Татар милләте – «Банкротмы»?

Камал театрында «Банкрот» комедиясен карадым. Галиәскар Камал язган бу пьесада бер хәйләкәр эшмәкәре, җүләргә салынып, Мәскәү банкының 108 мең сум акчасын үз кесәсенә сала. 108 мең сум акчамы инде банк өчен, дип әйтерсез. Бу хәлләр 1911нче елда булган, хәзерге акчага ул 108 миллион гына түгел, аннан да күпкә күбрәк. Шуннан сәүдәгәрләренең нинди акчалар белән эш иткәннәрен аңлап була.

Афәрин сезгә, режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм Камал театрының искиткеч артистлары! Сәхнәдә энергиясе ташып торган, дәртле, чын татар телендә сөйләшүче татарларны күрәбез. Саф татар теле күңелгә май булып ята, без аны югалта барабыз бит. Татарларның бер өлеше татарчага рус сүзләре кушылган, милләтебезне мыскыл итә торган «боткада» сөйләшәләр, бер өлеше русчадан «күчермәләрне» кыстыра, ә бик зур өлеше татарча белми.

Сираҗетдин бай – үткен, тапкыр, гайрәтле яшь кеше. Шундый дәртле итеп уйный, тамашачылар аны чынлап та акылдан шашкан, дип уйлады. Аның хатыны – татарча мөлаем, шат күңелле, җор. Кулына гармун алгач, тамашачылар да җырлый башлады. Театрның аксакаллары, бөек татар артистлары Әзһәр абый Шакиров, Наил абый Дунаев, Ирек абый Баһман, һәрвакыттагыча, соклану һәм горурлану хисләрен тудыралар. Бай хатыннарның дуэты – искиткеч. Менә чын «тел бистәләре!» – дип, сокланып утырасың. Алардан «Бәхетле», «Крутушка», «Биг-мак» сүзләрен ишетү бик урынлы, без шушы татарларның варислары икәнен онытмаска тиеш.

Татар рухы, татар көче сәхнәдән ташып тора. Әмма бу татар рухына, татар көченә – 100 ел. Галиәскар Камал татар милләтенең киләчәге бөек һәм данлы булачак, дип ышанган. Татар байлары Санкт- Петербургтан башлап Ырынбурга хәтле мәчетләр, мәдрәсәләр төзегәннәр, китаплар, журналлар, гәҗитләр бастырганнар. Татарлар Русия империясендә иң укымышлы халык булган. Халыкның 70%ы укый-яза белгән. Бик кызык хәл, патша Русиясендә ирекле, гадел сайлаулар үткәрелгән. Шуңа күрә Дәүләт Думасында зур мөселман төркеме эшләгән, анда күпчелек татарлар булган. 2013нче елда Дәүләт Думасында татарлар бармы соң? Татарстан депутатлары бар, алар татарларга каршы кануннарны тырыша-тырыша яклап тавыш бирәләр (латиницаны тыю, 309нчы канун, «президент» исемен тыю, 2012нче елгы «Мәгариф турында» канун).

1911нче елда татарларның саны күбрәк булган. Русиядә 10 миллион тирәсе татар яшәгән. «Идел-Урал штаты» буш уйдырма түгел ул. Чөнки татарлар Идел-Урал төбәгендә күпчелек булганнар. Бик мөмкин, 1917нче елда революция булмаса, без дәүләтле булыр идек, һәм татарлар саны 30-40 миллион булыр иде.

Кая югалган соң татар рухы, кодрәте? Нигә без – банкрот? 1990нчы елгы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне», 1992нче елгы бәйсезлек турында референдум нәтиҗәләрен оныттык, 1992нче елгы Конституция җимерелде. Татар Милли Университетын ача алмадык. Татар телендә урта белем алу юк ителде. Татар телен дәүләт теле итә алмадык. 7 миллион татар өчен бер ТV-канал оештыра алмыйбыз. Ассимиляция елдан-елга көчәя. ХХI гасырда яшибез, ә Татарстанда сәяси төзелеш ХVI гасырдагы кебек.

Бу сорауларга җавапны мин шәхсән спектакльдә күрдем. Сәхнәдәге зур тәгәрмәчләр татар милләтен тар-мар иткән ХХ гасырның аяусыз тегермән ташларын хәтерләтә. Гражданнар сугышы, тарихка 1921-1922нче елдагы ачлык дип кергән татарларга каршы геноцид, «коллективизация» дип халыкны кыру, ГУЛАГ, 1937нче елдагы геноцид, ир-егетләрнең санын ике тапкыр киметкән 1941-1945нче елгы сугыш.

Бу исемлеккә КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре әйткән сүзләрне дә кертергә була: «Татар теле – сыер савучылар һәм тракторчылар теле». Шулай ук соңгы елларда Татарстанда 400дән артык татар мәктәбен бетерү, Татар Гуманитар-педагогия университетын «кушу», Казан университетында татфакны ябу, Тарих институтында «реформа» үткәрү…

Шулай да татар милләтенең үлүенә ышанасы килми. Безнең бабайлар «өметсез шайтан гына» дигәннәр. Сәяси төзелешне үзгәртү, демократия юлына басу милләтебезне, дәүләтебезне саклап калачак. 1990нчы елдагы кебек чын халык депутатларын парламентка сайларга кирәк. Президентны да халык үзе сайларга тиеш. Милләтебезне дә торгызырбыз, Швейцариядән ким булмаган дәүләт тә төзербез, Алла боерса.

Фәрит ЗӘКИЕВ.

Комментарии