Энҗе Камалиева: «Сәхнәдә бөтен күзәнәгемне дә эшләтәм!»

Энҗе Камалиева: «Сәхнәдә бөтен күзәнәгемне дә эшләтәм!»

Орчык кадәр генә бу ханым беренче карашка бик гади генә кебек тоела. Ә менә сәхнәгә менсә, аны алыштырып куйган шикелле! Ул 18 яшьлек кызларны да, 78 яшьлек карчыкларны да ышандырып уйный белә. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисткасы уйнаган спектакльләрне карасаң, үзең дә сизмәстән, күңелең белән шул геройлар тормышында кайный башлыйсың. Шундый талантлы актриса булмаса, «» премиясен аңа бирерләр идеме икән?!
– Әңгәмәбезне иң гади сораудан башлыйк әле: кем ул Энҗе Камалиева?
– Бик гади генә кеше. Ана. Хатын-кыз. Иптәш. Йолдызнамә буенча мин кысла, шуңадырмы, башка барлык йолдызлык астында туучылар белән дә уртак тел таба алам. Бик аралашучан кешемен.
– Энҗе апа, сез ничек актриса булып киттегез?
– Хәзер актерлыкка укырга керүчеләр нинди максат белән укырга керәдер, белмим, ә менә минем өчен бу кул җитмәслек хыял иде. Актерлыкка укырга керүемне тормышымдагы иң зур вакыйга дияр идем. Ул уку йортының урамыннан атлап йөрү генә дә ни тора! Авылдан килгән бер кызның Казан кадәр Казанга килеп, актрисалыкка укырга керүе могҗизадыр ул! Мин инде 18 ел менә сәхнәдә. Тормышымдагы ул могҗиза менә инде 18 ел дәвам итә.
– Уйный алмаган, күңелегез тартмаган рольләрегез бармы?
– Аларсыз булмыйдыр ул. Кайбер рольләрне уйнаганда, репетицияләр вакытында ук, синең күңел халәтеңә туры килмәвен аңлыйсың. Ул сине ничектер эчтән кыса, буа. Тик безнең һөнәрдә булмый дигән әйбер булырга тиеш түгел. «Мин булдырам!» дип эшләргә кирәк!
– Сез «Тантана» театр фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яуладыгыз. Җиңү китергән Гөлҗиһан ролегез турында да сөйләгез әле…
– Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклендә Гөлҗиһан ролен уйнавым белән мин язмышыма бик рәхмәтле. Шундый әсәр иҗат итүче Туфан абыйга да рәхмәтем чиксез. Хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен «Тантана» театр премиясе жюри әгъзалары һәм аеруча да Земфира Гыйльметдиновага олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Жюри бу спектакльне берничә тапкыр карады. Земфира апа: «Һәр театрның кабатланмас, үзенчәлекле берәр «әбисе» була. Әмма мондый әби бер генә театрда да юк әле», – диде. Бу минем уйнавыма иң зур бәя дип саныйм. Шулай ук бу образны тудырырга бик зур ярдәм иткән, театрыбызның иң тәҗрибәле һәм талантлы артистларының берсе, сәхнәдәге партнерым Нуриәхмәт абый Сафинга рәхмәтемне белдерәсем килә. Аның белән уйнавы бик җиңел! Нуриәхмәт абыйның күз карашыннан ук кайсы җирдә нинди сүз әйтергә, нинди хәрәкәтләр ясарга икәнен аңлыйсың. Безнең бу спектакльдә оныгыбыз Флорид ролен кечкенә актерыбыз, театрыбыз артистлары Лилия һәм Илнар Низамиевларның уллары Искәндәр уйнады. Ул сабыйның күзләрендәге ихласлык, сафлыкны күргәч, шундый ук чиста күңелле, ихлас булып уйныйсым килә башлый иде. Режиссерыбыз Ренат абый Әюпов: «Бу спектакльдә уйнарга кирәкми. Тормышыгызның бер өлешен сәхнәдә яшәгез», дия иде. Сәхнә партнерларының бер-берсенә булган гаиләдәге кебек мөнәсәбәте, күмәкләшеп, тырышып, күңел биреп, ихласлык белән уйнавыбыз уңыш китергәндер дип уйлыйм.
Спектакльнең премьерасыннан соң без гастрольләргә чыгып киттек. Безне белә, ярата торган тамашачыбыз барлыкка килде. Кайбер мәдәният йортларына кабат-кабат чакырдылар. Кукмарадан Рәҗәп Галиев исемле тамашачыбыз, безнең спектакльне караганнан соң үзенең авылында да 200 кешелек залны тутырып, тамашачы җыеп, безне үз авылларына чакырды. Соңыннан исә: «Күп спектакльләрне караганым бар, бик күп театрларга йөрдем. Шулай да никтер күңелемә сез якын», – диде. Безнең эшебез өчен тамашачының ихлас әйткән җылы сүзләреннән, алкышларыннан башка тагын нинди зур бәя булырга мөмкин!? Чын йөрәктән чыккан әйбер генә йөрәккә барып җитә, күрәсең.
– Җиңү яулагач, нинди хисләр кичердегез?
– Моны әйтеп тә, язып та бетереп булмыйдыр! «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулармын дип мин хәтта күз алдыма да китермәгән идем, бу хакта хыялланмадым да. Күңелемнең әллә кайсы бер почмагында, «Икенче пландагы роль» номинациясендә генә булса да, бәлки, җиңәрмен дигән өмет чаткысы гына бар иде, барын. Әмма мин уйнаган Гөлҗиһан образын бу кадәр бәяләрләр дип уйламадым. Җиңү яулавыма театрыбыз өчен бик горурланам! Бу Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры өчен Театр көненә бик зур бүләк булды!
– Уңышыгызның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Ихласлыкта! Бары тик ихласлыкта!
– Сәхнәдәге Энҗе Камалиева белән чын тормыштагысы аерыламы, әллә сез тормышта да, сәхнәдә дә бер үк кешеме?
– Аерыла. Тормышта мин гап-гади хатын-кыз. Ә сәхнәгә менгәч бөтенләй икенче кешегә әйләнәм. Сәхнәгә менгәч бер күзәнәгемне дә ял иттермәскә тырышам. Сәхнәдә мин инде Энҗе Камалиева түгел…
– Сез яшь тамашачылар театры актрисасы. Шулай булгач балалар өчен дә күп уйнарга туры килә. Үзегезнең балаларыгыз сезнең уйнауга ничек карый? Спектакльләрегезгә йөриләрме?
– Аллага шөкер, ике кызыбыз үсеп килә. Олы кызыбыз Илүсә инде 2нче сыйныфта укый, кечкенәсе Зөбәрҗәткә 6 яшь тула. Ирем Илфат та театрда эшләгәч (Энҗе Камалиева Г.Кариев театры актеры Илфат Камалиевта кияүдә. – Л.Л.), балаларыбыз театрда еш була. Олы кызыбыз театрда үсә дисәң дә була инде.
– Димәк, сезнең гаиләдә тагын бер актриса үсә дигән сүз?
– Илүсәбезнең бик тә режиссер буласы килә. «Минем сәхнәдә уйныйсым килми, минем Ренат абый кебек (Ренат Әюпов – Г. Кариев театрының баш режиссеры. – Л.Л.) режиссер буласым килә!», – дип еш әйтә. Амин, теләкләре чынга ашсын кызыбызның! Сәхнә юлын сайласа, без шат кына булачакбыз.
– Әгәр дә мөмкинлегегез булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?
– Бер нәрсәне дә үзгәртмәс идем! Бер генә үкенечем бар… Әтием мин 3нче курста укыганда вафат булды. Актриса булуымны, шундый уңышларга ирешүемне күрә алмады. Мөмкин булса, әтиемне кире кайтарып, үзебез белән озак яшәтер идем әле.
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии