Кызыл Минзәлә

Кызыл Минзәлә

«Барасызмы Минзәләгә,

Юллары такыр, диләр.

Минзәләдә туып-үскән

Кызлары матур, диләр», – дип җырлыйлар иде.

Әгәр дә Минзәләгә киләсе булсагыз, берүк белеп килегез. Ул бездәге урам исемнәре! Берсеннән-берсе «татарчарак»: «ул. Ленина», «Социалистическая», «Пионерская», «Комсомольская», «ул. К.Маркса», «ул. Р.Люксембург», «ул.К.Любнихт», «Гвардейская»… Алай да арада ике татар исемлесе бар икән әле. «М.Җәлил» һәм «Г.Тукай» исемендәге урамнар. Безнең Минзәләдәге кебек «кызыл» урамнар Русиянең башка бер генә шәһәрендә дә юктыр ул.

Элегрәк ТИҮ эшләгән вакытта урамнарга күренекле татар кешеләренең исемнәрен бирү турында эш алып барганнар иде дә, кызганыч, барып чыкмады. Җитәкчелек тә, гади халык та ике куллап каршы килде. Имеш, мәшәкате күп. Югыйсә, Минзәләнең үзендә туып-үскән атаклы шәхесләрнең исемнәрен бирергә була иде. Менә, җәмәгать, шундый хәлләр Минзәләдә.

Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии