымда 1994 елда Татарстан Республикасының хосусыйлаштыру буенча Милли инвестиция фонды биргән 112295нче санлы икенче чыгарылыш акцияләр сахибе шаһәдәтнамәсе (свидетельство) саклана. Анда мин фәкыйрегезнең җәмгысе 50 мең сумлык 50 акция хуҗасы булуы турында мәгълүмат теркәлгән. Инде менә ике дистә елга якын вакыт үтеп китте. Дивидендлар хисабына җыелган байлыкны барлый башласаң да ярыйдыр. Шаһәдәтнамәдә күрсәтелгән телефон номерын җыям. Трубкада мөлаем хатын-кыз тавышы ишетелә:

– Тыңлыйм Сезне.

– Гафу итегез, миңа Милли инвестиция фонды кирәк иде.

Трубкадагы мөлаем тавышның эзе дә калмады.

– Инде ун ел буе тәмам башны катырып бетерделәр. Юк монда бернинди дә милли фонд. Биредә хәзер бөтенләй башка оешма.

Менә сиңа мә! Бәлки, фондны башка урынга күчергәннәрдер? Аның адресын ачыкларга теләп, телефоннан 09 буенча шалтыратам. Бераздан шундый җавап ишеттем:

– Бездә андый оешма турында мәгълүмат юк!

Инде хәзер нишләргә? Ә, бәлки, минем акцияләрнең язмышын «Ак барс» банкта белә торганнардыр? Ни дисәң дә, «Ак барс» банкының бүгенге җитәкчесе Роберт Мусин теге чакта «Милли» фондның идарә башлыгы иде бит. Телефоннан Гали – Вәлигә, Вәли Галигә уены башланды. Кыскасы, дистәләгән телефон номеры бирделәр. Тик йомгакның очына чыгу насыйп булмады.

Шулай да, шактый үҗәтләнеп эзли торгач, үземә кирәкле берникадәр мәгълүмат тупларга ирештем. Баксаң, 1993 елның 12 августында Татарстан Финанс министрлыгы тарафыннан теркәлгән «Милли» чек инвестиция фондын 1996 елның декабрендә «Татарстан Республикасының махсус инвестиция хосусыйлаштыру фонды» итеп үзгәрткәннәр. Ә инде тагын өч елдан, ягъни 1999 елның декабрендә ул яңадан исемен алыштыра. Бу юлы инде аны «Татарстан Республикасының милли холдинг компаниясе» ААҖ дип йөртә башлыйлар.

Кыскасы, фонд исән. Монысын белү дә инде зур нәрсә. Тик, нигәдер, үз баласына алимент түләүдән качып йөрүче юньсез әти кеше күз алдыма килеп басты. Ирексездән, бу исем алыштырулар, халыкның башын әйләндерү өчен махсус эшләнми микән, дигән шик туа.

Әйдә ярый, артык вакланып тормыйм. Бусы – икенче нәрсә. Безгә хәзер инде дистә елдан артык вакыт эчендә тупланган дивидендларның язмышын ачыклау мөһим. Бер капчык ук булмаса да, бер янчык акча җыелгандыр, бәлки. Һәрхәлдә, ике «Волга»лык 50 акция аз нәрсә түгел ич. Шулай итеп, «серле» йомгак сүтелә башлады. «Милли холдинг компаниясе»нең акционерлар белән эшләү бүлеге башлыгы Людмила Федорова сүзләренә караганда, барлык акционерларга да дивиденд акчасы моңарчы аларның «Татфондбанк»та ачылган шәхси счетларына күчерелеп килгән. Күптән түгел бу схема гамәлдән чыгарылып, хәзер дивидендлар белән компаниянең Шмидт урамындагы 35нче йортта (Милявский клубы бинасы) урнашкан офисында эш итәләр. (Кызыксынучылар өчен телефон номеры: 238-82-61).

Ниһаять, инде килеп, минем җыелган байлыкның күләмен игълан итәр чак җитте. Тик башта мин сездән нәрсәгә дә булса ныклап тотынуыгызны сорар идем. Югыйсә, һушсыз китеп егылуыгыз ихтимал.

Шулай итеп, җәмәгать, минем 50 акциягә 17 ел эчендә 74 сум да 9 тиен (!) дивиденд акчасы җыелган! Соң бу бит, юләр әйтмешли, миңа «Милли инвестиция фондын» эзләп табу өчен телефоннан шалтыраткан чыгымнарны капларга да җитми, ләбаса! Әле ул акчаны шәхсән үзеңә барып алу кирәк. Димәк, бару-кайту тагын, ким дигәндә, 36 сумга төшә. Менә шундый арифметика килеп чыга, мин сиңа әйтим! Анекдотларың бер якта торсын.

Безнең акцияләр белән эш йөртүчеләр үзләре мондый көлке дәрәҗәдәге түбән бәя элекке барлык ЧИФларга да хас нәрсә дип белдерәләр. Янәсе, илдә хосусыйлаштыруны үстерүче «дәдәйләр» акцияләргә баштан ук түбән бәя билгеләгән. Һәм аларга нинди дә булса югары табыш алу мөмкин түгел.

Икенчедән, Русия икътисадының тотрыксызлыгы аяк чала. Икенче төрле итеп әйткәндә, реаль җитештерү гаять түбән дәрәҗәдә. Ә бит күп акцияләр нәкъ менә Татарстан предприятиеләренә урнаштырылган иде. Аларның исә байтагында акча акционерлар белән бүлешү түгел, хәтта үз эшчеләренә хезмәт хакы түләргә дә җитми.

Илдә чыпчык үлми, диләр. Хәерле булсын, моңарчы әлеге 74 сум 9 тиенсез яшәдек. Алга таба да яшәрбез Алла боерса! Тик һаман да бер нәрсә уйдан китми. Акцияләргә бирелә торган мондый дивидендлар бу – халыкны мыскыллаумы, әллә инде, чыннан да, шул рәвешле аны баетырга тырышумы? Әгәр дә шулай икән, бу очракта бездәге икътисадый сәясәтнең башында аек акыллы кешеләр булуы, ничектер, шикләндерә башлый.

Ә мин исә Казансу янәшәсенә чыгам да яңа буржуйларның анда тезелеп киткән күп санлы замок-коттеджларына карап, минем дивидендлар шуларның кайсына кереп китте икән, дип уйланам. Һәм үземнең шушы илдә тууыма үкенеп куям.

Замир ДӘҮЛӘТОВ.

Комментарии