Рәхәтләнеп өйрәнәбез

Рәхәтләнеп өйрәнәбез

Мәктәптә һәр укучының яратып өйрәнә торган фәне була. Укучы ул дәресләрне көтеп ала. Бу фәнне өйрәтүче укытучыны сагына, ярата, үз итә. Минем дә шундый укытучым бар. Ул Татарстан республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары» өчен бирелгән күкрәк билгесе иясе, Нурлат гимназиясенең һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Касыйм кызы Әхмәтсәгыйрова.

Әнисә апа безне беренче ел гына укытса да, аның үзенчәлекле дәресләренә ашкынып йөрим. Дәреслекләрдә бирелгән катлаулы кагыйдәләрне уен-көлкеле алымнар аша өйрәнәбез. Кечкенә генә әңгәмәләрне сәхнәләштерәбез. Әнисә апа да читтә калмый – үзе дә бик оста итеп уйный. Бик күп әкиятләрне сәхнәләштердек. Кем өчендер түгел – дәресләре шулай узганга.

Пәнҗешәмбе узасы әдәбият дәресен барыбыз да көтеп ала. Бу көнне дәрес «»кә анализ ясау белән башланып китә. Безгә Әнисә апа гыйбрәтле язмалар турында сөйли, фикерләребезне дә тыңлый. Безнең кебек укучылар язган язмаларны бергәләп, тулысы белән укып чыгабыз. Кызганыч, андый язмалар газетада бик аз шул. Бер тәкъдимем бар: бәлки, әкиятләр конкурсы игълан итәргәдер?!

Әнисә апаның эш бүлмәсендә дә бик еш булабыз. Анда ул безгә ай саен кызыклы күргәзмәләр оештыра. Якташларыбыз иҗаты, кызыклы әкиятләр, балалар фотосурәтләре, безнең иншалар һ.б. бик күп материаллар тупланган аның иҗат бүлмәсендә.

Күптән түгел театр атналыгы уздырдык. Бу чарада да Әнисә апа укучылары алдынгылар рәтендә иде. Безнең сыйныф сәхнәләштергән әкияткә тиңнәр булмады…

Хәзерге заман технологияләрен кулланып уздырылган дәресләрне дә бик яратабыз. Компьютер артында утырып тестларга җавап язу, грамматика, сөйләм телен үстерү программаларын кулланабыз. Хыялыбыз – татар телендә мультфильм төшерү…

Менә шул рәвешле дә туган телне өйрәнеп һәм ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләп була икән. Юкка гына Әнисә апаның татар теле бүлмәсе районда иң яхшылардан түгелдер шул.

Гүзәл ӘЛИМОВА,

5 сыйныф укучысы.

Комментарии