- 14.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Архив
Иртән торып тукталышка чыгам. Кашларын җыерган кешеләр янында 15 минут басып торганнан соң, шыгрым тулы автобусның ишек төбенә аяк очы белән генә менеп басам. Ишек халыкны эчкә этеп ябыла, көч-хәл белән сыешабыз.
Усал халык аякны таптый, сумкаларымны изә… дәшми торсаң, башыңа басып та китәргә мөмкиннәр. Хәер, дәшеп ни файда? Сабыр итүне максат итеп, колакчынымда уйнаган җырны бирелебрәк тыңларга тырышам. Шул арада кемдер төртә. Әллә ишетми торуыма ачулы, әллә болай да кәефсез, кондуктор үтә дә дорфа сөйләшә. Билет алам да алга карап баруымны дәвам итәм. Алга дип, алдымда торган кызның капюшон мехына борынымны төртеп барырга туры килә…
Эштә – компьютерына текәлеп утырган, зомбилашкан, кәефсез хезмәттәшләр каршылый. Укуда – үз проблемаларына чумган төркемдәшләр (монда әле азрак шаярышу, көлешүләр булмый калмый), деканатта – шулай ук ачулы халык. Ник кергәнеңә үкенерсең. (Геройлар гомумиләштерелгән, әйтеп куям. Безнең турында язгансың, дип ачуланмасыннар тагын. – Л.Ф.) Тулай торакка кайтасыңмы – студентларны «дуңгыз» образы итеп күрергә яратучы һәм шул хайваннарга кебек мөнәсәбәттә булган коммендант. Вахтер да бәйләнергә сәбәп кенә эзләп тора… Миңа калса, кибетләрдә чират тору, вак акчаңны тиз генә табып бирә алмаган өчен, арттагылардан «матур-матур» сүзләр ишетү, сорау биргән саен күркә кебек кабаручы сатучы белән әңгәмә кору һәм башка, һәм башка күптөрле көндәлек күренешләр турында язып тору кирәк тә түгелдер…
Кайсыгыз көндәлек тормышның башкача сценариен сөйләп һәм дәлилләп бирә ала? Һәм аңа кем ышаначак?
Әгәр елмаеп йөрисең икән – гадәт шул: «Нинди шатлыгың бар? Ни булды? Ник елмаясың?» – дип бәйләнә башлыйбыз. Ә кырыс йөзле кешедән беребез дә: «Ни булды? Нинди хәсрәтең бар? Ни турында уйлыйсың?» – дип сорамыйбыз. Өстәвенә, аның сине тәпәләп үк атуы бар.
Урам буйлап елмаеп йөргән кеше безгә – йә тиле, йә исәр.
Әгәр кемдер ярдәм итәргә теләсә, ягымлы эндәшсә, елмаеп сөйләшсә – димәк, мәкерле, алдарга тели, акча суырмакчы, үзенә файда эзләп йөрүче.
Европа илләрендә, Америкада бер-береңә карата ягымлылык һәм игътибарлы булу киң таралган. Болай гына дию дөрес булмас, бу аларда гадәти тормыш, тиешле мөнәсәбәт. Ә бездә – шуның киресе. Алга киткән техника, заманча киемнәр артыннан куганда, аларга карыйбыз да, нигә соң этика мәсьәләсен читтә калдырабыз?
Әдәп-әхлак кыргыйлык чигенә төште шикелле. Балачакта ук өлкәннәргә хөрмәт, яшьләргә игътибар, ягымлы сөйләшү, кешеләргә ярдәм итү һәм башка күп этик кагыйдәләр турында һәркемгә өйрәтәләр дип беләм. Инде гаиләдә булмаса, балалар бакчасы, мәктәп бу турыда сөйләми калмый. Әмма… математик формулалар, катлаулы кагыйдәләрне практикада куллану өйрәтелмәгән кебек үк, гап-гади кешелек кагыйдәләре дә тормышта кулланылмый, ахрысы. Ник аптырарга – балалар гына түгел, өлкәннәр үзләре үк мисал.
Уйлыйм-уйлыйм да, җәмгыятебезне урманнан чыккан кыргый җанварлар дөньясына охшатам. Һәркем үзе өчен, башкалардан өстен булу, «кышка» күбрәк мал туплау өчен көрәшә. Ахыр чиктә, бер-беребезне чәйнәп өзәргә әзербез… Эволюция, имеш. Кыргыйланып барган җәмгыять, ягъни без үзебез, эволюциянең кайсы этабында икән соң?
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.
Кыргыйлык,
Комментарии