Диләрә Ильясова: «Атказанган исемен гомерем буе көтеп яшәдем…»

Диләрә Ильясова: «Атказанган исемен гомерем буе көтеп яшәдем…»

телендә сөйләүче радиоларны бик сирәк тыңлыйм. Анысы да төнлә, йоклый алмый интеккәндә генә. Хәзерге радио ди-джейларның сөйләме миңа ят һәм мәгънәсез кебек тоела. Концерт алып баручы конферансьелар белән дә шул ук хәл күзәтелә. эстрадасында, сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады да инде. Ә бит СССР заманында безнең татарда да шундый талант ияләре булган. Шундыйларның берсе – Диләрә ханым Ильясова.

Диләрә апаның өендә чып-чын музей! Аңардагы фотосурәтләрдән әллә ничә фотокүргәзмә ясарга булыр иде. Ринат Ибраһимов, Рафаэль Ильясовларның иң сирәк очрый торган иң беренче пластинкалары һәм аудио кассеталары саклана аның өендә. Диләрә ханым үзе дә менә дигән тере экспонат! Аның җанлы тавышы хәзер дә чишмә агышын хәтерләтә. Диләрә апаны радио студиясенә алып барып утыртсаң, менә дигән алып баручы чыгар иде!

– Диләрә апа, сез Башкортстан ягы кызы дип беләм.

– Мин Яңа Утравылда туып, Максим авылында үскәнмен. Башкортстанда нәкъ менә шулай дип аталучы авыл бар. Элек аның исеме Әндем булган, авылга удмурт кешесе нигез салган, диләр. Бездә чишмәләр, урманнар бик күп. Җәен җиләк җыясыгыз килсә, Әндемгә килегез!

– Шундый матур табигатьле авылыгызны ташлап, дөм чит-ят җиргә чыгып китү куркытмадымы? Нәрсә тартты сезне Казанга?

– Минем әти-әнием укытучылар иде. Ул вакытта укытучы халкы елга әллә ничә тапкыр концерт, театрлар куя иде. Мин дә аларга ияреп, кичәләргә йөрдем: җырладым, биедем, шигырьләр сөйләдем… Тик мин җырлап-биеп кенә яшәмәдем. Безнең заманда мәктәпләрдә бала күп иде, шунлыктан әти-әнинең күп вакыты мәктәптә узды. Мин исә 7-8 яшьтән сыер саварга өйрәндем. Керен дә, идәнен дә юдым, ашарга пешерергә дә туры килә иде. Шуңа да мине шаяртып, «дөнья тоткасы»дип йөртәләр иде.

Казанга мин бик урау юллар аша килдем. Мәктәптән соң Яңавылда эшләп алгач, Пермьгә киттем. Анда әниемнең апасының улы Габделхак абый яши иде. Абый белән Фәйзи Биккинин фронтта бергә булганнар, бер полкта хезмәт иткән булганнар. Фәйзи ага белән Усман Әлмиев та килгән. Фәйзи Биккинин миңа үзенең Казандагы адресын бирде. Укырга килсәң, безгә дә керми китмә, диде.

Күп тә үтмәде, радиодан игълан ишеттем. Мәскәүгә укырга җибәрү өчен татар артистларына конкурс уздыралар икән! Тоттым да, Казанга чыгып киттем.

Казанга бер ай алдан килгәнмен булып чыкты. Ике атналап Фәйзи абыйларда яшәдем. Аннан, Һидият ага Солтанов ярдәмендә миңа академия театрының грим бүлмәсеннән бер бүлмә бирделәр.

Конкурсның өч турын да уңышлы гына уздым. Минем белән бергә конкурстан узучылар, Мәскәүдә укып, «щепкинчылар»булды. Хәзер күбесе – танылган артистлар.

– Димәк, сезгә дә Мәскәүдә уку бәхете татыган?

Кызганыч, мин Мәскәүдә укый алмадым. Конкурста җиңгәннәрне сәхнәгә тезделәр. Шуннан соң мине пианино янына чакырып алып, «Галиябану»ны җырлатып карадылар. Белгән булсам, ул кадәр тырышып җырламаган булыр идем! Мине Минзәлә театрына, Галиябануны уйнарга чакырдылар. Кайчагында, укырга Мәскәүгә китмәгәнемә үкенеп тә куя идем.

Мәскәүдә ул вакытта Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үтте. Без, Минзәлә театры белән шунда спектакль куярга бардык. Мәскәүдә чакта, Әлмәт театрының баш режиссеры үзләренә эшкә чакырды. Шулай итеп, мин Әлмәт театрына күчтем.

Әлмәттә эшләгәндә, Ирек Баһманов белән очраштым. Ул миңа, Казанда В. Качалов исемендәге урыс зур драма театры каршысында өчьеллык курслар ачылуын әйтте. Ирек миңа бик нык ярдәм итте. Үзе дә әле артист булырга хыялланып, заводта эшләп йөри торган егет кенә. Минем өчен гариза язып диярлек мине Казанга алып китте. Имтиханнар биргәндә, аның апасында яшәдем.

Имтиханнарны да актерлык осталыгыннан гына бирергә туры килде. Әлмәт театры, Мәдәният министрлыгы аша соратып, мине ерак гастрольләргә алып чыгып киттеләр, чөнки әлмәтлеләрдә мин берничә спектакльдә баш рольләрне уйный идем.

Театрдан соң, нәфис сүз остасы булып эшли башлагансыз. Рольләрегезне сагынмый идегезме?

– Юк, сагынмадым. Чөнки мин гел сәхнәдә булдым, бик күп чыгыш ясадым. Күп артистлар белән эшләргә туры килде.

– Кайбер кешеләр белән аралашуы, эшләве бик җиңел һәм күңелгә рәхәт була. Кем беләндер киресенчә. Сезнең эш тәҗрибәгездә иңгә-иң куеп эшләгән, аралашырга җиңел булган артистлар кемнәр иде?

– Мин кем белән генә эшләсәм дә, артистларның, тамашачыларның җылы сүзен ишетеп яшәдем. Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Рәйсә Билалова, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Мөнир Якупов, Галина Казанцева – болары әле опера театрыннан. Эстрада җырчыларыннан Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова, Зәйнәп белән Зөфәр – тагын бик күп артистлар…

– Хәзер концертлар алып баручылар бик күп, әмма сәхнәдә юньле сүз сөйләүче юк. Хәзерге татар эстрадасында, гомумән, татар сәнгатендә нәфис сүз бармы ул?

Бу жанр – иң авыр жанрларның берсе. Нәфис сүз сөйләү өчен зур артистлык осталыгы кирәк. Әйтик, нәфис сүз остасының бер үк чыгышында дүрт-биш образ, дүрт-биш төрле характер булырга мөмкин.

Аннан соң, нәфис сүз остасы «чүкеч белән сандал арасындагы»бер кеше ул. Гадәттә, аның эше тамашачы белән сәхнә арасында. Ул артистлар алдында – тамашачыны, тамашачы алдында артистларны күтәрә белергә, аларны «кавыштыра»белергә тиеш.

– Сез чыгыш ясаган вакытта, цензура бар идеме?

– Әлбәттә, бар иде! Безнең һәр чыгышны «худсовет»тикшерә, карый иде. Хәзер исә сәхнәдән җыен тузга язмаганны сөйлиләр. Әле бер көнне генә телевизордан татарча концерт карап утырам. «Үзеңне өстәлгә утыртып, шулай-шулай итәрмен дә!»– дип тора! Бу бит әдәпсезлек кенә түгел, ә сәнгатьне мәсхәрә итү! Сәхнәдән шундый сүз әйтәләр димени инде?! Сәнгать кешене матурлыкка тартырга тиеш, ә хәзер нишлиләр?!

– Ә сценарийларны үзегез яза идегезме?

– Юк, без сәхнәгә чыгып, әзер программа буенча гына сөйли идек. Үзем язып чыгыш ясаган чакларым да булды. «Моя хеппи!»дигән чыгышымны халык бик яратып кабул итә иде. Авылдан беренче тапкыр Мәскәүгә килгән авыл хатыны турында иде ул.

– Сез – СССРны аркылыга-буйга йөргән кеше. Сәхнәдә эшләү тәҗрибәгез дә зур. Кызык вакыйгалар да булгандыр?

– Ой, аларның барысын да искә төшерә башласаң… Безнең бик күңелле Рәисә апа бар иде. Берсендә шулай салкын авыл клубында җылы киемнәрдән, туннардан чыгыш ясыйбыз. Рәисә апа озын буйлы, зур гәүдәле иде. Башына бүрек кигәч, башы түшәмгә тиеп диярлек тора моның. Рәисә апа сәхнәгә чыккач, алдагы рәтләрдәге бер кечкенә малай: «Әни-и! Бу чын кешеме?»– дип елап җибәргән.

– Диләрә ханым, сез бөтен СССРны йөреп чыккан, татар эстрадасының иң танылган артистлары белән эшләгән кеше. Тик, нишләптер, үзегезгә мактаулы исем бирмәгәннәр…

– Мактаулы исемне тир түгеп, үзеңнең сәләтең белән генә алып булмый шул, сеңлем. Безнең заманда да шулай иде. Танышың, туганың «югарыда»утырмаса, яисә берәр җитәкченең сөяркәсе булмасаң, исем дә, фатир да бирмиләр иде. Ә мин горур булдым! Беркемгә дә баш имәдем һәм берәү белән дә йокламадым! Шуңа үкенмим дә!

– Ә үзегез, инде лаеклы ялга чыккач. Артистларның концертларын карарга йөрисезме?

– Элек бик күп йөрдем. Иптәш кызларым белән дә парлашып йөри идек. Хәзер инде картаелды, алай чыгып йөргән юк. Үзем картайсам да, күңелем һаман 18дә минем!

Автордан: Бар нәрсә турында да ачыктан-ачык, яшермичә сөйли Диләрә апа. Иҗаты турында без аның белән бик озаклап сөйләшеп утырдык. Ул миңа бергә эшләгән артистларының фотосурәтләрен күрсәтте, алар турында сөйләде. Нәкъ менә бу фотосурәттәге кебек, Диләрә Ильясованың да күңеле һаман яшь әле!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Татарлыкны «»белән оралар

Басу-кырларыбыздан күпме иген җыелган, ничә гектар җир сөрелгән, Илбашы кая барган, артистлар нәрсә кигән… шулар турында язучы, сөйләүче матбугат чаралары, журналистлар күп. Әмма бүген илебездә гаделсезлек көннән-көн ныграк колач җәйгән мәлдә, чын хакыйкатьне, дөреслекне ачып, авыр хәлләрдә, өметсезлеккә төшкән гади кешеләргә ярдәмгә алынучы, үзләрен, тормыш гамәлләрен куркыныч астына куеп, чын журналист дип әйтерлек журналистлар бик аз. Безгә сезнең редакциядәге кебек журналистлар бик кирәк! Аеруча бу узган елгы шомлы июль вакыйгаларыннан соң ачык күренде. Телевидение тапшырулары, газеталарга ышаныч кимеде.

Путин властька килеп, дистә елдан артык эшләвенә карамастан, тотып алырлык бер рәтле, тормышка ашкан карары юк. Әлбәттә мөселманнарга, татарларга булган «яхшы мөгамәләсен»санамаганда. Сөйләүдән ары узганы юк. Илдә гаделсезлек. Җинаятьченең дәрәҗәсе югарырак булган саен, җәза кечкенәрәк. Элеккеге министр Сердюковның гаебе юк дияргә телиләр. Әле тегендә, әле монда снарядлар шартлап, күпме кеше зыян күрде. Бу гаепсезлекме?

Солдатларыбызга үзебезнең табигать шартларына туры килмәстәй киемнәр тектереп, күпме егетләр чирләде, күпмесе үлде? Казармаларда нинди тәртипсезлек хөкем сөрә. Миллиардлап акча урлаган һәм шулар өчен җавап тотарга тиешле министр бер гаепсез имеш. Күреп торабыз, аңа бер нинди җәза бирергә дә җыенмыйлар. Әгәр дә бу «шайка»дан берәрсен генә булса да хөкем итсәләр, бәлки җитәкчелеккә карата, халыкта ышаныч туар иде.

Мәскәүгә милли төбәкләрнең акчасы гына кирәк. Мөселманнар артмасын өчен, телебездән, динебездән биздерү өчен җиң сызганып эшлиләр. Илбашының һәр чыгышының төп асылы: христиан дине, урысларның бөеклеге турында. Шуның кадәр тырышуга илебездә бер генә динсез урыс та булмаска тиеш кебек. Мәскәүдә адым саен чиркәү. Үзләренең дин дип бер дә исләре китеп тормый бит. Pussi Rаit вакыйгаларыннан соң бигрәк тә ачык күренде бу. Хөрмәтле журналистларыбыз язганча, үзем динне хөрмәт итүче буларак, ул хәл мине шаккаттырды. Иң гаҗәпләндергәне, дәрәҗәле генә затлар шуларның гамәлләрен яклап, зур гына трибуналардан ялкынлы чыгышлар ясый. Янәсе искитәрлек берни дә юк. Мөселманнарны нинди генә алымнар, кануннар кулланып җәберләмиләр, кыерсытмыйлар. Аллага шөкер, дин юлына килүчеләр гел артып тора.

Менә шулай тигез җирдән түмгәк эзләп, бар халыкны урысларга, христианга әйләндерәбез дип, бар көчләрен, бар булган акыл-фигыльләрен шуңа юнәлтеп, Илбашы белән изге атакай җитәкләшеп, юкны бушка аударып йөргән мәлдә, илебездә коточкыч җинаятьләр кылына. Затлы, титуллы халык күпләп яшәгән төбәкләрдә бигрәк тә. Һәммәсенең төп сәбәбе – эчкечелек. Искәндәр әфәнде язганча, Мәскәү түрәләре мөселман хатын-кызларының, укучы кыз-балаларның хиҗаплары, иманлы мөселманнарның аек тормыш-яшәеше, Русиянең иминлеге-бөтенлегенә яный дип уйлыйлар.

Инде үзебезнең төбәккә әйләнеп кайтсак, мин «Орда»фильмы турында Эльвира Фатыйхова язмасыннан («Җирәнгеч татарлар?!» 2012, №39, 3 октябрь. Ред.иск.) укып гаҗәпләнгән идем. Бөтендөнья Татар Конгрессына милләтебез, халкыбыз файдасына зуррак, игелеклерәк гамәлләр кылырдай яңа җитәкче сайларлар дип өметләнгән идек. «Звезда Поволжья»газетасыннан укып, исем китте. «Орда»фильмы турында үзләренең үпкәле сүзләрен әйтерләр, халыкның ризасызлыгын ирештерерләр дип уйлаган идек. Юк шул, имештер Мәскәү түрәләрен котыртасылары, үпкәләтәселәре килмәгән. Әйе, Мәскәү тирәсендәге калҗа тәмлерәк тә, симезрәк тә шул. Халык дип, милләт дип ямьсезләнәсе, калҗаны югалтасы килми. Менә шулай «толерантлык»саклап, яхшы атлы булып, телсез дә, динсез дә калабыз. Үз сүзеңне белдерергә курыккач, нигә үлә-бетә җитәкчелек руленә чытырдап ябышырга?

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА,

Казан шәһәре.

Комментарии