Язучы Фәүзия Бәйрәмова Русия халыклары телләрен яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать итте

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Русия халыклары телләрен яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать итте

Берләшкән милләтләр оешмасына Русия халыклары телләрен яклауны сорап тагын бер мөрәҗәгать юлланды. Бу юлы аны татар җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова язды. Фәүзия Бәйрәмова Русия Думасы күптән түгел кабул иткән мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр Русия һәм Татарстан Конституцияләре принципларын тупас боза дип саный.

«Татар телен «ихтыяри нигездә» өйрәнү чынлыкта татар теленең дәүләт теле статусын юкка чыгару дигән сүз. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен юкка чыгаруны татар халкының дәүләтчелегенә һөҗүм итү дип бәялибез», – диелгән мөрәҗәгатьтә.

«Бу канун үзләренең мөстәкыйль мәгариф системасы булмаган аз санлы халыкларны туган телләре – дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итә һәм анда көчләп ассимиляцияләү билгеләре бар, ә бу БМОның төп халыклар хокуклары турындагы декларациясе тарафыннан тыелган. Әлеге канун 2001нче елда Русия имзалаган «Төбәк һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясе»нә дә каршы килә», – дип яза Бәйрамова.

Язучы фикеренчә, канунның асыл максаты – бөтен рус булмаган халыкларны рус мәктәпләре аша тоташтан урыслаштыру: «Бу кешелеккә каршы канун «ярдәмендә» татар халкы һәм Русиянең бүтән урыс булмаган халыклары киләчәктә милли әдәбиятсыз, милли мәдәниятсез, милли матбугатсыз калачак, чөнки туган телләрендә тиешле белем алмаган балалар боларны тудырып, яңадан кабатлап үстерә алмаячак. Шулай килеп чыга: урыс булмаган халыклар Русиягә эш аты, эш малы, сугыш вакытында «пушечное мясо» буларак кына кирәк, ә аларның телләре, мәктәпләре, дәреслекләре – кирәкми! Милләтләр үзләре дә кирәк булмаячак, бу канунның максаты – Русиядә киләчәктә бер генә милләт булсын, бер тел, бер дин генә калсын, ул да булса, православ урыслар. Бу мәгариф, тел сәясәте тормышка ашса, Русия халыкларының мәдәниятләре күптөрлелеге югалачак, дөнья мәдәнияте хәзинәсенең саллы бер өлешен тәшкил иткән бу байлык юкка чыгачак», – ди Фәүзия Бәйрамова.

Язучы мәктәпләрдә элек булган милли-төбәк компонентын кире кайтарырга кирәк, дип саный. Мондый ысулны куллану төбәкләргә мәгариф һәм тел өлкәсендә мөстәкыйль эш итәргә, телләрнең торышына карап, аларны үстерү өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирә иде, ди ул.

Күптән түгел Төньяк Осетиядә яшәүче галим Тамерлан Камболов та Русия халыклары телләрен яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать язган иде. Ул, мәгариф канунына төзәтмәләр тормышка ашса, бу хәл Русия халыкларының йөзләгән теленә киләчәктә сакланып калу һәм үсү мөмкинлекләрен куркыныч астына куячак, дип белдерде.

«Вконтакте» кулланучылары үз сәхифәләрен яшереп куя алачак

«Вконтакте» идарәсе социаль челтәренең приватлыгын көйләүгә үзгәрешләр кертә. Кулланучылар үз сәхифәләрен дусларына гына ача, чит кешеләрдән теге яки бу язма белән бүлешүчеләрне яшерә алачак. «Вконтакте» идарәсе җитәкчесе Андрей Рогозов аңлатуынча, шулай итеп ширкәт интернеттагы язмалар өчен нигезсез эзәрлекләүләргә каршы көрәшә.

«Интернетта язмалар урнаштыру өчен җинаять эшләре ачу белән бәйле вазгыять киеренкеләнә. «Вконтакте» кулланучылары еш кына әлеге эшләрнең фигурантлары була. Безне бу бик борчый. Хокук саклау оешмалары контекстны игътибарга алмый, язманы репосттан аермый, ә шаян сурәтләрне чынлап та куркыныч җинаятьләргә тиңли», ди Рогозов.

Августта «лайклар» һәм репостлар өчен Барнаулда «Вконтакте» кулланучыларына дүрт җинаять эше ачылды.

Мәскәүнең хәрби мәхкәмәсе «Вконтакте» кулланучыларның берсен биш ел гомум тәртипле колониягә хөкем итте. Аңа карата «интернеттан файдаланып, террорчылыкны аклау» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Татар китаплары кибете ачылды

13нче августта Казанның Бауман урамында урнашкан ГУМ сәүдә үзәгенең өченче катында Татарстан китап нәшрияты кибете ачылды. Нәшриятның яңа сәүдә ноктасында бер мең ярым төрле китап, календарьлар, канцелярия товарлары, нәниләр өчен уенчыклар һәм тагын күп әйберләр сатыла, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.

Быел июнь уртасында Казанның Бауман урамындагы «Нур-маркет»та урнашкан китап кибете ябылуы зур шау-шу тудырган иде. Моннан өч ай элек нәшрият Камал театрындагы китап сату урынын да япкан. «Камал театры – татар көн дә җыела торган милләт йорты иде. Анда да татар китаплары сату урынын юкка чыгаргач, нәшрият җитәкчесенең гамәлләрен аңламыйм мин», – диде матур әдәбият бүлегендә эшли торган бер хезмәткәр. Нәшрият «Нур-маркет» үзәгендәге ябылачак кибете урынына Шәриф Камал музеенда кибет ачачак икән, дигән имеш-мимешләр дә бар иде.

Татарстан китап нәшриятының тагын бер кибете Бауман урамындагы 19нчы йортта эшли.

Татарстанда яман шешкә каршы тору фонды акчаларын урлау нигезендә җинаять эше ачылган

Татарстанда Тикшерү комитеты республиканың яман шешкә каршы тору фондыннан акчалар урлау нигезендә җинаять эше ачкан. Эш караклык һәм вазифа кысаларыннан чыгу маддәләре нигезендә ачылган. Тикшерү мәгълүматына караганда, 2016нчы елда республика клиник онкология диспансеры тарафыннан Татарстанның яман шешкә каршы тору фонды (противораковый фонд) төзелгән. Әмма Тикшерү комитеты белдерүенчә, әлеге оешмага ихтыяҗ булмаган, чөнки 1997нче елдан бирле Татарстанның яман шешкә каршы фонды (антираковый фонд) эшләп килә һәм шул ук максатларны алга сөрә. Шулай итеп, яңа фондның барлыкка килүе акчаларның чәчелүенә генә китергән.

Тикшерү мәгълүматынча, 2017-2018нче елларда фондка күчкән акчаларның бер өлеше коммерцияле оешмаларга төрле белем бирү семинарлары уздыру өчен киткән. Әлеге оешмаларның башында фонд җитәкчелеге торган. Конференцияләр уздыру өчен 760 мең сум күчерелгән, ләкин коммерцияле оешмаларга әлеге акчаларның яртысы гына барып җиткән.

Бәяләр: хуҗалыклардан ит сатып алу арзаная, бензин кыйммәтләнә

Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы бәяләрне чагыштыруны дәвам итәбез. Бу юлы икенче чирек нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.

Чагыштырыр өчен башлыча азык-төлек бәяләрен алдык, моннан тыш, бензин, такси, район мәдәният йортларына билет бәяләрен карадык. Беренче чирек белән чагыштырганда, бигрәк тә бензин һәм концертлар бәясе арту сизелә. Ә менә хуҗалыклардан җыелган итнең бәясе, киресенчә, төшкән.

Бу юлы да азык-төлек бәяләрен кибетләрдән генә түгел, шәхси хуҗалыклардан да белештек.

Илеш халкын бигрәк тә итнең арзанаюы аптырашта калдырган. «Күрше белән сөйләшеп торган идем, үгез итен 250 сумга сатып җибәргән, тана ите тагын да арзанрак, килосы 245 сум гына. Аптырап киттем», – дип сөйләде районда яшәүче Рәмилә ханым. Әле март аенда гына 260 сум торган, 270кә җыеп йөрүчеләр дә булган. Район үзәге Яркәй авылы кибетләрендә исә итнең килосы 300 сум тирәсе.

Әгерҗедә ит бәясе кыйммәтрәк йөри. Шәхси хуҗалыкларда аны 290 сумга саталар.

Биредә сөтнең дә литрын 21 сумга җыялар. Дөрес, кыш белән чагыштырганда өч сумга кимегән, анысы. Әмма Илештә халыктан җыйган сөт бәяләре сизелерлек түбән – литры нибары 11 сум. Илештә гыйнвар аенда сөтне 16,90 сумга җыйганнар, февральдә ул 15,45 сумга төшкән, март аена 13 сумга калган. Бу – төп бәя. Сөтнең куелыгына, аксымына карап, ул бераз югарырак яки киресенчә түбәнрәк булырга мөмкин.

ЙОМЫРКА, МАЙ, ИПИ, ШИКӘР, БӘРӘҢГЕ

Йомырканың дистәсен Илештә 50 сумга саталар. 40 сумлыгы да бар. Тавык асраучы хуҗабикәләр 40 сумга бирә. Әгерҗедә йомырка, никтер, кыйбатрак. Кибеттә иң арзаны 60 сум булса, шәхси хуҗалыклардан җәен дә 70 сумга саталар.

Әгерҗедә көнбагыш мае кыйммәт – 80 сумнан башлана. Кышын да шулай иде. Шулай да ташламалар вакытында кайбер супермаркетлар челтәрендә литрын 63 сумга табып була.

Ак май бәяләре дә әлегә шул килеш, ярты килосы 245 сумнан башлана.

Әгерҗедә бәрәңге бәясе арткан – килосы 25 сумнан 33 сумга җиткән. Шикәр комының килосы Әгерҗедә дә, Илештә дә 37-40 сум тора.

Ипи бәясе Әгерҗедә артмаган – 22-23 сум. Илештә исә ике-өч сумга арту күзәтелә, хәзер ул төренә карап 24-26 сумга җиткән.

БЕНЗИН, ТАКСИ ҺӘМ КОНЦЕРТ

2018нче елның икенче кварталы бензин бәяләренең котырып артуы белән истә калачак. Әлеге вазгыятькә дәүләт җитәкчелеге, монополиягә каршы хезмәт тә кысылырга мәҗбүр булды.

«Башнефть»нең АИ-92 бензины гыйнварда 36,60 сум, мартта 37,30 сум булды дип язган идек. Икенче кварталда ул 40 сумнан да артып, 40 сум 50 тиенгә җитте.

«Татнефтепродукт» челтәрендә АИ-92 бензины беренче кварталда 36 сум 90 тиенгә сатылса, икенче квартал ахырына ул 40 сум 40 тиен булды.

Ләкин моңа карап такси бәясе артмаган: Әгерҗедән биш километр ераклыкта урнашкан Иж-Бубый авылына барып җитү 130, Югары Яркәйдән шундый ук ераклыктагы Иске Күктау авылына бару – 120 сум тора.

Икенче кварталда район үзәкләрендә концерт бәяләре дә артты. Әйтик, Илештә гыйнвар аенда бер концертка билет 350 сум, февраль-мартта – 400 сум булса, апрель-июньдә инде 450-500 булды. Элвин Грей билетларын 600-700 сумга сатты.

P.S. Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә гомум бәяләр икенче чиректә 1,3 процентка арткан. Беренче чиректә 0,8 процент кына иде. Азык-төлеккә 0,8 процентка, ә азык-төлек булмаган товарларга 1,7 процентка арту күзәтелә. Аи-92 маркалы бензин бәясе ел башыннан 9,9 процентка арткан.

«Татар теле – дәүләт теле дип күз буядык»

7 августта Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Казанның Тинчурин бакчасында татар телен яклап пикет уздырды.

Анда катнашучылар «Телен саткан – дәүләтен сатар», «Дәүләт теле булган татар телен мотлак укытуны таләп итәбез», «Президент Миңнеханов, онытмагыз, Татарстан конституциясенә кул куеп ант иттегез», «Дума депутаты Гыйлметдинов – татар телен җирләүче», «Президент Путин! Республиканың дәүләт теле мотлак укытылырга тиеш» дигән һәм башка татарча һәм урысча язылган шигарләр күтәреп торды.

ТИҮ рәисе Фәрит ЗӘКИЕВ «Азатлык»ка, Русия Думасының 25нче июльдә кабул иткән туган телләрне ихтыяри укыту турындагы кануны Татарстан Конституциясе белән бергә Русия Конституциясен дә боза, диде. Аның фикеренчә, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә «республикада дәүләт телләре булып тигез хокуклы татар һәм урыс телләре тора» дип язылган һәм бу маддә Татарстан Конституциясенең нигезен тәшкил итә, ул гамәлдә булырга тиеш. Ләкин Татарстан хакимияте моны 25 ел буена гамәлгә кертә алмады. Нәтиҗәдә татар теленә һөҗүм башланды. Бу һөҗүмнең төп сәбәпчесе – Татарстан хакимияте, ди ТИҮ җитәкчесе. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе 25 ел буена буш куык булып калды. Дәүләт шурасы да, татар теле – дәүләт теле дип күз буяды, ди Зәкиев. 28 ел дәверендә Татарстан парламенты бер утырышын да татар телендә оештыра алмады, дип белдерде ул.

Сәгать ярым барган пикетта 50гә якын кеше катнашты.

25нче июль көнне Русия Думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Документны Федерация шурасы да раслады. Канунны Русия президенты имзалады. Рәсми медиа чарасында бастырылганнан соң ул гамәлгә керде.

Республикаларның дәүләт телләрен укыту канун буенча мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, ләкин туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.

Чигү остасы тукымага шигырьләр чигә

Башкортстанның Авыргазы районында яшәүче ханым танылган якташларының шигырьләрен тукымага чигеп халыкка таныту юлын тапкан. Гөлфия Ханнанова башкорт шигъриятен мәңгеләштерүне чигү аша башкара.

Гөлфия Ханнанованың әбисе, әнисе чигү чиккән. Бу мавыгу алардан күчкән. Элегрәк ул сөлгеләргә бизәкләр чиксә, хәзер шигырьләр чигү белән мавыга.

«Бу – минем чираттагы эшем. Үзебезнең авылдагы шагыйрьнең «Күңел моңы» китабыннан «Башкорт биюе» шигыре өзекләрен чигәм», – дип күрсәтә ул үз эшен.

Гөлфия ханымның шигырьгә мәхәббәте аның китапханә өлкәсендә эшләвенә бәйле. Ул җирле язучыларны халыкка танытмакчы.

Хаклы ялга чыккач ул күпләп чигә башлый. Тора-бара аның иҗат җимешләре барлыкка килә.

«Моны әтиемнең апасы эшләгән. Аны бүгенге көнгәчә бик кадерләп түрдә генә тоттылар. 70-80 ел узса да ул ничек яхшы сакланган», ди ул чигелгән мендәр күрсәтеп.

Авылдашы Рәшит Назаров иҗаты остабикәнең коллекциясендә төп урын алып тора. Әле ул якташының йорт музеен ачу хыялы белән яна. Талбазы башкорт гимназиясендә моның өчен аерым бүлмә дә бирергә әзерләр. Гөлфия Ханнанова киләчәктә иҗат эшләреннән күргәзмә оештырырга тели.

Комментарии