Уртача температура

Уртача температура

Статистика буенча Русиядә ирләрнең гомер озынлыгы 64,7 яшь дип ышандыралар. Хатын-кызлар бераз күбрәк яши – 76, 2 ел. Ышаныргамы моңа, юкмы? Боларга ышансаң, шактый яшәлә икән үзе.

Ләкин бер гыйбарәдә әйтелгәнчә, эш ничек сайлауларында түгел, ә ничек санауларында. Кызык бит: сайлауларга ярты халык килми, ләкин президентны 80 процент тавыш белән сайлап куялар.

Уртача гомер озынлыгы белән дә эшләр шулайрак тора. Безнең колакларга «токмач эләләр». Бу саннарның ялган икәнлеген белер өчен бер тапкыр зиратка барып, кабер ташларын карап йөрү дә җитә. Анда кемнәр генә юк. Ана карынында ук үлгән сабыйлар да, 100 яшьтән узган картлар да… 20-30-40-50 яшендә вафат булучылар да бик күп. Авариядә, төрле бәла-казадан, чирдән, үз-үзләренә кул салып, «кайнар нокта»ларда харап булган 18-20 яшьлек солдатлар… Бала тапканда үлгән 20-30 яшьлек хатын-кызлар… 90нчы еллардагы «разборкалар»да әрәм булучылар… Статистика боларны исәпкә алмый. Ул 60тан узган карт-карчыкларны гына исәпкә алып, уртача санны чыгара. Русия статистикасын мин бер әйбер белән чагыштырам. Үләр алдыннан кешенең тән температурасы 42 градустан арта. Үлеп баручы кешенең тәне акрынлап суына, 30-32 градус була. 42гә 32не кушабыз да, 74 килеп чыга. Аны икегә бүлгәч, 37 саны кала. Шулай итеп, уртача нормаль температура 37 градус булып чыга. Гомумән, Русиядә халыкның хәле шушы уртача температураны хәтерләтә.

Әле бераздан 80гә кадәр дә яшибез, диләр.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии