- 14.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Архив
Метрода еш йөргәнгә, баскычка утырып гармун уйнаучы картны гел күрәм. Кайчак, ашыгып барган җирдән туктап калып, уйнавын тыңлыйм. Гармунчы «репертуары» еш үзгәрми, хәтта билгеле бер сәгатьтә килсәң, кичә шушы ук вакытта уйналган көйне ишетеп була. Матур уйный. Алдына куелган савытына акча салалармы-юкмы, аңа карамый: бар җанын биреп, онытылып уйный. Эчемнән генә: «Эх, авылга алып кайтырга шушы мескенне», – дип уйлап куям. Җәй көне, Сабан туена әзерләнгән чаклар искә төшә.
Кечкенә генә авылыбызда балалар өчен җәй бәйрәме – Сабан туе уздырырга булдык. Иганәчеләр табылды, бүләкләр алынды, гомумән, һәр нәрсә әзер иде. Тик гармунчы юк! Техника заманында нәрсәгә ул гармун, диючеләр булыр. Гармун белән бөтенләй икенче. Авылда аның тавышын ишетү сирәк күренеш хәзер.
Шул чакта тирә-яктагы гармунчыларны барлап чыктык. Саннар аянычлы иде. Уйный белүчеләрнең күбесе – музыка укытучылары. Үзләренең бик кыйммәтле «экспонат» булуларын аңлыйлар: хезмәтләре өчен саллы гына эш хакы сорыйлар. Әле ярый, һич ару белмәүче, тынгысыз Җәмилә апабыз ризалыгын бирде…
Яшьтәшләрем арасында гармунда уйный белүчеләр юк. Өйрәнергә теләүчеләрне дә тапмадым. Мәктәпләрдә андый түгәрәкләр дә юк икән хәзер. Егетләрне тилмертеп җыр сүзе ятлатканчы, гармунда уйнарга өйрәтсәләр, нәтиҗә яхшырак булачак, минемчә. Бәлки, шул чакта укытучыларның «Ата-бабаларыбыздан килгән милли гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз», – дигән сүзләренә ышаныч уяныр иде…
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.
Комментарии