«Көн буе бетчә сытам»

«Көн буе бетчә сытам»

Февраль кызык итте: яз булып кыланып, кояш нурларын мулдан чәчте. Шуннан файдаланып калырга теләгән кешеләр, кояшка алданып, юкарак киенеп йөрдеме, күп җирдә хәзер грипп эпидемиясе чәчәк ата. Халык әйтмешли, март шарт итә… Быел үзен күрсәтте яз ае саналган март. Ашык-пошык булса да, буранлап та алды, суытып та күрсәтте… Әмма ул куркытмый инде: кыш чигенәчәк. Хәзер иртәрәк яктыра, кояш та торган саен безнең белән озаграк булырга тели… Көне суык булса да, кояшы – якты. Шул якты кояш, битебездән иркәләгән булып, «бармак» эзләрен калдыра. Сипкелләр көннән-көн күбәя… Кем өчендер бу зур бер проблемага әйләнә. Бүген шулар хакында сөйләшербез.

«Көн буе сытам»

Миңа 14 яшь. Язны бер дә яратмыйм, чөнки ел саен бер үк хәл – битемә сипкелләр чыга. Соңгы елда шуларга өстәп, кызыл бетчәләр дә тынгы бирми. Ара-тирә кара сыткы (бездә аны шулай дип атыйлар) бетчәләр дә бар. Мин җир йөзендәге иң ямьсез кыз сыман. Аны бетерергә тырышып нинди генә ысуллар кулланмадым инде. Көнем бетчә сыту белән башлана, шуның белән тәмамлана. Хәтта тәнәфестә дә сытам. Безнең сыйныфта тагын ике кызның бетчәләре бар. Кулланган кремнар турында алар белән дә үзара сөйләшәбез. Шулай да, берни ярдәм итми…

Алсу М.

Арча районы.

Табиб-косметолог Миләүшә ЗЫЯТДИНОВА киңәше:

– Кызыл бетчәдән интегүчеләрнең шундый сыйфаты бар шул: алар аны сыта. Шул рәвешле бетчәнең үзәгеннән котылып, аны юкка чыгарам, киптерәм дип уйлыйлар. Бетчәләрне (нинди генә булса да!) сытарга ярамый. Сыткан очракта, төрле инфекция тиренең тирән катлаулары астына кереп урнаша һәм башка бетчәләргә дә күчеп аларда булган ялкынсынуны арттыра гына. Бигрәк тә тәнәфес вакытында, пычрак куллар белән сытып утыргач. Нәтиҗәдә, сытылган бетчә тирәсендә яңалары пәйда була башлый һәм алар зурлыгы белән дә аерылып торалар.

Биткә еш кагылу да шундый ук нәтиҗәләргә китерә. Әйе, бер бетчәне бетерү максатыннан аны сытып, алмашка тагын унлап бетчә алып була. Ләкин аны бетерү өчен белгечкә барырга кирәк. Анализлар тапшырырга, аның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга. Дермотология һәм косметология кызыл бетчәләрдән арындыру юлларын белә һәм сезгә һичшиксез ярдәм итә алачак. Ә монда аны аерым-аерым язу кирәкми, чөнки һәркемнең организмы һәм тире үзенчәлекләре төрле.

Бетчәләр шулай ук гел ышкылып торган урыннарда да барлыкка килә. Әйтик, ир-атларда ул яка астында күренә. Телефон трубкасы белән биткә кысып тоту да (тирли, пычрак күзәнәкләргә тула), ниндидер начар гадәт аркасында гел бер урынга кулың белән кагылу да ул урында бетчә барлыкка килүнең бер сәбәбе булуы ихтимал. Әгәр битегездә кызыл бетчәләр бар икән, скраб кулланмагыз.

Ничек кенә сәер тоелмасын, чиктән тыш чисталык та бетчәнең сәбәпчесе. Биттәге сыткылар, ягъни кара төрткеле бетчәләр – ул пычрак түгел, ә тиредән бүленеп чыгучы майның катып, шундый форма алуы. Бетчәнең сәбәбе бик тирәндә, сезнең эчтә ята – шуңа күрә сез көнгә 20 тапкыр юынсагыз да, ул кара бетчәләр аңа карап кына кимемәс. Киресенчә, битне артык еш юуу, бетчә барлыкка килүгә сәбәп була да, чөнки аны юа торгач, сез аны тәмам корытасыз һәм аның инфекцияләргә каршы торучанлыгы да кимеп, кызыл бетчәләр барлыкка килүгә бер адым ясала.

Ә менә кулларны еш юарга кирәк. Чөнки пычрак кул белән бит һәм тән тиресенә кагылу – бетчә барлыкка килүнең иң еш очрый торган очрагы. Бит, арка, күкрәккә пычрак куллар белән кагылырга ярамый.

Бетчәдән коткара дип рекламаланучы һәм даруханәләрдә дә шундый ук сыйфат белән сатылучы препаратларның файдасы юк дип әйтә алмыйм, ләкин аларны алганчы табиб белән киңәшләшү мәҗбүри. Һәркемнең тире үзенчәлекләре төрле, кемгәдер килешкән крем сезгә килешмәскә һәм битегезне мәңгегә шадра калдырырга да мөмкин.

Психолог Ләлә БӘҺРАМШИНА киңәше:

– Сипкелләр чыгу – ул синең үзенчәлегең. Әти-әниеңдә ул сипкелләр бар икән, димәк, генетик өстенлегең дә. Сипкелләрдән качарга, аларны бетерергә тырышырга кирәкми, чөнки алар барыбер бетмәячәк. Аларны бераз гына агартып була булуын, ләкин ул очракта тирәсендәге тире дә агарачак. Миңа калса, алардан оялу сине башкалар алдында уңайсыз хәлдә генә калдыра. Шуңа күрә, ешрак елмайсаң, башкалар белән үзеңне гадәттәгечә тотсаң, ул сипкелләргә беркем дә игътибар итмәячәк. Хәер, аларга болай да игътибар итмиләр, чөнки алар, беренчедән, синдә генә түгел, икенчедән, тирә-яктагы кешеләрнең синнән башка да борчуы җитәрлек. Аннары, уйлап кына кара, сипкелле кызлар турында җырларда җырлана, аларга багышланган күпме шигырьләр бар. Сипкелле кыз – сөйкемле, дип әйткән халык сүзе генә дә ни тора?!

Ә менә бетчәләр дигәннән, алар да бит бөтен яшүсмердә дә булмый. Аларны бары тик гормональ фон үзгәрү белән бәйләп калдыру да дөрес түгел, чөнки бетчәләрнең сәбәбе үсмернең хис-кичерешләрендә дә булырга мөмкин.

Сез әйткән сыткы бетчәләр, күпчелек очракта, юктан гына яшүсмерлек чорында пәйда булмый. Бу яшьтә кызлар да, егетләр дә үзләренең кабатланмас, үзенчәлекле шәхес булуын аңлый һәм таный башлый. Күпләр моны бик авыр кабул итә. Үз-үзләрен тотышлары, киемнәре, үзгә кыйммәтләр белән яшәүләре, гаиләләренең бөтенләй башка төрле яшәве – барысына да игътибар итеп, аларның бар кешедән дә яхшырак буласы килә. Моны максимализм вакыты дибез дә.

Шушы ук яшьтә кызлар-егетләр (бигрәк тә кызлар!) үз-үзенә ышанмый, үзенең башкаларга охшамавыннан, үз уникальлегеннән ояла, үз-үзенә карата зур таләпләр куя башлый, ниндидер вак кына тәнкыйтьне дә бик авыр кичерә. Әйтик, ул кыска буйлы түгел – озын булырга тиеш, борыны да кәкре булмасын туры һәм кечкенә булсын, колак уемнары да башкаларныкы кебек матур түгел бугай… Аның үзенчәлекле бер шәхес булуы яшүсмергә зур проблемалар китереп чыгара, аны борчылырга мәҗбүр итә, тискәре хис-кичерешләр белән тутыра.

Нәтиҗәдә, яшүсмернең битендә бетчәләр һәм сыткылар барлыкка килә. Әгәр ул үз-үзеннән оялып, шул рәвешле башкалардан качып, башкаларны да читкә этәреп йөри икән, димәк, аңа үз уникальлеген дә яшерергә кирәк дип уйлый организм һәм шул уникальлекне яшерү өчен бу кыз яки егетнең битенә көннән-көн күбрәк бетчәләр тарала. Шуңа күрә дә ниндидер кремнар, лосьоннар, дарулар бу яшүсмерне беркайчан да бетчәдән коткармаячак.

Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап сыткыларның барлыкка килү сәбәпләре дип түбәндәгеләрне атарга мөмкин:

– Үз эчеңә бикләнү, тирә-яктагы бөтен вакыйгаларны авыр кабул итү,

– Үзеңне башкалардан читкә этәрү, кемнәрдәндер качып яшәү теләге,

– Үз-үзеңнән оялу, үзеңә артык югары таләпләр кую,

– Башкаларның синең хакта ни уйлаулары турында кайгыру.

Өлкәнәйгәч тә сыткылардан интегүче кешеләрдә исә, бу бетчәләр, яшүсмерлектә сезгә кемнеңдер басым ясавы аркасында барлыкка килгән тойгыларның әлегәчә яшәвен күрсәтүче символ була ала.

Әгәр син сыткылардан интегәсең икән, үз-үзеңә булган мөнәсәбәтеңне үзгәртергә тырыш. Сиңа үзеңдә нәрсә ошамый? Бәлки, син кемгәдер охшарга телисеңдер? Башкалар белән дә сөйләшеп, син үзең турында уйлаган фикерләрне аларныкы белән чагыштыр.

– Әгәр син үсмерлек вакытыннан чыгып, әлегәчә сыткылардан интегәсең икән, аларның барлыкка килү вакытын һәм шул чакта булган тойгыларыңны хәтереңдә яңартып кара. Яшүсмерлек чорында син үзеңә үзең басым ясап, нинди кичерешне тышка чыгармый калдырдың. Бу очракта психологка барып консультация алу да зыянга булмас.

– Һәркемнең тәне үзенә хөрмәт белән караганны һәм аның турында кайгыртканны ярата. Кайсыдыр бер урыныгызны яратмау, ахыр чиктә, ниндидер авыру булып яки менә шулай бетчәләр булып килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә үзегезне ничек бар шулай яратыгыз.

Визажист Елена СПИРИДОНОВА киңәше:

– Сипкелләрне калын итеп сыланган тональ крем астында калдырырга, шуңа кат-кат өстәп пудралар сөртергә тырышмагыз. Сез аларны барыбер крем белән генә күмеп куя алмыйсыз, аның каравы битегез пычрак кебек күренәчәк. Йөзегездәге караңгы тапларны һәм якты урыннарны тигезләү өчен, бик үк караңгы булмаган көндезге крем сөртегез һәм якты төсләрдән торган макияж ясагыз.

Кайчакта биткә кызылсу, көрән (терракотовый) пудра сөртү дә җитә. Йөз төсе шунда ук тигезләнгән кебек була. Бу очракта керфекләрне кара тушь белән буяу да мөһим. Алайса күзләр кызыл пудра астында югалып калачак.

Иннек, күзгә сөртелүче сөрмә көрән яки шуңа якын төсле булмасын. Сипкелләр янында бу төс шулай ук пычрак кебек торачак. Бу очракта күзгә яшькелт яки зәңгәрсу төс барыр.

СИПКЕЛДӘН КОТЫЛЫЙМ ДИСӘҢ…

Халык киңәшләренә карасаң, аларның һәркайсы бит тиресендә әчкелтем тирәлек тудыру өчен эшләнә. Сизгер битлеләргә мондый алымнарны куллану тыела. Сизгер булмаган битлеләр өчен дә сипкел белән көрәшү җиңел түгел, ул дәвамлы булырга тиеш.

– Петрушканың бик куе төнәтмәсенә лимон согы да кушып, көн саен шул катнашманы иртә кич биткә сөртергә киңәш ителә.

–50 граммпетрушка яфракларына 50%лы0,5 литраракы салып, аны ике атна буе караңгы урында сакларга кирәк. Соңыннан сөзеп, шул катнашманы көнгә ике тапкыр битегезгә сөртегез.

– Исенә исегез китмәсә, суган согы да сипкелләрдән бер дәва чарасы буларак кулланыла. Суганны кыргычтан уып, согын сыгып, шул сокта чылатылган мамык белән тәүлеккә ике тапкыр битегезгә сөртегез.

– Лимон согын шул килеш кенә дә көнгә ике тапкыр биткә сөртергә мөмкин. Коры тирегә аны су белән катнаштыру кирәк.

– Һәркөн иртән әчегән сөт белән юыныгыз. Битегез әчетсә, тукландыручы яки дымландыручы крем сөртегез.

– Язда чәчәк атучы тузганак та сипкелдән файдалы. Аның яфракларының сөтен сипкелләргә көнгә 2-3 тапкыр сөртәсе. Битегездә бу сөт кипкәч, аны әчегән сөткә манган мамык белән сөртеп алыгыз.

– Һәркөн кич белән, битегезне чистартканнан соң, түбәндәге катнашманы битегезгә сөртегез. 75 мл спирт, 75 мл глицерин,250 граммбал, 1 лимон согы салынган караңгы тышлы шешәне болгатып, каты итеп томалап, караңгы урынга куегыз. Кулланыр алдыннан да болгатырга онытмагыз!

Комментарии